Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дога кылганда Гайсәнең сүзләрен исәпкә аласыңмы?

Дога кылганда Гайсәнең сүзләрен исәпкә аласыңмы?

Дога кылганда Гайсәнең сүзләрен исәпкә аласыңмы?

«Гайсә сүзләрен тәмамлагач, Аның өйрәтүенә халык хәйран калды» (МАТ. 7:28).

1, 2. Ни өчен халык Гайсәнең өйрәтүенә хәйран калган?

БЕЗГӘ Аллаһының бердәнбер Улы Гайсә Мәсихнең сүзләренә игътибарлы булып, аларны тормышта кулланырга кирәк. Һичшиксез, аның кебек беркем дә сөйли алмаган. Менә ни өчен Гайсәнең Таудагы вәгазендәге өйрәтүләренә халык хәйран калган! (Маттай 7:28, 29 ны укы.)

2 Йәһвәнең Улы канунчылар кебек өйрәтмәгән. Аларның күпсүзле өйрәтүләре камил булмаган кешеләрнең тәгълиматларына нигезләнгән. Ә Мәсих «хакимлеге булган кеше» кебек өйрәткән, чөнки ул сөйләгән сүзләр Аллаһыдан булган (Яхъя 12:50). Гайсәнең Таудагы вәгазьдә әйткән башка сүзләренә игътибар итик, һәм алар безнең догаларыбызга ничек тәэсир итә ала һәм ничек тәэсир итәргә тиеш икәнен карап чыгыйк.

Монафикълар кебек дога кылмагыз

3. Гайсәнең Маттай 6:5 тә әйткән сүзләрен кыскача сөйләп бирегез.

3 Дога — бу чын гыйбадәт кылуның мөһим өлеше, һәм безгә Йәһвәгә даими рәвештә дога кылырга кирәк. Гайсәнең Таудагы вәгазьдә әйткән сүзләре безнең догаларга тәэсир итәргә тиеш. Ул болай дигән: «Дога кылганда монафикъларча булмагыз. Алар, барысы да күрсен дип, гыйбадәтханәләрдә һәм юл чатында басып дога кылырга яраталар. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар» (Мат. 6:5).

4—6. a) Ни өчен фарисейләр «гыйбадәтханәләрдә һәм юл чатында басып» дога кылырга яраткан? б) Нинди мәгънәдә бу икейөзле кешеләр «тулысынча әҗерләрен алган»?

4 Гайсәнең шәкертләре дога кылганда, үзләрен «монафикъларча», үз-үзләре белән канәгать булган фарисейләр кебек, тотарга тиеш булмаган. Бу «монафикълар» үзләрен диндар кешеләр итеп күрсәтеп, башкаларны алдарга тырышкан (Мат. 23:13—32). Алар «гыйбадәтханәләрдә һәм юл чатында басып» дога кылырга яраткан. Ни өчен? Аларны «барысы да күрсен» өчен. Беренче гасырда яһүдләр дога кылыр өчен гадәттә гыйбадәтханәдә корбан китерү вакытында (якынча иртәнге сәгать тугызда һәм көндезге сәгать өчтә) җыелган. Иерусалимда яшәүче күп кенә кеше гыйбадәтханәгә дога кылырга дип килгән кешеләр белән бер үк вакытта дога кылган. Иерусалимда яшәмәүче диндар яһүдләр «гыйбадәтханәләрдә», ягъни синагогаларда, «басып» еш кына көнгә ике тапкыр дога кылганнар. (Лүк 18:11, 13 не чагыштыр.)

5 Күпчелек кешеләр искә алынган бу дога кылу сәгатьләрендә гыйбадәтханә яки синагогалар янында булмаган, шуңа күрә алар шул вакытта булган җирләрендә басып дога кыла алганнар. Кайберәүләр, аларны үтеп баручы кешеләр күрсен дип, юри дога кылу вакытында «юл чатында» булырга тырышкан. Бу икейөзле дини кешеләр, башкалар аларны күрсеннәр һәм мактасыннар дип, озак итеп дога кылганнар (Лүк 20:47). Без аларга охшарга тиеш түгел.

