Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син Аллаһы мәрхәмәтенең идарәчесе булып хезмәт итәсеңме?

Син Аллаһы мәрхәмәтенең идарәчесе булып хезмәт итәсеңме?

Син Аллаһы мәрхәмәтенең идарәчесе булып хезмәт итәсеңме?

«Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез, бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз» (РИМ. 12:10).

1. Аллаһы Сүзендә нинди юатучы сүзләр бар?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘ без төшенкелеккә бирелгәндә яки кайгыга төшкәндә Йәһвә безгә ярдәмгә киләчәк дип кат-кат әйтелә. Мәсәлән, мондый юатучы сүзләргә игътибар итик: «Егылырга торганнарның барсын да Ходай егылдырмый тора, түбән егылганнарның барсын да торгыза», «Ул китек күңелләрне төзәтә, аларның яраларын дәвалый» (Мәд. 144:14; 146:3). Өстәвенә, безнең күктәге Атабыз үзе болай дип әйтә: «Мин Йәһвә, синең Аллаһың, сине уң кулыңнан тотам һәм: „Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен“,— дип әйтәм» (Ишаг. 41:13).

2. Йәһвә үз хезмәтчеләренә ничек ярдәм итә?

2 Әмма күренмәс күкләрдә яши торган Йәһвә ничек безне «кулдан тота»? Ул җан газапланудан «түбән егылганнарның барсын да» ничек торгыза? Йәһвә Аллаһы ярдәмен төрлечә күрсәтә. Мәсәлән, ул үз хезмәтчеләренә изге рух аша «гаять зур кодрәт» бирә (2 Көр. 4:7; Яхъя 14:16, 17). Шулай ук алар Аллаһының рухландырылган Сүзе Изге Язмалардан көч ала (Евр. 4:12). Йәһвә безне башкача да ныгытамы? Рәсүл Петер язган беренче хатта бу сорауга җавап бирелә.

«Аллаһының төрлечә күрсәтелгән мәрхәмәте»

3. a) Рәсүл Петер сынаулар турында нәрсә әйткән? б) Петер язган беренче хатның икенче өлешендә нәрсә карала?

3 Рәсүл Петер изге рух белән майланган мәсихчеләр шатлана алалар, чөнки аларның зур әҗер алырга өметләре бар дип язган. «Хәзер кыска вакытлы төрле сынаулардан газап чигәргә тиеш буласыз»,— дип өстәгән ул (1 Пет. 1:1—6). «Төрле» дигән сүзгә игътибар итегез. Бу сүз сынауларның төрле булуын күрсәтә. Әмма Петер бу сүзләрне әйтеп кенә чикләнмәгән. Ул үз кардәшләренә алар андый төрле сынауларны җиңә алырлармы икәнен ачыклап та биргән. Аның сүзләре буенча, мәсихчеләргә бер дә шикләнмәскә була: Йәһвә аларга һәрбер сынауны кичерергә ярдәм итәчәк. Андый ышандыру Петер язган хатның икенче өлешендә бирелә, анда ул «ахырның якынлашуы» белән бәйле сорауларны карап чыга (1 Пет. 4:7).

4. Ни өчен 1 Петер 4:10 дагы сүзләр безне юата?

4 Петер болай дип яза: «Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәрберегез шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез. [«Аллаһының төрлечә күрсәтелгән мәрхәмәтенең», ЯД] яхшы идарәчеләре кебек, Аллаһы тарафыннан бирелгән төрле сәләтләрне кулланыгыз» (1 Пет. 4:10). Петер кабат «төрлечә» дигән сүзне куллана. Асылда, ул болай ди: «Сынаулар төрле була, ләкин Аллаһының мәрхәмәте дә төрлечә күрсәтелә». Ни өчен бу фикер безне юата? Безнең нинди генә сынауларыбыз булмасын, Аллаһы мәрхәмәте безгә аларны кичерергә ярдәм итәчәк. Әмма Йәһвә безгә үз мәрхәмәтен ничек итеп күрсәтә? Петернең сүзләре буенча, без аны имандашларыбыз аша алабыз.

«Бер-берегезгә хезмәт итегез»

5. a) Һәр мәсихче нәрсә эшләргә тиеш? б) Нинди сораулар туа?

