Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син юл куючанмы?

Син юл куючанмы?

Син юл куючанмы?

ИКЕ бала бергә уйнап утыра. Аларның берсе үз яраткан уенчыгын икенче баладан тартып ала да: «Бу минеке!» — дип кычкыра. Камил булмаган кешеләр балачактан ук үзләренә хас булган сыйфат — эгоизм күрсәтәләр (Ярат. 8:21; Рим. 3:23). Шулай ук дөнья да беренче чиратта үзең турында уйларга этәрә. Андый рухтан сакланыр өчен, безгә һәрвакыт эгоистик омтылышлар белән көрәшергә кирәк. Көрәшмәсәк, без башкалар өчен киртә булырга һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне какшатырга мөмкин (Рим. 7:21—23).

Безнең эш-тәртибебез башкаларга ничек тәэсир итәчәк? Моны исәпкә алырга дәртләндереп, рәсүл Паул болай дип язган: «Һәрнәрсә рөхсәт ителә, әмма һәрнәрсә дә файдалы түгел. Һәрнәрсә рөхсәт ителә, әмма һәрнәрсә дә гыйбрәтле түгел». Паул шулай ук: «Абыну ташы булмагыз»,—дигән (1 Көр. 10:23, 32). Кеше шәхси сайлау ясаганда үз теләге буенча эшләргә ярата торгандыр. Ул чакта аңа үзенә мондый сорау бирү акыллы булыр иде: «Мин, җыелышта тынычлык булсын өчен, үз теләкләремнән баш тартырга әзерме? Мин Изге Язмалардагы принциплар буенча, бу минем өчен уңайсыз булса да, эш итәргә әзерме?»

Эш урыныбыз

Күп кеше эш сайлау — бу шәхси эш һәм сайлавыбыз башка кешеләргә тәэсир итсә дә, бик әз тәэсир итә яки бер дә тәэсир итми дип саный. Көньяк Американың кечкенә шәһәрендә яшәгән бер эшмәкәр белән булган очракны карап чыгыйк. Ул кәртче һәм эчкече булган. Ләкин Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгәннән соң, ул рухи уңышлар ясап, үз тормышын үзгәрткән (2 Көр. 7:1). Ул җыелыш вәгазьчесе булырга теләк белдергәч, бер өлкән аңа үз эшенә игътибар итәргә һәм бу эше турында уйлап алырга әдәпле генә тәкъдим иткән. Берничә ел буе бу кеше шәһәрдә шикәр камышыннан ясалган спиртның төп сатучысы булган. Бу спиртны төрлечә кулланалар, ләкин шул җирдә аңа гадәттә башка эчемлекләр кушалар һәм кеше эчеп исерсен өчен саталар.

Бу ир-ат шуны аңлаган: ул бу эшен ташламыйча вәгазьли башласа, бу җыелышка тап төшерергә һәм Аллаһы белән аның мөнәсәбәтләрен бозарга мөмкин. Аңа зур гаиләсе турында кайгыртырга кирәк булса да, ул спирт сату эшен калдырган. Хәзер бу кеше үз гаиләсен кәгазь һәм аңардан ясалган әйберләрне сатып тәэмин итә. Ул үзе, аның хатыны һәм биш баласының икесе суга чумдырылу үткән. Алар яхшы хәбәрне сөйләү иреге белән ашкынып вәгазьлиләр.

Аралашуыбыз

Йәһвә Шаһите булмаган кеше белән аралашырга яки юкмы дигән сорауны хәл иткәндә, Изге Язмалардагы принципларны карап чыгарга кирәкме? Яки без үзебез генә моны хәл итәргә тиешме? Бер яшь апа-кардәшнең Йәһвә Шаһите булмаган бер егет белән кичәгә барасы килгән. Аны бу бәлагә китерергә мөмкин дип кисәткәннәр, әмма ул аның белән кунакка барып бернәрсәне дә бозмый дип санаган, һәм шул кичәгә киткән. Кичәгә килгәч, аңа эчемлек биргәннәр, әмма анда йоклата торган көчле дару салынган булган. Берничә сәгатьтән соң уянгач, ул аны шул егете көчләгәнен аңлаган. (Яратылыш 34:2 не чагыштыр.)

Йәһвә Шаһите булмаган кешеләр белән аралашу моңа охшаш бәлаләргә сирәк кенә китерә, әмма Изге Язмаларда мондый кисәтү язылган: «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр; ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). Һичшиксез, начар аралашуны сайлап без бәлагә алып баручы юлга басабыз! «Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 22:3 тә,— тәҗрибәсез кеше исә бәла эченә ташланып, михнәткә дучар булыр». Аралашуыбыз безгә һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезгә тәэсир итә ала (1 Көр. 15:33; Ягък. 4:4).