6 Гайсә әйткәнчә, андый икейөзле кешеләр «тулысынча әҗерләрен алган» инде. Алар кешеләр тарафыннан хөрмәтләнергә һәм танылырга бик теләгән. Һәм бу аларның әҗерләре булган да, чөнки Йәһвә аларның ясалма догаларына җавап бирмәгән. Ә Мәсихнең чын шәкертләренең догаларына Йәһвә элек тә җавап биргән һәм бүген дә җавап бирә. Бу Гайсәнең дога турында әйткән алдагы сүзләреннән күренә.

7. Гайсәнең «бүлмәңә кереп... дога кыл» дигән киңәше нәрсәне аңлата?

7 «Ә син, дога кылганда, бүлмәңә кереп, артыңнан ишегеңне яп һәм күзгә күренмәгән Атаңа дога кыл. Һәм яшертен эшләнгән һәммә эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер» (Мат. 6:6). Гайсәнең «бүлмәңә кереп, артыңнан ишегеңне яп һәм... дога кыл» дигән сүзләре беркем дә җыелыш исеменнән дога кыла алмый дигәнне аңлатмый. Гайсә кешеләрне үз-үзләренә игътибарны җәлеп итәргә һәм башкалардан мактау сүзләрен ишетергә дип әйтелгән догалары өчен хөкем иткән. Безгә Аллаһы халкы исеменнән дога кылырга хөрмәт күрсәтелсә, моны истә тотарга кирәк. Гайсәнең догага кагылышлы әйткән башка сүзләре буенча да эш итәргә кирәк.

8. Маттай 6:7 дә дога турында нәрсә әйтелә?

8 «Дога кылганда, мәҗүсиләр кебек, буш сүзләр [«бер үк сүзләрне кат-кат», ЯД] әйтмәгез. Алар, догаларыбызда күп сүзләр әйтсәк, илаһларыбыз безне ишетер, дип уйлыйлар» (Мат. 6:7). Гайсәнең бу сүзләреннән догада бер үк сүзләрне кабатлау дөрес түгел икәне күренә. Аның эчкерсез үтенечләрне һәм рәхмәт сүзләрен догада кабатларга ярамый дип әйтәсе килмәгән. Үләсе төнне Гетсимәни бакчасында Гайсә кат-кат бер үк «сүзләрне әйтеп дога кылган» (Марк 14:32—39).

9, 10. Нинди мәгънәдә безнең догаларыбыз бертөрле булырга тиеш түгел?

9 Безгә «мәҗүсиләр кебек» дога кылырга дөрес булмас иде. Алар үз догаларында һәрвакыт «бер үк сүзләрне кат-кат» кабатлый, ягъни күп кенә кирәкмәгән сүзләрдән торган тәгъбирләрне яттан әйтә. Багалга табынучылар «иртәдән алып төш вакытына хәтле» үз ялган илаһларының исемен: «Багал, безгә җавап бир!» — дип чакырсалар да, бу аларга ярдәм итмәгән (3 Пат. 18:26). Бүгенге көндә миллионлаган кеше күпсүзле бертөрле догалар әйтә. Алар «илаһлары... ишетер» дип ялгыша. Әмма Гайсә «күп сүзләрдән» торган озын һәм бертөрле догалар Йәһвә өчен мәгънәсез икәнен аңларга ярдәм итә. Гайсә болай дип дәвам итә:

10 «Аларга охшамагыз. Сез Атагыздан сораганчы ук, нәрсәгә мохтаҗ булуыгызны Ул белә бит» (Мат. 6:8). Яһүдләрнең күп кенә дини җитәкчеләре күпсүзле догалар әйтеп, мәҗүсиләр кебек булган. Мактау белән рәхмәт сүзләреннән һәм үтенечләрдән торган эчкерсез догалар — бу чын гыйбадәт кылуның мөһим өлеше (Флп. 4:6). Әмма, Аллаһы безнең ихтыяҗларыбызны белсен өчен, без бер үк сүзләрне кат-кат әйтергә тиеш дип уйлау дөрес булмас иде. Дога кылганда шуны истә тотарга кирәк: без сораганчы ук нәрсәгә мохтаҗ булуыбызны Аллаһы белә, менә нинди Аллаһыга без мөрәҗәгать итәбез.

