Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар «Бәрән... артыннан баралар»

Алар «Бәрән... артыннан баралар»

Алар «Бәрән... артыннан баралар»

«Болар — Бәрән кайда гына барса, Аның артыннан баралар» (АЧЫЛ. 14:4).

1. Гайсәнең тугры шәкертләре аның артыннан барырга дигән чакыруга ничек караган?

ГАЙСӘ инде ике ел ярым хезмәт итә һәм бер көнне «Кәпәрнаумда» халыкны өйрәтә. Гайсәнең сүзләрен авыр дип санап, аның «күп кенә шәкертләре Аннан аерылып китәләр һәм башка Аның белән бергә йөрмиләр». Гайсә унике рәсүленнән: «Сез дә китәргә теләмисезме?» — дип сорагач, Шимун Петер: «Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит. Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз»,— дип җавап бирә (Яхъя 6:48, 59, 60, 66—69). Гайсәнең тугры шәкертләре аны калдырып китәргә теләмәгән. Алар изге рух белән майланганнан соң да, Гайсәнең җитәкчелегенә буйсынуларын дәвам иткән (Рәс. 16:7—10).

2. a) «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» кем ул? б) Хезмәтче озак вакыт Бәрән артыннан ничек бара?

2 Ә безнең көннәрдәге майланган мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була? Гайсә үзенең «килүен һәм бу дөньяның бетәчәген» күрсәтүче билге турындагы пәйгамбәрлегендә җирдә яшәүче изге рух белән майланган шәкертләрен «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дип атаган (Мат. 24:3, 45; Лүк 12:42). Бу хезмәтче, төркем буларак, инде озак вакыт «Бәрән кайда гына барса, Аның артыннан бара» (Ачылыш 14:4, 5 не укы.) Майланган мәсихчеләр рухи мәгънәдә гыйффәтлеләр булып кала, чөнки алар үзләрен ялган диннең бөтендөнья империясе «Бөек Бабылның» ялган тәгълиматлары һәм гореф-гадәтләре белән нәҗесләми (Ачыл. 17:5). «Аларның телләрендә» ялган тәгълиматлар юк, һәм Шайтанның бу дөньясында «алар әхлаклы» булып калалар (Яхъя 15:19). Җирдә калган майланган мәсихчеләр киләчәктә Бәрән артыннан күккә барачак (Яхъя 13:36).

3. Ни өчен без хезмәтчегә ышанырга тиеш?

3 Гайсә бу ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене үзенең «хезмәтчеләре өстеннән», ягъни хезмәтче төркеменең һәр әгъзасына «ризыкны үз вакытында өләшү өчен» куйган. Ул аны шулай ук «бөтен милке өстеннән башлык итеп куйган» (Мат. 24:45—47). Бу «милеккә» саны арта барган «бихисап күп» «башка сарыклар» керә (Ачыл. 7:9; Яхъя 10:16). Һәр майланган мәсихчегә һәм «башка сарыкларга» үзләре өстеннән билгеләнгән хезмәтчегә ышанычларын белдерергә кирәк. Моңа күп сәбәпләр бар. Бу мәкаләдә без ике төп сәбәпкә игътибар итәчәкбез: беренчедән, Йәһвә Аллаһы үзе бу хезмәтчегә ышанычын белдерә; икенчедән, Гайсә Мәсих тә бу хезмәтче төркеменә ышана. Ни өчен алар аңа ышана? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Йәһвә хезмәтчегә ышанычын белдерә

4. Ни өчен акыллы хезмәтче биргән рухи ризык ышанычлы?

4 Ни өчен ышанычлы һәм акыллы хезмәтче үз вакытында файдалы рухи ризыкны бирә ала? Чөнки Йәһвә болай ди: «Сине акыллыландырырмын, шушы барасы юлыңнан сине өйрәтеп йөртермен, синең белән җитәкчелек итеп, күзләремне сиңа салырмын» (Мәд. 31:8). Әйе, Йәһвә бу хезмәтчегә җитәкчелек бирә. Шуңа күрә бу хезмәтче Изге Язмалардагы тәгълиматларны ачыклаганда, аларны аңлатканда һәм җитәкчелек биргәндә, без аңа тулысынча ышана алабыз.

5. Аллаһы рухы хезмәтче төркеменә ярдәм итә икәне нәрсәдән күренә?

