Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең Хезмәтчесе «безнең җинаятьләр өчен чәнчелгән»

Йәһвәнең Хезмәтчесе «безнең җинаятьләр өчен чәнчелгән»

Йәһвәнең Хезмәтчесе «безнең җинаятьләр өчен чәнчелгән»

«Ул исә безнең җинаятьләр өчен чәнчелде һәм безнең гөнаһлар өчен үтерелде... Һәм аның яралары белән без савыктырылдык» (ИШАГ. 53:5).

1. Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсен билгеләп үткәндә, без нәрсәне истә тотарга тиеш, һәм нинди пәйгамбәрлек безгә бу яктан ярдәм итәчәк?

МӘСИХНЕҢ үлемен искә алу Кичәсен билгеләп үткәндә, без аның үлеме һәм аның терелүе китергән бар фатихаларны искә төшерәбез. Бу вакыйга Йәһвә хакимлегенең аклануын, аның исеменең изгеләнүен, аның ниятенең үтәлүен һәм шулай ук кешеләрнең котылуын исебезгә төшерә. Мәсихнең корбаны һәм бу корбан ярдәмендә нәрсә үтәлгәне турында Изге Язмаларда, бәлкем, Ишагыйя 53:3—12 дә язылган пәйгамбәрлектә генә яхшы итеп сурәтләнгәндер. Ишагыйя пәйгамбәр Хезмәтченең нинди газаплар кичерәчәген алдан әйткән һәм Мәсихнең үлеме турында, бу үлем аның майланган кардәшләренә һәм «башка сарыкларына» нинди фатихалар китерәчәге турында аерым нечкәлекләр сөйләп биргән (Яхъя 10:16).

2. Ишагыйя пәйгамбәрлеге нәрсәне дәлилли һәм безгә ничек тәэсир итәчәк?

2 Гайсә җирдә туганчыга кадәр җиде гасыр элек Йәһвә Ишагыйяне пәйгамбәрлек язарга рухландырган. Анда Ишагыйя Аллаһының сайланган Хезмәтчесе хакында, аның хәтта ахырга кадәр сыналганда да тугры булып калачагы турында яза. Бу шуны дәлилли: Йәһвә үз Улының тугры булуына бер дә шикләнми. Ишагыйянең бу пәйгамбәрлеген карап чыгып, без Аллаһыга һәм Гайсәгә тагы да рәхмәтле булачакбыз һәм безнең иманыбыз ныгаячак.

«Аңа җирәнеп карадылар, һәм без аны санга сукмадык»

3. Ни өчен яһүдләр Гайсәне ачык йөз белән кабул итәргә тиеш булганнар, әмма алар үзләрен аның белән ничек тоткан?

3 Ишагыйя 53:3 не укы *. Күз алдыңа китер: Аллаһының бердәнбер Улы үз Атасы янында күктә яшәп, аңа хезмәт итә. Һәм хәзер ул андый шатлыктан ваз кичеп, кешеләрне гөнаһтан һәм үлемнән коткарыр өчен, үз тормышын корбанга китерергә дип җиргә килергә тиеш. Аңа моны эшләргә авыр булганмы, син ничек уйлыйсың? (Флп. 2:5—8). Гайсә китергән корбан ярдәмендә кешеләрнең гөнаһлары чын мәгънәдә кичерелергә тиеш булган. Ә Муса кануны буенча китерелгән корбаннар ярдәмендә алынган кичерелү символик булган (Евр. 10:1—4). Шуңа күрә кешеләр, ким дигәндә Мәсихне көткән яһүдләр, аны ачык йөз белән кабул итәргә һәм хөрмәт итәргә тиеш иделәр (Яхъя 6:14). Әмма яһүдләр, Ишагыйя пәйгамбәрлегендә әйтелгәнчә, Мәсихкә «җирәнеп караганнар» һәм аны «санга сукмаганнар». Рәсүл Яхъя: «Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде»,— дип язган (Яхъя 1:11). Рәсүл Петер яһүдләргә болай дигән: «Безнең аталарыбызның Аллаһысы Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шөһрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез һәм, Пилат аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Аңардан баш тарттыгыз. Сез Изге һәм Хак заттан ваз кичтегез» (Рәс. 3:13, 14).

4. Гайсә авыруларның нәрсә икәнен ничек аңлаган?

