Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ачылыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I өлеш

Ачылыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I өлеш

Йәһвә Сүзе тере

Ачылыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I өлеш

ПАТМОС утравында сөргенлектә булганда картайган рәсүл Яхъяга 16 күренеш бирелә. Бу күренешләрдә ул Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсихнең Раббы көнендә башкарган эшләрен күрә. Бу көн Аллаһы Патшалыгының 1914 елда урнаштырылганыннан алып Мәсихнең Меңьеллык идарәсенең ахырына кадәр сузыла. Яхъя якынча б. э. 96 елында язган Ачылыш китабында бу күренешләр дулкынландыргыч итеп сурәтләнә.

Ачылыш 1:1—12:17 дәге игътибарга лаек фикерләрне карап чыгыйк. Анда Яхъяга бирелгән беренче җиде күренеш сурәтләнә. Бу күренешләр безнең өчен бик мөһим, чөнки алар дөньяда хәзер нәрсә булганын һәм Йәһвәнең якын киләчәктә нәрсә эшләячәген күрсәтә. Бу күренешләр турындагы хәбәрне иман белән укыган кешеләр чыннан да юаныч һәм көч ала (Евр. 4:12).

«БӘРӘН» ҖИДЕ МӨҺЕРЛӘРНЕҢ АЛТЫСЫН КУБАРА

(Ачыл. 1:1—7:17)

Башта Яхъя данлыклы Гайсә Мәсихне күрә һәм берничә хәбәрләр ала, ул аларны «китап итеп язып, җиде бердәмлеккә җибәрергә» тиеш (Ачыл. 1:10, 11). Аннары Яхъя күктәге тәхетне күрә. Тәхеттә Утыручы уң кулында җиде мөһер белән мөһерләнгән язма төргәге тоткан. Бу «язма төргәген ачарга» «Яһүд нәселеннән... булган Арыслан», ягъни «җиде мөгезле һәм җиде күзле» Бәрән генә лаеклы дип санала (Ачыл. 4:2; 5:1, 2, 5, 6).

Өченче күренештә «Бәрән» беренче алты мөһерне бер-бер артлы кубарганнан соң нинди вакыйгалар булачагы сурәтләнә. Алтынчы мөһер кубарылу белән көчле итеп җир тетри һәм бөек ачу көне килә (Ачыл. 6:1, 12, 17). Ләкин киләсе күренештә дүрт фәрештәнең, 144 000 нең барысы мөһерләнгәнче, «җирнең дүрт җилен тотып торганы» сурәтләнә. Мөһер куелмаган «бихисап күп кеше» «тәхет һәм Бәрән алдында басып торалар иде» (Ачыл. 7:1, 9).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:4; 3:1; 4:5; 5:6 — «Җиде рух» дигән сүзләр нәрсәгә күрсәтә? Җиде саны Аллаһы карашыннан берәр нәрсәнең тулылыгын аңлата. Шуңа күрә «иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә» бирелгән хәбәр ахыр чиктә җир шарындагы Аллаһының 100 000 җыелышларда хезмәт иткән барлык халкына кагыла (Ачыл. 1:11, 20). Йәһвә изге рухны билгеле максатны үтәр өчен кирәкле күләмдә биргәнгә күрә, «җиде рух» дигән сүзләр шуны күрсәтә: рух тулы мәгънәдә эш итә һәм пәйгамбәрлеккә игътибарлы булган кешеләргә аңлау һәм фатихалар бирә. Ачылыш китабында җиде саны еш очрый. Бу сан Ачылыш китабында тулылыкны, ягъни тәмамлануны, күрсәтә, һәм монда сүз чыннан да «Аллаһы... сере» ничек «гамәлгә ашачак» икәне турында бара (Ачыл. 10:7).

1:8, 17 — «Альфа һәм Омега», «Беренче һәм Соңгы» дигән титуллар кемнеке? «Альфа һәм Омега» дигән титул Йәһвәгә кулланыла, һәм шуны күрсәтә: чиксез кодрәтле Аллаһы аңа хәтле булмаган һәм аңардан соң булмаячак. Ул — «Башы һәм Ахыры» (Ачыл. 21:6; 22:13). Йәһвә Ачылыш 22:13 тә «Беренче һәм Соңгы» дип аталса да, ягъни аңа хәтле беркем дә булмаган һәм аңардан соң булмаячак, Ачылыш китабындагы беренче бүлекнең контексты «Беренче һәм Соңгы» дигән титулның Гайсә Мәсихкә кагылганын күрсәтә. Ул үлемсез рух булып терелтелгән беренче кеше булган һәм Йәһвә үзе терелткән соңгысы булган (Көл. 1:18).

2:7 — «Аллаһы оҗмахы» нәрсә ул? Бу сүзләр майланган мәсихчеләргә әйтелгән, шуңа күрә бу оҗмах күктәге оҗмахка, Аллаһы үзе булган җиргә кагыладыр. Тугры майланган мәсихчеләр бүләк алачак: алар «тереклек агачыннан» ашаячак. Алар үлемсезлеккә ия булачак (1 Көр. 15:53).

