Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең сүзләре бәхетле булырга ярдәм итә

Гайсәнең сүзләре бәхетле булырга ярдәм итә

Гайсәнең сүзләре бәхетле булырга ярдәм итә

«Гайсә тауга менде... Аның янына шәкертләре килделәр. Гайсә аларны өйрәтә башлады» (МАТ. 5:1, 2).

1, 2. a) Гайсә Таудагы вәгазен нинди шартларда әйткән? б) Гайсә үзенең вәгазен нәрсә белән башлаган?

БЕЗНЕҢ эраның 31 елы бара. Гайсә, Иерусалимда Коткарылу бәйрәмен үткәрер өчен, Гәлиләядәге вәгазьләү сәяхәтен кыска вакытка туктата (Яхъя 5:1). Ул, Гәлиләягә кайткач, 12 рәсүл сайлар өчен, төне буе Аллаһыга җитәкчелек сорап дога кыла. Икенче көнне аның янына халык җыела, һәм Гайсә авыруларны савыктыра. Ул үзенең шәкертләре һәм башка кешеләр белән тау битенә менә, утыра һәм өйрәтә башлый (Мат. 4:23—5:2; Лүк 6:12—19).

2 Гайсә Таудагы вәгазенең башында Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр кешене бәхетле итә икәнен күрсәтә. (Маттай 5:1—12 не укы.) Бәхет — бу «тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе». Гайсә бәхетле булыр өчен тугыз сәбәп китерә, һәм бу сәбәпләрдән мәсихчеләрнең ни өчен бәхетле икәннәрен күреп була. Якынча 2000 ел үткән, ләкин Гайсәнең бәхет турында әйткән сүзләре безнең көннәрдә дә әһәмиятле. Әйдәгез аларның һәрберсен карап чыгыйк.

«Рухи яктан фәкыйрьләр»

3. «Рухи яктан фәкыйрь» булу нәрсәне аңлата?

3 «Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы» (Мат. 5:3). «Рухи яктан фәкыйрьләр» үзләренең рухи ихтыяҗларын һәм Аллаһының мәрхәмәтенә мохтаҗ икәннәрен аңлый.

4, 5. a) Ни өчен «рухи яктан фәкыйрьләр» бәхетле? б) Рухи ихтыяҗларыбызны ничек канәгатьләндереп була?

4 Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле, «чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы». Гайсәнең беренче шәкертләре, аның Мәсих икәнлеген танып, Аллаһының күктәге Патшалыгында аның белән идарә итәргә мөмкинлек алган (Лүк 22:28—30). Күктә Мәсихнең варисташлары булырга яисә Патшалык җитәкчелегендәге җирдә оҗмахта мәңге яшәргә өметләнәбезме, һәрхәлдә, без үзебезнең рухи ихтыяҗларыбызны һәм Аллаһыга бәйле булуыбызны аңласак, бәхетле була алачакбыз.

5 Күп кешеләр Аллаһының җитәкчелегенә һәм мәрхәмәтенә мохтаҗ икәннәрен танымый. Аларның иманнары юк, һәм алар изге нәрсәләрне кадерләми (2 Тес. 3:1, 2; Евр. 12:16). Рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерер өчен, безгә тырышып Изге Язмаларны өйрәнергә, шәкертләр булдыру эшендә ашкынып катнашырга һәм регуляр рәвештә мәсихче очрашуларга йөрергә кирәк (Мат. 28:19, 20; Евр. 10:23—25).

«Хәсрәт кичерүчеләр бәхетле»

6. «Хәсрәт кичерүчеләр» кем алар, һәм ни өчен алар «бәхетле»?

6 «Хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чөнки Аллаһы аларны юатыр» (Мат. 5:4). «Хәсрәт кичерүчеләр» — бу «рухи яктан фәкыйрь» булганнарга охшаш кешеләр. Аларның хәсрәт кичерүләре бу тормышларыннан зарлану түгел. Алар үзләренең гөнаһлы булулары һәм кешеләрнең камил булмавы китергән шартлар аркасында хәсрәт кичерә. Ни өчен бу «хәсрәт кичерүчеләр бәхетле»? Чөнки алар Аллаһыга һәм Мәсихкә иман итә. Алар Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия, бу аларны юата (Яхъя 3:36).

7. Шайтан дөньясына без ничек карарга тиеш?