5 Йәһвә шулай ук хезмәтче төркеменә үзенең изге рухын биреп аны фатихалый. Йәһвәнең рухы күзгә күренмәсә дә, аның кешеләргә тәэсире күренмичә калмый. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче бөтен дөньяда Йәһвә Аллаһы, аның Улы һәм Патшалыгы хакында шаһитлек бирә, бу инде зур уңышларга китергән. 230 дан артык илдә һәм территориядә Йәһвәнең хезмәтчеләре Патшалык турындагы яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьли. Бу Аллаһы рухы хезмәтчегә булыша икәненә дәлил түгелмени? (Рәсүлләр 1:8 не укы.) Хезмәтче төркеме, Йәһвәнең бөтен дөньядагы хезмәтчеләренә үз вакытында рухи ризыкны бирер өчен, бик мөһим карарлар кабул итәргә тиеш. Карарлар кабул иткәндә һәм аларны тормышка ашырганда ул мәхәббәт, басынкылык һәм изге рух җимешенең башка сыйфатларын күрсәтә (Гәл. 5:22, 23).

6, 7. Йәһвә акыллы хезмәтчегә никадәр ышана?

6 Йәһвә акыллы хезмәтчегә бик нык ышана. Моны аңлар өчен, аның майланган мәсихчеләргә биргән вәгъдәсенә игътибар итик. «Быргы кычкырганда,— дип язган рәсүл Паул,— үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез. Димәк, фани булган — мәңгелек булганга, һәм үләчәк нәрсә үлемсез нәрсәгә үзгәрергә тиеш» (1 Көр. 15:52, 53). Аллаһыга тугры булган Мәсихнең майланган шәкертләре фани кеше тәнендә үлеп, рухи затлар булып терелтелә һәм аларга мәңгелек тормыш түгел, ә үлемсезлек — чиксез һәм какшамас тормыш бирелә. Шулай ук алар мәңгелекне алалар, ягъни аларның тәннәре череми торган булачак һәм аларның тормышлары, күрәсең, беркемгә дә бәйле булмаячак. Ачылыш 4:4 тә алар башларына алтын таҗ кигән һәм тәхетләрдә утырган затлар булып сурәтләнә. Майланган мәсихчеләр данлыклы патшалар булып идарә итәчәкләр. Ләкин аларга башка фатиха да бирелә.

7 Йәһвә майланган мәсихчеләрне киләчәктә үз Улының «кәләше» булырга дип сайлаган. «Бәрәннең туе килде, һәм Аның кәләше үзен әзерләде. Кәләшкә, кияр өчен, ялтырап торган нәфис ак җитен тукымадан чиста кием бирелде, чөнки ак җитен — изге кешеләрнең тәкъва эшләре ул»,— дип әйтелә Ачылыш 19:7, 8 дә. Мәңгелек, үлемсезлек, патшалык итү, «Бәрәннең туе» — майланганнар өчен нинди искиткеч бүләкләр! Һичшиксез, Йәһвә «Бәрән кайда гына барса, Аның артыннан баручы» майланган мәсихчеләргә ышанычын белдерә.

Гайсә хезмәтчегә ышанычын белдерә

8. Гайсә үзенең майланган шәкертләренә ышанганын ничек күрсәтә?

8 Гайсә үзенең изге рух белән майланган шәкертләренә тулысынча ышанычын белдерә. Моңа нинди дәлилләр бар? Үзенең җирдәге тормышының соңгы кичендә Гайсә унбер тугры рәсүленә мондый вәгъдә биргән: «Минем бар сынауларымда сез һаман Минем белән кала бирдегез. Һәм, Атам Миңа биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм. Шулай итеп, сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез һәм, Исраилнең унике кабиләсе өстеннән хакимлек итеп, тәхетләрдә утырачаксыз» (Лүк 22:28—30). Гайсә үзенең унбер шәкерте белән төзегән килешүгә бар 144 000 майланган мәсихче керәчәк (Лүк 12:32; Ачыл. 5:9, 10; 14:1). Димәк, бу килешү буенча, майланган мәсихчеләр Гайсә белән бергә идарә итәргә тиеш. Гайсә үз шәкертләренә ышанычын белдермәсә, алар белән андый килешү төзер идеме?

9. Мәсихнең «бөтен милкенә» нәрсә керә?

9 Өстәвенә, Гайсә Мәсих ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене үзенең «бөтен милке», Патшалыкның җирдәге милке, «өстеннән башлык итеп куйган» (Мат. 24:47). «Милек» — бу Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендәге биналар һәм төрле илләрдәге филиаллар, бөтен дөньядагы Конгресс һәм Патшалык Заллары. Шулай ук бу милеккә Патшалык турындагы вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эше дә керә. Гайсә үзе ышанмаган кешеләрне кыйммәтле милкен сакларга һәм кулланырга билгеләр идеме?

10. Гайсә Мәсихнең үзенең майланган шәкертләренә булышканы нәрсәдән күренә?

