Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Менә юл, шул юлдан барыгыз»

«Менә юл, шул юлдан барыгыз»

«Менә юл, шул юлдан барыгыз»

Эмилия Педерсон биографиясе

Рут Паппас сөйләде

ӘНИЕМ, Эмилия Педерсон, 1878 елда туган. Ул укытучы булган, әмма ул кешеләргә Аллаһы турында белем алырга ярдәм итәргә теләгән. Шуңа күрә ул Кытайга күчеп, миссионер булып хезмәт итәр өчен, зур чемодан сатып алган һәм ул безнең йортыбызда Джаспер исемле кечкенә шәһәрдә (Миннесота штаты, АКШ) сакланды. Әмма аның әнисе үлгәч, ул үз планнарын үзгәрткән һәм энеләре белән сеңелләре турында кайгыртыр өчен өйдә калган. Ә 1907 елда Теодор Хоулинга кияүгә чыккан. Мин гаиләбездә җиденче бала булып 1925 елның 2 декабрендә тудым.

Әнием Изге Язмалар белән кызыксынган һәм үз сорауларына тырышып җавап эзләгән. Сорауларның берсе утлы тәмуг турында тәгълимат булган. Бу тәгълимат буенча гөнаһлы кешеләрне шул тәмугта җәфалыйлар. Бер тапкыр аларга лютеран чиркәүнең инспекторы килгәч, әнием аңардан Изге Язмаларда бу тәгълиматны яклаучы өзекләр бармы дип сораган. Инспектор Изге Язмаларда әйтелгәннәр мөһим түгел дигән һәм утлы тәмуг турында тәгълимат кирәк дип өстәгән.

Әни үз рухи сусавын канәгатьләндерә

XX гасырның башында әниемнең сеңеллесе Эмма Нортфилд шәһәренә (Миннесота штаты) музыканы өйрәнер өчен барган. Ул үз укытучысы Милиус Кристиансонның йортында яшәгән. Укытучының хатыны Изге Язмалар өйрәнүчесе (хәзер Йәһвә Шаһитләре) булган. Бер тапкыр Эмма аларга минем апам бар һәм ул Изге Язмаларны укырга ярата дигән. Тиздән Милиусның хатыны әниемә хат язган һәм аның Изге Язмалар буенча сорауларына җавап биргән.

Бер көн безнең шәһәргә, Джасперга, вәгазьләр өчен, Су-Фолстан (Көньяк Дакота штаты) поезд белән Лора Оутхаут исемле Изге Язмалар өйрәнүчесе килгән. Әнием Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны өйрәнгән, һәм 1915 елда башкаларга Лора алып килгән әдәбиятны таратып, Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне сөйли башлаган.

1916 елда әнием Су-Сити шәһәрендә (Айова штаты) үтәчәк конгресска Чарлз Тейз Рассел киләчәк дип ишеткәч, анда барыр өчен җыена башлаган. Ул вакытта әниемнең биш баласы бар иде, һәм иң кечесенә, Марвинга, нибары биш ай гына иде. Моңа карамастан ул балалары белән, поездда якынча 160 километр үтеп, конгресска барган. Ул Рассел кардәшнең нотыкларын тыңлаган, «Барлыкка китерүнең фото-драмасын» караган һәм суга чумдырылу үткән. Өйгә кайткач, ул конгресс турында мәкалә язган һәм аны «Джаспер джорналда» бастырганнар.

1922 елда әнием Сидар-Пойнт шәһәрендә (Огайо штаты) үткән конгресста булган. Бу конгресска 18 000 кеше килгән. Конгресстан соң ул һәрвакыт Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләде. Ул безне дә: «Менә юл, шул юлдан барыгыз»,— дигән сүзләр буенча яшәргә дәртләндерде (Ишаг. 30:21).

