Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шәкертләр булдыру эше сиңа шатлык китерсен

Шәкертләр булдыру эше сиңа шатлык китерсен

Шәкертләр булдыру эше сиңа шатлык китерсен

«Барыгыз һәм... шәкертләр булдырыгыз» (МАТ. 28:19).

1—3. a) Изге Язмалар өйрәнүен үткәрү мөмкинлегенә күпләр ничек карый? б) Без нинди сораулар карап чыгачакбыз?

«МИН соңгы унбер атна дәвамында Пакыстан иленнән килгән бер гаилә белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрәм,— дип язган Кушма Штатлардагы хинди телендә сөйләшүче төркемдә хезмәт итә торган бер апа-кардәш.— Без бик дуслаштык. Бу гаиләнең тиздән үз илләренә кире кайтып китүе исемә төшсә, елыйсыларым килә. Чөнки алар белән бер дә аерылышасым килми, һәм шулай ук аларны Йәһвә турында өйрәтүдән мин зур шатлык таба идем».

2 Синең дә, бу апа-кардәш кебек, берәрсе белән Изге Язмаларны өйрәнеп, шатлык кичергәнең бармы? Беренче гасырда Гайсә һәм аның шәкертләре шәкертләр булдыру эшендә катнашып, зур шатлык кичергән. Гайсәнең 70 шәкерте вәгазьдән шатлана-шатлана әйләнеп кайткач, Гайсә үзе «Изге Рух белән шатланган» (Лүк 10:17—21). Бүген дә шәкертләр булдыру эше күпләргә зур шатлык китерә. 2007 елда ашкынучан һәм шатлыклы вәгазьчеләр ай саен уртача алты миллион ярым Изге Язмалар өйрәнүен үткәргән!

3 Әмма кайбер вәгазьчеләрнең Изге Язмалар өйрәнүен әле беркем белән дә үткәргәне булмаган. Ә башкаларның инде күп еллар өйрәнүчеләре юк. Билгеле, безнең һәрберебез Изге Язмалар өйрәнүен табарга тырыша. Бу нинди авырлыклар тудырырга мөмкин? Һәм аларны ничек җиңәргә? Гайсәнең «барыгыз һәм... шәкертләр булдырыгыз» дигән әмерен үтәр өчен, без бар тырышлыгыбызны куйсак, нинди фатихалар алачакбыз? (Мат. 28:19).

Шатлыгыбызны урлаган авырлыклар

4, 5. a) Кайбер илләрдә кешеләрнең яхшы хәбәргә мөнәсәбәте нинди? б) Башка илләрдә вәгазьчеләр нинди авырлыклар белән очраша?

4 Кайбер илләрдә кешеләр бик теләп безнең әдәбиятны ала һәм Изге Язмаларны өйрәнә. Вакытлыча Замбиядә хезмәт иткән Австралиядән булган бер ирле-хатынлы болай дип язган: «Чыннан да дөрес сөйләгәннәр: Замбия — вәгазьләү өчен оҗмах. Рәхәтләнеп урамнарда вәгазьләп була! Кешеләр үзләре безнең яныбызга килә, ә кайберләре хәтта журналларның билгеле саннарын сорый». Замбиядә яшәүче кардәшләр бер ел эчендә 200 000 нән артык, ягъни бер вәгазьчегә уртача бердән күбрәк, Изге Язмалар өйрәнүен үткәргән.

5 Әмма башка җирләрдә вәгазьчеләргә әдәбиятны таратырга һәм регуляр рәвештә Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә авыр. Ни өчен? Вәгазьчеләр өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә еш кына кешеләр өйләрендә булмый, ә өйдә булганнары дингә карата ваемсыз. Алар, бәлкем, Аллаһыга ышанмаган гаиләдә тәрбияләнгән яки аларны ялган диндәге кешеләрнең икейөзлелеге Аллаһыдан читләштергәндер. Ялган диннәр руханилары аркасында күпләр рухи мәгънәдә яраланган, борчылган һәм таралган дип әйтеп була (Мат. 9:36). Шуңа күрә андый кешеләр Изге Язмалар турында сөйләшергә теләми дә.