5 Мәсихче җыелыштагы бар кардәшләргә мөрәҗәгать итеп, Петер: «Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез яратыгыз»,— дип әйтә. Аннары: «Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәрберегез шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез»,— дип өсти ул (1 Пет. 4:8, 10). Димәк, җыелыштагы һәрбер кардәш үз имандашларын ныгытырга тиеш. Безгә Йәһвәнеке булган бик кыйммәтле нәрсә бирелгән һәм без аны башкаларга бирергә тиеш. Безгә нәрсә бирелгән соң? Петер әйткәнчә, безгә «сәләт» ышанып тапшырылган. Нинди сәләт? Аны «бер-беребезгә хезмәт иткәндә» ничек кулланырга?

6. Мәсихчеләргә ышанып тапшырылган бүләкләрнең кайберсен әйтеп бир.

6 «Һәртөрле игелекле һәм камил бүләк югарыдан... килә»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Ягък. 1:17). Әйе, Йәһвә үз хезмәтчеләренә күп сәләтләр һәм бүләкләр ышанып тапшыра. Бу бүләкләр һәм сәләтләр аның мәрхәмәтен күрсәтә. Йәһвә биргән бүләкләрнең берсе — бу изге рух. Ул безгә үзебездә Аллаһыга яраклы сыйфатлар — мәхәббәт, яхшылык һәм басынкылык — булдырырга ярдәм итә. Бу сыйфатлар безне имандашларыбызны эчкерсез яратырга һәм әзерлек белән аларга булышырга дәртләндерә. Изге рух башка яхшы бүләкләргә дә — чын акыллылыкка һәм белемгә ия булырга булыша (1 Көр. 2:10—16; Гәл. 5:22, 23). Асылда, безнең бар көчебез, осталыкларыбыз һәм сәләтләребез — бу Аллаһы бүләкләре дип әйтеп була, безгә аларны күктәге Атабыз данлансын өчен кулланырга кирәк. Безнең Аллаһы алдында бурычыбыз бар: без үз имандашларыбызга Аллаһының мәрхәмәте күрсәтелсен өчен, үз сәләтләребезне һәм сыйфатларыбызны кулланырга тиеш.

«Шул сәләт белән хезмәт итегез». Ничек?

7. a) 1 Петер 4:10 нан без Аллаһыдан алган сәләтләр турында нәрсә ачыклана? б) Без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш һәм ни өчен?

7 Петер шулай ук без алган бүләкләр турында болай дип әйтә: «Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәрберегез шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез». Бу шигырь буенча, һәр кешенең Аллаһы биргән үз сыйфатлары һәм үз сәләтләре бар, әмма бер үк сыйфатны төрле кеше төрлечә күрсәтә, кемдер сәләтлерәк, ә кемнеңдер сәләте чамалы булырга мөмкин. Шулай да Петер һәрберебезне «шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез» дип чакыра. Өстәвенә, «яхшы идарәчеләр кебек... сәләтләрне кулланыгыз» дигән сүзләр — бу әмер. Шуңа күрә без үзебезгә мондый сораулар бирергә тиеш: «Мин үземә бирелгән сәләтләремне имандашларымны ныгытыр өчен кулланаммы?» (1 Тимутегә 5:9, 10 ны чагыштыр.) «Яисә мин Йәһвә биргән сәләтләремне үз файдама гына, баер өчен яки дәрәҗәле урын алыр өчен кулланаммы?» (1 Көр. 4:7). Без үз сәләтләребезне «бер-беребезгә хезмәт итеп», кулланабыз икән, бу Йәһвәгә ошый (Гыйб. сүз. 19:17; Еврейләргә 13:16 ны укы).

8, 9. a) Бөтен дөнья буенча яшәгән мәсихчеләр имандашлары хакына ничек хезмәт итә? б) Сезнең җыелыштагы кардәшләр бер-берсенә ничек ярдәм итә?

8 Аллаһы Сүзендә беренче гасырдагы мәсихчеләр бер-берсенә төрлечә хезмәт иткән дип әйтелә (Римлыларга 15:25, 26; 2 Тимутегә 1:16—18 не укы.) Бүгенге көндә дә чын мәсихчеләр үз сәләтләрен имандашлар хакына кулланырга дигән әмергә теләп буйсына. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

9 Күп кенә абый-кардәшләр һәр ай җыелыш очрашуларында чыгышлар ясар өчен, күп вакытларын әзерләнүгә багышлый. Алар Изге Язмаларны өйрәнгән вакытта тапкан файдалы фикерләрен очрашуларда уртаклашканда, аларның зирәк тулы сүзләре җыелыштагыларны нык булырга дәртләндерә (1 Тим. 5:17). Күп кардәшләр үз имандашларына карата шәфкатьле һәм кызганучан (Рим. 12:15). Кайбер кардәшләр төшенкелеккә бирелгән имандашлар янына регуляр рәвештә килеп китә һәм алар белән бергә дога кылалар (1 Тес. 5:14). Башкалар сынаулар кичергән мәсихчеләргә җылы сүзләр яза. Ә кайберәүләр мөмкинлекләре чикле булган кардәшләренә җыелыш очрашуларына барырга булыша. Меңләгән Йәһвә Шаһитләре афәтләрдән зарар күргән имандашларына өйләрен төзәтергә ярдәм итә. Андый кайгыртучан кардәшләрнең назлы яратуы һәм гамәли ярдәме — Аллаһының төрлечә күрсәтелгән мәрхәмәтенең чагылышлары. (1 Петер 4:11 не укы.)

