Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ачылыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр — II өлеш

Ачылыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр — II өлеш

Йәһвә Сүзе тере

Ачылыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр — II өлеш

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫГА гыйбадәт кылучыларны һәм аңа гыйбадәт кылмаучыларны нәрсә көтә? Шайтанның һәм аның җеннәренең киләчәге нинди? Мәсихнең Меңъеллык идарә итүе вакытында Аллаһыга тыңлаучан кешеләргә нинди фатихалар биреләчәк? Бу һәм бүтән мөһим сорауларга җавап Ачылыш 13:1—22:21 дә бар *. Бу бүлекләрдә б. э. I гасырының азагында рәсүл Яхъяга бирелгән 16 күренешнең соңгы 9 ы бирелгән.

«Бу пәйгамбәрлек сүзләрен укучылар һәм тыңлаучылар һәм анда язылганнарны үтәүчеләр бәхетле»,— дип язган Яхъя (Ачыл. 1:3; 22:7). Ачылыш китабын уку һәм аннан белгәннәребезне куллану йөрәгебезгә тәэсир итәчәк, Аллаһыга һәм аның Улына, Гайсә Мәсихкә иманыбызны ныгытачак, һәм безгә киләчәккә искиткеч өмет бирәчәк * (Евр. 4:12).

ФӘРЕШТӘЛӘР АЛЛАҺЫНЫҢ ҖИДЕ ЯРСУ КАСӘСЕН ТҮГӘЛӘР

(Ачыл. 13:1—16:21)

«Халыклар ярсыдылар,— дип әйтелә Ачылыш 11:18 дә,— Синең [Аллаһының] ачу көнең килде... җирне һәлак итүчеләрне һәлак итү вакыты җитте!» Сигезенче күренештә бу ачуның сәбәбе аңлатыла. Анда «ун мөгезле һәм җиде башлы» җанварның ничек эш иткәне күрсәтелә (Ачыл. 13:1).

Тугызынчы күренештә Яхъя шуны күрә: «Менә Сион тавында Бәрән тора. Аның белән бергә... йөз кырык дүрт мең кеше бар иде». Алар «кешеләр арасыннан йолып алынганнар» (Ачыл. 14:1, 4). Шуннан соң фәрештәләр хәбәр игълан итә. Киләсе күренештә Яхъя «җиде бәла-казаны тотып торган җиде фәрештәне» күргән. Күрәсең, Йәһвә үзе бу фәрештәләргә Шайтан дөньясының төрле өлешләренә «Аллаһының җиде ярсу касәсен» түгәргә куша. Касәләрдә Аллаһының ниятләгән хөкемнәре турында хәбәрләр һәм кисәтүләр бар (Ачыл. 15:1; 16:1). Бу ике күренештә без Патшалык үтәячәк хөкемнәр турында җентеклелекләр табабыз. Хөкемнәр өченче кайгы белән һәм җиденче быргы тавышы белән бәйле (Ачыл. 11:14, 15).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

13:8 — «Бәрәннең Тормыш китабы» нәрсә ул? Бу символик китап һәм анда Гайсә Мәсих белән бергә аның күктәге Патшалыгында идарә итәчәк кешеләрнең исемнәре язылган. Бу китапта шулай ук әле җирдә яшәүче һәм күктә тормыш алырга өметләнүче майланган мәсихчеләрнең исемнәре язылган.

13:11—13 — Ике мөгезле җанвар ничек, аждаһа кебек, эш итә һәм күктән җиргә ут ничек яудыра? Ике мөгезле җанвар — Англия белән Америка бөтен дөнья державасы — аждаһа кебек сөйли: ул башкалар аның идарә итүен кабул итсен өчен, аларны куркыта, аларга басым ясый һәм көч куллана. Ә күктән утны ул нинди мәгънәдә яудыра? Ул явызлыкның көчләрен XX гасырның беренче ике бөтен дөнья сугышында һәм коммунизмны җиңдем дип үзенә пәйгамбәр ролен ала.

16:17 — Җиденче касә нинди «һавага» түгелгән? «Һава» Шайтанга хас фикер йөртүне, «Аллаһыга итагать итмәүче кешеләрдә» эш итүче рухны, ягъни фикер йөртү рәвешен символлаштыра. Бу агулы һава белән Шайтанның бу явыз дөнья төзелешенең өлеше булган һәркем сулый (Эфес. 2:2).