4 Ишагыйя пәйгамбәрлегендә шулай ук Гайсә турында ул «авыруның нәрсә икәнен аңлаган» дип әйтелә. Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, һичшиксез, кайвакыт арыган, ләкин Изге Язмаларда ул авырган дип әйтелми (Яхъя 4:6). Әмма ул авыруларның нәрсә икәнен аңлаган, чөнки ул вәгазьләгәндә кешеләрнең авырулардан газапланганын күргән. Ул аларны кызганган һәм күпләрне савыктырган (Марк 1:32—34). Шулай итеп Гайсә: «Чыннан да ул безнең сырхауларыбызны күтәреп барды һәм үзенә безнең авыртуыбызны алды»,— дигән пәйгамбәрлекне үтәгән (Ишаг. 53:4а; Мат. 8:16, 17).

«Аллаһы аңа зыян китергән» сыман

5. Күп яһүдләр Гайсәнең үлеменә ничек караган, һәм ни өчен бу аңа газаплар өстәгән?

5 Ишагыйя 53:4б ны укы *. Гайсәнең күп кенә замандашлары аның ни өчен газапланган һәм үтерелгән икәнен аңламаган. Алар аңа Аллаһы, җирәнгеч чир биргән кебек, җәза бирә дип уйлаган (Мат. 27:38—44). Яһүдләр аны көферлектә гаепләгән (Марк 14:61—64; Яхъя 10:33). Әмма Гайсә гөнаһ эшләүче дә, көфер сүз әйтүче дә булмаган. Ул үз Атасын бик нык яраткан, шуңа күрә үзенең көфер сүзләр сөйләүче кебек үтерелергә тиеш икәне аңа, Йәһвәнең Хезмәтчесенә буларак, тагы да күбрәк газаплар өстәгәндер. Шулай да ул Йәһвә ихтыярына буйсынырга әзер булган (Мат. 26:39).

6, 7. Нинди мәгънәдә Йәһвә үзенең тугры Хезмәтчесен «үлемгә» биргән, һәм ни өчен бу аңа «шатлык китергән»?

6 Ишагыйя пәйгамбәрлегендә кешеләрнең «Аллаһы... [Мәсихкә] зыян китергән» дип уйлаганнары аңлашыла, ләкин «Йәһвәгә аның үлеме шатлык китергән» дип алдан әйтелгән сүзләр безгә сәер булып күренергә мөмкин (Ишаг. 53:10). Йәһвә: «Менә... минем хезмәтчем! Җаным хуплаган минем сайланганым!» — дип әйткәч, ничек инде аңа Гайсәнең «үлеме шатлык китерә» алган? (Ишаг. 42:1). Нинди мәгънәдә бу Йәһвәгә шатлык китергән?

7 Ишагыйя пәйгамбәрлегенең бу өлешен аңлар өчен, безгә шуны искә төшерергә кирәк: Шайтан, Йәһвәнең хакимлегенә каршы төшкәндә, Аллаһының күктәге һәм җирдәге бар хезмәтчеләренең тугрылыгын шик астына алган (Әюб 1:9—11; 2:3—5). Үлеменә кадәр тугрылыгын саклап, Гайсә Шайтанның гаепләвенә камил җавап биргән. Йәһвә Мәсихнең дошманнарына аны үтерергә рөхсәт итсә дә, ул, һичшиксез, үзенең сайланган Хезмәтчесенең үтерелүен күреп газапланган. Әмма үз Улының тулысынча тугры булуы аңа зур шатлык китергән (Гыйб. сүз. 27:11). Өстәвенә, Йәһвә Гайсәнең үлеме тәүбә иткән кешеләргә фатихалар китерәчәк икәнен белгән, бу да аны бик сөендергән (Лүк 15:7).

«Безнең җинаятьләр өчен чәнчелде»

8, 9. a) Нинди мәгънәдә Гайсә «безнең җинаятьләр өчен чәнчелгән»? б) Петер бу сүзләрне ничек раслаган?

8 Ишагыйя 53:6 ны укы *. Гөнаһлы кешеләр, югалган сарыклар сыман, Адәмнән мирас итеп алган авырулардан һәм үлемнән котылу эзләп, адашып йөргән (1 Пет. 2:25). Адәм буыннары камил түгел, шуңа күрә аларның берсе дә ул югалтканны йолып ала алмый (Мәд. 48:8). Әмма үзенең бөек яратуын күрсәтеп, «Йәһвә безнең бар җинаятьләребезне» үзенең кадерле Улына, сайланган Хезмәтчесенә, «йөкләгән». «Җинаятьләребез өчен чәнчелергә һәм гөнаһларыбыз өчен үтерелергә» ризалашып, Мәсих безнең гөнаһларыбызны баганага күтәреп, безнең өчен үлгән.