11. Безгә кешеләр исеменнән дога кылырга хөрмәт күрсәтелсә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

11 Гайсәнең Аллаһы хупламаган догалар турында әйткәннәре кешеләрнең күперенке һәм буш сүзләре Аллаһыга тәэсир итми икәнен исебезгә төшереп тора. Шуны да онытмаска кирәк: берәр төркем исеменнән әйтелгән дога — бу тыңлаучыларны таң калдырырга мөмкинлек түгел. Дога шулай ук кешеләр: «Кайчан инде ул догасын тәмамлаячак?» — дип әйтерлек озын булырга тиеш түгел. Өстәвенә, Гайсәнең Таудагы вәгазьдә әйткән киңәшләрен исәпкә алсак, догаларыбызда белдерүләр ясау яисә кешеләргә киңәшләр бирү дөрес булмас иде.

Гайсә безне дога кылырга өйрәтә

12. «Исемең изге дип икърар ителсен» дигән сүзләрнең мәгънәсен сез ничек аңлатыр идегез?

12 Дога — бу кыйммәтле бүләк. Һәм Гайсә үз шәкертләренә догаларда бер ук сүзләрне кат-кат әйтү дөрес түгел икәнен күрсәтсә дә, ул аларны дога кылырга өйрәткән. (Маттай 6:9—13 не укы.) Гайсә биргән бу үрнәк доганы ятлап, аны кат-кат кабатларга кирәк түгел. Бу дога безгә ничек дога кылырга кирәк икәненә үрнәк булып тора. Мәсәлән, Гайсә бу доганы: «Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен»,— дип башлап, Аллаһыны беренче урынга куйганын күрсәтә (Мат. 6:9). Без Йәһвәгә тиешенчә безнең «Атабыз» дип әйтә алабыз, чөнки ул безнең күктә яшәүче Барлыкка Китерүчебез (Кан. 32:6; 2 Пар. 6:21; Рәс. 17:24, 28). Бу шигырьдәге «Атабыз» дигән сүз имандашларыбызның да Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләре бар икәнен күрсәтә. Гадән бакчасында фетнә күтәрелгәннән бирле Йәһвәнең исеме хурлана. Һәм «исемең изге дип икърар ителсен» дигән сүзләр белән без Йәһвәгә ул эш итә башлап үз исемен сафландырсын һәм шулай итеп үзен изгеләндерсен дип үтенәбез. Бу догага җавап итеп, Йәһвә җирдән явызлыкны юк итәчәк һәм шуның белән үзен изгеләндерәчәк (Йәз. 36:23).

13. a) «Синең Патшалыгың килсен» дигән үтенеч ничек үтәләчәк? б) Аллаһы үз ихтыярын җирдә ничек үтәячәк?

13 «Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Мат. 6:10). Үрнәк догасында әйтелгән бу үтенеч турында безгә шуны истә тотарга кирәк: «Патшалык» — бу Аллаһының Мәсих һәм терелтелгән «изгеләр» җитәкчелегендәге күктәге хөкүмәте (Дан. 7:13, 14, 18; Ишаг. 9:6, 7). Аллаһы Патшалыгының килүе турында дога кылганда, без бу Патшалык Аллаһы идарәсенә каршы килүче бар дошманнарын юк итсен дип сорыйбыз. Бу тиздән булачак вакыйгадан соң бөтен җир гаделлек, тынычлык һәм уңышлык хөкем сөргән оҗмахка әвереләчәк (Мәд. 71:1—15; Дан. 2:44; 2 Пет. 3:13). Йәһвәнең ихтыяры күктә үтәлә, һәм, «җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» дип сорап, без Аллаһыдан үзенең Җиргә карата ниятләрен үтәвен, шул исәптән, үзенең дошманнарын, борынгы вакыттагы кебек, юкка чыгаруын сорыйбыз. (Мәдхия 82:2, 3, 14—19 ны укы.)