3:7 — Гайсә кайчан «Давыт ачкычын» алган, һәм бу ачкычны ул ничек куллана? Б. э. 29 елында суга чумдырылу үткәч, Гайсә Давыт токымыннан билгеләнгән Патша булып киткән. Әмма «Давыт ачкычын» ул б. э. 33 елында, күккә Аллаһының уң ягына күтәрелгәч кенә алган. Анда ул Давыт Патшалыгының барлык хокукларын мирас итеп алган. Шул вакыттан Гайсә бу ачкычны кулланып, Патшалык белән бәйле хезмәтне киңәйтер өчен барлык мөмкинлекләрне ача. 1919 елда Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» «бөтен милке өстеннән башлык итеп куеп», аңа «Давыт йортының ачкычын» биргән (Ишаг. 22:22; Мат. 24:45, 47).

3:12 — Гайсәнец «яңа исеме» нинди? Бу исем Гайсәнең яңа хокуклары һәм өстенлекләре белән бәйле (Флп. 2:9—11). Ул исемне, Гайсә кебек, беркем дә белә алмаса да, ул күктә үзенең тугры кардәшләренең маңгайларына, алар белән тыгыз мөнәсәбәтләр булдырып, бу исемне яза (Ачыл. 19:12). Ул хәтта үз вәкаләтләрен алар белән уртаклаша.

Безнең өчен сабаклар:

1:3. Аллаһының Шайтан дөньясына чыгарган хөкеменең «гамәлгә ашу вакыты якын» булганга күрә, безгә ашыгыч рәвештә Ачылыш китабын аңларга һәм тиешенчә эш итәргә кирәк.

3:17, 18. Рухи яктан бай булыр өчен, без Гайсәдән «утта чистартылган алтын» сатып алырга, яки игелекле эшләр аркылы баерга тиеш (1 Тим. 6:17—19). Шулай ук барысы да безнең Мәсих шәкертләре булуыбызны күрсеннәр өчен, безгә «ак киемгә» киенергә һәм рухи нәрсәләрне аңлар өчен, «күз маен», мәсәлән «Күзәтү манарасы» журналларындагы киңәшләрне, кулланырга кирәк (Ачыл. 19:8).

7:13, 14. 24 аксакал күк данындагы 144 000 майланган мәсихчеләрне сурәтли. Алар патшалар булып кына түгел, ә руханилар булып та хезмәт итә. Давыт 24 төркемгә бүлгән борынгы Исраилдәге руханилар аларның прообразы булган. Аксакалларның берсе Яхъяга бихисап күп кеше кемне сурәтли икәнен әйтә. Димәк, майланган мәсихчеләр 1935 елга кадәр терелтелә башланган. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки шул елдан Аллаһының җирдәге майланган хезмәтчеләре бихисап күп кешенең кем икәнен дөрес аңлый башлаган (Лүк 22:28—30; Ачыл. 4:4; 7:9).

ҖИДЕНЧЕ МӨҺЕР КУБАРЫЛА, ҺӘМ ҖИДЕ БЫРГЫ ЯҢГЫРЫЙ

(Ачыл. 8:1—12:17)

Бәрән җиденче мөһерне кубара. Җиде фәрештәгә җиде быргы бирелә. Аларның алтысы быргы кычкырта һәм шуның белән кешелекнең «өчтән бер өлешенә» — христиан дөньясына — чыгарылган хөкемнәрне игълан итә (Ачыл. 8:1, 2, 7—12; 9:15, 18). Моны Яхъя бишенче күренештә күрә. Яхъя чираттагы күренештә катнашып, кечкенә язма төргәкне алып ашый һәм Аллаһы Йортын үлчи. Җиденче быргы яңгырагач, көчле тавышлар: «Дөнья патшалыгы инде Раббыбызның һәм Аның Мәсихенең Патшалыгы булды»,— дип игълан итә (Ачыл. 10:10; 11:1, 15).

Җиденче күренештә Ачылыш 11:15, 17 дә әйтелгәннең мәгънәсе яхшырак ачыклана. Күктә бөек галәмәт күренә. Күктәге хатын ир бала тудыра. Иблис күктән бәреп төшерелә. Күктәге хатынга нык ярсып, ул аның «калган балаларына каршы сугыш» алып бара.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

