Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Миңа Ияр»

«Миңа Ияр»

«Миңа Ияр»

«Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, һәр көн үзенең хачын алып Миңа иярсен» (ЛҮК 9:23).

1, 2. a) Гайсә үзен тыңлаучыларга нинди тәкъдим ясаган? б) Син Гайсәнең чакыруын кабул иттеңме?

ГАЙСӘ үз хезмәтенең ахырында Яһүдиядән төньяк-көнчыгышта, Үрдүн елгасының икенче ягында урнашкан Перея өлкәсендә вәгазьли. Аның янына бер яшь кеше йөгереп килә һәм аңардан: «Мәңгелек тормышны мирас итеп алу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк?» — дип сорый. Гайсә бу яшь кешенең тугрылык белән Муса канунын үтәп килүен ачыклагач, аңа гаҗәеп тәкъдим ясый. Ул аңа болай ди: «Бар һәм нәрсәң бар, шуны сатып, фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр» (Марк 10:21). Уйлап кына кара, Аллаһы Тәгаләнең бердәнбер Улы, Гайсә, үзенә иярергә чакыра!

2 Бу яшь кеше ул чакыруны кире каккан, ә башкалар аны кабул иткән. Элегрәк Гайсә Филипкә: «Минем артымнан бар»,— дип әйткән (Яхъя 1:44). Филип бу чакыруны кабул иткән һәм соңрак рәсүл булып киткән. Гайсә Маттайны да үзе артыннан барырга чакырган, һәм ул да аңа ияргән (Мат. 9:9; 10:2—4). Гайсә: «Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, һәр көн үзенең хачын алып Миңа иярсен»,— дип әйтеп, асылда, тәкъвалык яратучы бар кешеләрне үзенә иярергә чакыра (Лүк 9:23). Димәк, Гайсәгә чыннан да иярергә теләүче һәр кеше аның шәкерте була ала. Синең андый теләгең бармы? Безнең күпчелегебез Гайсәнең эчкерсез чакыруын кабул итте инде, һәм вәгазьләгәндә без башка кешеләрне дә Гайсәгә иярергә чакырабыз.

3. Туры юлдан тайпылмас өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

3 Кызганыч, әмма Изге Язмалардагы хакыйкать белән кызыксынган кайбер кешеләр өйрәнүләрен дәвам итми. Аларның кызыксынуы сүнә бара, һәм ахыр чиктә алар Гайсәгә иярми башлый, ягъни «туры юлдан» тайпыла (Евр. 2:1). Безгә андый тозакка ничек эләкмәскә? Безгә үзебезгә мондый сораулар бирергә кирәк: «Ни өчен без Гайсәгә иярә башладык? Аңа иярү нәрсәне аңлата?» Бу ике сорауга җавап биреп, аларны истә тотсак, бу безгә үзебез сайлаган искиткеч тормыш юлыннан баруыбызны дәвам итәргә булышачак. Без шулай ук башкаларны да Гайсәгә иярергә дәртләндерә алабыз.

Ни өчен Гайсәгә иярергә кирәк?

4, 5. Ни өчен Гайсә кешеләрнең Җитәкчесе була ала?

4 Иремия пәйгамбәр болай дигән: «И Йәһвә, мин беләм, кеше үз юлы белән идарә итә алмый. Баручы үз адымнарына юнәлеш бирә алмый» (Ирем. 10:23). Тарих Иремия сүзләренең хак икәнен раслый. Тора-бара камил булмаган кешеләрнең үзләре белән уңышлы итеп идарә итә алмаганы тагы да ачыграк күренә. Без Гайсәнең үзе артыннан барырга дигән чакыруын кабул иттек, чөнки аның безнең Җитәкчебез булырга яраклы икәнен күрдек. Бер кеше дә аңа тиң була алмый. Ни өчен Гайсә безнең Җитәкчебез була ала? Моның кайбер сәбәпләрен карап чыгыйк.