6. Кайбер вәгазьчеләр нинди авырлыклар белән очраша?

6 Кайбер тугры вәгазьчеләр шатлыкны урлый торган башка авырлыклар белән очраша. Элек алар шәкертләр булдыру эшендә бик актив булганнар. Әмма хәзер аларга начар сәламәтлеге яисә олы яшьләре аркасында бу эштә катнашырга авыр. Шулай ук без үзебез үз мөмкинлекләребезне чикләргә мөмкин. Мәсәлән, син үзеңне Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә яраксыз дип саныйсыңмы? Йәһвә Мусага фиргавен янына барырга кушкач, ул: «И Хуҗам! Мин элек тә матур итеп сөйләми идем, хәзер... дә шулай»,— дип әйткән (Чыг. 4:10). Бәлкем, синең дә Муса әйткән сүзләрне әйткәнең бардыр. Үзеңне яраксыз дип санау берәр эшне булдыра алмаудан курку белән тыгыз бәйле. Без камил итеп өйрәтә алмаганга, Изге Язмаларны өйрәнүче кеше Гайсәнең шәкерте була алмаячак дип борчылырга мөмкин. Андый хәл булмасын өчен, без Изге Язмалар өйрәнүен үткәрмәскә дигән карарга киләбез. Андый авырлыкларны ничек җиңәргә?

Йөрәгеңне әзерлә

7. Гайсәне яхшы хәбәрне вәгазьләргә нәрсә дәртләндергән?

7 Андый авырлыкларны җиңәр өчен, иң беренче итеп үз йөрәгебезне әзерләргә кирәк. «Кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була»,— дигән Гайсә (Лүк 6:45). Гайсә башкаларның иминлеге турында эчкерсез кайгыртканга күрә, аларга яхшы хәбәрне вәгазьләгән. Мәсәлән, ул үзе яшәгән көннәрдәге яһүдләрнең рухи яктан аяныч хәлдә булганнарын күреп, аларны «кызганган». Ул үз шәкертләренә болай дигән: «Урасы ашлык күп... Ашлык Хуҗасына ялварыгыз: ашлык урырга эшчеләр җибәрсен» (Мат. 9:36—38).

8. a) Безгә нәрсә турында уйлану файдалы булыр? б) Бер өйрәнүче сүзләреннән нәрсә ачыклана?

8 Шәкертләр булдыру эшендә катнашканда шуны да исебезгә төшерү яхшы булыр иде: Йәһвә Шаһитләре безнең белән Изге Язмаларны өйрәнер өчен, үз вакытларын сарыф иткән, һәм бу безгә бик күп файда китергән. Шулай ук вәгазьләгәндә без очратачак кешеләр хакында һәм безнең хәбәребез аларга китерәчәк файда турында уйлан. Бер хатын-кыз үзе яшәгән илдәге филиалга болай дип язган: «Минем сезгә бик күп рәхмәтләр әйтәсем килә, чөнки Йәһвә Шаһитләре өемә килеп, минем белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә. Кайвакыт аларга минем белән өйрәнергә җиңел түгел, чөнки мин аларга бик күп сораулар бирәм һәм күп вакытларын алам. Ләкин алар миңа түземлелек һәм әзерлек белән үзләре белгәннәрне сөйли. Мин бу кешеләрне тормыш юлымда очратканыма Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтле».

9. Гайсә нәрсә эшләвен дәвам иткән, һәм безгә аңардан ничек үрнәк алырга?

