Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын төгәлләгез

Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын төгәлләгез

Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын төгәлләгез

«Гайсә безгә... халыкка вәгазьләргә һәм шаһитлек итәргә боерык бирде» (РӘС. 10:42).

1. Петер, Көрнили алдында сөйләгәндә, нинди боерык турында әйтә?

РИМ гаскәрләренең йөзбашчысы үз туганнарын һәм якын дусларын җыя. Аның исеме Көрнили, ул Аллаһыдан куркып яшәүче кеше. Бу очрашу Аллаһының кешеләр белән мөнәсәбәтендә зур үзгәрешләргә китерә. Рәсүл Петер бу җыелган төркемгә рәсүлләргә Гайсә хакында «вәгазьләргә һәм шаһитлек итәргә» боерык бирелгән дип әйтә. Петернең шаһитлеге бик уңышлы була. Сөннәткә утыртылмаган мәҗүсиләр Аллаһы рухын ала, суга чумдырылу үтә һәм Гайсә белән бергә күктә патшалык итәргә өметкә ия була. Петернең шаһитлеге бик яхшы нәтиҗәләргә китерә! (Рәс. 10:22, 34—48).

2. Шаһитлек итәргә боерык 12 рәсүл белән генә чикләнмәгәнен без кайдан беләбез?

2 Бу хәл б. э. 36 елында булган. Якынча ике ел элегрәк мәсихчеләрнең дошманы, Тарс шәһәреннән Шаул белән бер вакыйга була, һәм аның тормышы тулысынча үзгәрә. Ул Дәмәшекъкә барган чакта аңа Гайсә күренә һәм болай ди: «Шәһәргә бар. Нәрсә эшләргә кирәклеге хакында анда сиңа әйтелер». Гайсә Һанани исемле шәкертенә Шаул «чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына, Минем турыда шаһитлек бирәчәк» дип әйтә. (Рәсүлләр 9:3—6, 13—20 не укы.) Һанани Шаул янына килеп, аңа болай ди: «Аталарыбызның Аллаһысы... сине алдан билгеләде... Чөнки син барлык кешеләр [алдында]... Аңа шаһит булырсың» (Рәс. 22:12—16). Шаул, соңрак ул Паул дип аталган, шаһитлек итү вазифасына никадәр җитди караган?

Ул вәгазь итү вазифасын төгәлләгән!

3. a) Без Изге Язмалардагы нинди өзеккә аеруча игътибар итәчәкбез? б) Паулның чакыруына Эфес өлкәннәре ничек караган, һәм шуның белән безгә нинди үрнәк калдырган?

3 Паулның бар башкарган эшләрен җентекләп өйрәнү кызык булыр иде, әмма әлегә аның б. э. якынча 56 елында әйткән нотыгына игътибар итик. Бу нотык Рәсүлләр китабының 20 нче бүлегендә язылган. Паул аны үзенең өченче миссионер сәяхәте азагында сөйләгән. Ул Милит шәһәрендә, Эгей диңгезенең портында төшкән һәм аннан Эфескә кешеләр җибәреп, андагы җыелыш өлкәннәрен чакырткан. Эфес Милит шәһәреннән якынча илле километр ераклыкта урнашкан булган, әмма анда алып барган бормалы юллар озынрак булган. Эфес җыелышындагы өлкәннәр Паулның хәбәрен алгач, бик шатланганнардыр. (Гыйбрәтле сүзләр 10:28 не чагыштыр.) Шулай да, Милитка барыр өчен аларга үз эшләрен җайга салырга кирәк булган. Аларның кайберсенә, бәлкем, эштән сорап китәргә яисә үз эшләрен туктатып торырга туры килгәндер. Бүгенге көндә дә күп мәсихчеләр, өлкә конгрессы программасының бер өлешен дә калдырмас өчен, шулай эшли.

4. Паул Эфеста берничә ел яшәгәндә нәрсә эшләгән?