8:1—5 — Ни өчен күктә тынлык урнашкан, һәм соңыннан җиргә нәрсә ташланган булган? Күктә символик тынлык җирдә яшәүче «изгеләрнең догалары» ишетелсен өчен урнашкан. Бу беренче бөтендөнья сугыш ахырында булган. Майланган мәсихчеләр, аларның күпчелеге уйлавынча, мәҗүсиләр вакыты тәмамлангач күккә күтәрелмәгән. Сугыш вакытында алар күп авырлыклар кичергән. Шуңа күрә алар җитәкчелек сорап, чын күңелдән дога кылган. Аларның догаларына җавап биреп, фәрештә җиргә символик ут ташлаган, һәм бу ут рухи мәгънәдә майланган мәсихчеләрне актив булырга дәртләндергән. Майланган мәсихчеләр аз булса да, алар бөтен дөнья буенча вәгазьли башлаган һәм нәтиҗәдә Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәрнең «уты» таралып киткән. Шулай итеп христиан дөньясында «янгын» башланган. Күк күкрәгән кебек, Изге Язмалардагы кисәтүләр яңгыраган, яшен яшьнәгән сыман, Изге Язмалардагы хакыйкатьләр ялтыраган, һәм ялган дин биләмәләре, җир тетрәгән вакыттагы йорт кебек, нигезләренә хәтле селкенгән.

8:6—12; 9:1, 13; 11:15 — Кайчан җиде фәрештә быргы кычкыртырга әзерләнгән, һәм кайчан һәм ничек быргы тавышлары яңгыраган? Җиде быргыны кычкыртырга әзерләнү җирдә рухи яктан терелтелгән Яхъя сыйныфының әгъзаларына 1919 елдан 1922 елга кадәр күрсәтмәләр бирүне үз эченә алган. Ул вакытта майланган мәсихчеләр вәгазь эшендә үзгәрешләр ясый башлаган һәм типографияләр төзегән (Ачыл. 12:13, 14). Быргы тавышлары шуны аңлата: Аллаһы халкы фәрештәләр белән бергә хезмәттәшлек итеп, кыюлык белән Шайтан дөньясына чыгарылган Йәһвәнең хөкемнәрен игълан итә. Шунысы игътибарга лаек: 1922 елда Сидар-Пойнт (Огайо штаты) шәһәрендә үткәрелгән конгресс бу эшнең башлангычы булып киткән, һәм ул зур газап башланганчыга кадәр дәвам ителәчәк.

8:13; 9:12; 11:14 — Нинди мәгънәдә соңгы өч быргы тавышы «кайгы» китерә? Беренче дүрт быргы тавышы христиан дөньясының рухи яктан үле булуын фаш итүне символлаштыра. Соңгы өч быргы тавышы исә билгеле вакыйгалар белән бәйле кайгыны игълан итә. Бишенче быргы тавышы Аллаһы халкының рухи мәгънәдә 1919 елдагы эштә сүлпән булу «упкыныннан» азат ителүе һәм аның бертуктаусыз вәгазь итүе белән бәйле. Бу вәгазь эше христиан дөньясы өчен интектерә торган бәла-казага охшаш булган (Ачыл. 9:1). Алтынчы быргы тавышы атлы гаскәрнең тарихтагы иң бөек һөҗүме һәм 1922 елда бөтен дөнья буенча вәгазьләү кампаниясе башланыр алдыннан яңгырый. Соңгы быргы Мәсих идарәсе астындагы Аллаһы Патшалыгының туганын игълан иткән.

Безнең өчен сабаклар:

9:10, 19. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» чыгарган басмаларда Изге Язмаларга нигезләнеп язылган Аллаһының фикерләре чага торган хәбәр булып тора (Мат. 24:45). Бу хәбәрне «чаянныкы» кебек чаккычлары булган саранчаның койрыклары һәм «койрыклары» елан сыман булган атлар символлаштыра. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки бу басмаларда «[Йәһвәнең] үч алу көне» турында әйтелә (Ишаг. 61:2). Шуңа күрә аларны кыюлык белән һәм ашкынып таратыйк.

9:20, 21. Христиан дине тотылмаган илләрдә без сөйләгән хәбәрне күп кенә басынкы кешеләр кабул итә. Әмма без ул илләрдә яшәүчеләрнең, ягъни «калган кешеләрнең», барысы да хакыйкатьне кабул итәрләр дип уйламыйбыз. Шулай да без хезмәт итүебезне дәвам итәбез.

12:15, 16. «Җир» — Шайтан дөньясындагы өлешләр, ягъни төрле илләрдәге хакимлек итүче көчләр — гыйбадәт кылу иреген яклый. 1940 нчы еллардан башлап, шул илләрнең хакимнәре «аждаһа авызыннан аккан [эзәрлекләүләр] елгасын» йота барган. Йәһвә үз ихтыярын үтәр өчен, үзе кирәк дип санаганда, хакимнәргә тәэсир итә ала. Гыйбрәтле сүзләр 21:1 дә: «Су ташкыннары кебек, патшаның күңел теләкләре дә Раббы ихтыярында, Ул аларны кая теләсә шул тарафка юнәлтә»,— дип юкка гына әйтелми. Бу безнең Аллаһыга иман итүебезне ныгытырга тиеш.