Вәгазь җимешләр китерә

1920 елларның башында әти-әнием Джаспер янында йорт сатып алдылар. Әтиемнең эшләре уңышлы гына бара иде һәм аңа зур гаиләсе турында кайгыртырга кирәк иде. Ул Изге Язмаларны өйрәнмәде, әмма вәгазь эшенә чын күңелдән булышлык күрсәтте һәм безнең өебездә күчеп йөрүче күзәтчеләр (ул вакытта пилигримнар) туктый иде. Аларның берәрсе өебездә нотык белән чыгыш ясаганда еш кына якынча йөз кеше җыела иде. Бу кешеләр кунак бүлмәсенә, аш бүлмәсенә һәм йокы бүлмәсенә урнаша иделәр.

Миңа җиде яшьләр тирәсе булганда әниемнең сеңеллесе Летти шалтыратып, аның күршесе Эд Ларсон һәм аның хатыны Изге Язмаларны өйрәнергә тели, диде. Ларсоннар гаиләсе Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне теләп кабул иттеләр һәм соңрак тагын бер күршеләрен, сигез бала анасы Марта ван Даленны, үзләренә кушылып өйрәнергә чакырдылар. Марта да гаиләсе белән Изге Язмалар өйрәнүчесе булып китте *.

Шул көннәрдә бездән берничә километр ераклыкта яшәгән Гордон Каммеруд исемле бер яшь егет әтием янына эшкә урнашты. Гордонны алдан ук кисәтеп куйганнар: «Начальникның кызлары белән сөйләшкәндә сак бул. Алар бик сәер дин тота». Ләкин Гордон Изге Язмаларны өйрәнә башлады һәм тиздән бу хакыйкать икәнен аңлады. Өч айдан соң ул суга чумдырылу үтте. Аның әти-әнисе дә Изге Язмалар өйрәнүчеләре булып китте, һәм безнең гаиләләр — Хоулиннар, Каммерудлар һәм ван Даленнар гаиләләре — якын дуслар булдылар.

Конгресслар безне ныгыта

Әниемә Сидар-Пойнтта үткән конгресс бик нык ошады, һәм ул андый очрашуларны калдырмаска булды. Шуңа күрә минем хәтеремдә шул конгрессларга озын юлларыбыз балачактан ук саклана. Аларның берсе, Колумбуста (Огайо штаты) үткән конгресс аеруча мөһим булды, чөнки шул конгресстан оешмабыз Йәһвә Шаһитләре дигән исем йөртә башлады (Ишаг. 43:10—12). Мин шулай ук 1935 елда Вашингтонда үткән конгрессны яхшы хәтерлим. Анда Ачылыш китабындагы «бихисап күп кеше» кем икәнен аңлатучы тарихи нотык яңгырады (Ачыл. 7:9). Шул конгресста 800 артык кеше, шул исәптән минем апаларым Лилиан белән Юнис, суга чумдырылу үтте.

Гаиләбез 1937 елда Колумбуста (Огайо штаты), 1938 елда Сиэтлда (Вашингтон штаты) һәм 1939 елда Нью-Йоркта үткән конгрессларда булды. Безнең белән ван Дален, Каммеруд гаиләләре һәм башкалар бардылар. Йокларга без юл кырыенда туктый идек. 1940 елда апам Юнис Лео ван Даленга кияүгә чыкты, һәм алар пионерлар булып хезмәт итә башладылар. Шул ук елны Лилиан Гордон Каммерудга кияүгә чыкты, һәм алар да пионер хезмәтен башладылар.

1941 елда Сент-Луиста (Миссури штаты) үткән конгресс башкаларыннан бик нык аерылып торды, чөнки анда меңләгән яшьләргә «Балалар» дигән китап бирелде. Бу конгресс тормышымны кискен үзгәртте. Тиздән 1941 елның 1 сентябрендә, без абыем Марвин һәм аның хатыны Джойс белән пионер хезмәтен башладык. Миңа 15 яшь иде.