9 Билгеле, һәр кеше дә Гайсәнең шәкерте булып китмәгән (Мат. 23:37). Кайберәүләр аңа вакытлыча гына ияргән һәм аннары аның өйрәткән тәгълиматларына каршы килеп, «башка Аның белән бергә йөрмәгән» (Яхъя 6:66). Әмма Гайсә, кайбер кешеләр аның хәбәрен кабул итмәгәнгә генә, бу хәбәрне файдасыз дип санамаган. Гайсә чәчкән орлыкларның күбесе җимеш бирмәсә дә, ул яхшы хәбәрне игълан итүен дәвам иткән. Ул игеннәрнең агарып уракка өлгергәнен күргән, һәм уңыш җыю эшендә катнашу аңа зур шатлык китергән. (Яхъя 4:35, 36 ны укы.) Бәлкем, без вәгазьләгән территориядә әле орлык үсеп чыкмаган җирләр күптер. Безгә дә яхшы хәбәрне вәгазьләвебезне дәвам итеп, андагы булачак уңышны күрергә кирәк. Андый уңай карашны сакларга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

Урырга дип чәч

10, 11. Шатлыгыңны югалтмас өчен, син нәрсә эшли аласың?

10 Игенче орлыкны уңыш җыярга дип чәчә. Безгә дә Изге Язмалар өйрәнүен башларга дип, вәгазьләргә кирәк. Бәлкем, син регуляр рәвештә вәгазьлисеңдер, әмма күп кешеләрне өйләрендә туры китереп булмый яки кабат килеп киткәндә аларны кабат очрата алмыйсың. Бу синең шатлыгыңны урларга мөмкин. Хәзер өйдән-өйгә йөреп вәгазьләмәскәме инде? Әлбәттә, вәгазьләргә! Вакыт күрсәткәнчә, күп кешеләр хәзер дә нәкъ шул ысул ярдәмендә хакыйкать белән таныша.

11 Әмма шатлыгыңны югалтмас өчен, син вәгазьләүнең башка төрләрендә дә катнаша аласың. Мәсәлән, синең кешеләргә урамда яки аларның эш урыннарында вәгазьләгәнең бармы? Син кешеләр белән телефон аркылы сөйләшә аласың. Патшалык турындагы хәбәрне кешеләргә сөйләгәндә, алар белән сөйләшүеңне дәвам итәр өчен, телефон номерларын алып була. Хезмәтеңне тырышлык белән дәвам итсәң һәм туган хәлне исәпкә алып, тәкъдим итү ысулларын үзгәртсәң, син Патшалык хәбәрен теләп кабул итәчәк кешеләрне очратачаксың, һәм бу сиңа шатлык китерәчәк.

Ваемсызлык белән очрашканда

12. Без вәгазьләгән территориядәге кешеләр ваемсыз булса, нәрсә эшләргә?

12 Син вәгазьләгән территориядә күпләр дингә карата ваемсыз булса, нәрсә эшләргә? Моны исәпкә алып, аларны кызыксындырыр өчен, син кереш сүзләреңне үзгәртә аласыңмы? Рәсүл Паул Көринт шәһәрендәге имандашларына болай дип язган: «Яһүдләрне Аллаһыга китерү өчен, аларга яһүд кебек булдым... Муса канунын белмәгәннәрне Аллаһыга китерү өчен, алар алдында канунны белмәүче кебек булдым. Әлбәттә, бу — мин Аллаһы канунын тотмыйм дигән сүз түгел». Паулны алай эшләргә нәрсә дәртләндергән? Ул: «Кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин барысына үзләре кебек булдым»,— дигән (1 Көр. 9:20—22). Без дә үз территориябездә кеше кызыксындырырлык темалар таба алабыз. Мәсәлән, Аллаһыга ышанмаган күп кенә кешеләр үз гаилә тормышларын яхшыртырга тели. Алар шулай ук тормыш максатын да эзлиләрдер. Без андый кешеләргә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйли алабыз.

13, 14. Шәкертләр булдыру эшендә шатлыгыбызны арттырырга нәрсә ярдәм итәчәк?

13 Күпчелек кешеләр ваемсыз булып күренгән илләрдә дә шәкертләр булдыру эшеннән зур шатлык тапкан вәгазьчеләрнең саны үсә бара. Моның сәбәбе нәрсәдә? Алар чит телне өйрәнә. 60 тан узган бер ирле-хатынлы хезмәт иткән җыелыш территориясендә меңләгән Кытай студентлары үз гаиләләре белән яши. «Шуңа күрә без Кытай телен өйрәнергә булдык,— дип әйтә ир кеше.— Бу телне өйрәнер өчен һәр көн вакыт бүлеп куярга туры килсә дә, без Кытай кешеләре белән бик күп өйрәнүләр башладык».

