Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тиешле, гади һәм Аллаһыга яраклы итеп мәсихчеләрчә җирләү

Тиешле, гади һәм Аллаһыга яраклы итеп мәсихчеләрчә җирләү

Тиешле, гади һәм Аллаһыга яраклы итеп мәсихчеләрчә җирләү

КАЙГЫЛЫ елау тавышлары ишетелә. Кара киемгә киенгән елаучылар кайгыдан җиргә ташлана-ташлана кычкырып елый. Биючеләр ритмлы музыкага тибрәнеп тора. Башкалар исә ашый, эчә һәм уен көлке белән бәйрәм итә. Кайберәүләр пальма шәрабы һәм сыра бик күп булганга исереп җирдә аунап ята. Бу нинди вакыйга соң? Кайбер илләрдә шулай итеп йөзләгән кеше җирләү урынына үлгән кеше белән саубуллашыр өчен җыела.

Күп кенә Йәһвә Шаһитләре хорафатларга ышанучы һәм үлеләрдән куркучы туганнары һәм күршеләре арасында яши. Миллионлаган кеше берәрсе үлгәч, аның рух булып киткәненә һәм тереләргә я ярдәм итә, я зыян китерә алганына ышана. Ата-бабалар рухына ышану бик күп җирләү йолалары белән бәйле. Сүз дә юк, кеше үлгәч, кайгыру табигый хәл. Гайсә белән аның шәкертләре дә якын кешеләрен югалткач кайгырганнар (Яхъя 11:33—35, 38; Рәс. 8:2; 9:39). Әмма алар беркайчан да ул көннәрдәге кешеләрнең гадәте буенча чиктән тыш хәсрәтләнмәгән (Лүк 23:27, 28; 1 Тес. 4:13). Ни өчен? Сәбәпләрнең берсе, алар үлем турындагы хакыйкатьне белгәннәр.

Изге Язмаларда ачыктан-ачык болай диелә: «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр... Аларның мәхәббәтләре дә, нәфрәтләре дә, сарыф иткән көчләре дә мәңгегә юкка чыккан... Син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк» (Вәг. 9:5, 6, 10). Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу сүзләр буенча, кеше үлгәч, бернәрсә дә белми. Ул уйламый, сизми, сөйләшми һәм бернәрсә дә аңлый алмый. Изге Язмалардагы бу мөһим хакыйкатьне аңлау мәсихчеләргә ничек тәэсир итә? Алар үлгән кешене ничек җирләргә тиеш?

«Пакьсезгә кагылмагыз»

Йәһвә Шаһитләре, милли һәм үзләре яшәгән җирләрдәге гореф-гадәтләргә карамастан, үлеләр барысын да белә һәм тереләргә тәэсир итә ала дигән тәгълимат белән бәйле йолаларны тотмый. Мәет янында йокламыйча төн үткәрү, җирләүдән соң үткәрелә торган мәҗлесләр, ел саен үлгән кешене искә алу, үлгән кеше өчен корбаннар китерү, толлык йолалары — бу Аллаһы өчен яраксыз һәм пакьсез гореф-гадәтләр, чөнки алар Изге Язмаларга нигезләнмәгән һәм җан яки рух үлми дигән җеннәр тәгълиматы белән бәйле (Йәз. 18:4). Чын мәсихчеләр «Раббының да, җеннәрнең дә аш табынында катнашучылар була алмый», шуңа күрә алар андый йолаларны тотмый (1 Көр. 10:21). Алар мондый әмергә буйсына: «Аерылыгыз...пакьсезгә кагылмагыз» (2 Көр. 6:17). Әмма бу авыр булырга мөмкин.