5 Беренчедән, Йәһвә үзе Мәсихне Җитәкче итеп сайлаган. Безнең белән җитәкчелек итәргә кемне сайларга икәнен кем Барлыкка Китерүчебездән яхшырак белә ала соң? Икенчедән, Гайсәнең сокланырлык һәм үрнәк алырлык сыйфатлары бар. (Ишагыйя 11:2, 3 не укы *.) Ул безнең өчен камил үрнәк булып тора (1 Пет. 2:21). Өченчедән, Гайсә үзе артыннан баручылар турында чын күңелдән кайгырта. Ул моны үз гомерен алар өчен биреп күрсәткән. (Яхъя 10:14, 15 не укы.) Һәм шулай ук ул кайгыртучан көтүче, чөнки ул безне хәзер бәхетле итә торган һәм искиткеч мәңгелек киләчәк китерә торган тормышка алып бара (Яхъя 10:10, 11; Ачыл. 7:16, 17). Бу һәм башка сәбәпләрне исәпкә алып, без аңа иярергә булдык һәм шуның белән акыллы карарга килдек. Әмма Гайсә артыннан бару нәрсәне аңлата?

6. Гайсәгә иярү нәрсәне аңлата?

6 Мәсихнең шәкерте булыр өчен, үзеңне мәсихче дип атау гына әз. Бүгенге көндә якынча ике миллиард кеше үзләрен христианнар дип атый. Ләкин аларның эшләре алар «явызлык кылучылар» икәнен күрсәтә. (Маттай 7:21—23 не укы.) Кеше Гайсәгә иярергә теләк белдерсә, без аңа чын мәсихчеләр үз тормышларын аның тәгълиматлары һәм үрнәге буенча алып барырга тиеш дип аңлатабыз. Һәм алар һәр көн шулай яшәргә тырыша. Бу нәрсәдән күренә? Моны белер өчен, Гайсәнең кайбер сыйфатларын карап чыгыйк.

Гайсә кебек, зирәк бул

7, 8. a) Зирәклек нәрсә ул, һәм Гайсә андый зирәклекне каян алган? б) Гайсә ничек зирәклек белән эш иткән, һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

7 Гайсәнең бик күп яхшы сыйфатлары булган. Ләкин без аның дүрт сыйфатын гына карап чыгачакбыз, бу — зирәклек, басынкылык, ашкынучанлык һәм ярату. Башта аның зирәклегенә игътибар итик, бу белемне акыл белән тормышта куллана белү сәләте. Рәсүл Паул: «Аңарда зирәклекнең һәм белемнең бөтен хәзинәләре яшеренгән»,— дип язган (Көл. 2:3). Гайсә андый зирәклекне каян алган? Ул: «Атам ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим»,— дип әйткән (Яхъя 8:28). Аңа зирәклекне Йәһвә биргән, шуңа күрә аның акыллы эш итүчәнлегенә бер дә гаҗәпләнәсе юк.

8 Мәсәлән, Гайсә тормыш юлын сайлаганда зирәклек белән эш иткән. Ул бер нәрсәгә генә, Аллаһы ихтыярын үтәүгә тупланган гади тормыш алып барырга булган. Ул Патшалык эшләре алга барсын өчен, үз вакытын һәм көчен акыллылык белән кулланган. Ә без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз? Без «күзләребезне яхшы» килеш сакларга тырышабыз һәм шулай итеп кирәкмәгән нәрсәләр җыймыйбыз, алар көчебез белән вакытыбызны урлый (Мат. 6:22). Күп мәсихчеләр үз тормышларын гадиләштерер өчен һәм күбрәк вакытларын хезмәткә багышлар өчен, тормышларында үзгәрешләр ясаган. Кайберәүләр пионер булып хезмәт итә башлаган. Син дә пионер булып хезмәт итәсең икән, бу мактауга лаек. «Барыннан да бигрәк... Патшалыкны» эзләсәк, без зур канәгатьлек һәм чын бәхет кичерәчәкбез (Мат. 6:33).

Гайсә кебек, басынкы бул

9, 10. Гайсәнең басынкылыгы нәрсәдән күренгән?

9 Гайсәнең икенче сыйфатына — аның басынкылыгына игътибар итик. Камил булмаган кешеләргә хакимлек бирелгәндә, алар еш кына үзләрен башкалардан өстен тота башлый. Гайсә аларга бер дә охшамаган! Ул Йәһвә ниятен үтәүдә төп вазифа башкарса да, ул бер дә тәкәбберләнеп китмәгән. Безгә дә бу яктан аңа охшарга тырышырга кирәк. Рәсүл Паул болай дип язган: «Мөгамәләләрегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын... [Ул] кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартты. Ул кеше булды һәм кешеләр арасында яшәде» (Флп. 2:5—7). Бу нәрсәне аңлаткан?

