Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең сүзләре сиңа тәэсир итсен

Гайсәнең сүзләре сиңа тәэсир итсен

Гайсәнең сүзләре сиңа тәэсир итсен

«Аллаһы җибәргән Зат Аллаһы сүзләрен сөйләр» (ЯХЪЯ 3:34).

1, 2. Гайсәнең Таудагы вәгазендә әйтелгән сүзләрен нәрсә белән чагыштырып була, һәм ни өчен бу вәгазь «Аллаһы сүзләренә» нигезләнгән дип әйтә алабыз?

«АФРИКА Йолдызы» бүгенге көндә иң зур бриллиантларның берсе булып санала. Аның авырлыгы 530 карат. Ул чыннан да бик кыйммәтле! Әмма Гайсәнең Таудагы вәгазендә әйтелгән рухи хәзинәләр күпкә кыйммәтлерәк. Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Мәсихнең сүзләре Йәһвәдән килә! Гайсә турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Аллаһы җибәргән Зат Аллаһы сүзләрен сөйли» (Яхъя 3:34—36).

2 Гайсә Таудагы вәгазен ярты сәгатьтән дә кимрәк сөйләсә дә, ул анда Еврей Язмаларының сигез китабыннан 21 өземтә китерә. Аның вәгазе тулысынча «Аллаһы сүзләренә» нигезләнгән. Аллаһының яраткан Улы үзенең иң күренекле вәгазендә бик күп кыйммәтле принциплар бирә. Аларны тормышыбызда ничек кулланып була? Әйдәгез бу принципларның кайберсен карап чыгыйк.

«Башта туганың белән татулаш»

3. Гайсә, үз шәкертләрен ачу тотуның нәтиҗәләреннән кисәткәч, нинди үгет-нәсихәт биргән?

3 Без, мәсихчеләр, бәхетле һәм татулык урнаштыручы кешеләр, чөнки бездә Аллаһы рухы бар, ә бу рухның җимеше шатлык һәм иминлек (Гәл. 5:22, 23). Гайсә үз шәкертләренең иминлекне һәм бәхетне югалтуларын теләмәгән, шуңа күрә ул аларны озакка сузылган ачу тотуның начар нәтиҗәләреннән кисәткән. (Маттай 5:21, 22 не укы.) Аннары ул болай дигән: «Әгәр Аллаһыга бүләк алып барганда, корбан китерү урынында туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып торып, башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бир» (Мат. 5:23, 24).

4, 5. a) Маттай 5:23, 24 буенча, Гайсә нинди «бүләк» турында әйткән? б) Рәнҗетелгән кардәш белән татулашу никадәр мөһим булган?

4 Гайсә нинди «бүләк» турында әйткән? Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә китерелгән һәр корбан бүләк дип саналган. Мәсәлән, ул вакытта хайваннарны корбанга китерү бик мөһим булган, чөнки бу Йәһвә халкының аңа гыйбадәт кылуның мөһим өлеше булып торган. Әмма Гайсә тагы да мөһимрәк нәрсәгә игътибар иткән: Аллаһыга бүләк алып барыр алдыннан рәнҗетелгән кардәш белән татулашырга кирәк булган.

5 Гайсәнең бу сүзләреннән без нинди сабак ала алабыз? Һичшиксез, башкалар белән үзебезне тотуыбыз турыдан-туры безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә тәэсир итә (1 Яхъя 4:20). Әйе, борынгы вакытта кешенең Аллаһыга китергән корбаннары, ул үзен якыннары белән тиешле тотмаган булса, мәгънәсез булган. (Михей 6:8 не укы *.)

Басынкы булу мөһим

6, 7. Ни өчен рәнҗетелгән кардәш белән татулашырга тырышканда басынкылык кирәк?

6 Рәнҗетелгән кардәш белән татулашырга дигән күрсәтмә без басынкымы яисә юкмы икәнен ачыклый. Басынкы кеше, үз хаклыгын исбатлыйм дип, имандашы белән бәхәсләшеп тормас. Бу киеренке хәл генә тудырырга мөмкин. Андый хәл борынгы Көринт шәһәрендә яшәүче мәсихчеләр арасында туган. Ул хәл турында рәсүл Паул уйланырга дәртләндерүче мондый сүзләр әйткән: «Бер-берегез арасында дәгъвалар булуы инде үзе үк сезнең тулысынча җиңелүегезне күрсәтә. Сезгә ни өчен рәнҗетелгәннәр һәм алданганнар булып калмаска?» (1 Көр. 6:7).