Безнең гаиләбез авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнде, ә конгресслар еш кына уңыш җыю вакытында үтте, шуңа күрә кайбер абыем конгресска бара алмый иде. Һәм без конгресстан соң ишегалдында бергәләп җыелып конгресс программасына кабатлау үткәрә идек. Бу барыбызга да шатлык китерә иде.

Галаад мәктәбе һәм чит илләрдә хезмәт итү

Пионерларны миссионер хезмәтенә әзерләр өчен, 1943 елның февралендә Галаад мәктәбе оештырылды. Беренче класста ван Дален гаиләсеннән алты кеше укыды: бертуган абыйлар Эмиль, Артур, Хомер һәм Лео, аларның туганнары Доналд һәм Леоның хатыны — апам Юнис. Саубуллашканда без төрле хисләр кичердек, чөнки кабат күрешү вакыты билгесез иде. Галаад мәктәбен тәмамлагач, аларны Пуэрто-Рико иленә билгеләделәр. Ул вакытта анда якынча 10 Йәһвә Шаһите хезмәт итә иде.

Бер елдан соң Галаад мәктәбенең өченче классында Лилиан белән Гордон, һәм шулай ук Марвин белән Джойс укыды. Аларны да Пуэрто-Рикога билгеләделәр. Аннары 1944 елның сентябрендә, миңа 18 яшь булганда, мине дә Галаад мәктәбенә чакырдылар һәм мин дүртенче классны тәмамладым. 1945 елның февралендә укуны тәмамлагач, мин дә Пуэрто-Рикога билгеләндем һәм туганнарым белән бергә хезмәт итә башладым. Яңа, искиткеч тормыш башланды! Испан телен өйрәнү авыр булса да, тиздән кайберәүләребез 20 дән артык Изге Язмалар өйрәнүен алып бара башлады. Йәһвә вәгазь эшен фатихалады. Бүген Пуэрто-Рикода якынча 25 000 Йәһвә Шаһите хезмәт итә!

Гаиләбез кайгы-хәсрәт кичерә

1950 елда Лео белән Юнисның Марк исемле уллары туды, әмма алар Пуэрто-Рикода калдылар. 1952 елда алар туганнарына барып кайтыр өчен, отпуск алдылар, һәм 11 апрельдә самолетка утырып киттеләр. Кызганычка каршы, самолет һавага күтәрелгәч озакламый океанга төшкән. Лео белән Юнис вафат булганнар. Бу һәлакәттә исән калган кешеләрнең берсе ике яшьлек Маркны коткару салына салган һәм аңа, ул сулый башласын өчен, ярдәм иткәннәр. Марк исән калган *.

Ә биш елдан соң, 1957 елның 7 мартында, әнием белән әтием Патшалык Залына машинада барганда аларның тәгәрмәчләре тишелгән. Һәм әти тәгәрмәч алмаштырганда аны машина бәреп киткән. Әти шунда ук үлгән. Җирләү вакытында сөйләнә торган нотыкка якынча 600 кеше килде һәм әтине хөрмәт иткән бу кешеләргә искиткеч шаһитлек бирелде.

Яңа билгеләнүләр

Әтием үлеменә кадәр мине Аргентинага билгеләгән иделәр. 1957 елның августында мин Анд таулары янына урнашкан Мендоса шәһәренә барып җиттем. 1958 елда Аргентинага Галаад мәктәбенең 30 нчы классын тәмамлаган Джордж Паппасны билгеләделәр. Без аның белән якын дуслар булып киттек, һәм 1960 елның апрелендә өйләнештек. 1961 елда, 83 яшендә әнием вафат булды. Ул хак гыйбадәт кылуның юлы буенча тугры йөрде һәм бу юлга бик күп кешеләргә басарга ярдәм итте.