Нәрсә мөһимрәк?

10. a) Рәсүл Паул Аллаһыга хезмәт итүенең нинди ике ягын һәрвакыт истә тоткан? б) Без Паулдан ничек үрнәк алабыз?

10 Аллаһы хезмәтчеләренә үз имандашлары хакына кулланыр өчен сәләтләр дә һәм шулай ук бар кешеләргә вәгазьләр өчен хәбәр дә ышанып тапшырылган. Рәсүл Паул Йәһвәгә хезмәт итүенең бу ике ягына да игътибар иткән. Ул Эфес җыелышына: «Аллаһы мәрхәмәте белән миңа сезнең өчен бирелгән вазифам»,— дип язган (Эфес. 3:2). Ул шулай ук болай дигән: «Яхшы хәбәрне тарату эшен ышанып тапшырырга Аллаһы безне лаеклы дип тапкан» (1 Тес. 2:4). Без дә, Паул кебек, безгә Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләргә йөкләмә ышанып тапшырылган икәнен аңлыйбыз. Вәгазьдә ашкыну белән катнашып, без яхшы хәбәрне армый-талмый вәгазьләгән Паулдан үрнәк алырга омтылабыз (Рәс. 20:20, 21; 1 Көр. 11:1). Без Патшалык турындагы хәбәрне игълан итү кешеләрнең тормышларын коткара ала икәнен беләбез. Әмма шул ук вакытта без үз имандашларыбызга «нинди дә булса рухи бүләк бирү өчен» мөмкинлекләр эзләп, Паулдан үрнәк алырга тырышабыз. (Римлыларга 1:11, 12; 10:13—15 не укы.)

11. Без яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм имандашларны ныгыту йөкләмәләренә ничек карарга тиеш?

11 Мәсихчеләр башкарырга тиеш бу ике эшнең кайсысы мөһимрәк? Бу сорау мондый сорауга тиң дип әйтеп була: кош канатларының кайсысы мөһимрәк? Бу сорауга җавап билгеле. Кош оча алсын өчен, аңа ике канаты да кирәк. Шулай ук безгә дә чын мәсихчеләр булыр өчен, яхшы хәбәрне дә вәгазьләргә һәм имандашларны да ныгытырга кирәк. Без беләбез, бу ике йөкләмә бер-берсе белән бәйле. Һәм без рәсүл Петер һәм рәсүл Паул белән килешәбез, бу йөкләмәләр бер-берсен тулыландыра. Ничек итеп?

12. Йәһвә безне үз ихтыярын үтәр өчен ничек куллана?

12 Яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләр буларак, без Аллаһы Патшалыгы хакындагы шатлыклы хәбәрне якыннарыбызның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләр өчен, үзебезнең өйрәтүгә бар осталыкларыбызны кулланабыз. Шулай итеп без аларга Мәсихнең шәкертләре булып китәргә булыша алырбыз дип өметләнәбез. Әмма шулай ук без дәртләндерүче сүзләр һәм файдалы эшләр белән имандашларыбызның рухын күтәрер өчен, үзебездә булган бар сәләтләрне һәм бүләкләрне кулланабыз. Шулай итеп Аллаһы безнең аша аларга үз мәрхәмәтен күрсәтә (Гыйб. сүз. 3:27; 12:25). Һәм без аларга Мәсихнең шәкертләре булып калырга булыша алырбыз дип өметләнәбез. Ике йөкләмәне дә үтәү — кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм «бер-беребезгә хезмәт итү» — безнең өчен зур хөрмәт, чөнки Йәһвә безне үз ихтыярын үтәр өчен куллана (Гәл. 6:10).

Бер-берегезгә эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез

13. Без бер-беребезгә хезмәт итмәсәк, нәрсә булыр иде?