9 Рәсүл Петер болай дип язган: «Сез моның өчен чакырылдыгыз. Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте. Гөнаһлардан арындырып, дөреслек өчен яшәсеннәр дип, Ул безнең гөнаһларыбызны Үз тәнендә хачка күтәрде». Аннары ул Ишагыйя пәйгамбәрлегеннән өземтә китереп: «Сез Аның яралары белән савыктырылдыгыз»,— дип әйткән (1 Пет. 2:21, 24; Ишаг. 53:5). Бу гөнаһлы кешеләргә Аллаһы белән татулашырга юл ачкан. Моның турында Петер болай дигән: «Мәсих, безне Аллаһы янына алып бару өчен, гөнаһлы кешеләр урынына гадел Кеше буларак, гөнаһларыбыз өчен бер тапкыр үлде» (1 Пет. 3:18).

«Аны, сарыкны кебек, суярга алып бардылар»

10. a) Чумдыручы Яхъя Гайсәне ничек атаган? б) Ни өчен Яхъяның сүзләре урынлы?

10 Ишагыйя 53:7, 8 не укы *. Чумдыручы Яхъя үзенең каршына килүче Гайсәне күреп: «Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне»,— дип әйткән (Яхъя 1:29). Гайсәне Бәрән дип атап, Яхъя, бәлкем, Ишагыйянең: «Аны, сарыкны кебек, суярга алып бардылар»,—дигән сүзләрен күздә тоткандыр (Ишаг. 53:7). «Ул үз җанын үлемгә бирде»,— дип пәйгамбәрлек иткән Ишагыйя (Ишаг. 53:12). Шунысы игътибарга лаек, Гайсә үз үлемен искә алу кичәсен гамәлгә керткән кичне үзенең унбер тугры рәсүленә бер касә шәраб биреп, болай дигән: «Бу — гөнаһлар кичерелсен өчен, күпләр өчен түгелә торган Минем каным. Ул — Аллаһы килешүен раслый торган кан» (Мат. 26:28).

11, 12. a) Исхакның корбанга китерелергә әзерлеге һәм Мәсихнең корбаны арасында нинди охшаш яклар бар? б) Гайсә үлемен искә алу Кичәсен үткәргәндә, без Бөегрәк Ибраһим, Йәһвә, турында нәрсәне истә тотарга тиеш?

11 Борынгы заманда яшәгән Исхак кебек, Гайсә дә үзен корбанга бирергә әзер булган (Ярат. 22:1, 2, 9—13; Евр. 10:5—10). Исхак үзен үз теләге белән корбанга китерергә биргән, ә ул корбанны Ибраһим китерергә тиеш булган (Евр. 11:17). Гайсә дә үлемгә әзерлек белән барган, ләкин бу йолым корбаны Йәһвә нияте буенча китерелгән. Аллаһы үз Улын корбанга китереп, кешеләрне бик нык яратканын күрсәткән.

12 Гайсә үзе болай дигән: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). «Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итә: Мәсих без әле гөнаһлылар булган чакта ук безнең өчен үлде»,— дип язган рәсүл Паул (Рим. 5:8). Шуңа күрә, без Мәсих үлемен искә алу көнен билгеләп үткәндә, аны хөрмәт иткәнебезне күрсәтсәк тә, безгә шуны онытмаска кирәк: бу йолым корбаны китерелсен өчен, Бөегрәк Ибраһим, Йәһвә кайгырткан. Без Гайсә үлемен искә алу Кичәсен үткәреп, Йәһвәне данлыйбыз.

Хезмәтче «күп кешеләрне тәкъвалыкка китерәчәк»

13, 14. Йәһвәнең Хезмәтчесе ничек «күп кешеләрне тәкъвалыкка китергән»?

13 Ишагыйя 53:11, 12 не укы *. Үзенең сайланган Хезмәтчесе турында Йәһвә: «Бу тәкъва кеше, минем хезмәтчем, күп кешеләрне тәкъвалыкка китерәчәк»,— дигән. Моны ничек аңларга? Бу сорауга җавапны 12 нче шигырьнең азагында табабыз, анда: «[Хезмәтче] җинаятьчеләрне яклаган»,— дип әйтелә. Адәмнең бар буыннары гөнаһлы, «җинаятьчеләр», булып туа, һәм шуңа күрә алар «гөнаһ өчен әҗер — үлем» алалар (Рим. 5:12; 6:23). Гөнаһлы кешеләргә Йәһвә белән татулашырга кирәк. Ишагыйя китабының 53 нче бүлегендә Гайсәнең гөнаһлы кешеләрне «яклаганы», яки алар өчен сораганы, матур итеп сурәтләнә: «Ул дучар булган җәза безгә тынычлык китерде, һәм аның яралары белән без савыктырылдык» (Ишаг. 53:5).