4 Паул Милит шәһәрендә, өлкәннәр килгәнче, өч-дүрт көн дәвамында нәрсә эшләгән? Син ничек уйлыйсың? Ә син нәрсә эшләр идең? (Рәсүлләр 17:16, 17 не чагыштыр.) Паулның Эфес өлкәннәренә әйткән сүзләре моны ачыкларга булыша. Ул аларга күп еллар дәвамында нәрсә белән шөгыльләнгәне, һәм шулай ук элек Эфес шәһәрендә нәрсә эшләгәне турында сөйләгән. (Рәсүлләр 20:18—21 не укы.) Беркем дә аның сүзләрен кире кага алмаячагын белеп, ул болай дигән: «Асия өлкәсендә... беренче көннән үк ничек яшәгәнемне үзегез беләсез... [Мин] җитди рәвештә игълан иттем». Әйе, ул Гайсәдән алган вазифасын үтәргә тәвәккәл булган. Ул моны Эфеста ничек эшләгән? Мәсәлән, ул яһүдләргә, алар күпләп җыелган урыннарга барып, вәгазьләгән. Лүк китабы буенча, Паул, б. э. якынча 52—55 елларында Эфеста булганда, гыйбадәтханәдә «әңгәмәләр корып, кешеләрне Аллаһы Патшалыгы турындагы хакыйкатькә инандырырга тырышкан». Яһүдләр «усалланып... иман китерергә теләмәгәч», Паул алардан китеп, шәһәрдәге башка кешеләргә вәгазьләгән. Шулай итеп ул бу зур шәһәрдә яһүдләргә һәм грекларга шаһитлек биргән (Рәс. 19:1, 8, 9).

5, 6. Ни өчен Паул өйдән-өйгә йөреп, вәгазьләгәндә иман итмәүчеләр белән сөйләшкән дип әйтеп була?

5 Мәсихче булып киткән кайбер кардәшләр вакыт узу белән өлкәннәр булырга яраклы булган. Нәкъ аларга Паул Милит шәһәрендә мөрәҗәгать иткән. Паул үзе кулланган хезмәт ысулын аларның исләренә төшергән. «Сезгә файдалы булырлык бернәрсәне дә бәян итмичә калдырмадым, сезне халык алдында да, өйдән-өйгә йөреп тә өйрәттем»,— дигән ул аларга. Безнең көннәрдәге кайбер кешеләрнең фикере буенча, Паул монда өлкәннәрнең имандашлар янына көтүче вазифасын үтәп килеп-китүләре турында гына әйтә. Әмма бу фикер дөрес түгел. «Халык алдында... өйдән-өйгә йөреп өйрәтү» дигән сүзләр беренче итеп иман итмәүче кешеләргә шаһитлек бирер өчен кулланылган. Бу Паулның аннан соң әйткән сүзләреннән ачык күренә, ул: «Тәүбә итеп Аллаһыга таба борылуның һәм Раббыбыз Гайсәгә иман китерүнең кирәклеге турында яһүдләргә дә, яһүд булмаганнарга да... игълан иттем»,— дип әйткән. Һичшиксез, Паул Гайсәгә иман итмәүче кешеләргә вәгазьләгән, алар тәүбә итеп Гайсәгә иман китерергә тиеш булганнар (Рәс. 20:20, 21).

6 Мәсихче Грек Язмаларын җентекләп тикшергән бер белгеч Рәсүлләр 20:20 турында болай дигән: «Паул Эфес шәһәрендә өч ел яшәгән. Ул һәр йортка барган, ягъни шәһәрдә яшәгән бар кешеләргә вәгазьләгән (26 нчы шигырь). Бу шигырьдән без өйдән-өйгә һәм зур җыелышларда вәгазьләү Изге Язмаларга нигезләнгән икәнен күрәбез». Паул, бу белгеч әйткәнчә, һәр йортка барганмы яисә юкмы, һәрхәлдә ул Эфес өлкәннәренең үзенең ничек вәгазьләгәнен һәм моның нинди уңышларга китергәнен исләрендә тотуын теләгән. Лүк болай дип язган: «Асия өлкәсендә яшәүчеләрнең һәммәсе: яһүдләр дә, яһүд булмаганнар да — Раббы турындагы хәбәрне ишеткәннәр» (Рәс. 19:10). Әмма Асия өлкәсендәге «һәммәсе» яхшы хәбәрне ничек ишетә алган, һәм без үзебезнең вәгазьләү эшебез турында нинди нәтиҗәгә килә алабыз?

7. Паулның шаһитлеге ул үзе вәгазьләмәгән кешеләргә ничек тәэсир иткәндер?

