Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Менә Йәһвә хуплаган Хезмәтче!

Менә Йәһвә хуплаган Хезмәтче!

Менә Йәһвә хуплаган Хезмәтче!

«Менә... [җаным хуплаган] минем хезмәтчем!» (ИШАГ. 42:1).

1. Аллаһы халкы, аеруча Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсе якынлашканда, нәрсә эшләргә тиеш, һәм ни өчен?

МӘСИХНЕҢ үлемен искә алу Кичәсе якынлашып килә. Шуңа күрә Аллаһы халкына Паулның: «Гайсәдән — иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзебезне һәрдаим алмый торыйк»,— дигән киңәшенә колак салу дөрес булыр иде. Ул болай дип тә әйткән: «Гөнаһлылар тарафыннан шундый каршылыкны кичергән Гайсә турында уйлагыз; бу күңелегезне төшермәскә һәм Аллаһыга ышанудан туктамаска ярдәм итәр» (Евр. 12:2, 3). Мәсих тугрылык юлы белән барган, бу юлның азагында ул корбан үлеме белән үлгән. Аның тормыш юлы турында һәрвакыт уйлану майланган мәсихчеләргә дә һәм аларның хезмәттәшләре башка сарыкларга да Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт итәргә һәм «күңелләрен төшермәскә» булышачак. (Гәләтиялеләргә 6:9 ны чагыштыр.)

2. Йшагыйянең Аллаһы Улы турындагы пәйгамбәрлекләреннән без нәрсә беләчәкбез?

2 Йәһвә Йшагыйя пәйгамбәрне үз Улы белән бәйле булган берничә пәйгамбәрлек язарга дәртләндергән. Бу пәйгамбәрлекләр безгә «иманыбызны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүче» Гайсә Мәсихтән «күзебезне... алмый торырга» булышачак *. Алар аның сыйфатларын, нинди газаплар кичергәнен, шулай ук аның Патша һәм Йолып Алучы буларак югары күтәреләчәген ачыклый. Бу пәйгамбәрлекләр ярдәмендә без Мәсих үлемен искә алу Кичәсенең мәгънәсен яхшырак аңлаячакбыз. Ул быел 9 апрельдә, пәнҗешәмбе көнне кояш баткач үткәреләчәк.

Бу Хезмәтче кем?

3, 4. a) Ишагыйя китабындагы «хезмәтче» дигән сүз кемгә кулланыла? б) Ишагыйя китабының 42, 49, 50, 52 һәм 53 нче бүлекләрендә искә алынган Хезмәтченең кем икәнлеге Изге Язмаларда ничек ачыклана?

3 «Хезмәтче» дигән сүз Ишагыйя китабында күп тапкыр очрый. Кайвакыт ул сүз пәйгамбәрнең үзенә кулланыла (Ишаг. 20:3; 44:26). Ә кайчак ул Исраил халкына, ягъни Ягъкубка кагыла (Ишаг. 41:8, 9; 44:1, 2, 21). Ләкин Хезмәтче турында Ишагыйя китабының 42, 49, 50, 52 һәм 53 нче бүлекләрендә нинди күренекле пәйгамбәрлекләр язылган? Мәсихче Грек Язмаларында ул бүлекләрдә сурәтләнгән Йәһвәнең Хезмәтчесе кем икәнлеге ачык итеп әйтелә. Кызык, ләкин Рәсүлләр китабында искә алынган хәбәш түрәсе, аның арбасы янына рух җитәкчелеге буенча яхшы хәбәр сөйләүче Филип якынлашканда, нәкъ шул пәйгамбәрлекләрнең берсен укып барган. Ишагыйя 53:7, 8 дә язылган өземтәне укыган хәбәш кешесе Филиптан болай дип сораган: «Зинһар өчен, әйтче миңа. Монда пәйгамбәр кем хакында сөйли? Үзе хакындамы, әллә башка берәү турындамы?» Филип шунда ук Ишагыйянең Мәсих, Гайсә, турында язганын аңлаткан (Рәс. 8:26—35).