13 Паул үз имандашларын: «Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез, бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз»,— дип өндәгән (Рим. 12:10). Чыннан да, кардәшләрне эчкерсез ярату безне чын күңелдән Аллаһы күрсәткән мәрхәмәтнең яхшы идарәчеләре булып хезмәт итәргә дәртләндерә. Без шуны аңлыйбыз: Шайтан безнең бер-беребезгә хезмәт итүебезне туктатса, ул безнең бердәмлегебезне какшатыр иде (Көл. 3:14). Ә бердәмлегебез булмаса, бу безнең вәгазьләү эшендә ашкынучанлыгыбызны киметер иде. Шайтан бик яхшы белә, ул безнең бер канатыбызны имгәтсә, без оча алмаячакбыз.

14. Бер-беребезгә хезмәт итү кемгә файда китерә? Мисал китерегез.

14 Бер-беребезгә хезмәт итү Аллаһы мәрхәмәтен алган кешеләргә дә, һәм кем аны күрсәтә, шуларга да файда китерә (Гыйб. сүз. 11:25). Мәсәлән, Иллинойс штатыннан булган (АКШ) ирле-хатынлы Райан белән Рони мисалын карап чыгыйк. Алар «Катрина» исемле көчле давылның Йәһвә Шаһитләренең йөзләгән йортларын җимергәнен белгән. Һәм алар үз эш урыннарыннан чыгарга, фатирларын калдырып китәргә, яңа булмаган прицеп-йорт сатып алып, аны төзәтергә һәм 1400 километр ераклыкта урнашкан Луизиана штатына китәргә булганнар. Моны алар үз кардәшләрен туганнарча яратканга эшләгән. Анда алар бер елдан артык вакыт яшәп, үз вакытларын, көчләрен һәм акчаларын жәлләмичә кардәшләренә ярдәм иткәннәр. «Бу эштә катнашып, мин Аллаһыга якынлаштым,— дип әйтә 29 яшендә булган Райан.— Һәм Йәһвәнең үз халкы турында ничек итеп кайгыртканын күрдем». Ул болай дип дәвам итә: «Олы яшьтәге кардәшләр белән эшләп, мин имандашлар турында кайгыртырга өйрәндем, һәм шуны күрдем: безнең кебек яшь мәсихчеләргә Йәһвәнең оешмасында эш күп». 25 яшьлек Рони болай дип әйтә: «Башкаларга ярдәм итә алганыма мин бик шатмын. Минем беркайчан да шулкадәр бәхетле булганым юк иде. Андый искиткеч тәҗрибә минем өчен киләчәктә дә файдалы булачак».

15. Аллаһының төрлечә күрсәтелгән мәрхәмәтенең яхшы идарәчеләре кебек хезмәт итәр өчен нинди мөһим сәбәпләр бар?

15 Әйе, Аллаһының кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм имандашларны ныгытырга дигән әмерен үтәү һәрберебезгә файда китерә. Без ярдәм иткән кешеләр рухи яктан ныгый, ә без үзебез бирүдән зур шатлык кичерәбез (Рәс. 20:35). Бар мәсихчеләр бер-берсе турында ярату белән кайгыртканда җыелышта җылы һәм эчкерсез мөнәсәбәтләр була. Өстәвенә, кардәшләрне ярату һәм бер-беребезгә назлы булу безнең чын мәсихчеләр булуыбызны күрсәтә. Гайсә болай дигән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Ә иң мөһиме — безнең кайгыртучан күктәге Атабыз, Йәһвә, данлана, чөнки аның җирдәге хезмәтчеләре ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрне аның теләге буенча ныгыта. Чыннан да, «Аллаһының төрлечә күрсәтелгән мәрхәмәтенең яхшы идарәчеләре кебек», үз сәләтләребезне, «бер-беребезгә хезмәт итеп», кулланыр өчен мөһим сәбәпләр бик күп. Ә син моны эшләвеңне дәвам итәрсеңме? (Еврейләргә 6:10 ны укы.)

Хәтерлисезме?

• Йәһвә үз хезмәтчеләрен ничек ныгыта?

• Безгә нәрсә ышандырып тапшырылган?

• Без үз имандашларыбызга ничек хезмәт итә алабыз?

• Үз сәләтләребез белән бер-беребезгә хезмәт итүебезне дәвам итәргә безне нәрсә дәртләндерәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрацияләр]

Син үз сәләтләреңне башкаларга хезмәт итәр өчен яисә үз файдаңа кулланасыңмы?

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Без кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьлибез һәм имандашларыбызга ярдәм итәбез

[16 биттәге иллюстрация]

Ярдәм итү эшләрендә фидакарьлек рухы белән катнашучы кардәшләр мактауга лаек