7 Һәрберебез үзебезгә мондый сораулар бирә ала: «Шайтан дөньясында хөкем сөргән гаделсезлек аркасында мин кайгыраммы? Бу дөнья тәкъдим иткән нәрсәләргә мин ничек карыйм?» Рәсүл Яхъя: «Бу дөньяда булган һәммә нәрсә — тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр — Атадан түгел»,— дип язган (1 Яхъя 2:16). Ә бу «дөньяның рухы» — Аллаһыдан читләшкән кешелек җәмгыятендә өстенлек итүче һәм кешеләр белән идарә итүче көч — безнең рухилыгыбызны какшатса, нәрсә эшләргә? Безгә тырышып дога кылырга, Аллаһы Сүзен өйрәнергә һәм мәсихче өлкәннәрдән ярдәм эзләргә кирәк. Без төрле сәбәпләр аркасында кайгырырга мөмкин, әмма Йәһвәгә якынлашсак, без «тынычланачакбыз» (1 Көр. 2:12; Мәд. 118:52; Ягък. 5:14, 15).

«Юашлар» чыннан да бәхетле!

8, 9. Юаш булу нәрсәне аңлата, һәм ни өчен юашлар бәхетле?

8 «Юашлар бәхетле, чөнки Аллаһы аларга җир өстеннән хакимлек итәргә бирер» (Мат. 5:5). «Басынкылык», ягъни юашлык, бу көчсезлек яки ясалма йомшаклык түгел (1 Тим. 6:11). Без юаш булсак, Йәһвә ихтыярын үтәячәкбез һәм аның җитәкчелегенә буйсыначакбыз. Юаш булуыбыз шулай ук үзебезне имандашлар һәм башка кешеләр белән тотуыбыздан күренәчәк. Рәсүл Паул да без нинди яклардан юаш булырга тиеш икәнебез турында язган. (Римлыларга 12:17—19 ны укы.)

9 Ни өчен юашлар бәхетле? «Чөнки Аллаһы аларга җир өстеннән хакимлек итәргә бирер»,— дип әйткән юаш күңелле Гайсә. Ул — җирнең баш Варисы (Мәд. 2:8; Мат. 11:29; Евр. 2:8, 9). «Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә», ягъни җиргә, аның юаш варисташлары да ия булачак (Рим. 8:16, 17). Күп кенә башка юаш кешеләр Гайсә Патшалыгының җирдәге өлешендә мәңгелек тормыш алачак (Мәд. 36:10, 11).

10. Без юаш булмасак, башкалар белән мөнәсәбәтләребез нинди булачак һәм безгә җыелышта өстәмә вазифалар бирелерме?

10 Безгә, Гайсә кебек, юаш булырга кирәк. Әгәр без ызгыш-талаш чыгарырга яратабыз икән, бу нәрсәгә китерәчәк? Без дорфа һәм усал булсак, кешеләр бездән читләшергә мөмкин. Җыелышта өстәмә вазифалар алырга омтылган абый-кардәшләр андый рух күрсәтсә, аларга вазифалар бирелми (1 Тим. 3:1, 3). Паул Титуска Критта яшәүче мәсихчеләрне «бар кешеләргә карата һәрнәрсәдә басынкылык күрсәтеп, тыныч һәм игътибарлы булырга» өйрәт дигән һәм бу сүзләрне аларның исләренә төшереп торырга кушкан (Тит. 3:1, 2). Юаш булу башка кешеләр өчен зур фатиха!

«Тәкъвалыкка» сусаган кешеләр

11—13. a) «Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган» булу нәрсәне аңлата? б) Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләрнең бу теләге ничек үтәләчәк?

11 «Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр бәхетле, чөнки Аллаһы аларның ул теләген үтәр» (Мат. 5:6). Гайсә әйткән «тәкъвалык» — бу Аллаһы ихтыярын һәм аның әмерләрен исәпкә алып, дөрес эшләргә омтылу. Мәдхия җырлаучы Аллаһының гадел хөкемнәрен көтә-көтә: «Минем җаным талчыкты»,— дигән (Мәд. 118:20). Ә безнең турыда без тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр дип әйтеп буламы?

12 Гайсә әйткәнчә, тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр бәхетле, чөнки «Аллаһы аларның ул теләген үтәр». Бу б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң мөмкин булган, чөнки ул вакытта Йәһвәнең изге рухы «дөньяны... хаклыкка», ягъни тәкъвалыкка, карата фаш итә башлаган (Яхъя 16:8). Аллаһы үзенең изге рухы белән кешеләрне Мәсихче Грек Язмаларын язарга рухландырган. Бу Язмалар «үгет-нәсыйхәт бирү өчен» бик файдалы (2 Тим. 3:16). Аллаһы рухы шулай ук безгә «Аллаһыга охшаш итеп яратылган» «тәкъва» «яңа кеше булып киенергә» ярдәм итә (Эфес. 4:24). Тәүбә иткән һәм Гайсәнең йолым корбаны нигезендә гөнаһларының кичерелүен эзләгән кешеләр Аллаһы алдында тәкъва була ала. Бу чыннан да безне юата, шулай бит? (Римлыларга 3:23, 24 не укы.)