7 Гайсә кардәшең янына бар да, мин хак, ә син хак түгел дип әйт димәгән, ә кардәшең янына бар да, аның белән татулаш дигән. Әйе, без булган тынычлыкны кайтарырга тиеш. Татулашыр өчен безгә үзебез кичергән хисләрне эчкерсез итеп сөйләп бирергә һәм шулай ук башка кешене үпкәләткәнебезне танырга кирәк. Без, хак булмасак, һичшиксез, басынкылык белән гафу үтенергә тиеш.

«Әгәр сине уң күзең гөнаһка төшерсә»

8. Гайсәнең Маттай 5:29, 30 да язылган сүзләренең асылын сөйләп бирегез.

8 Гайсә үзенең Таудагы вәгазендә әхлакка кагылышлы яхшы үгет-нәсихәт биргән. Ул безнең камил булмаган тәннең әгъзалары безнең өчен куркыныч була ала икәнен белгән. Гайсә болай дигән: «Әгәр сине уң күзең гөнаһка төшерсә, аны умырып алып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр. Әгәр сине уң кулың гөнаһка төшерсә, аны чабып, читкә ташла! Синең бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр» (Мат. 5:29, 30).

9. «Күзебез» һәм «кулыбыз» безне ничек «гөнаһка төшерә» ала?

9 Гайсә әйткән «күз» — бу игътибарны берәр нәрсәгә туплау сәләте, ә «кул» без башкарган эшләр белән бәйле. Сак булмасак, тәннең бу әгъзалары безне «гөнаһка төшерергә» мөмкин, һәм без инде Аллаһы юлында йөрмәячәкбез (Ярат. 5:22; 6:9). Шуңа күрә бездә Аллаһыны тыңламаска вәсвәсә туса, безгә, күзне умырып алуга һәм кулны чабуга тиң, кискен чаралар күрергә кирәк.

10, 11. Җенси әхлаксызлыктан сакланырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

10 Безнең күзләребез бозык нәрсәләргә төшмәсен өчен, нәрсә эшләргә? «Мин үз күзләрем белән килешү төзедем,— дип әйткән Аллаһыдан куркып яшәүче Әюб.— Ничек инде мин берәр кызга карап торыйм?» (Әюб 31:1). Өйләнгән кеше Әюб Аллаһының әхлакый нормаларын бозмаска тәвәккәл булган. Никахтамы без яки юкмы, безнең дә шундый ук караш булырга тиеш. Безне Аллаһы рухы йөртсә, без җенси бозыклыктан сакланачакбыз. Бу рух Аллаһыны яраткан кешеләрдә үз-үзеңне тота белү сәләтен тудыра (Гәл. 5:22—25).

11 Шулай ук без үзебезгә мондый сорау бирергә тиеш: «Китапларда, телетапшыруларда һәм Интернетта җенси теләкләр уяткан материаллар бик күп, мин аларны карыйммы?» Һәм Ягъкуб шәкертнең мондый сүзләрен дә истә тотыйк: «Һәркемне дә үзенең үк кызыктырып алып кереп китүче һәм аны тозакка эләктерүче хайвани теләкләре вәсвәсәгә кертә. Шуннан соң, хайвани теләк, яралып, гөнаһны, ә гөнаһ, ныгыгач, үлемне тудыра» (Ягък. 1:14, 15). Чыннан да, Аллаһының багышланган хезмәтчесе башка кешегә «җенси теләк белән карый» икән, аңа күзен умырып алып читкә ташлау белән чагыштырырлык кискен чаралар күрергә кирәк. (Маттай 5:27, 28 не укы.)

12. Әхлаксыз җенси теләкләрне юк итәр өчен, Паулның нинди киңәше ярдәм итә?

12 Кулларыбыз белән дөрес эш итмәсәк, без Йәһвәнең әхлакый нормаларын бозарга мөмкин, шуңа күрә без әхлакый яктан саф булып калырга тәвәккәл булырга тиеш. Һәм Паулның мондый киңәшенә колак салырга кирәк: «Үзегездәге дөньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез» (Көл. 3:5). «Үтерегез» дигән сүз әхлаксыз җенси теләкләрне юк итәр өчен, катгый адымнар ясарга кирәк икәнен күрсәтә.

13, 14. Ни өчен әхлаксыз уйлардан һәм эшләрдән саклану мөһим?

13 Кеше, һичшиксез, исән калыр өчен, үзенең тәндәге берәр авыру әгъзасын операция юлы белән кисеп алуга ризалашыр. Рухи яктан исән калыр өчен, образлы әйткәндә, күзне яки кулны читкә ташларга, ягъни бозык фикер йөртүдән һәм эшләрдән сакланырга, кирәк. Фикерләребездә, әхлакый һәм рухи яктан саф булсак кына, без җәһәннәмгә ташланудан, яки мәңгелек юк ителүдән, котылачакбыз.