4 Гайсә әле сабый булганда Шимун атлы тәкъва бер кеше изге рух тәэсире астында, «нарасый Гайсә» «мәҗүсиләрне яктыртачак... яктылык» булачак дигән. Бу пәйгамбәрлек Ишагыйя 42:6 һәм 49:6 да язылган булган (Лүк 2:25—32). Гайсәнең хөкем ителгән төнне кичергән кимсетелүе дә Ишагыйя 50:6—9 да алдан әйтелгән булган (Мат. 26:67; Лүк 22:63). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң рәсүл Петер Гайсәнең Йәһвә «Хезмәтчесе» булганын ачык итеп күрсәткән (Ишаг. 52:13; 53:11; Рәсүлләр 3:13, 26 ны укы). Мәсих турындагы бу пәйгамбәрлекләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Йәһвә үз Хезмәтчесен өйрәтә

5. Кем Хезмәтчене өйрәткән?

5 Ишагыйянең Аллаһы Хезмәтчесе турындагы бер пәйгамбәрлегендә Йәһвә белән аның беренче Улы арасында, ул җиргә килгәнчегә кадәр, булган якын мөнәсәбәтләр турында язылган. (Ишагыйя 50:4 не укы *.) Йәһвәнең аны даими рәвештә өйрәткәне бу Хезмәтченең: «Ул [Аллаһы]... минем колагымны шәкертләр кебек тыңлар өчен уята»,— дигән сүзләреннән күренә (Ишаг. 50:4). Ул вакыт эчендә Йәһвәнең Хезмәтчесе үз Атасын тыңлап, аңардан өйрәнгән һәм тыңлаучан шәкерт булып киткән. Гайсә Галәмне Барлыкка Китерүчедән өйрәнгән. Нинди искиткеч мөмкинлек!

6. Хезмәтче үз Атасына тулысынча буйсынганын ничек күрсәткән?

6 Ишагыйянең бу пәйгамбәрлегендә Хезмәтче үз Атасын «Хаким Йәһвә Аллаһы» дип атый. Бу шуны күрсәтә: Хезмәтче Йәһвәнең Галәмдә Хаким икәнлеген таныган. Гайсә үз Атасына тулысынча буйсынганын күрсәтеп, болай дигән: «Хаким Йәһвә Аллаһы минем колагымны ачты һәм мин каршы килмәдем, артка чигенмәдем» (Ишаг. 50:5). Галәм һәм кешеләр барлыкка китерелгәндә ул «һөнәрче сыйфатында Аллаһы янында булган». Бу «һөнәрче» «һәрвакыт Аның [Йәһвәнең] янында куанучы булган. Аллаһы бар иткән дөньяны һәм адәм балаларын күреп сөенгән» (Гыйб. сүз. 8:22—31).

7. Хезмәтченең сынаулар вакытында үз Атасының ярдәменә ышанганы нәрсәдән күренә?

7 Хезмәтче алган белем һәм аның кешеләрне яратуы аны җирдәге көчле каршылыклар белән очрашырга әзерләгән. Ул хәтта каты эзәрлекләүләр белән очрашканда да Атасының ихтыярын шатлык белән үтәвен дәвам иткән (Мәд. 39:9; Мат. 26:42; Яхъя 6:38). Җирдә сынауларны кичергәндә, Гайсә бер дә шикләнмәгән: Атасы аны хуплый һәм аңа ярдәм итә. Ишагыйя пәйгамбәрлегендә алдан әйтелгәнчә, Гайсә болай дип әйтә алган: «Мине тәкъва дип игълан итүче якын. Минем белән кем бәхәсләшер? [...] Хаким Йәһвә Аллаһы үзе миңа ярдәм итәчәк» (Ишаг. 50:8, 9). Йәһвә, һичшиксез, үзенең тугры Хезмәтчесенә ул җирдә хезмәт иткәндә булышкан. Бу Ишагыйянең икенче бер пәйгамбәрлегеннән күренә.

Аның җирдәге хезмәте

8. Йәһвәнең Ишагыйя 42:1 дә алдан әйтелгән «сайланганы» бу Гайсә икәне нәрсәдән күренә?