Киемебез һәм тышкы кыяфәтебез

Мода һәр сезон үзгәреп тора. Ләкин кием һәм тышкы кыяфәт турында Изге Язмалардагы принциплар үзгәрми. Паул мәсихче хатын-кызларны үзләрен «тыйнак киемдә оялчанлык һәм әхлаклылык белән» бизәргә дәртләндергән; бу принцип ир-атларга да кулланырлык (1 Тим. 2:9). Паул киемнең чиктән тыш гади стиленең яклаучысы да булмаган һәм аның бар мәсихчеләр охшаш кием кияргә тиеш дип тә әйтәсе килмәгән. Алайса тыйнак булу нәрсә аңлата? Бер сүзлектә тыйнак кеше турында болай дип әйтелгән: «Үзен мактарга, күрсәтергә тырышмаучан, әдәпле, басынкы». Бу киемгә дә, сөйләшүгә дә һәм тәртипкә дә кагыла.

Һәрбер кешегә үзенә мондый сораулар бирергә кирәк: «Әгәр мин, минем алай киенергә хакым бар дип, үземә чиктән тыш зур игътибар җәлеп итәм икән, үземне тыйнак кеше дип атый аламмы? Минем киенү гадәтем башкаларны гаҗәпләндермиме? Аларда минем әхлаклы кеше булуыма шикләр тумыймы?» Без «бернинди киртә куймаска» тырышырбыз һәм шулай эшләп, «үзебез турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртуыбызны» күрсәтербез (2 Көр. 6:3; Флп. 2:4).

Эшебез

Көринт җыелышында рәнҗетү һәм алдау аркасында туган җитди каршылыклар турында белгәч, Паул болай дип язган: «Сезгә ни өчен рәнҗетелгәннәр һәм алданганнар булып калмаска?» Ул мәсихчеләргә имандашын судка алып бармаска, ә аңарга юл куярга әзер булырга киңәш биргән (1 Көр. 6:1—7). Кушма Штатларда яшәүче бер кардәшебез бу киңәшкә колак салган. Ул үзенең эш хуҗасы, башка мәсихче түләгән эш хакы белән риза булмаган. Изге Язмалардагы җитәкчелек буенча эш итеп, алар туган проблеманы чишәргә тырышсалар да, уңышлы булмаганнар. Ниһаять, алар «иман итүчеләр бердәмлегенә», ягъни мәсихче өлкәннәргә, мөрәҗәгать иткәннәр (Мат. 18:15—17).

Кызганычка каршы, бу каршылыкны чишеп булмаган. Күп догалар кылгач, абый-кардәшебез үзенә акча түләнергә тиеш дип санаса да, бу акчадан баш тартуны яхшырак күргән. Ни өчен? Соңрак ул болай дигән: «Бу каршылык аркасында мин шатлыгымны югалттым һәм ул рухи эшләргә кулланырга кирәк булган кыйммәтле вакытымны урлады». Андый карарны кабул иткәч, абый-кардәшебез кабат үзен шатлыклы хис итә башлаган һәм Йәһвәнең үз хезмәтен фатихалаганын күргән.

Хәтта кечкенә нәрсәләрдә дә

Кечкенә нәрсәләрдә дә юл куючан булу шатлык китерә. Пионер булып хезмәт итүче бер ир белән хатын өлкә конгрессының беренче көненә алдан килеп, үзләре теләгән урыннарга урнашканнар. Программа башлангач, шыгрым тулы залга берничә балалы зур гаилә кергән. Гаиләнең үзләренә урнашу урыннарын эзләүләрен күреп, бу ир белән хатын аларга үз урыннарын биргәннәр. Шулай итеп, бу гаилә конгресста бергә утыра алган. Конгресстан соң берничә көн үткәч, ир белән хатын бу гаиләдән рәхмәт сүзләре белән хат алганнар. Хатта бу гаилә программаның башына соңга калгач, аларның күңелләре кырылган дип әйтелгән булган. Әмма аларның күңелсезлеге шатлык белән алмашынган. Алар бу ир белән хатынның, аларга карата игелекләре өчен, рәхмәтле булганнар.

Мөмкинлек булганда, әйдәгез, юл куючан булып, башкаларның файдасына эш итик. «Үз файдасын эзләми» торган ярату күрсәтеп, без якыннарыбыз белән тынычлык саклыйбыз һәм җыелышта тынычлык булсын өчен үз өлешебезне кертәбез (1 Көр. 13:5). Ләкин иң мөһиме шул: без Йәһвә белән дуслык саклыйбыз.

[20 биттәге иллюстрация]

Модага бәйле сорауларда син, минем алай киенергә хакым бар дип тормыйча, үз карашыңны үзгәртергә әзерме?

[20, 21 биттәге иллюстрация]

Син үз урыныңны кардәшләреңә бирергә әзерме?