Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Миссионерлар Иремия кебек булырга әзер

Миссионерлар Иремия кебек булырга әзер

Галаад мәктәбенең 125 нче классы чыгарылышы

Миссионерлар Иремия кебек булырга әзер

«ГАЛААД Мәктәбенең бу классы чыгарылышы — тарихи вакыйга»,— дип әйткән Җитәкче совет әгъзасы Джеффри Джексон. Бу сүзләр белән ул 2008 ел, 13 сентябрьдә Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадның 125 нче классы чыгарылышына килгән 6 156 кешегә мөрәҗәгать иткән. Мәктәпне тәмамлаучы 56 студентны исәпкә алсак, Галаад Мәктәбе «дөньяның читенә кадәр» 8 меңнән артык миссионерны җибәргән! (Рәс. 1:8).

Чыгарылыш программасы рәисе Джексон кардәш үзен тыңлаучыларына мондый сорау биргән: «Сиңа ышаныч белдерсәләр, бу хезмәтеңне яхшыртырмы?» Аннары ул үзеңә ышанычны яулар өчен, дүрт шартны үтәргә — дөрес карашка ия булырга, яхшы үрнәк бирергә, Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәтергә һәм Йәһвә исемен игълан итәргә кирәк дигән.

Укыту комитетында хезмәт итүче Дейвид Шейфер «Син бар нәрсәне танып беләчәксеңме?» дигән теманы ачыклаган. Ул Мәктәп студентларын болай дип ышандырган: алар Йәһвәне эзләүләрен һәм басынкылык белән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» тануларын дәвам итсәләр, миссионерлар булып хезмәт итәргә кирәкле булган бар нәрсәне «танып беләчәкләр» (Гыйб. сүз. 28:5; Мат. 24:45).

Аннары Җитәкче совет әгъзасы Джон Барр «Аллаһы мәхәббәтеннән сезне һичбер нәрсә аермасын» дигән нотык белән чыгыш ясаган. Барр кардәшнең аталарча биргән үгет-нәсихәтләре Мәктәпне тәмамлаган яңа миссионерларга һәм аларның ата-аналарына миссионер хезмәтендә, бәлкем, булачак авырлыклар турында борчылмаска ярдәм иткән. «Аллаһы мәхәббәтендә булсак, без иминлектә яшәячәкбез»,— дип аңлаткан ул. Миссионерлар үз-үзләрен Аллаһыдан аермаса, аларны Аллаһы мәхәббәтеннән һичбер нәрсә аера алмаячак.

Шуннан соң теократик өйрәтү бүлегендә хезмәт итүче Сэм Роберсон үзен тыңлаучыларны «иң матур киемнәргә» киенергә дәртләндергән. Булачак миссионерлар Гайсәнең ничек эш иткәнен игътибар белән карап чыгып, аның үрнәген тотсалар, алар «Раббы Гайсә Мәсихкә киенә» алачак (Рим. 13:14, ЯД). Аннары теократик өйрәтү бүлеге күзәтчесе Уильям Сэмюэлсон кешене нәрсә хөрмәткә лаеклы итә икәненә басым ясаган. Кеше өчен башкаларның карашы түгел, ә аңа Аллаһы ничек карый икәне мөһим, чөнки нәкъ шул аны хөрмәткә лаеклы итә.

Галаад Мәктәбенең укытучысы Майкл Бернетт студентлардан интервью алган. Алар вәгазьдә булган төрле очракларны сөйләп биргән. Галаад Мәктәбендә (Паттерсон, Нью-Йорк штаты) укыганда алар, яхшы вәгазьләнгән территориягә билгеләнгән булсалар да, хакыйкать белән кызыксынучы кешеләрне очраткан. Конгресс бюросында хезмәт итүче Джералд Гризел Филиал комитеты әгъзалары өчен үткәрелгән Мәктәптә укучы өч абый-кардәштән интервью алган. Аларның сүзләре Галаад студентларына үзләренең чит илдәге билгеләнүләренә әзерләнергә булышкан.

«Иремия кебек бул» дигән нотык белән Җитәкче совет әгъзасы, Галаад Мәктәбенең 42 нче классын тәмамлаучы Дейвид Сплэйн чыгыш ясаган. Иремия пәйгамбәр башта үзенең билгеләнүе турында хафаланса да, Йәһвә аны ныгыткан (Ирем. 1:7, 8). Аллаһы яңа миссионерларны да ныгытачак. «Берәрсе белән киеренке хәл килеп чыкса,— дип әйткән Сплэйн кардәш,— утырыгыз һәм бу кешенең сезгә бик ошаган ун сыйфатын язып куегыз. Ә аның ун сыйфатын яза алмасагыз, димәк, сез аны яхшы белмисез».

Иремия фидакарь кеше булган. Аның бирешергә теләге туганда, ул дога кылган, һәм Йәһвә аның белән булган (Ирем. 20:11). «Төшенкелеккә бирелгәндә, моның турыда Йәһвәгә сөйләп бирегез. Һәм сез аның ничек ярдәм иткәненә гаҗәпләнерсез»,— дип әйткән Сплэйн кардәш.

Очрашуның азагында программа рәисе, тыңлаучыларга мөрәҗәгать итеп, Мәктәпне тәмамлаучылар ничек үзләренә кешеләрнең ышанычларын яулый алалар икәнен кабатлаган. Алар моңа ирешә алса, аларның игълан иткән хәбәре, һичшиксез, тагы да ышандырырлык яңгыраячак (Ишаг. 43:8—12).

[22 биттәге рамка]

БУ ЧЫГАРЫЛЫШ БЕЛӘН БӘЙЛЕ САННАР

Студентлар килгән илләр саны: 6

Билгеләнгән илләр саны: 21

Студентлар саны: 56

Уртача яшьләре: 32,9

Хакыйкатьтә уртача ел: 17,4

Тулы вакытлы хезмәттәге уртача ел: 13

[23 биттәге иллюстрация]

Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадның 125 нче классы чыгарылышы

Рәтләр алгы рәттән санала, ә исемнәр сулдан уңга бирелә.

1) Ходжсон А.; Уолл А.; Биренс К.; Хортелано М.; Ньюман Л.; Де Касо Э. 2) Дженкинс Дж.; Джарземски Т.; Мендес Н.; Корона В.; Каналита Л. 3) Фрайер Х.; Сэвидж М.; Тидуэлл К.; Эриксон Н.; Дик Э.; Макбет Р. 4) Перес Л.; Пьюз Л.; Скидмор А.; Янг Б.; Макбрайд Н.; Рондон П.; Гудман Э. 5) Биренс М.; Фергюсон Дж.; Пирсон Н.; Чапмен Л.; Уордл Дж.; Каналита М. 6) Перес П.; Де Касо Д.; Янг Т.; Рондон Д.; Гудман Г.; Дженкинс М.; Дик Г. 7) Корона М.; Уолл Р.; Пьюз С.; Мендес Ф.; Джарземски С.; Сэвидж Т. 8) Ньюман К.; Фергюсон Д.; Скидмор Д.; Эриксон Т.; Макбрайд Дж.; Пирсон М.; Чапмен М. 9) Ходжсон К.; Уордл А.; Макбет А.; Тидуэлл Т.; Фрайер Дж.; Хортелано Дж.