10 Гайсәгә үз Атасы белән күктә яшәргә мөмкинлек бирелгән булган, әмма ул әзерлек белән «бар нәрсәдән баш тарткан». Аның тормышы бер яһүди кызның карынына күчерелгән булган, анда ул тугыз ай дәвамында үсеп, бай булмаган гаиләдә көчсез сабый булып туарга тиеш булган. Йосыф исемле балта остасы гаиләсендә Гайсә йөрергә өйрәнгән һәм кечкенә малайдан яшүсмер булып үскән. Гайсә гөнаһсыз булган. Шулай да ул яшь чагында үзенең камил булмаган әти-әнисенә буйсынып яшәгән (Лүк 2:51, 52). Нинди гаҗәеп басынкылык!

11. Без, Гайсә кебек, ничек басынкы була алабыз?

11 Без кечкенә булып күренгән эшләрне әзерлек белән үтәп, Гайсә кебек басынкы булабыз. Мәсәлән, яхшы хәбәрне вәгазьләү йөкләмәсен алыйк. Без, аеруча кешеләр яхшы хәбәргә ваемсыз булганда, бездән көлгәндә яисә үзләрен дошманнарча тотканда, бу эшне безне түбәнсетә торган дип санарга мөмкин. Ләкин вәгазь эшендә катнашуыбызны дәвам итеп, без башкаларга Гайсәнең үзенә иярергә дигән чакыруын кабул итәргә ярдәм итәбез. Шулай итеп без кешеләргә үз тормышларын коткарырга булышабыз (2 Тимутегә 4:1—5 не укы.) Без шулай ук Патшалык Залыбызны чиста килеш сакларга тиеш. Кайчакта безгә чүп ташларга, идәннәрне яисә бәдрәфләрне юарга кирәк булыр. Бу чыннан да басынкылык таләп итә торган йөкләмәләр. Шулай да без шуны аңлыйбыз: Патшалык Залыбызны — без яшәгән җирдәге чын гыйбадәт кылу үзәген — чиста килеш саклау изге хезмәтебезнең өлеше булып тора. Андый эшләрне әзерлек белән башкарып, без басынкылык күрсәтәбез, димәк, Мәсих эзләре буенча барабыз.

Гайсә кебек, ашкынучан бул

12, 13. a) Гайсә ничек хезмәттә ашкынучан булган, һәм аны моңа нәрсә дәртләндергән? б) Безне хезмәттә ашкынучан булырга нәрсә дәртләндерәчәк?

12 Хәзер Гайсәнең тагын бер сыйфатына — хезмәттә ашкынучан булуына игътибар итик. Җирдә яшәгәндә Гайсә күп эшләр башкарган. Яшь чакта ул, бәлкем, үги атасы Йосыф белән балта остасы булып эшләгәндер. Йәһвәгә хезмәт иткәндә ул могҗизалар эшләгән, шул исәптән авыру кешеләрне савыктырган һәм үлгәннәрне терелткән. Әмма иң мөһиме, Гайсә яхшы хәбәрне вәгазьләгән һәм үзен тыңларга әзер булган кешеләрне өйрәткән. Бу аның төп эше булган (Мат. 4:23). Аның шәкертләре буларак, без дә шул ук эшне башкарырга тиеш. Без аның үрнәген ничек тота алабыз? Без дә бу эшне, Гайсәне вәгазьләргә этәргән эчке теләкләрне үстереп, башкара алабыз.