13 Без, җирдә яшәргә өметләнәбез икән, гаделлек хакимлек иткән җирдә мәңгелек тормышка ия булгач, безнең тәкъвалыкка сусавыбыз тулысынча басылачак. Ә бүгенге көндә Йәһвә нормалары буенча яшәргә тәвәккәл булыйк. «Барыннан да бигрәк... [Аллаһының] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез»,— дип әйткән Гайсә (Мат. 6:33). Шулай эшләсәк, без һәрвакыт Йәһвә эшен башкарачакбыз һәм чыннан да бәхетле булачакбыз (1 Көр. 15:58).

Ни өчен «шәфкатьлеләр бәхетле»?

14, 15. Шәфкатьле булу нәрсәдән күренә, һәм ни өчен «шәфкатьлеләр» бәхетле?

14 «Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтелер» (Мат. 5:7). «Шәфкатьлеләр» башка кешеләрнең хәленә керә ала һәм аларны кызгана. Гайсә могҗизалы рәвештә күп кешеләрне газаплардан азат иткән, чөнки ул аларны кызганган (Мат. 14:14). Йәһвә, шәфкать күрсәтеп, тәүбә иткән кешеләрне кичерә. Кешеләр дә үзләренә каршы гөнаһ кылган якыннарын кичереп, шәфкать күрсәтә (Чыг. 34:6, 7; Мәд. 102:10). Шулай ук авырлыклар кичергән кешеләргә юатучы сүзләр әйтеп һәм игелекле эшләр эшләп, без шәфкатьле була алабыз. Шәфкать күрсәтер өчен бик яхшы мөмкинлек — кешеләргә Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне сөйләү. Кешеләрне кызганып, Гайсә «аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлаган» (Марк 6:34).

15 Без Гайсәнең: «Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтелер»,— дигән сүзләре белән тулысынча ризалашабыз. Чөнки без кешеләргә карата шәфкатьле булсак, алар да, бәлкем, безнең белән шәфкатьле булырлар. Өстәвенә, Аллаһы безне хөкем иткәндә, безнең башкаларга карата шәфкатьле булуыбызны исәпкә алып, безгә рәхимле булачак (Ягък. 2:13). Тик шәфкатьлеләрнең генә гөнаһлары кичереләчәк, һәм алар гына мәңгелек тормыш алачак (Мат. 6:15).

Ни өчен «саф күңеллеләр бәхетле»?

16. «Саф күңелле» булу нәрсәне аңлата, һәм нинди мәгънәдә саф күңеллеләр «Аллаһыны күрәчәк»?

16 «Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрерләр» (Мат. 5:8). Күңелебез саф булса, без яраткан нәрсәләр, теләкләребез һәм ниятләребез дә саф булачак. Без «саф йөрәктән... килгән мәхәббәт» күрсәтәчәкбез (1 Тим. 1:5). Йөрәгебез саф булса, без «Аллаһыны күрәчәкбез». Бу сүзләр Йәһвәне туры мәгънәдә күреп була дигәнне аңлатмый, чөнки Аллаһыны «күргән кеше исән кала алмый» (Чыг. 33:20). Әмма Аллаһының сыйфатларын камил рәвештә чагылдырган Гайсә болай дигән: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була» (Яхъя 14:7—9). Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләре аның үзләре хакына эшләгән эшләрен күзәтеп, «Аллаһыны күрә» алалар (Әюб 42:5). Ә майланган мәсихчеләр күктә яшәргә терелтелгәч, үзләренең күктәге Аталарын турыдан-туры күрәчәкләр (1 Яхъя 3:2).

17. Йөрәкнең саф булуы нәрсәдән күренә?

17 Саф күңелле кеше әхлакый һәм рухи яктан тапсыз, шуңа күрә ул Йәһвә пычрак дип санаган нәрсәләргә игътибарын тупламас (1 Пар. 28:9; Ишаг. 52:11). Безнең йөрәгебез саф булса, әйткән сүзләребез һәм эшләгән эшләребез саф булачак, һәм без Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итәчәкбез.

«Татулык урнаштыручылар» Аллаһы уллары булып китәчәк

18, 19. «Татулык урнаштыручылар» үзләрен ничек тота?