Безнең өчен сабаклар:

13:1—4, 18. Кешелек хөкүмәтләрен символлаштыра торган «җанвар» «диңгездән», ягъни кешелекнең шаулап торган халыкларыннан чыга (Ишаг. 17:12, 13; Дан. 7:2—8, 17). Бу җанварны Шайтан барлыкка китергән һәм аңа көч биргән. Җанварга сан бирелгән: 666. Бу сан аның камилсезлегенә басым ясый. Шулай итеп без җанвар нәрсә икәнен аңлыйбыз, шуңа күрә без аңа сокланып иярмәячәкбез һәм кешеләрнең күпчелеге кебек, аңа табынмаячакбыз (Яхъя 12:31; 15:19).

13:16, 17. Без төрле авырлыклар белән очрашырга мөмкин. Шуңа күрә көндәлек эшләрдә, мәсәлән, сатып алу яисә сату кебек эшләрдә, җанварга үзебезне буйсындырырга рөхсәт итмик. Уң кулыбызга яисә маңгаебызга тамга салдырту шуны аңлата: без җанварга үз эшләребезне контрольда тотарга һәм фикер йөртүебезгә тәэсир итәргә рөхсәт итәбез.

14:6, 7. Фәрештәнең хәбәре шуны күрсәтә: без урнаштырылган Патшалык турында ашыгычлык хисе белән вәгазьләргә тиеш. Безгә Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә, алар Йәһвәдән куркырга, аңа дан китерергә өйрәнсен өчен, ярдәм итәргә кирәк.

14:14—20. «Җир уңышы», ягъни коткарылган кешеләр җыелгач, фәрештә өчен җир өстендәге җыелган «йөземне... Аллаһының гаять зур ачу изгеченә» ташларга вакыт килеп җитәчәк. Аннары бу йөзем — Шайтанның бозык кешелек өстеннән җирдәге идарә итүенең төзелеше һәм аның явыз эшләр «тәлгәшләре» — мәңгегә юк ителгән булачак. Нык торыйк һәм бу җир өстендәге «йөземгә» үзебезгә тәэсир итәргә рөхсәт итмик.

16:13—16. «Шакшы рухлар» җеннәрнең пропагандасын символлаштыра. Аллаһының җиде ярсу касәсе түгелгәч, җирдәге патшалар Йәһвәгә каршы какшамыйча торуларын һәм аңа каршы җыелуларын дәвам итсен өчен, шакшы рухлар шул патшаларга тәэсир итәргә чакырылган (Мат. 24:42, 44).

16:21. Бу дөньяның ахыры якынлашкан саен Шайтанның явыз төзелешенә чыгарылган Йәһвәнең хөкемнәре дә, бәлки, үз эченә куркыныч хәбәрләр алып игълан ителер. Монда алар, күрәсең, боз итеп күрсәтелә. Моңа карамастан кешеләрнең күпчелеге Аллаһыны хурлауларын дәвам итәчәк.

ҖИҢҮЧӘН ПАТША ИДАРӘ ИТӘ

(Ачыл. 17:1—22:21)

«Бөек Бабыл», ягъни ялган диннең бөтендөнья империясе — Шайтанның бозык дөньясының җирәнгеч өлеше. Унберенче күренештә Бабыл «бөек фахишә», әхлаксыз хатын-кыз итеп күрсәтелә. Ул «кызыл җанвар өстендә утыра». Шул җанварның «ун мөгезе» бу хатын-кызны тулысынча юк итәчәк (Ачыл. 17:1, 3, 5, 16). Чираттагы күренештә фахишә «бөек шәһәр» итеп күрсәтелә. Шулай ук бу күренештә аның җимерелүе турында әйтелә, ә Аллаһы халкына аңардан чыгарга боерык бирелә. Бөек шәһәрнең һәлак ителүе аркасында күпләр кайгыра. Шулай да «Бәрәннең туе» күкләргә шатлык китерә (Ачыл. 18:4, 9, 10, 15—19; 19:7). Унөченче күренештә «ак атта» утырган җайдак халыкларга каршы сугышка чыга. Ул Шайтанның явыз дөньясын юк итә (Ачыл. 19:11—16).

Ә «борынгы елан..., ягъни иблис-шайтан» турында нәрсә әйтеп була? Ул кайчан «утлы... күлгә» ыргытылачак? Моның турында ундүртенче күренештә әйтелә (Ачыл. 20:2, 10). Ике соңгы күренештә Мәсихнең Меңъеллык идарәсе вакытындагы тормыш турында кайбер аңлатмалар бирелә. «Ачылышның» ахырында Яхъя «урамның уртасыннан ага» торган «тереклек суы елгасын» күрә, һәм һәрбер «сусаучы» кеше өчен гаҗәеп чакыру яңгырый (Ачыл. 1:1; 22:1, 2, 17).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

17:16; 18:9, 10 — Ни өчен «җир патшалары» үзләре үтергән фахишә хакында үкереп елый? Кайгының сәбәбе — эгоизм. Бөек Бабыл юк ителгәннән соң, җир патшалары, бәлки, бу фахишәнең үзләренә файдалы булганын аңлаячак. Ул аларның кешеләрне җәберләп башкарылган эшләренә дини яклау биргән. Бөек Бабыл шулай ук аларга яшьләрне сугышларга җибәрергә ярдәм иткән. Өстәвенә, ул халыкны буйсындыруда төп рольне уйнаган.