14 Гөнаһ белән камилсезлекне мирас итеп алганга күрә, безгә, әхлакый сафлыкны саклар өчен, тырышлыклар куярга кирәк. «Башкаларга игълан итеп, үзем савап алу хокукыннан мәхрүм калмас өчен, тәнемне чыныктырам һәм аны үз ихтыярыма буйсындырам»,— дип әйткән Паул (1 Көр. 9:27). Шуңа күрә Гайсәнең әхлакка кагылышлы үгет-нәсихәтен кулланырга тәвәккәл булыйк. Һәм беркайчан да Гайсәнең йолым корбанының кадерен белмәүче кешеләр кебек үзебезне тотмыйк (Мат. 20:28; Евр. 6:4—6).

«Бирегез»

15, 16. a) Гайсәнең юмартлыгы безнең өчен нинди үрнәк булып тора? б) Гайсәнең Лүк 6:38 дә язылган сүзләре нәрсәне аңлата?

15 Гайсәнең сүзләре һәм аның иң яхшы үрнәге юмарт булырга дәртләндерә. Мәсәлән, ул җиргә камил булмаган кешеләр хакына килеп, зур юмартлык күрсәткән. (2 Көринтлеләргә 8:9 ны укы.) Гайсә, кеше булып китәр өчен, әзерлек белән күктәге данын калдырган һәм гөнаһлы кешеләр өчен үз тормышын биргән. Бу кешеләрнең кайберсе Патшалыкта, Гайсәнең варисташлары буларак, күктәге байлык алачак (Рим. 8:16, 17). Өстәвенә, Гайсә мондый сүзләр әйтеп, юмарт булырга өндәгән:

16 «Бирегез һәм үзегезгә дә бирелер, итәгегезгә күп итеп салып бирерләр, үлчәү савытын селкетеп, баскалап тыгызларлар, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Нинди үлчәү белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый үлчәү белән үлчәрләр» (Лүк 6:38). «Итәгегезгә... салып бирерләр» дигән сүзләр мондый йола белән бәйле: сатучы товарны сатып алучының итәкләренә салган; билбау белән бәйләнгән киң тышкы кием, сумка кебек, әйберләр салып йөртер өчен кулланылган. Без юмарт булсак, безгә дә, бәлкем, без мохтаҗлыкта булганда, күп итеп салып бирерләр (Вәг. 11:2).

17. Йәһвәнең юмартлыгы безнең өчен нинди гаҗәеп үрнәк булып тора, һәм шатлыкка ия булыр өчен, без ничек юмарт була алабыз?

17 Йәһвә шатланып бирүче кешеләрне ярата һәм бүләкли. Ул үзе гаҗәеп үрнәк күрсәткән һәм «Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын биргән» (Яхъя 3:16). Паул болай дип язган: «Кем аз чәчә, шул аз уңыш алыр; ә кем күп чәчә, шул мул уңыш алыр. Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йөрәге кушканча бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көр. 9:6, 7). Чын гыйбадәт кылу хакына үз вакытыбызны, көчебезне һәм акчабызны сарыф итсәк, без, һичшиксез, шатлыкка һәм күп фатихаларга ия булачакбыз. (Гыйбрәтле сүзләр 19:17; Лүк 16:9 ны укы.)

«Быргы кычкыртма»

18. Нинди очракта без күктәге Атабыздан «әҗер алмаячакбыз»?

18 «Кешеләр алдында тәкъва эшләрегезне күрсәтү максаты белән эшләүдән сакланыгыз. Югыйсә Күктәге Атагыздан әҗер алмассыз» (Мат. 6:1). Гайсәнең «тәкъва эшләр» дигән сүзләре Аллаһы ихтыярына туры килгән тәртипне аңлата. Гайсәнең Аллаһыга яраклы эшләрне кешеләр алдында эшләргә ярамый дип әйтәсе килмәгән, чөнки ул үз шәкертләренә «сезнең яктылыгыгыз... кешеләр алдында» балкысын дип әйткән (Мат. 5:14—16). Ләкин без, театр сәхнәсендә уйнаган актерлар кебек, безне күрсеннәр һәм танысыннар дип берәр нәрсә эшлибез икән, без күктәге Атабыздан «әҗер алмаячакбыз». Без андый теләкләр белән эш итәбез икән, безнең Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр булмаячак һәм Патшалык идарәсе китерәчәк мәңгелек фатихаларны алмаячакбыз.

19, 20. a) «Сәдака биргәннәре» турында быргы кычкыртып йөргән кешеләрне хөкем итеп, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? б) Нинди мәгънәдә без сул кулыбызга уң кулыбызның ни эшләгәнен белдермибез?