7 Паул халык алдында һәм өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәнгә, күпләр аның хәбәрен ишеткән. Синеңчә, бу хәбәрне ишеткән бар кеше дә Эфеста калганмы? Аларның берәрсе үз эшләре белән яисә туганнары янына берәр җиргә, яки бу зур шәһәрдән икенче тынычрак җиргә яшәргә китә алмаганмы? Әлбәттә, китә алган. Бүген дә күпләр шул сәбәпләр аркасында башка җирләргә күченеп китә. Бәлки, син үзең дә шулай эшләгәнсеңдер. Өстәвенә, ул вакытларда кешеләр Эфескә эш буенча яки туганнары һәм дуслары белән күрешер өчен төрле өлкәләрдән килгәннәр. Анда алар Паулны очратканнардыр яки ул сөйләгән хәбәрне ишеткәннәрдер. Өйләренә кайткач, алар нәрсә эшләгән? Хакыйкатьне кабул иткән кешеләр вәгазьли башлаган. Башкалар исә, мәсихчеләр булып китмәсәләр дә, Эфеста ишеткәннәрен якыннарына сөйләгәннәрдер. Шулай итеп, аларның туганнары, күршеләре һәм алар янына килеп-киткән кешеләр хакыйкатьне ишеткәннәр, ә кайберләре мәсихчеләр булып киткәннәрдер. (Марк 5:14 не чагыштыр.) Синең вәгазь итү вазифасын үтәвең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

8. Асия өлкәсендә яшәүчеләр хакыйкатьне ничек ишетә алган?

8 Үзенең Эфестә башкарган хезмәте турында әйткәндә, Паул анда аңа «нәтиҗәле хезмәт итү өчен ишекләр киң ачылды» дигән (1 Көр. 16:8, 9). Паул нинди ишек турында әйткән, һәм ул аңа ничек ачылган? Паул Эфестә озак вакыт хезмәт иткәнгә яхшы хәбәр киң таралган. Мәсәлән, диңгездән еракта урнашкан Көлессәй, Лаудикея һәм Һиераполис шәһәрләрен алыйк. Паул ул шәһәрләрдә беркайчан да булмаган. Ләкин яхшы хәбәр ул җирләргә дә барып җиткән. Эпафрас шул тирәдән булган (Көл. 2:1; 4:12, 13). Ул Паулның Эфестә вәгазьләгәнен ишетеп, мәсихче булып киткәнме? Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Ләкин Эпафрас үзе яшәгән җирләрдә вәгазьләгәндә моны, бәлкем, Паулның вәкиле буларак эшләгәндер (Көл. 1:7). Паул Эфестә вәгазьләгән елларда яхшы хәбәр шулай ук Филаделфея, Сәрдәйс, Түәтәйрә шәһәрләренә дә барып җиткәндер.

9. a) Паулның нинди эчкерсез теләге булган? б) 2009 елда нинди еллык шигыре булачак?

9 Димәк, Эфес өлкәннәре өчен Паулның мондый сүзләре белән ризалашырга күп сәбәпләр булган: «Минем өчен үз тормышымның кадере юк, тик хезмәтемне һәм Гайсә Раббыдан кабул итеп алган эшне — Аллаһының мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын төгәлләргә телим». Бу өземтәдә яхшы хәбәрне вәгазьләргә дәртләндерүче сүзләр бар. Бу сүзләр 2009 елның еллык шигыре булачак: «Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын төгәллик» (Рәс. 20:24).

Бүгенге көндә яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын үтәү

10. Безгә дә яхшы хәбәрне вәгазьләргә кирәк икәне нәрсәдән күренә?

10 Вакыт узу белән яхшы хәбәрне «вәгазьләргә һәм шаһитлек итәргә» боерыкны рәсүлләр белән бергә башка мәсихчеләр дә үти башлаган. Терелтелгән Гайсә Гәлиләядә җыелган якынча 500 шәкертенә мондый әмер биргән: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез». Бүгенге көндә барлык чын мәсихчеләр бу әмерне үтәргә тиеш, чөнки Гайсә: «Белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип әйткән (Мат. 28:19, 20).

11. Йәһвә Шаһитләре нинди мөһим эшләре белән билгеле?