13 Гайсәне кешеләргә вәгазьләргә һәм аларны өйрәтергә иң элек Аллаһыны ярату дәртләндергән. Гайсә шулай ук үзе өйрәткән хакыйкатьләрне яраткан. Аның өчен бу хакыйкатьләр бик кыйммәтле хәзинә булган, һәм ул аларны башкалар белән уртаклашырга теләгән. Без укытучылар, яисә остазлар, буларак шундый ук хисләр кичерәбез. Безгә Аллаһы Сүзеннән бик күп кыйммәтле хакыйкатьләр ачылды. Без Галәмдәге хакимлек турындагы бәхәсле сорау һәм аның ничек чишеләчәге хакында беләбез. Безгә шулай ук Изге Язмалардан мондый сорауларга җаваплар билгеле: кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Аллаһының яңа дөньясы нинди фатихалар китерәчәк? Бәлкем, без бу хакыйкатьләрне күптән беләбездер яисә яңарак кына белдек, һәрхәлдә, алар чын хәзинә булып кала. (Маттай 13:52 не укы.) Без күтәренке рух белән вәгазь эшендә катнашып, Йәһвәдән өйрәнгән яратуны башкалар белән уртаклашабыз.

14. Гайсә ничек өйрәткән, һәм бу безнең өчен нинди үрнәк булып тора?

14 Шулай ук Гайсәнең ничек өйрәткәнен карап чыгыйк. Ул үзен тыңлаучы кешеләрнең игътибарын һәрвакыт Язмаларга юнәлдергән. Еш кына ул берәр мөһим фикерне әйткәндә, аны: «Изге язмада... язылган»,— дигән сүзләр белән башлаган яки тәмамлаган (Мат. 4:4; 21:13). Изге Язмалардан күренгәнчә, ул Еврей Язмаларының күп китапларыннан өземтәләр китергән яисә күп өземтәләрне үз сүзләре белән сөйләп биргән. Гайсә кебек, без дә хезмәтебездә һәрвакыт Изге Язмаларга нигезләнеп сөйлибез һәм һәр мөмкинлекне кулланып, кешеләргә Аллаһы Сүзеннән өземтәләрне укырга тырышабыз. Шулай итеп эчкерсез кешеләр без үз фикерләребезне түгел, ә Аллаһы фикерләрен сөйләгәнебезне үз күзләре белән күрә ала. Һәм берәр кеше Изге Язмалардан берәр өзек укырга яисә Аллаһы Сүзенең файдалы һәм мөһим икәне турында сөйләшергә ризалашса, бу безне шатландыра. Ә берәрсе Гайсәгә иярергә теләк белдерсә, без тагы да күбрәк шатланабыз.

Гайсәгә иярү — башкаларны ярату

15. Гайсә нинди сыйфат белән аерылып торган, һәм бу сыйфат турында уйлану ничек безгә тәэсир итә ала?

15 Ә хәзер Гайсәнең иң яхшы сыйфатына игътибар итик: ул кешеләрне яраткан. Рәсүл Паул: «Мәсихнең яратуы безне... мәҗбүр итә»,— дип язган (2 Көр. 5:14). Гайсәнең бар кешеләрне һәм безнең һәрберебезне яратканы турында уйлансак, бу безнең йөрәгебезгә нык тәэсир итә һәм аның үрнәге буенча эш итәргә мәҗбүр итә.

16, 17. Гайсә башкаларга үз яратуын ничек күрсәткән?

16 Гайсәнең башкаларны яратканы нәрсәдән күренгән? Ул кешелек өчен үз гомерен бирергә әзер булган (Яхъя 15:13). Әмма ул үз яратуын үз хезмәтендә башкача да күрсәткән. Мәсәлән, ул газапланган кешеләрнең хәленә кергән. Мәрьямнең һәм аның белән булган кешеләрнең Лазар үлеме аркасында елаганнарын күреп, ул да бик көенгән. Гайсә Лазарны терелтәчәген белсә дә, шулхәтле дулкынланган ки, хәтта ул «елаган» дип әйтелә Изге Язмаларда (Яхъя 11:32—35).

17 Гайсә хезмәтенең башында аның янына махау чире белән авыручы бер кеше килгән һәм: «Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең!» — дип әйткән. Гайсә нәрсә эшләгән? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Гайсә, кызганып, кулын сузып, аңа кагылды һәм әйтте: „Әйе, телим. Тазарын!“ Аның махауы шунда ук бетте, һәм ул тазарынды». Гайсә аңа кагылып, гаҗәеп эш эшләгән, чөнки, Муса кануны буенча, махаулылар нәҗес дип саналган. Ул бу кешене һичшиксез, аңа кагылмыйча да савыктыра алган. Ләкин Гайсә аңа кагылып, бәлкем, аның элекке тойгыларын исенә төшергәндер: бу махаулы кешегә инде күп еллар башка кеше кагылмаган. Нинди кызганучан булган Гайсә! (Марк 1:40—42)

18. Без ничек миһербанлы була алабыз?