19:12 — Гайсәнең һичкем белми торган исемен нинди мәгънәдә аның үзеннән тыш беркем дә белми? Бу исем, күрәсең, Гайсәнең дәрәҗәсен һәм ул үтәгән хөрмәтле вазифаларны аңлата. Алар турында, мәсәлән, Ишагыйя 9:6 да әйтелә. Бу исем аңа Раббы көнендә бирелгән. Аның үзеннән тыш беркем дә бу исемне белми дигән сүз шуны аңлата: ул үзе генә тулысынча үз вазифаларының үзенчәлекле һәм югары дәрәҗәле булуын һәм моның нәрсә аңлатканын аңлый. Шулай да Гайсә кәләш классыннан булган кешеләргә кайбер бу вазифаларны тапшыра. Ул, образлы әйткәндә, аларның өстенә үзенең яңа исемен яза (Ачыл. 3:12).

19:14 — Һармагедун вакытында Гайсә белән бергә кем булачак? Гайсә белән бергә Аллаһы сугышында катнашачак «күк гаскәрләре» арасында фәрештәләр һәм күктәге үз әҗерләрен инде алган майланган җиңүчеләр булачак (Мат. 25:31, 32; Ачыл. 2:26, 27).

20:11—15 — «Тормыш китабында» кемнәрнең исемнәре язылган? Бу китапка мәңгелек тормышка ия булачак кешеләрнең исемнәре кертелгән. Алар арасында майланган мәсихчеләр, бихисап күп кеше һәм тәкъва кешеләрнең терелтүе вакытында тормышка кайтарылачак Аллаһының тугры хезмәтчеләре булачак (Рәс. 24:15; Ачыл. 2:10; 7:9). Тәкъва булмаган кешеләрнең терелтелүе вакытында аларның исемнәре, алар «китапларда язылган буенча», ягъни Мәсихнең Меңъеллык идарәсе вакытында билгеле булачак күрсәтмәләр буенча яшәсәләр генә, «тормыш китабына язылачак. Әмма исемнәр китапка юылмый торган кара белән кертелми. Майланган мәсихчеләрнең исемнәре, алар үлемнәренә хәтле тугры калса, мәңгегә сакланыла (Ачыл. 3:5). Ә җирдә тормыш алачак кешеләрнең исемнәре, алар мең елның азагында соңгы сынауны үткәч, тормыш китабында мәңгелеккә сакланачак (Ачыл. 20:7, 8).

Безнең өчен сабаклар:

17:3, 5, 7, 16. «Югарыдан килүче зирәклек» безгә «хатынның һәм аны йөртүче [кызыл] җанварның серен» аңларга булыша (Ягък. 3:17). Бу символик җанвар Милләтләр Лигасы булып «туган», ә аннары БМО итеп «терелтелгән» булган. Бу сернең чишелеше безне Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне һәм Йәһвәнең хөкем көнен игълан иткәндә ашкынучан булырга әлле дәртләндерергә тиеш түгелме?

21:1—6. Без Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә булачак фатихалар тормышка ашачак икәненә ышана алабыз. Ни өчен? Чөнки алар турында: «Гамәлгә ашты!» — диелгән.

22:1, 17. «Тереклек суы елгасы» — бу Йәһвә аңа тыңлаучан кешеләрне гөнаһ белән үлемнән коткарыр өчен биргән бар нәрсәләр. Бу суның берникадәр өлешен безнең көннәрдә дә «эчеп» була. Әйдәгез, «тереклек суын бушлай алсын» дигән чакыруны рәхмәт хисе белән кабул да итик, һәм аны башкаларга тырышып тапшырыйк та!

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Ачылыш китабының беренче 12 бүлеге «Күзәтү манарасы» 2009 ел, 15 гыйнвар санында «Йәһвә сүзе тере. Ачылыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I өлеш» дигән мәкаләдә каралган иде.

^ 2 абз. Ачылыш китабының шигырьләрен бер-бер артлы карап чыгар өчен, «Ачылыш: аның бөек апогее якын!» (рус) дигән китапны карагыз.

[5 биттәге иллюстрация]

Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә Аллаһыга тыңлаучан кешеләрне искиткеч фатихалар көтә!