Африкада һәм башка җирләрдә мондый караш киң таралган: билгеле йолалар үтәлмәсә, бу ата-бабалар рухларының ачуын чыгара һәм халыкка ләгънәт яисә бәла-каза китерә ала. Изге Язмаларга нигезләнмәгән җирләү йолаларын үтәүдән баш тартканга, Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләрен тирә-яктагылар хөкем итә, хурлый, авылларыннан яисә гаиләләреннән куып чыгарырбыз дип куркыта. Аларны башка кешеләрне санга сукмауда һәм үлгән кешене хөрмәт итмәүдә гаеплиләр. Кайчакта Йәһвәгә ышанмаучы кешеләр мәсихчене үзләренчә җирләргә теләк белдерергә мөмкин. Шуңа күрә Аллаһыга яраксыз җирләү йолаларын үтәргә мәҗбүр иткән кешеләр белән каршылыклар тумасын өчен, нәрсә эшләргә? Ә Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне җимерә алган пакьсез йолалардан һәм гореф-гадәтләрдән ничек сакланырга?

Башкалар синең карашыңны белсен

Кайбер илләрдә гадәттә үлгән кешенең туганнары һәм кабилә башлыклары аны ничек күмәргә кирәк икәнен үзләре карар итә. Шуңа күрә җирләү эшләрен оештырырга ярдәм иткән Аллаһыга тугры мәсихче, үлгән кешене Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы принциплар буенча күмәчәкләр дип аңлатырга тиеш (2 Көр. 6:14—16). Мәсихчене җирләгәндә имандашларыбызның вөҗданына зыян китерерлек һәм үлеләр турында нәрсәгә өйрәткәнебезне һәм ышанганыбызны белгән кешеләргә киртә булырлык бернәрсә дә булырга тиеш түгел.

Үлгән мәсихченең туганнары күмү эшләрен оештырырга дип җыелыштагылардан ярдәм сораганда, мәсихче өлкәннәр, җирләү Изге Язмалардагы принциплар буенча үтсен өчен, файдалы киңәшләр биреп, рухи яктан ярдәм күрсәтә ала. Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр Аллаһы хупламаган йоланы үткәрергә тәкъдим итсәләр, безгә ныклык һәм кыюлык белән, шул ук вакытта әдәпле итеп һәм ихтирам белән, мәсихче карашыбызны аңлатырга кирәк (1 Пет. 3:15). Әмма Йәһвәгә ышанмаучы туганнар пакьсез йолаларны үтәргә дип үз дигәннәрендә торса, нәрсә эшләргә? Бу очракта үлгән мәсихченең Йәһвәгә ышанучы туганнары, бәлкем, ул җирдән китәргә булырлар (1 Көр. 10:20). Һәм Патшалык Залында яисә башка яраклы урында мәсихче өлкән матәм нотыгын сөйләп, үз якыннарын югалтканга күрә кайгырган кешеләрне «Изге язмада язылганнарның барысы» аша юата ала (Рим. 15:4). Бу җыелу, хәтта залда үлгән кешенең тәне булмаса да, тиешле һәм яраклы булачак (Кан. 34:5, 6, 8). Андый авыр вакытта Йәһвәгә ышанмаган кешеләр үз-үзләрен тотышы белән хәсрәт кичерүчеләргә стресс һәм кайгы өсти ала. Әмма безне шунысы юата: безнең дөрес эшләргә тәвәккәллегебезне «гаять зур кодрәт» бирүче Аллаһы күрмичә калмый (2 Көр. 4:7).

Үз теләгегезне язып куегыз

Кеше үзен ничек җирләргә кирәк икәне турында күрсәтмәләр язып куйса, бу сорауны Йәһвә Шаһитләре булмаган гаилә әгъзалары белән хәл итәргә җиңелрәк булачак, чөнки алар мәрхүмнең теләген хөрмәт итәчәкләр. Кайда һәм ничек җирләргә, күмү эшләрен оештыру өчен кем җаваплы булырга тиеш икәнен җентекләп язып куярга кирәк (Ярат. 50:5). Бу документ кул куеп рәсмиләштерелсә, ул зуррак көчкә ия булачак. Алдан күрүчән кеше Изге Язмалардагы принципларга нигезләнгән акыллылыкка ия, һәм ул, андый документны язар өчен, картлык көннәрен яисә үлемгә китерә торган чирне көтәргә кирәк түгел икәнен белә (Гыйб. сүз. 22:3; Вәг. 9:12).