14 Син чит телне өйрәнә алмасаң да, син башка телдә сөйләшкән кешеләрне очратканда «Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр» дигән брошюраны уңышлы итеп куллана аласың. Шулай ук син аларның туган телләрендәге әдәбиятны алыр өчен заказ бирә аласың. Башка телдә сөйләшүче һәм бүтән культурадан булган кешеләр белән аралашыр өчен, тагы да күбрәк тырышлыклар һәм вакыт кирәк. Аллаһы Сүзендәге: «Кем күп чәчә, шул мул уңыш алыр»,— дигән принципны онытма (2 Көр. 9:6).

Бар җыелыш та катнаша

15, 16. a) Ни өчен шәкертләр булдыру эшендә бар җыелыш катнаша? б) Олы яшьтәге кардәшләр Изге Язмаларны өйрәнүче кешеләргә ничек ярдәм итә?

15 Шәкертләр булдыру эшендә бер кеше генә түгел, ә бар җыелыш катнаша. Ни өчен алай дип әйтеп була? Гайсә болай дип әйткән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Һәм чыннан да, Изге Язмаларны өйрәнүчеләр безнең очрашуларга килгәч, аларга җыелышларыбызда хөкем сөргән ярату нык тәэсир итә. Изге Язмаларны өйрәнүче бер хатын-кыз болай дип язган: «Җыелыш очрашуларына йөрергә миңа бик ошый. Андагы кешеләр шундый ачык йөзле!» Гайсә аның шәкертләре булып киткән кешеләргә туганнары каршы торырга мөмкин дип әйткән. (Маттай 10:35—37 не укы.) Әмма Гайсә җыелышта аларның бик күп рухи «агай-энеләре, апа-сеңелләре, аналары, балалары» булачак дип вәгъдә иткән (Марк 10:30).

16 Изге Язмаларны өйрәнүче кешеләргә рухи яктан үсәргә аеруча олы яшьтәге кардәшләр ярдәм итә ала. Ничек итеп? Олы яшьтәге кайбер кардәшләр Изге Язмалар өйрәнүен үзләре үткәрә алмаса да, аларның җыелыш очрашуларында биргән файдалы комментарийлары аларны тыңлаган бар кешеләрнең иманын ныгыта. Алар инде күп еллар «тугры юлдан» баралар, бу җыелышны ямьләндерә һәм эчкерсез кешеләрне Аллаһы оешмасына җәлеп итә (Гыйб. сүз. 16:31).

Куркуларыбызны җиңәбез

17. Без үзебезне Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә сәләтсез дип санасак, нәрсә эшләргә?

17 Син үзеңне Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә сәләтсез дип санасаң, нәрсә эшләргә? Шуны исеңә төшер: Йәһвә Мусага изге рух биреп һәм ярдәмче итеп абыйсы Һарунны билгеләп, аңа булышкан (Чыг. 4:10—17). Гайсә безгә Аллаһы рухы вәгазьләү эшебездә ярдәм итәчәк дип вәгъдә иткән (Рәс. 1:8). Шулай ук Гайсә вәгазьләр өчен үз шәкертләрен икешәр-икешәр итеп җибәргән (Лүк 10:1). Шуңа күрә, Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә алмам дип санасаң, Аллаһы рухы үзеңә акыллылык бирсен дип дога кыл, һәм тәҗрибәле кардәшләр белән хезмәттәшлек ит. Алар сиңа куркуыңны җиңәргә ярдәм итәчәк. Өстәвенә, Йәһвә бу гаять зур эшне башкарыр өчен гади кешеләрне, дөнья «көчсез дип исәпләгәннәрне», сайлап алган. Бу фикер дә безнең иманыбызны ныгыта (1 Көр. 1:26—29).