8 Изге Язмалар буенча, б. э. 29 елында Гайсә суга чумдырылган вакытта аңа «Изге Рух иңгән. Күкләрдән: „Син — Минем сөекле Улым. Син Минем куанычым!“ — дигән сүзләр ишетелгән» (Лүк 3:21, 22). Шулай итеп Йәһвә Ишагыйя пәйгамбәрлегендә әйтелгән үзенең «сайланганының» кем икәнлеген ачык итеп күрсәткән. (Ишагыйя 42:1 не укы *.) Җирдә хезмәт иткәндә Гайсә бу пәйгамбәрлекне искиткеч итеп үтәгән. Маттай үзенең бәян иткән яхшы хәбәрендә Ишагыйя 42:1—4 тәге сүзләрне өземтә итеп китереп, алар Гайсә турында икәнен күрсәткән (Мат. 12:15—21).

9, 10. a) Гайсә җирдә хезмәт иткәндә Ишагыйя 42:3 тәге сүзләрне ничек үтәгән? б) Мәсих җирдә булганда «гаделлекнең нәрсә икәнен» ничек күрсәткән, һәм кайчан ул «җирдә гаделлек урнаштырачак»?

9 Яһүдләрнең дини җитәкчеләре гади халыкка җирәнеп караган (Яхъя 7:47—49). Алар үзләрен халык белән тупас тоткан. Бу халыкны «чатнаган камыш» яки менә-менә сүнәм дигән «пыскып яткан филтә белән» чагыштырып булыр иде. Әмма Гайсә фәкыйрьләрне һәм газапланучыларны кызганган (Мат. 9:35, 36). «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен»,— дип әйткән ул андый кешеләргә ярату белән (Мат. 11:28). Өстәвенә, Гайсә кешеләргә Йәһвәнең яхшылык белән яманлык турындагы нормаларын өйрәтеп, «гаделлекнең нәрсә икәнен күрсәткән» (Ишаг. 42:3). Ул Аллаһы Канунын акыллылык һәм шәфкатьлек белән кулланырга кирәк икәнен аңлаткан (Мат. 23:23). Гайсә шулай ук байларга да, фәкыйрьләргә дә бертигез вәгазьләп, үзенең гадел булуын күрсәткән (Мат. 11:5; Лүк 18:18—23).

10 Ишагыйянең пәйгамбәрлегендә шулай ук Йәһвәнең «сайланганы» «җирдә гаделлек урнаштырачак» дип әйтелә (Ишаг. 42:4). Ул моны тиздән эшләячәк: Мәсих Патшалыгының Патшасы буларак, ул бар сәяси «патшалыкларны» юк итеп, аларны үзенең гадел идарәсе белән алмаштырачак. Ул җирдә «гаделлек хакимлек итә торган» яңа дөнья урнаштырачак (2 Пет. 3:13; Дан. 2:44).

«Яктылык» һәм «килешү»

11. Гайсә беренче гасырда нинди мәгънәдә «халыкларга яктылык» булган һәм бүгенге көндә нинди мәгънәдә «яктылык» булып кала?

11 Ишагыйя 42:6 дагы сүзләрне үтәп, Гайсә чыннан да «халыкларга яктылык» булган. Җирдә хезмәт иткәндә, ул башлыча яһүдләргә рухи яктылык биргән (Мат. 15:24; Рәс. 3:26). Ләкин Гайсә: «Мин — дөньяга яктылык»,— дигән (Яхъя 8:12). Гайсә яһүдләргә дә, башка халыкларга да рухи белем генә түгел, ә үзенең камил кеше тормышын бар кешеләр өчен йолым итеп биреп, алар өчен яктылык булып киткән (Мат. 20:28). Терелтелгәннән соң Гайсә үз шәкертләренә: «Дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз»,— дигән (Рәс. 1:8). Хезмәт иткәндә Паул белән Барнаб «халыкларга яктылык» дигән сүзләрне өземтә итеп китергәннәр һәм аны үзләренең яһүдләр булмаган кешеләр арасындагы вәгазьләү эшенә кулланганнар (Рәс. 13:46—48; Ишагыйя 49:6 ны чагыштыр). Бу эш безнең көннәрдә дә башкарыла. Гайсәнең җирдәге майланган кардәшләре һәм аларның хезмәттәшләре яхшы хәбәрне вәгазьли һәм кешеләргә Гайсәгә — «халыкларга яктылыкка» — ышанырга ярдәм итә.