Кайберәүләр өчен андый күрсәтмәләрне язарга җиңел түгел. Әмма андый адым кешенең җитлеккән мәсихче икәнлеген һәм башкалар турында ярату белән кайгырта икәнен күрсәтә (Флп. 2:4). Мәсихчегә җирләү турындагы сорауларны кайгыга баткан гаиләдәгеләргә йөкләр урынына үзенә кайгыртып кую яхшырак булыр. Югыйсә башкалар аның мәсихче булган туганнарына басым ясап, аларны ул үзе хупламаган һәм тотмаган пакьсез гореф-гадәтләрне үтәргә мәҗбүр итәргә мөмкин.

Гади җирләү

Африканың күп кенә җирләрендә мондый караш киң таралган: кеше үлсә, ата-бабаларның рухларының ачуы чыкмасын өчен, аны, күп кеше җыелып, байларча җирләргә кирәк. Кайберәүләр үлгән кешене җирләгәндә үзләренең җәмгыятьтәге югары дәрәҗәләрен һәм байлыкларын күрсәтергә мөмкинлекләр эзли. Үлгән кешене «кешеләрчә» күмәр өчен, күп вакыт, көч һәм акча кирәк. Җирләү турында күбрәк кеше белсен өчен, төрле урыннарда үлгән кешенең сурәте белән плакатлар куела. Җирләүгә килергә теләгән кешеләргә үлгән кешенең сурәте белән футболкалар таратыла. Тирә-яктагыларны хәйран калдырыр өчен, бай һәм кыйммәтле табутлар сатып алалар. Бер Африка илендә кайбер табутларны машиналарга, самолетларга, көймәләргә һәм башка әйберләргә охшаш итеп ясаталар. Бу байлык, бөеклек һәм муллыкны күрсәтү максаты белән эшләнә. Үлгән кешене, кешеләр күрсеннәр дип, табуттан чыгарып, купшы итеп бизәлгән ятакка яткырырга да мөмкиннәр. Үлгән хатын-кызны ак туй күлмәгенә киендереп, бизәнү әйберләре һәм кыйммәтле бизәкләр белән матурлыйлар. Аллаһы хезмәтчеләре андый җирләү йолаларын үтәргә тиешме?

Җитлеккән мәсихчеләр акыллылык белән эш итәләр һәм Аллаһының принципларын белмәүче һәм белергә дә теләмәүче кешеләр кебек чиктән тыш кыланмыйлар. Без беләбез, мактанырга этәрүче һәм Изге Язмаларга нигезләнмәгән гореф-гадәтләр һәм йолалар Аллаһыдан түгел, фәкать үтеп китүче дөньядандыр (1 Яхъя 2:15—17). Безгә бу дөньяда хөкем сөргән ярышу, ягъни башкалардан уздырырга тырышу, рухыннан сакланырга кирәк (Гәл. 5:26). Билгеле, үлгән кешеләрдән курку халык культурасының нигезе булып тора икән, ул халыкта җирләү еш кына бай үтә һәм андагы хәлне күзәтеп тору авыр була. Үлеләрне олылау иман итмәүче кешеләрне җиңел генә бозык тәртипкә этәрергә мөмкин. Анда кычкырып һәм котырынкы елыйлар, үлгән кешене кочаклыйлар, тере кеше белән сөйләшкән кебек аның белән сөйләшәләр, табутка акча һәм башка әйберләр салалар. Мәсихчене җирләгәндә андый хәл булса, бу Аллаһының исеменә һәм аның халкына хурлык китерер иде (1 Пет. 1:14—16).