10 Күккә күтәрелер алдыннан терелтелгән Гайсә үзенең тугры шәкертләренә күренеп: «Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип әйткән (Мат. 28:20) Ул үз вәгъдәсен үтәгәнме? 15 ел элек Йәһвә Шаһитләренең бөтен дөньядагы җыелышлары саны якынча 70 000 иде, ә бүгенге көндә аларның саны 100 000 нән артып китте. Бу 40 тан артык процентлык үсешне тәшкил итә. Яңа вәгазьчеләрнең дә саны бик үскән! Үткән 15 ел эчендә якынча 4,5 миллион — көненә уртача 800 дән күбрәк — кеше суга чумдырылу йоласын үткән. Бу гаҗәеп үсеш шуны күрсәтә: Мәсих үзенең майланган шәкертләренә җыелыш очрашуларын үткәрергә дә һәм шәкертләр булдыру эшен башкарырга да ярдәм итә.

Хезмәтче ышанычлы һәм акыллы

11, 12. Хезмәтче үзенең ышанычлы һәм акыллы булуын ничек күрсәткән?

11 Йәһвә Аллаһы белән Гайсә Мәсих ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә тулысынча ышана икән, без дә аңа ышанырга тиеш түгелме? Бу хезмәтче үзенең ышанычлы икәнен үзенә тапшырылган вазифаны үтәп күрсәткән. Мәсәлән, инде 130 ел дәвамында «Күзәтү манарасы» журналы бастырыла. Регуляр рәвештә безгә рухи көч бирә торган җыелыш очрашулары һәм конгресслар үткәрелә.

12 Ышанычлы хезмәтче шулай ук акыллы да: ул үз-үзенә чиктән тыш таянып, Йәһвәдән алдан йөгерми һәм берәр сорау буенча Аллаһы җитәкчелеге ачык булганда, артта калмый. Мәсәлән, ялган дин җитәкчеләре бу дөнья кешеләренең эгоист булуларын һәм аларның бозык тәртипләрен сүзсез яисә ачыктан-ачык хуплый. Ә хезмәтче һәрвакыт Шайтанның бу бозык дөньясы куйган тозаклардан безне кисәтеп тора. Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих ышанычлы хезмәтчене фатихалаганга күрә, ул безгә үз вакытында акыллы кисәтүләр бирә. Димәк, без ышанычлы хезмәтчегә тулысынча ышана алабыз. Әмма без моны ничек күрсәтә алабыз?

Бәрән артыннан барган майланганнар белән бар

13. Зәкәрия пәйгамбәрлеге буенча, ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә ышанычны ничек күрсәтеп була?

13 Изге Язмалардагы Зәкәрия китабында язылганча, «ун кеше» «яһүд» янына киләчәк һәм аңа: «Без сезнең белән барабыз»,— дип әйтәчәк. (Зәкәрия 8:23 не укы *.) «Ун кеше» «яһүдкә» «сезнең белән» дигәч, димәк, бу «яһүд» кешеләр төркемен символлаштыра. Безнең көннәрдә бу «яһүд» — изге рух белән майланган мәсихчеләрнең калдыгы, «Аллаһы Исраиленең» өлеше (Гәл. 6:16, искәрмә). «Бар халыклардан булган төрле телләрдә сөйләшүче ун кеше» — бу бихисап күп башка сарыклар. Майланган мәсихчеләр Гайсә кайда гына барса да, аның артыннан барган кебек, бихисап күп кеше ышанычлы һәм акыллы хезмәтче белән бара. Бихисап күп кеше «Аллаһы чакырып алган» майланган мәсихчеләрнең хезмәттәшләре булырга оялырга тиеш түгел (Евр. 3:1). Гайсә майланган мәсихчеләрне «туганнарым» дип атаудан тартынмый (Евр. 2:11).

14. Мәсихнең майланган кардәшләренә ничек ярдәм итеп була?

14 Без Гайсә Мәсихнең кардәшләренә ярдәм иткәндә, ул моны үзенә күрсәтелгән ярдәм итеп күрә. (Маттай 25:40 ны укы.) Җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр Гайсәнең майланган кардәшләренә ничек ярдәм итә ала? Башлыча аларга Патшалыкны вәгазьләү эшендә булышып (Мат. 24:14; Яхъя 14:12). Безнең көннәрдә җирдәге майланган мәсихчеләрнең саны кими бара, ә башка сарыкларның саны үсә бара. Җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр вәгазьләү эшендә катнаша, ә мөмкинлекләре булса тулы вакытлы вәгазьчеләр булып хезмәт итә. Шулай итеп алар майланган мәсихчеләргә шәкертләр булдыру эшен башкарырга ярдәм итәләр (Мат. 28:19, 20). Шуны да онытмаска кирәк: без, вәгазьләү эше алга барсын өчен, төрле ирекле иганәләр биреп тә, булышлык күрсәтәбез.