12. Йәһвә үз Хезмәтчесен «халыкка килешү» итеп ничек биргән?

12 Шул ук пәйгамбәрлектә Йәһвә үзенең сайланган Хезмәтчесенә болай дигән: «Мин сине саклаячакмын һәм сине халыкка килешү итеп бирәчәкмен» (Ишаг. 42:6). Шайтан Гайсәне юк итәр өчен һәм аңа җирдә үз хезмәтен төгәлләргә комачаулар өчен, күп тырышлыклар куйган, ләкин Йәһвә Гайсәне, аңа үләр өчен билгеләнгән вакыт җиткәнче, саклаган (Мат. 2:13; Яхъя 7:30). Аннары Йәһвә аны терелткән һәм аны җирдәге халыкка «килешү», ягъни вәгъдә, итеп биргән. Бу җитди вәгъдә буенча, Аллаһының тугры Хезмәтчесе моннан ары да «халыкларга яктылык» булачак һәм кешеләрне рухи караңгылыктан азат итәчәк. (Ишагыйя 49:8, 9 ны укы *.) *

13. Гайсә җирдә хезмәт иткәндә «караңгылыкта утырганнарны» нинди мәгънәдә азат иткән, һәм бүген ул моны ничек эшли?

13 Бу вәгъдә буенча Йәһвәнең сайланган Хезмәтчесе «сукырларның күзләрен ачачак», «җир астыннан тоткынны чыгарачак» һәм «караңгылыкта утырганнарны» азат итәчәк (Ишаг. 42:7). Җирдә хезмәт иткәндә Гайсә ялган дини йолаларны фаш итеп һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп, бу пәйгамбәрлекне үтәгән (Мат. 15:3; Лүк 8:1). Шулай итеп ул үзенең шәкертләре булып киткән яһүдләрне рухи коллыктан азат иткән (Яхъя 8:31, 32). Шулай ук Гайсә миллионлаган яһүд булмаган кешеләргә хакыйкатьне белергә ярдәм иткән. Ул үз шәкертләренә: «Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам»,— диеп, аларга: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз»,— дигән (Мат. 28:19, 20). Мәсих Гайсә күктән җирдә алып барылган вәгазьләү эше белән җитәкчелек итә.

Йәһвә «Хезмәтчене» югары күтәргән

14, 15. Йәһвә үзенең Хезмәтчесен ничек югары күтәргән, һәм ни өчен?

14 Мәсих-Хезмәтче турындагы тагын бер пәйгамбәрлектә Йәһвә: «Менә, минем хезмәтчем акыллы эш итәчәк. Ул югары урын алачак һәм гаҗәеп югары күтәреләчәк һәм зурланачак»,— дип әйтә (Ишаг. 52:13). Гайсә үз Атасының хакимлегенә һәрвакыт тугрылык белән буйсынганга һәм хәтта иң каты сынауларда да тугры булып калганга, Йәһвә аны югары күтәргән.

15 Рәсүл Петер Гайсә турында болай дип язган: «Ул күккә ашты һәм Аллаһы янында иң мөһим урында тора. Фәрештәләр белән бергә... барлык хакимлекләр һәм кодрәтләр Аңа буйсынган» (1 Пет. 3:22). Шулай ук рәсүл Паул да аның турында болай дип язган: «Ул Үзен түбәнсетте һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булды. Шуңа күрә күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, һәм Ата Аллаһының даны өчен, һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бөтен исемнән бөегрәк исем бирде» (Флп. 2:8—11).

16. 1914 елда Гайсә ничек итеп «югары күтәрелгән» булган, һәм шуннан бирле ул нинди эшләр башкарган?