Ун ел без төрле миссионер йортларында яшәдек һәм башка миссионерлар белән бергә хезмәт иттек. Шуннан соң Джордж җиде ел район күзәтчесе булып хезмәт итте. 1975 елда без авырган туганнарга ярдәм итәр өчен, Кушма Штатларга кире кайттык. 1980 елда иремне испан телендә сөйләшүче территориядә район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Ул вакытта Кушма Штатларда испан телендә сөйләшүче якынча 600 җыелыш бар иде. Без 26 ел эчендә аларның күбесендә булдык. Хәзер җыелышларның саны өч меңнән артык һәм бу үсешне без үз күзләребез белән күрдек.

Алар «шул юлдан» бардылар

Әнием башка яктан да бәхет татып карады: аның туганнарының балалары тулы вакытлы хезмәт башлады. Мәсәлән, олы апам Эстернең кызы, Карол, 1953 елда пионер итеп билгеләнде. Ул Деннис Трамборга кияүгә чыкты, һәм алар әле дә тулы вакытлы хезмәтләрен дәвам итәләр. Эстернең башка кызы, Лоис, Уендел Йенсенга кияүгә чыкты һәм алар Галаад мәктәбенең 41 нче классын тәмамлагач, 15 ел Нигериядә миссионер булып хезмәт иттеләр. Әти-әнисе авиакатастрофада вафат булган Маркны Леоның апасы Рут Ла Лонд һәм аның ире Кёртисс уллыкка алып үстерделәр. Марк һәм аның хатыны Лавонн күп еллар пионер булып хезмәт иттеләр һәм үз дүрт баласын Аллаһының «юлына» бастырдылар (Ишаг. 30:21).

Бердәнбер исән абыема, Орленга, инде 90 нан артык яшь. Ул Йәһвәгә әле дә тугры хезмәт итә. Без дә ирем Джордж белән тулы вакытлы хезмәтне шатлык белән дәвам итәбез.

Әниемнең мирасы

Әниемнән миңа мирас итеп язу өстәле калды. Аны аңа әтием туйга бүләк иткән. Ул аны бик нык кадерли иде. Өстәлнең бер тартмасында әнинең иске альбомы ята. Анда хатлар һәм газета мәкаләләре саклана. Бу мәкаләләрне әнием язган һәм Патшалык турында искиткеч шаһитлек биргән. Аларның кайберләре XX гасырның башында язылган булган. Тартмаларда шулай ук кыйммәтле хатлар саклана. Аларны аңа миссионер булып хезмәт иткән балалары җибәргәннәр. Мин аларны кат-кат укырга бик яратам! Әнинең хатлары да безне һәрвакыт дәртләндерде һәм көч бирделәр. Әниемнең миссионер булу хыялы тормышка ашмады. Шулай да аның миссионер хезмәтен кайнар яратуы берничә буын туганнарына нык тәэсир итте. Җирдәге оҗмахта безнең зур гаиләбез кабат бергә җыелачак! Мин моны бик нык көтәм (Ачыл. 21:3, 4).

[Искәрмәләр]

^ 13 абз. Эмиль ван Даленның биографиясен «Күзәтү манарасы» (инглиз) 1983 ел, 15 июнь, 27—30 битләреннән кара.

^ 24 абз. «Уяныгыз!» (инглиз) 1952 ел, 22 июнь, 3, 4 битләрен кара.

[17 биттәге иллюстрация]

Эмилия Педерсон

[18 биттәге иллюстрация]

1916 ел. Әнием һәм әтием. Марвин кулда утыра; аста, сулдан уңга: Орлен, Эстер, Лилиан, Милдред

[19 биттәге иллюстрация]

Лео белән Юнисның соңгы фотографиясе

[20 биттәге иллюстрация]

1950 ел. Сулдан уңга, өстә: Эстер, Милдред, Лилиан, Юнис, Рут; аста: Орлен, әнием, әтием һәм Марвин

[20 биттәге иллюстрация]

2001 ел. Джордж һәм Рут Паппас район хезмәтендә