11 Ашкынучан мәсихчеләр «яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын» үтәргә тырышып, бу әмергә буйсынуларын дәвам итә. Моны алар күбесенчә Паул Эфес җыелышындагы өлкәннәрнең исенә төшергән юл белән башкара — алар өйдән-өйгә йөреп вәгазьли. Дейвид Стюартның 2007 елда бастырылып чыгарылган һәм миссионер хезмәтенең уңышлы булуына багышланган китабында болай дип язылган:«[Кафедрадан яңгыраган] коры теория булып торган [өндәүләргә] караганда Йәһвә Шаһитләре кулланган гамәли һәм максатчан ысуллар зуррак көчкә ия. Бу ысуллар Йәһвә Шаһитләренең оешмасындагы һәр кешене миссионерлык эштә катнашырга дәртләндерә. Аларның күбесе үзләре ышанган тәгълиматлар турында башкаларга сөйләргә бик ярата». Моның нәтиҗәсе нинди? «Мин 1999 елда үткәргән сораштыру буенча, көнчыгыш Европадагы ике башкалада яшәүче кешеләрнең тик икедән алып дүрт проценты гына алар янына Соңгы көннәр изгеләре, яки „мормоннар“, чиркәвеннән миссионерлар килгән дип әйтте. Ә җитмеш проценттан күбрәк кешенең җавабы буенча, алар янына Йәһвә Шаһитләре килгән һәм күбесе белән күп тапкыр сөйләшкән».

12. a) Ни өчен без күп мәртәбә безнең территориядә яшәүче кешеләрнең өйләренә килеп-китәбез? б) Берәр кешенең яхшы хәбәргә карашы үзгәргәне турында сөйләп бирегез.

12 Бәлкем, шуны ук сез яшәгән җирдәге кешеләр турында да әйтеп буладыр. Аларның күбесе яхшы хәбәрне ишеткән, һәм сез дә бу яктан тырышлыклар куйгансыздыр. Сез өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә кешеләр янына килеп ир-атлар, хатын-кызлар һәм яшьләр белән сөйләшкәнсез. Аларның кайберсе, алар белән инде күп тапкыр сөйләшсәләр дә, сезне тыңламаган. Башкалар сез аларга Изге Язмалардагы шигырьне укыганда яки берәр фикер белән уртаклашканда берничә минут сезне тыңлаган. Ә икенчеләргә сез бәлкем, бик яхшы шаһитлек биргәнсездер, һәм алар хакыйкатьне кабул иткән. Без яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә кешеләр аны төрлечә кабул итә. Сез үзегез дә беләсездер, күп мәртәбә ишетеп тә яхшы хәбәргә ваемсыз булып калган кешеләр вакыт узу белән үз карашларын үзгәрткән. Бәлкем, аларның үзләре белән яисә туганнары белән берәр нәрсә булгандыр, һәм алар чын күңелдән хакыйкатьне кабул иткән. Хәзер алар безнең кардәшләр. Шуңа күрә, бүгенге көндә без сөйләгән яхшы хәбәргә бик күпләр ваемсыз булса да, бирешмәгез. Бар кешеләр дә хакыйкатьне кабул итәр дип без өметләнмибез. Ләкин Аллаһы безнең яхшы хәбәрне тырышып һәм ашкынып вәгазьләвебезне тели.

Безгә билгеле булмаган нәтиҗәләр

13. Безнең шаһитлек итүебез безгә билгеле булмаган нинди уңышлар китерергә мөмкин?

13 Паулның хезмәте ул үзе мәсихчеләр булып китәргә ярдәм иткән кешеләргә дә һәм башкаларга да тәэсир иткән. Безнең хезмәтебез турында да шуны ук әйтеп була. Без мөмкин кадәр күбрәк кешегә шаһитлек бирер өчен, регуляр рәвештә өйдән-өйгә йөреп, яхшы хәбәрне вәгазьләргә тиеш. Без яхшы хәбәрне күршеләргә, хезмәттәшләргә, сыйныфташларга һәм туганнарыбызга сөйлибез. Моның нәтиҗәләре безгә һәрвакыт билгелеме? Кайберәүләр шунда ук без сөйләгән яхшы хәбәрне кабул итә. Башка очракларда хакыйкать орлыклары берникадәр вакыт үсмәскә мөмкин, ә соңыннан кеше йөрәгендә тамыр җибәрә һәм үсә. Хакыйкать орлыгы үсеп китмәсә дә, без сөйләшкән кешеләр башкаларга моның турында, безнең тәгълиматлар һәм тәртибебез турында сөйләргә мөмкин. Һәм алар, бәлкем, үзләре дә белмичә, хакыйкать орлыкларының башка берәр яхшы җиргә төшүенә ярдәм итә.