18 Без, Гайсә шәкертләре буларак, кешеләрне яратуыбызны аларга «миһербанлы» булып, күрсәтергә тиеш (1 Пет. 3:8). Безнең кайбер кардәшләр хроник авырудан яисә депрессиядән интегә. Без үзебез андый авыруларны кичермәсәк, безгә аларның хисләрен аңлау авыр булырга мөмкин. Гайсә үзе беркайчан да чирләмәсә дә, авыру кешеләрнең хәленә керә алган. Ә без ничек башкаларның хәленә керә алабыз? Авырудан газапланган кешеләр үз күңелләрен бушатканда, безгә аларны түземлек белән тыңларга кирәк. Без үзебезгә мондый сорау бирә алабыз: «Мин андый хәлгә эләксәм, мин нәрсә хис итәр идем?» Без кеше хәленә керергә һәм башкаларның хисләрен аңларга тырышсак, «курка торганнарны», ягъни авыру аркасында көчсезлек тойгысына бирелгәннәрне, яхшырак юата алачакбыз (1 Тес. 5:14). Шул чакта без Гайсәгә иярәчәкбез.

19. Гайсәнең үрнәге безгә ничек тәэсир итә?

19 Гайсә Мәсихнең әйткән сүзләреннән һәм башкарган эшләреннән без бик күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Аның турында күбрәк белгән саен, безнең аңардан үрнәк алырга һәм башка кешеләргә моны эшләргә ярдәм итәргә теләгебез үсәчәк. Шуңа күрә шатлык белән бүген һәм мәңге Мәсих Патша артыннан барыйк!

[Искәрмә]

^ 5 абз. Ишагыйя 11:2, 3: «Аңарда Йәһвә рухы, акыллылык һәм аңлау рухы, киңәш һәм куәт рухы, белем һәм Йәһвә алдында курку рухы булачак, һәм ул Йәһвәдән куркып, шатлык табачак. Ул үз күзләре күргәннәре буенча гына хөкем итмәячәк һәм үз колаклары ишеткән буенча гына төзәтмәячәк».

Сез аңлата аласызмы?

• Без, Гайсә кебек, ничек зирәк була алабыз?

• Без ничек басынкы була алабыз?

• Хезмәттә ничек ашкынучан булырга?

• Без башкаларны, Гайсә кебек, ничек ярата алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[5 биттәге рамка/иллюстрация]

МӘСИХТӘН ҮРНӘК АЛЫРГА ЯРДӘМ ИТҮЧЕ КИТАП

2007 елдагы өлкә конгрессында «Кил дә миңа ияр» дигән 192 битле китапның чыгуы турында белдерү ясалган иде. Бу китап мәсихчеләргә Гайсәнең сыйфатлары һәм эшләре турында күбрәк белергә булышачак. Ике кереш бүлектән соң китапның беренче кисәгендә Гайсәнең искиткеч сыйфатлары — аның басынкылыгы, батырлыгы, акыллылыгы, тыңлаучанлыгы һәм сабырлыгы карала.

Китапның башка кисәкләрендә Гайсәнең эшчәнлеге хакында һәм шулай ук аның үз яратуын башкаларга ничек күрсәткәне турында әйтелә. Бу китаптагы фикерләр мәсихчегә Гайсәдән үрнәк алырга ярдәм итә.

Һичшиксез, бу китап безне үз-үзебезне тикшереп чыгарга һәм үзебезгә мондый сораулар бирергә дәртләндерәчәк: «Мин чыннан да Гайсә үрнәге буенча эш итәмме? Миңа аның үрнәген тагы да яхшырак тотар өчен, нәрсә эшләргә?» Бу китап шулай ук «мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарның барысына да» Мәсихнең шәкертләре булып китәргә булышачак (Рәс. 13:48).

[4 биттәге иллюстрация]

Гайсә җиргә килергә һәм көчсез сабый булып туарга ризалашкан. Моның өчен нинди сыйфат кирәк булган?

[6 биттәге иллюстрация]

Хезмәттә ашкынучан булырга безне нәрсә дәртләндерәчәк?