14 Безнең гөнаһларыбызны үзенә алып һәм безнең өчен үлеп, Мәсих «күп кешеләрне тәкъвалыкка китергән». Паул болай дип язган: «Аллаһы бөтен тулылыкның Улында яшәвен мәгъкуль күрде. Шулай итеп, Аның аркылы, Аның хачта түгелгән каны белән тынычлык урнаштырып, җирдә һәм күктә булган һәр нәрсәне Аның аша Үзе белән татуландыруны мәгъкуль күрде» (Көл. 1:19, 20).

15. a) Паул әйткән «күктә булган һәр нәрсә» кемнәр алар? б) Мәсих үлемен искә алу Кичәсендә символлардан кем авыз итә ала, һәм ни өчен?

15 «Күктә булган һәр нәрсә» — бу майланган мәсихчеләр, алар Мәсих белән бергә күктә идарә итәчәк. Алар Мәсихнең түгелгән каны аша Йәһвә белән татулашкан. «Аллаһы чакырып алган» бу мәсихчеләр «аклану һәм тормыш» ала (Евр. 3:1; Рим. 5:1, 18). Аннары Йәһвә аларны үзенең рухи угыллары итеп кабул итә. Изге рух аларга «Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булулары» турында шаһитлек итә. Алар аның күктәге Патшалыгында патшалар һәм руханилар булачак (Рим. 8:15—17; Ачыл. 5:9, 10). Бу мәсихчеләр рухи Исраилнең, «Аллаһы Исраиленең», өлеше булып китә, һәм алар белән «яңа килешү» төзелгән (Ирем. 31:31—34; Гәл. 6:16, искәрмә). Шуңа күрә аларга Мәсих үлемен искә алу Кичәсендә символлардан авыз итәргә, димәк, кызыл шәраб эчәргә хокук бирелгән. Гайсә бу шәраб турында болай дигән: «Бу касә — Минем сезнең өчен түгелә торган каным белән расланган яңа килешү» (Лүк 22:20).

16. «Җирдә... булган һәр нәрсә» кемнәр алар, һәм алар ничек итеп Аллаһы алдында тәкъва була ала?

16 «Җирдә... булган һәр нәрсә» — бу җирдә мәңге яшәргә өметләнгән Мәсихнең башка сарыклары. Йәһвәнең сайланган Хезмәтчесе аларга да Йәһвә алдында тәкъва булырга мөмкинлек бирә. Алар Мәсихнең йолым корбанына иман иткәнгә һәм шулай итеп «киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканга», Йәһвә аларны тәкъва дип игълан итә, һәм аларны рухи угыллары итеп түгел, ә үзенең дуслары итеп саный. Һәм аларга «зур газап кичерергә» гаҗәеп өмет бирә (Ачыл. 7:9, 10, 14; Ягък. 2:23). Яңа килешүгә кермәгәнгә һәм күктә яшәргә өметләре булмаганга, бу башка сарыклар Мәсих үлемен искә алу Кичәсендә символлардан авыз итми, ә хөрмәт белән барысын күзәтә.

Бар рәхмәт Йәһвәгә һәм ул хуплаган Хезмәтчегә!

17. Ишагыйянең Хезмәтче турындагы пәйгамбәрлеген карап чыгу безне Мәсих үлемен искә алу Кичәсен үткәрергә ничек әзерләде?

17 Ишагыйянең Хезмәтче турындагы пәйгамбәрлекләрен карап чыгу безне Мәсих үлемен искә алу Кичәсен билгеләп үтәргә әзерләде. Бу безгә «иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзебезне... алмый торырга» булышты (Евр. 12:2). Аллаһы Улында фетнәче рухы булмаган. Шайтаннан аермалы буларак, ул Йәһвәдән өйрәнеп шатлык таба һәм аны үзенең Аллаһы Тәгаләсе итеп таный. Без шуны күрдек: җирдә хезмәт иткәндә Гайсә кешеләргә вәгазьләгәндә аларны кызганган һәм күпләрне рухи вә физик яктан савыктырган. Шулай итеп ул, Мәсих-Патша буларак, «җирдә гаделлек урнаштыргач», яңа дөнья төзелешендә башкарачак эшләрен күрсәткән (Ишаг. 42:4). Ул, «халыкларга яктылык» буларак, Патшалыкны ашкынып вәгазьләгән. Бу аның шәкертләренә яхшы хәбәрне бөтен җир буенча ашкынып вәгазьләргә кирәк икәне турында искә төшерә (Ишаг. 42:6).