14, 15. Бер абый-кардәшнең вәгазьләве нинди нәтиҗәләргә китергән?

14 Бер мисал карап чыгыйк. Райен һәм аның Манди исемле хатыны Флоридада (АКШ) яши. Райен эштә хезмәттәшенә вәгазьләгән. Ул кеше индус булган, аңа Райенның ничек итеп киенгәне һәм сөйләшкәне бик нык тәэсир иткән. Аның белән сөйләшкәндә, Райен үлеләрнең терелүе һәм үлгәч, кеше белән нәрсә булганы турында әйтеп киткән. Гыйнвар аеның бер кичендә ул кеше үзенең Джоди исемле хатыныннан Йәһвә Шаһитләре турында сораштырган. Аның хатыны католик булган, һәм ул Йәһвә Шаһитләре «өйдән-өйгә йөреп» вәгазьләве белән билгеле дигән. Интернетка кереп Джоди «Йәһвә Шаһитләре» дигән сүзләрне язып, безнең веб-сайтыбызны караган (www.watchtower.org.). Бу сайтта булган материалны, шул исәптән Изге Язмаларны һәм аңа кызыклы булган темалар буенча мәкаләләрне, Джоди берничә ай дәвамында укыган.

15 Вакыт узу белән Джоди Райенның хатыны Мандины очраткан, ул да аның кебек шәфкать туташы булган. Манди бик теләп Джодины кызыксындырган сорауларга җавап биргән. Берникадәр вакыт үткәч, алар, Джоди сүзләре буенча, «Адәмнән башлап Һармагедунга хәтле» булган вакыйгаларны карап чыккан. Джоди Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Тиздән ул Патшалык Залына килә башлаган. Октябрь аенда Джоди суга чумдырылмаган вәгазьче булган, ә февраль аенда суга чумдырылу йоласын үткән. Ул болай дип яза: «Хәзер инде хакыйкатьне белгәч, мин бик бәхетле һәм тормыш миңа чын канәгатьлек китерә».

16. Райенның мисалыннан вәгазьләргә тырышлыкларыбыз турында нәрсә ачыклана?

16 Райен бер кешегә вәгазьләп, икенче кешегә хакыйкать белән танышырга булышыр дип бер дә уйламаган. Ләкин ул үзенең «вәгазь итү вазифасын» үтәргә тәвәккәллеге нинди нәтиҗәгә китергәнен күргән. Әмма шулай да булырга мөмкин: сине өйдән-өйгә, эштә, мәктәптә яисә очраклы вәгазьләгәндә тыңлаган кеше башкаларны да хакыйкать белән таныштырырга мөмкин. Паул үзенең Асия өлкәсендәге хезмәтенең бар булган уңышлары турында белмәгән. Син дә вәгазь итү вазифасын үтәп, моның җимешләрен күрмәскә мөмкин. (Рәсүлләр 23:11; 28:23 не укы.) Әйе, яхшы хәбәрне вәгазьләү бик мөһим!

17. Сез 2009 елда нәрсә эшләргә тәвәккәл?

17 Әйдәгез, 2009 елда яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасына җитди карыйк: өйдән-өйгә йөреп, кешеләргә шаһитлек бирик һәм вәгазьләүнең башка төрләрендә катнашыйк. Шул чакта без дә Паул кебек әйтә алачакбыз: «Минем өчен үз тормышымның кадере юк, тик хезмәтемне һәм Гайсә Раббыдан кабул итеп алган эшне — Аллаһының мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын төгәлләргә телим».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Петер, Паул һәм башка мәсихчеләр беренче гасырда вәгазь итү вазифасын ничек үтәгәннәр?

• Ни өчен безнең вәгазьләвебез көтелмәгән җимешләр китерә ала?

• 2009 елның еллык шигырен әйтеп бирегез.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге өстәмә сүзләр]

2009 елның шигыре: «Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын төгәлләгез» Рәсүлләр 20:24

[17 биттәге иллюстрация]

Эфес өлкәннәре Паулның өйдән-өйгә йөреп вәгазьләвен белгәннәр

[18 биттәге иллюстрация]

Вәгазь итү вазифасын үтәү нинди көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?