18 «Татулык урнаштыручылар бәхетле, чөнки Аллаһы аларны Үзенең балалары дип атар» (Мат. 5:9). Кеше «татулык урнаштыручы» булса, бу аның кылган эшләреннән күренә. Без андый кешеләр икән, без тынычлык яратачакбыз, беркемгә дә «явызлыкка явызлык белән җавап бирмәячәкбез», ә «һәрвакыт... бар кешеләргә яхшылык эшләргә тырышачакбыз» (1 Тес. 5:15)

19 «Татулык урнаштыручылар» булыр өчен, безгә тырышып тынычлык булдырырга кирәк. Тынычлык урнаштыручылар «дуслар арасын боза» алган нәрсәләр эшләми (Гыйб. сүз. 16:28). Без, тынычлык урнаштыручылар буларак, «барлык кеше белән тынычлыкта яшәр» өчен, көчебездән килгәнне эшләргә омтылабыз (Евр. 12:14).

20. Аллаһы бүген үз балалары итеп кемне кабул итә, һәм киләчәктә кем аның балалары булып китәчәк?

20 Татулык урнаштыручылар бәхетле, «чөнки Аллаһы аларны Үзенең балалары дип атар». Йәһвә тугры майланган мәсихчеләрне үз балалары итеп кабул итә. Аларның, аның балалары буларак, Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре бар инде, чөнки алар Мәсихкә иман итәләр һәм чын күңелдән «мәхәббәт һәм иминлек Аллаһысына» гыйбадәт кылалар (2 Көр. 13:11; Яхъя 1:12). Ә Гайсәнең татулык сөюче «башка сарыклары» турында нәрсә әйтеп була? Гайсә үзенең Меңьеллык идарәсе вакытында аларның «Мәңгелек Атасы» булачак, ләкин бу вакытның ахырында ул үзе Йәһвәгә буйсыначак, ә мәсихчеләр чын мәгънәдә Аллаһы балалары булып китәчәк (Яхъя 10:16; Ишаг. 9:6; Рим. 8:21; 1 Көр. 15:27, 28).

21. «Рух белән яшибез икән», без ничек эш итәчәкбез?

21 «Рух белән яшибез икән», тынычлык сөю безнең сыйфатларның берсе булачак, һәм бу башка кешеләргә күренәчәк. Без «бер-беребезне ярсытмаячакбыз» (Гәл. 5:22—26). Ә «барлык кешеләр белән дә тату яшәргә» тырышачакбыз (Рим. 12:18).

Эзәрлекләүләргә карамастан бәхетле!

22—24. a) Ни өчен «тәкъва булганнары өчен» эзәрлекләнгән кешеләр бәхетле? б) Чираттагы ике өйрәнү мәкаләсендә нәрсә каралачак?

22 «Тәкъва булганнары өчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы» (Мат. 5:10). Үз фикерен аңлатып, Гайсә болай дип дәвам итә: «Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак. Чөнки сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләделәр» (Мат. 5:11, 12).

23 Мәсихчеләр дә, Аллаһының борынгы пәйгамбәрләре кебек, «тәкъва булганнары өчен» эзәрлекләнергә, үзләре турында хурлыклы һәм ялган сүзләр ишетергә әзер. Әмма андый сынауларда тугры калсак, бу Йәһвәне сөендерә һәм аны данлый, ә безгә канәгатьлек китерә (1 Пет. 2:19—21). Без кичергән авырлыклар Йәһвәгә хезмәт итүдән алган шатлыгыбызны бүген дә, киләчәктә дә киметә алмый. Майланган мәсихчеләр күктәге Патшалыкта Мәсих белән бергә идарә иткәнгә бәхетле булачак, ә ул Патшалыкның җирдәге гражданнары мәңгелек тормыш әҗерен алганга шатланачак. Һәм бернинди авырлыклар да аларның бу шатлыкларын урлый алмаячак. Андый фатихалар Аллаһының хуплавын, илтифатын һәм юмарт булуын күрсәтә.

24 Гайсәнең Таудагы вәгазеннән бик күп нәрсәне белеп була. Бу вәгазьдән алырлык төрле сабаклар чираттагы ике өйрәнү мәкаләсендә каралачак. Һәм без Гайсә Мәсихнең сүзләрен тормышта ничек кулланып була икәнен белербез.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен «рухи яктан фәкыйрьләр» бәхетле?

• Ни өчен «юашлар» бәхетле?

• Ни өчен мәсихчеләр эзәрлекләүләргә карамастан бәхетле?

• Гайсәнең бәхетле булыр өчен китергән сәбәпләрнең кайсысы сине аеруча хәйран калдырды?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[7 биттәге иллюстрация]

Гайсә бәхетле булыр өчен тугыз сәбәп китергән. Аның бәхет турында әйткән сүзләре безнең көннәрдә дә әһәмиятле

[8 биттәге иллюстрация]

Шәфкать күрсәтер өчен иң яхшы мөмкинлек — кешеләргә Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне сөйләү