18. Без Изге Язмаларны өйрәнүчегә Гайсә шәкерте булып китәргә булдыра алмабыз дип курыксак, нәрсә эшләргә?

18 Изге Язмаларны өйрәнүче кешегә Гайсә шәкерте булып китәргә булдыра алмам дип курыксаң, нәрсә эшләргә? Шуны онытма: шәкертләр булдыру эше бу аш әзерләү белән тиң түгел, чөнки ашның нинди булачагы бер кешедән генә, аш пешерүчедән тора. Ә шәкертләр булдыру эшендә өч як катнаша. Йәһвә бу өйрәнүче кешене үзенә җәлеп итеп, төп эшне башкара (Яхъя 6:44). Без җыелыштагы башка кардәшләребез белән аңа рухи яктан үсәргә ярдәм итәр өчен, өйрәтүгә осталыкларыбызны кулланып, көчебездән килгәнне эшлибез. (2 Тимутегә 2:15 не укы.) Ә өйрәнүчегә алган белемнәрен тормышта кулланырга кирәк (Мат. 7:24—27). Кеше Изге Язмалар өйрәнүен ташласа, безнең кәефебез кырыла. Без Изге Язмаларны өйрәнүче кеше дөрес сайлау ясар дип өметләнәбез, ләкин һәр кеше үзе «үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш» (Рим. 14:12).

Нинди фатихалар алачакбыз?

19—21. a) Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрү безгә нинди файда китерә? б) Вәгазьләү эшендә катнаша торган бар мәсихчеләргә Йәһвә ничек карый?

19 Без Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрсәк, Патшалык эшләрен эзләр өчен тырышлыклар куюыбызны дәвам итәбез. Без шулай ук Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләрне тирәнрәк аңлый башлыйбыз, һәм алар акыллыбызга һәм йөрәгебезгә үтеп керә. Барак исемле бер пионер болай ди: «Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрсәк, бу безне Аллаһы Сүзен яхшырак өйрәнергә мәҗбүр итә. Башкаларны тиешле итеп өйрәтер өчен, мин үз карашларымны ныгытырга тиеш».

20 Әгәр син берәр кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрмисең икән, Аллаһы синең хезмәтеңне кадерләми дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә! Йәһвә үз исемен данларга куйган тырышлыкларыбызны югары бәяли. Вәгазьләү эшендә катнаша торган бар мәсихчеләр дә — «Аллаһының хезмәттәшләре». Әмма Изге Язмалар өйрәнүен үткәрсәк, бу безгә күбрәк шатлык китерәчәк, чөнки Аллаһы без чәчкән орлыкны үстерә (1 Көр. 3:6, 9). «Өйрәнүченең рухи яктан үсүен күргәч, йөрәгем Йәһвәгә рәхмәт хисе белән тула. Чөнки ул минем аша бу кешегә үзе белән танышырга һәм мәңгелек тормышка ия булырга искиткеч мөмкинлек бирә»,— дип әйтә пионер булып хезмәт иткән Эми исемле бер апа-кардәш.

21 Изге Язмалар өйрәнүләрен башлар өчен һәм аларны үткәрер өчен, бар тырышлыкларыбызны куйсак, бу безгә Аллаһыга хезмәт итүебезне дәвам итәргә һәм яңа дөньяда яшәргә өметебезне ныгытырга ярдәм итәчәк. Без шулай ук Йәһвәнең ярдәме белән безне тыңлаучы кешеләргә котылырга булыша алабыз. (1 Тимутегә 4:16 ны укы.) Бу чыннан да шатлык китерәчәк!

Хәтерлисезме?

• Кайбер вәгазьчеләргә Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә нинди авырлыклар комачауларга мөмкин?

• Без вәгазьләгән территориядә кешеләр ваемсыз булса, безгә нәрсә эшләргә?

• Изге Язмалар өйрәнүен үткәрсәк, бу нинди фатихалар китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Эчкерсез кешеләрне табар өчен, син вәгазьләүнең бар төрләрендә дә катнашасыңмы?