18. Ни өчен Ишагыйя пәйгамбәрлеге безне Йәһвәгә һәм аның тугры Хезмәтчесенә рәхмәтле булырга дәртләндерә?

18 Ишагыйянең пәйгамбәрлеге безгә шулай ук Йәһвәнең, кадерле Улын безнең өчен үләргә җиргә җибәреп, нинди зур корбан китергәнен тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Йәһвәгә үз Улының газапланганы түгел, ә үлеменә кадәр тулысынча тугры булып калганы шатлык китергән. Безгә, Гайсәнең башкарган бар эшләрен истә тотып, Йәһвә белән бергә шатланырга кирәк. Гайсә Шайтанның ялганчы икәнен исбатлаган, һәм Йәһвәнең исемен изгеләндереп, аның хакимлек итәргә хокуклы икәнен раслаган. Өстәвенә, Мәсих безнең гөнаһларыбызны үз өстенә алып, безнең өчен үлгән. Моның ярдәмендә аның майланган кардәшләре, кечкенә көтү, һәм башка сарыклар Йәһвә алдында тәкъва була алалар. Шуңа күрә Мәсих үлемен искә алу Кичәсен үткәрергә җыелганда, чын йөрәктән Йәһвәгә һәм аның тугры Хезмәтчесенә рәхмәтле булыйк.

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Ишагыйя 53:3: «Кешеләр аңа — авырту белән авыруның нәрсә икәнен аңлаган кешегә җирәнеп карады һәм аңардан читләштеләр. Без аның йөзен күрмәс өчен, аңа карамадык. Аңа җирәнеп карадылар, һәм без аны санга сукмадык».

^ 5 абз. Ишагыйя 53:4б: «Ә без Аллаһы аңа зыян китерде, аны интектерде һәм газаплады дип уйлаган идек».

^ 8 абз. Ишагыйя 53:6: «Без барыбыз, сарыклар сыман, адашып йөрдек, һәрберебез үз юлына борылды, һәм Йәһвә безнең бар җинаятьләребезне аңа йөкләде».

^ 10 абз. Ишагыйя 53:7, 8: «Аны җәберләделәр, һәм ул үзен газапларга бирде, ләкин ул авызын ачмады. Аны, сарыкны кебек, суярга алып бардылар. Йонын кыркучы алдында тавышсыз торган сарык кебек, ул да үз авызын ачмады. Ул изелде; ул кулга алынды һәм гадел хөкемнән мәхрүм ителде,— кем аның чыгышы турында уйланыр? Ул тереләр җиреннән аерып алынды бит. Минем халкымның җинаятьләре өчен ул үтерелде».

^ 13 абз. Ишагыйя 53:11, 12: «Ул үз җанының кайгылары өчен күрәчәк нәрсәләр белән канәгатьләнәчәк. Үз белеме аша бу тәкъва кеше, минем хезмәтчем, күп кешеләрне тәкъвалыкка китерәчәк; ул аларның җинаятьләрен күтәреп барачак. Шуңа күрә мин аңа күпләр арасында өлеш бирәчәкмен, һәм ул табышны көчлеләр белән бүлешәчәк, чөнки ул үз җанын үлемгә бирде һәм җинаятьчеләр белән тиң саналды, ул күп кешеләрнең гөнаһын күтәреп барды һәм җинаятьчеләрне яклады».

Кабатлау өчен сораулар:

• Нинди мәгънәдә Йәһвәгә үз Улының «үлеме шатлык китергән»?

• Гайсә ничек «безнең җинаятьләр өчен чәнчелгән» булган?

• Хезмәтче ничек итеп «күп кешеләрне тәкъвалыкка китергән»?

• Хезмәтче турындагы пәйгамбәрлекләрне карап чыгу безне Мәсих үлемен искә алу Кичәсен үткәрергә ничек әзерләде?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге иллюстрация]

«Аңа җирәнеп карадылар, һәм без аны санга сукмадык»

[28 биттәге иллюстрация]

«Ул үз җанын үлемгә бирде»

[29 биттәге иллюстрация]

«Башка сарыклар» Мәсих үлемен искә алу Кичәсенә килеп, бөтенесен хөрмәт белән күзәтә