15. Хезмәтче биргән рухи ризыкка һәм оештыру ягыннан керткән үзгәрешләргә мәсихчеләр ничек карарга тиеш?

15 Ышанычлы хезмәтче Изге Язмаларга нигезләгән басмалар, мәсихче җыешлар һәм конгресслар аша үз вакытында рухи ризык бирә. Безнең, мәсихчеләр буларак, бу рухи ризыкка мөнәсәбәтебез нинди? Без аны шатлык белән кабул итеп, белгәннәребезне әзерлек белән тормышыбызда кулланабызмы? Ышанычлы хезмәтче оештыру ягыннан берәр нинди үзгәрешләр керткәндә, без моны ничек кабул итәбез? Аларның җитәкчелегенә теләп буйсынсак, без Йәһвә урнаштырган төзелешкә ышанычыбызны күрсәтәбез (Ягък. 3:17).

16. Ни өчен бар мәсихчеләр дә Гайсәнең кардәшләрен тыңларга тиеш?

16 «Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, һәм алар Минем арттан баралар»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 10:27). Әйе, майланган мәсихчеләр шулай эш итә. Ә алар белән бергә барган мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар Гайсәгә тыңлаучан булырга тиеш. Аларга шулай ук аның кардәшләрен дә тыңларга кирәк. Чөнки нәкъ майланган мәсихчеләргә Аллаһы халкының рухи иминлеге турында кайгыртырга төп җаваплылык ышанып тапшырылган. Без Мәсих кардәшләренең «тавышына» тыңлаучан булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

17. Хезмәтче төркеменә тыңлаучан булу нәрсәне аңлата?

17 Безнең көннәрдә ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең вәкиле — бу Җитәкче совет. Ул бөтен дөньяда алып барылган Патшалыкны вәгазьләү эшен оештыра һәм бу эш белән җитәкчелек итә. Җитәкче совет изге рух белән майланган тәҗрибәле өлкәннәрдән тора. Аеруча аларны безнең «җитәкчеләребез» дип атап була (Евр. 13:7). Бөтен дөньядагы 100 000 нән артык җыелышларда хезмәт иткән якынча 7 000 000 Патшалык вәгазьчесе турында кайгыртып, бу майланган күзәтчеләр «Раббы... эшен бар көчләрен куеп башкара» (1 Көр. 15:58). Без Җитәкче совет белән хезмәттәшлек итеп, хезмәтче төркеменә тыңлаучан булуыбызны күрсәтәбез.

Хезмәтчегә тыңлаучан булу безгә фатихалар китерә

18, 19. а) Ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә тыңлаучан булган кешеләр нинди фатихалар алачак? б) Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

18 Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче билгеләнгәннән бирле, ул күп кешеләрне «тәквалыкка китерә» (Дан. 12:3). Бу кешеләр санына шулай ук хәзерге бозык дөнья төзелеше юк ителгәндә исән калырга өметләнгән кешеләр дә керә. Аллаһы алдында тәкъва булу — бу чыннан да фатиха!

19 Киләчәктә «үзенең кияве өчен әзерләнгән, бизәнгән кәләш кебек» 144 000 нән торган «яңа изге Иерусалим шәһәре» «Аллаһыдан күктән төшәчәк». Ул вакытта ышанычлы хезмәтче тавышына тыңлаучан булган кешеләр нинди фатихалар алачак? «Аллаһы Үзе алар белән булачак,— дип язылган Изге Язмаларда.— Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачыл. 21:2—4). Шуңа күрә Мәсихкә һәм аның ышанычка лаек булган изге рух белән майланган кардәшләренә тыңлаучан булыйк.

[Искәрмә]

^ 13 абз. Зәкәрия 8:23: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә дип әйтә: „Ул көннәрдә бар халыклардан булган төрле телләрдә сөйләшүче ун кеше яһүднең итәгенә тотыначак, тотыначак һәм: „Без сезнең белән барабыз, чөнки без Аллаһы сезнең белән икәнен ишеттек“,— дип әйтәчәк».

Сез нәрсә белдегез?

• Йәһвәнең ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә ышанганы нәрсәдән күренә?

• Гайсә Мәсихнең хезмәтче төркеменә тулысынча ышанганы нәрсәдән күренә?

• Ни өчен ышанычлы һәм акыллы хезмәтче безнең ышанычка лаек?

• Без акыллы хезмәтчегә ышанганыбызны ничек күрсәтә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Йәһвә киләчәктә үз Улының «кәләше» булырга кемне сайлаган, син беләсеңме?

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә Мәсих ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә үз «милкен» ышанып тапшырган

[27 биттәге иллюстрация]

Вәгазьләү эшендә катнашып, без майланган мәсихчеләргә ярдәм итәбез