19 Бездә дөрес караш булса, без Гайсәнең мондый сүзләре буенча эш итәчәкбез: «Сәдака биргәндә, ул хакта быргы кычкыртма. Кешеләр аларга мактау яудырсын дип, монафикълар гыйбадәтханәләрдә һәм урамнарда шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар» (Мат. 6:2). «Сәдака» мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итү максаты белән бирелгән. Гайсәнең һәм аның рәсүлләренең дә фәкыйрьләргә ярдәм итәр өчен уртак акчалары булган (Яхъя 12:5—8; 13:29). Фәкыйрьләргә хәер биргәндә беркем дә быргы кычкыртып йөрмәгән, шуңа күрә Гайсәнең, бу образлы әйтемне кулланып, күрәсең, без, кешеләргә «сәдака биргәндә», мактанмаска тиеш дип әйтәсе килгән. Без моны, фарисейләр кебек, үзебезне күрсәтү максаты белән эшләргә тиеш түгел. Гайсә аларны мөнафикълар дип атаган, чөнки алар ярлыларга матди ярдәм итүләре белән «гыйбадәтханәләрдә һәм урамнарда» мактанган. «Алар тулысынча әҗерләрен алган» инде. Кешеләрнең хуплавы һәм, бәлкем, гыйбадәтханәләрдә күренекле раввиннар белән иң яхшы урыннарда утыру — бу аларның бар әҗерләре булган, чөнки Йәһвә аларга бернәрсә дә бирмәс иде (Мат. 23:6). Мәсихнең шәкертләре ничек эш итәргә тиеш булган соң? Гайсә аларга, һәм шулай ук безгә дә болай дип әйткән:

20 «Ләкин син фәкыйрьгә ярдәм итәсең икән, ярдәмең яшертен рәвештә эшләнсен өчен, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен. Һәм яшертен эшләнгән һәммә эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер» (Мат. 6:3, 4). «Сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Без күп эшләрне ике кул белән башкарабыз, һәм безнең, кулларыбыз бер-берсенә якын булган кебек, якыннарыбыз бар. Һәм без хәтта алар алдында да яхшы эшләребез белән мактанмаска тиеш.

21. «Яшертен эшләнгән... эшләрне күрүче Атабыздан» килгән әҗер — бу нәрсә?

21 Без үзебезнең игелекле эшләребез белән мактанмасак, безнең «ярдәмебез» яшертен булып калачак. Һәм «яшертен эшләнгән... эшләрне күрүче Атабыз» безгә әҗеребезне бирәчәк. Безнең күктә яшәүче Атабыз кеше күзенә күренми (Яхъя 1:18). «Яшертен эшләнгән... эшләрне күрүче Атабыздан» килгән әҗер аның белән якын мөнәсәбәтләрдә булуны, безнең гөнаһларыбызның кичерелүен һәм мәңгелек тормыш алуны аңлата (Гыйб. сүз. 3:32; Яхъя 17:3; Эфес. 1:7). Бу чыннан да кешеләрдән алган мактау сүзләреннән күпкә яхшырак!

Йөрәктә сакларга кирәк булган кыйммәтле сүзләр

22, 23. Ни өчен без Гайсәнең сүзләрен кадерләргә тиеш?

22 Чыннан да, Гайсәнең Таудагы вәгазендә әйтелгән күп кырлы искиткеч рухи асылташлар бик күп. Анда бик кыйммәтле сүзләр бар, алар безгә хәтта бу тынычсыз дөньяда да шатлык китерә ала. Әйе, без Гайсәнең сүзләрен кадерләсәк һәм алар карашларыбызга һәм тормышыбызга тәэсир итсә, без бәхетле булачакбыз.

23 Гайсәнең сүзләрен «ишетеп, аларны үтәүче» һәркем фатихалар алачак. (Маттай 7:24, 25 не укы.) Гайсәнең киңәшләре буенча эш итәргә тәвәккәл булыйк. Аның Таудагы вәгазендә әйтелгән башка сүзләре чираттагы мәкаләдә каралачак.

[Искәрмә]

^ 5 абз. Михей 6:8: «Ул сиңа, кеше, нәрсә яхшы икәнен әйтте. Әллә Йәһвә синнән гадел эш итүдән, игелекне яратудан һәм Аллаһың белән йөреп тыйнак булудан башка тагын берәр нәрсә таләп итәме?»

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен рәнҗетелгән кардәш белән татулашу мөһим?

• «Уң күзебез» безне гөнаһка төшермәсен өчен, нәрсә эшләргә?

• Бирү турында әйткәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[11 биттәге иллюстрация]

Рәнҗетелгән кардәш белән татулашу чыннан да күңелле!

[12, 13 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә шатланып бирүчеләрне фатихалый