Кеше үлгәч, без аның белән чыннан да нәрсә булганын беләбез. Бу безгә мәсихчене җирләгәндә Аллаһы хупламаган эшләрне башкарырга юл куймаска кыюлык бирә (Эфес. 4:17—19). Гайсә җирдә иң бөек һәм күренекле кеше булса да, аны гади итеп җирләгәннәр (Яхъя 19:40—42). Андый җирләү «Мәсихнең уй-ниятләрен аңлаган» кешеләр өчен бик урынлы (1 Көр. 2:16). Мәсихчене гади итеп җирләгәндә, без Изге Язмаларда пакьсез дип саналган эшләрдән читтә торып, Аллаһыны яраткан кешеләр өчен тиешле булган тыныч шартларны һәм әдәпле тәртипне саклаячакбыз.

Күңел ачу өчен сәбәп бармы?

Кайбер җирләрдә җирләүдән соң, үлгән кешенең туганнары, күршеләре һәм башка кешеләр зур мәҗлескә җыелып, анда көчле музыкага бииләр. Алар өчен бу гадәти хәл булырга мөмкин. Андый бәйрәмнәрдә еш кына күп эчәләр һәм әхлаксыз тәртипкә биреләләр. Кайбер кешеләр андый күңел ачулар үлем китергән кайгыны басарга ярдәм итә дип әйтә. Башкалар моны үз культураларының бер өлеше дип саный. Ә күпләр андый мәҗлесләрне үткәрергә кирәк дип ышана. Андый йола үлгән кешене олылау һәм шулай ук аның җанын, ул ата-бабалар рухларына кушылсын дип, азат итү максаты белән үтәлә.

Чын мәсихчеләр Изге Язмалардагы мондый сүзләрнең акыллы булуын аңлый: «Зар елау көлүдән яхшырак; чөнки йөзе кайгылы чакта кешенең күңеле йомшара» (Вәг. 7:3). Өстәвенә, алар тормышның кыска вакытлы икәне һәм үлеләрнең тереләчәге турында тыныч кына уйлану файдалы икәнен аңлый. Чыннан да, Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булган кешеләр өчен «үлем көне [аларның] туу көненнән яхшырак» (Вәг. 7:1). Билгеле, җирләүдән соң үткәрелә торган мәҗлесләр спиритизм һәм бозык тәртип белән бәйле. Моны аңлап, чын мәсихчеләр андый мәҗлесләрне оештырырга да һәм ул бәйрәмнәрдә катнашырга да тиеш түгел. Әгәр кеше андый мәҗлескә бара икән, ул Йәһвәне һәм имандашларның вөҗданын хөрмәт итмәгәнен күрсәтә.

Башкалар аерманы күрсен

Рухи караңгылыкта булган кешеләр үлеләрдән куркып яши. Без исә андый куркудан «ирекле»! (Яхъя 8:32) Без, кайгырсак та, «яктылык кешеләре» буларак, Изге Язмалардан алынган белемебез буенча эш итәбез, үзебезне тыйнак, әдәпле итеп тотабыз һәм үлеләрнең тереләчәгенә безнең нык өметебез бар (Эфес. 5:8; Яхъя 5:28, 29). Андый өметебез булганга, без «өметсез кешеләр» кебек чиктән тыш кайгырмаячакбыз (1 Тес. 4:13). Бу өмет безгә, саф гыйбадәт кылуны яклар өчен һәм кешеләрдән курыкмас өчен, кыю булырга ярдәм итәчәк (1 Пет. 3:13, 14).

Без Изге Язмалардагы принципларны тугры үтәсәк, кешеләр «Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы» күрә алачак (Мал. 3:18). Бервакыт үлем башка булмаячак (Ачыл. 21:4). Бу искиткеч вәгъдә үтәлгәнче, Йәһвә алдында «тапсыз, кимчелексез» булыр өчен, бу бозык дөньяның эшләрендә һәм Аллаһыны хурлаган йолаларда катнашмас өчен, көчебездән килгән бар нәрсәне эшлик (2 Пет. 3:14).

[30 биттәге иллюстрация]

Кеше үзен ничек җирләргә кирәк икәне турында теләген язып куйса, акыллы булыр иде

[31 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләр җирләү эшләрен гади һәм тиешле оештырырга тиеш