16 1914 елда Йәһвә Гайсәне тагы да югарырак күтәргән. Ул аны Мәсих Патшалыгында Патша итеп билгеләгәч, Гайсә «гаҗәеп югары күтәрелгән» булган (Мәд. 2:6; Дан. 7:13, 14). Шуннан бирле Мәсих үзенең «дошманнары арасында баш булып тора» (Мәд. 109:2). Ул башта Шайтан белән аның җеннәрен җиргә бәреп төшергән (Ачыл. 12:7—12). Аннары Бөегрәк Кир буларак эш итеп, Мәсих үзенең җирдәге майланган кардәшләрен «Бөек Бабыл» коллыгыннан азат иткән (Ачыл. 18:2; Ишаг. 44:28). Ул җирдә алып барылган вәгазьләү эше белән җитәкчелек итә. Бу эш ярдәмендә Мәсихнең «калган» рухи кардәшләре һәм шулай ук миллионлаган «башка сарыклар», «кечкенә көтүнең» тугры хезмәттәшләре, җыела (Ачыл. 12:17; Яхъя 10:16; Лүк 12:32).

17. Ишагыйянең «хезмәтче» турындагы пәйгамбәрлекләрен карап чыккач, без нәрсә белдек?

17 Ишагыйя китабындагы бу гаҗәеп пәйгамбәрлекләрне карап чыккач, без үзебезнең Патшабыз һәм Йолып Алучыбызны, Гайсә Мәсихне, тагы да күбрәк кадерләячәкбез. Җирдә хезмәт иткәндә аның угылларча буйсынуында үзенең Атасыннан, җиргә килгәнчегә кадәр, алган белем чагылган. Ул үзенең җирдәге хезмәте белән «халыкларга яктылык» булуын күрсәткән һәм бүгенге көндә вәгазьләү эше белән җитәкчелек итеп күрсәтә. Мәсих-Хезмәтче турындагы алдагы мәкаләдә каралачак башка пәйгамбәрлектән без шуны белербез: ул газапланырга һәм безнең өчен үз тормышын бирергә тиеш булган. Тиздән Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсе үткәреләчәк, шуңа күрә моның барысы турында безгә җитди уйланырга кирәк (Евр. 12:2, 3).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Бу пәйгамбәрлекләр Ишагыйя 42:1—7; 49:1—12; 50:4—9 һәм 52:13—53:12 дә язылган.

^ 5 абз. Ишагыйя 50:4: «Хаким Йәһвә Аллаһы, минем хәлсезләнгән кешегә сүз белән ничек булышырга икәне турында белемем булсын өчен, миңа шәкертләр теле бирде. Һәр иртә ул мине, минем колагымны шәкертләр кебек тыңлар өчен уята».

^ 8 абз. Ишагыйя 42:1: «Менә, үзем булышкан минем хезмәтчем! Җаным хуплаган минем сайланганым! Мин аңа үз рухымны бирдем. Ул халыкларга гаделлекне ачачак».

^ 12 абз. Ишагыйя 49:8, 9: «Йәһвә болай дип әйтә: „Уңайлы вакытта мин сиңа җавап бирдем һәм котылу көнендә сиңа ярдәм иттем. Мин сине халыкка килешү итеп бирер өчен, җирне яңадан торгызыр өчен һәм ташланган мирас җирләрне яңадан бирер өчен, тоткындагыларга: „Чыгыгыз!“ — һәм караңгылыктагыларга: „Күренегез!“ — дип әйтер өчен, сине сакладым. Алар юллар буенча көтүлектә утлап йөриячәк, һәм йөри-йөри салынган юлларда аларның көтүлекләре булачак».

^ 12 абз. Ишагыйя 49:1—12 дәге пәйгамбәрлек «Ишагыйя пәйгамбәрлеге — барлык кешелек өчен яктылык» дигән китапның (рус) 2 нче томы, 136—145 нче битләрдә карала.

Кабатлау өчен сораулар:

• Ишагыйянең пәйгамбәрлекләрендә әйтелгән «хезмәтче» кем ул, һәм без моны каян беләбез?

• Йәһвә Хезмәтчене ничек өйрәткән?

• Гайсә нинди мәгънәдә «халыкларга яктылык» булып тора?

• Хезмәтче ничек югары күтәрелгән булган?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрация]

Филип ачык итеп шуны күрсәткән: Ишагыйя әйткән «хезмәтче» — бу Гайсә, Мәсих

[23 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең сайланган Хезмәтчесе, Гайсә, фәкыйрьләрне һәм газапланучыларны кызганган

[24 биттәге иллюстрация]

Атасы Гайсәне югары күтәргән һәм Мәсих Патшалыгында Патша итеп куйган