14. Ни өчен «бу көнгә кирәкле икмәкне» сорарга урынлы?

14 «Бу көнгә кирәкле икмәгебезне безгә бүген бир» (Мат. 6:11; Лүк 11:3). Аллаһыга андый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә, без аңардан «бу көнгә» кирәкле ризык бирүен сорыйбыз. Бу Йәһвәнең ихтыяҗларыбыз турында кайгырта ала икәненә ышанганыбызны күрсәтә. Без догада муллык турында түгел, ә безнең көндәлек ихтыяҗларыбыз хакында үтенәбез. Бу безгә Аллаһының исраиллеләргә манна турында биргән боерыгын искә төшерә: ул һәр кеше аны «көненә күпме кирәк, шулкадәр генә җыйсын» дигән (Чыг. 16:4).

15. Йәһвә безне кичерсен өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

15 Гайсә болай дип дәвам итә: «Башкаларның безгә карата эшләгән явызлыкларын без кичергән кебек, безнең дә начар эшләребезне Син кичер» (Мат. 6:12). Бу үтенечтән безгә нәрсә эшләргә кирәк икәне күренә. Без үзебезгә каршы гөнаһ кылган кешеләрне «кичерсәк» кенә, Йәһвәнең безне кичерәчәгенә өметләнә алабыз. (Маттай 6:14, 15 не укы.). Безгә башкаларны чын йөрәктән кичерергә кирәк (Эфес. 4:32; Көл. 3:13).

16. Безне сынауга дучар итмә һәм явыздан сакла дигән үтенечләр нәрсәне аңлата?

16 «Безне сынауга дучар итмә, ә явыздан сакла» (Мат. 6:13). Бер-берсе белән бәйле булган бу үтенечләр нәрсәне аңлата? Шунысы билгеле: Йәһвә безне гөнаһ эшләргә вәсвәсәләми. (Ягъкуб 1:13 не укы.) Ә безне «сынаучы» — бу Шайтан, яисә «явыз» (Мат. 4:3). Әмма Аллаһы рөхсәт иткән эшләр турында Изге Язмаларда кайчакта ул аларны эшли дип әйтелә (Рут 1:20, 21; Вәг. 11:5). Без кайвакыт вәсвәсәгә бирелеп, Йәһвәне тыңламаска мөмкин. Шуңа күрә «безне сынауга дучар итмә» дигән сүзләрне догада әйтеп, без Аллаһыдан андый коткыга бирешмәскә ярдәм итүен сорыйбыз. Шулай ук «явыздан сакла» дип дога кылганда, без Йәһвәдән Шайтан безне җиңмәсен дип үтенәбез. Һәм безгә бер дә шикләнмәскә була: Аллаһы без «чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк». (1 Көринтлеләргә 10:13 не укы.)

Сорагыз, эзләгез, шакыгыз

17, 18. Сорагыз, эзләгез һәм шакыгыз дигән киңәш нәрсә аңлата?

17 Рәсүл Паул үз имандашларын: «Армый-талмый дога кылыгыз»,— дип чакырган (Рим. 12:12). Гайсә дә моңа охшаш әмер биргән. Ул болай дигән: «Сорагыз — сезгә бирерләр, эзләгез — табарсыз, шакыгыз — һәм сезгә ачарлар. Чөнки һәр сораучы ала, эзләүче таба һәм шакучыга ачарлар» (Мат. 7:7, 8). Аллаһы ихтыярына туры килгән нәрсәләрне «сорау» бик урынлы. Рәсүл Яхъя дә болай дигән: «Безнең Аның каршында булган ышанычыбыз бар — без Аллаһының ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыңлый» (1 Яхъя 5:14).

18 Гайсәнең сорагыз һәм эзләгез дигән киңәше без җавап алганчы тырышып дога кылырга тиеш икәнебезне аңлата. Шулай ук Патшалык җитәкчелегендә яшәр өчен һәм андагы фатихалар белән куаныр өчен, безгә «шакырга» кирәк. Ләкин Аллаһының безнең догаларыбызга җавап бирәчәгенә ышанып буламы? Әгәр без Йәһвәгә тугры булып калсак, ышанып була, чөнки Гайсә: «Һәр сораучы ала, эзләүче таба һәм шакучыга ачарлар»,— дип әйткән. Йәһвәнең хезмәтчеләре белән булган күп кенә очраклар Аллаһы чыннан да догаларны ишетүче икәнен күрсәтә (Мәд. 65:19).

19, 20. Маттай 7:9—11 дәге сүзләрне исәпкә алсак, Йәһвә яратучан атага ничек охшаш?

19 Гайсә Аллаһыны үз балаларына яхшы нәрсәләр бирүче яратучан ата белән чагыштырган. Күз алдына китерегез, сез Гайсәнең әйткән мондый сүзләрен тыңлап утырасыз: «Арагыздан кайсыгыз икмәк сораучы улына таш бирер? Һәм ул балык сораганда, кайсыгыз елан бирер? Әгәр сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, сезнең күктәге Атагыз Үзеннән сораучыларга бигрәк тә бирәчәк» (Мат. 7:9—11).

20 Һәр ата кеше, мирас итеп алынган гөнаһ аркасында «явыз» булса да, үзенең балаларын ярата. Ул үз баласын алдамаячак, ә аңа «яхшы нәрсәләр бирергә» омтылачак. Безнең күктәге яратучан Атабыз, безнең турында аталарча кайгыртып, безгә «яхшы нәрсәләр», мәсәлән, изге рухын бирә (Лүк 11:13). Изге рух безне Йәһвәгә, «һәртөрле игелекле һәм камил бүләк» Бирүчегә, яраклы итеп хезмәт итәргә көч биреп торачак (Ягък. 1:17).

Гайсәнең сүзләре сезгә алда да файда китерсен

21, 22. Таудагы вәгазь нәрсә белән үзенчәлекле һәм Гайсәнең сүзләре синдә нинди хисләр уята?

21 Таудагы вәгазь чыннан да иң күренекле вәгазь булган. Ул рухи яктан бай эчтәлекле һәм аңлаешлы. Бу өч мәкаләдән күргәнебезчә, Гайсәнең Таудагы вәгазьдә әйткән киңәшләрен тормышыбызда куллансак, алар безгә бик күп файда китерәчәк. Гайсәнең бу сүзләре безнең тормышыбызны инде хәзер яхшыртырга ярдәм итә, һәм безгә бәхетле киләчәккә өмет бирә.

22 Бу мәкаләләрдә без Гайсәнең Таудагы вәгазендәге берничә рухи асылташка игътибар иттек. Ул вәгазьне тыңлаган кешеләрнең Гайсәнең «өйрәтүенә... хәйран калганнарына» бер дә гаҗәпләнәсе юк (Мат. 7:28). Бөек Остаз Гайсә Мәсихнең бу һәм башка кыйммәтле сүзләрен акылыбыз һәм йөрәгебез белән кабул итсәк, без дә хәйран калачакбыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гайсә ясалма догалар турында нәрсә дигән?

• Ни өчен без догада бер үк сүзләрне кат-кат кабатларга тиеш түгел?

• Гайсә биргән үрнәк дога нинди үтенечләрдән тора?

• Без ничек сорый, эзли һәм шакый алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Гайсә үзләрен күрсеннәр һәм ишетсеннәр дип дога кылган монафикъларны хөкем иткән

[17 биттәге иллюстрация]

Ни өчен «бу көнгә... икмәгебезне» бир дип дога кылу урынлы? Сез беләсезме?