Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гадел кешеләр Аллаһыны мәңге данлаячак

Гадел кешеләр Аллаһыны мәңге данлаячак

Гадел кешеләр Аллаһыны мәңге данлаячак

«Гадел кеше мәңге истә калыр... Аның дөреслеге мәңге тора» (МӘД. 111:6, 9).

1. a) Аллаһы гадел дип санаган кешеләр нинди бәхетле киләчәккә өметләнә ала? б) Нинди сорау туа?

АЛЛАҺЫ гадел дип санаган кешеләр искиткеч киләчәккә өметләнә ала! Алар мәңгелек дәвамында Йәһвәнең искиткеч сыйфатларын тагы да тирәнрәк аңлаячак. Аллаһының иҗади эшләре турында белемнәре арткан саен, алар чын күңелдән аны данларга теләячәк. Мондый гаҗәеп киләчәккә ия булыр өчен, 111 нче Мәдхиядә язылганча, «гадел» булырга кирәк. Әмма гөнаһлы кешеләр изге һәм гадел Аллаһы, Йәһвә, алдында ничек гадел була ала? Без бар көчебезне куеп, үзебезне дөрес тотарга тырышсак та, барыбер хаталар, ә кайчакта җитди хаталар эшлибез (Рим. 3:23; Ягък. 3:2).

2. Йәһвә кешеләрне яратканга күрә нинди ике могҗиза эшләгән?

2 Аллаһы, кешеләрне яратканга күрә, алар аның алдында гадел була алсын өчен, кирәкле чаралар күргән. Беренчедән, ул могҗиза ясап, үзенең яраткан күктәге Улының тормышын гыйффәтле кызның карынына күчергән. Һәм ул камил кеше булып туган (Лүк 1:30—35). Аннары, Гайсәнең дошманнары аны үтергәч, Йәһвә тагын бер могҗиза эшләгән. Ул Гайсәне данлыклы рухи зат итеп терелткән (1 Пет. 3:18).

3. Ни өчен Аллаһы үз Улын күктәге яшәү белән бик теләп бүләкләгән?

3 Йәһвә Гайсәгә ул җиргә килгәнче аңарда булмаганны — мәңге бетми торган яшәү бүләген биргән (Евр. 7:15—17, 28). Йәһвә моны бик теләп эшләгән, чөнки Гайсә авыр сынауларда камил сафлыгын саклаган. Һәм үз Атасына Шайтанның гаепләвенә, ягъни кешеләр Аллаһыга эчкерсез яратудан түгел, ә үз файдаларын эзләп хезмәт итә дигән сүзләренә, иң яхшы җавап кайтарырга мөмкинлек биргән (Гыйб. сүз. 27:11).

4. a) Гайсә күккә кайткач безнең өчен нәрсә эшләгән, һәм Йәһвә нәрсә эшләгән? б) Йәһвәнең һәм Гайсәнең синең хакыңа эшләгәннәре синдә нинди хисләр тудыра?

4 Күктә Гайсә «Үз канының» бәясе белән «Аллаһы алдына» баскан. Күктәге яратучан һәм юмарт Атабыз Гайсәнең кыйммәтле бүләген безнең «гөнаһларның кичерелүен алып килүче һәм Аллаһы белән татулаштыручы корбан» итеп кабул иткән. Шуңа күрә без саф вөҗдан белән «тере Аллаһыга хезмәт итә алабыз». Бу безне 111 нче Мәдхиянең «Аллага шөкер» дигән беренче сүзләренә кушылырга дәртләндерә (Евр. 9:12—14, 24; 1 Яхъя 2:2).

5. a) Аллаһы алдында гадел булып калыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк? б) 110 нчы һәм 111 нче Мәдхияләр бер-берсе белән ничек бәйле?

5 Аллаһы алдында гадел булып калыр өчен, без Гайсәнең түгелгән канына иман итәргә тиеш. Безне шулкадәр яратканы өчен, без Йәһвәгә һәр көн рәхмәтләребезне белдерергә тиеш (Яхъя 3:16). Безгә шулай ук Аллаһы Сүзен өйрәнүебезне һәм бар көчебезне куеп аның буенча яшәвебезне дәвам итәргә кирәк. Аллаһы алдында саф вөҗдан сакларга теләүче кешеләргә 111 нче Мәдхиядә яхшы үгет-нәсихәт бирелә. Бу мәдхия 110 нчы Мәдхияне тулыландыра. Алар икесе дә «Аллага шөкер» дигән сүзләр белән башлана *.

Бәхет нигезе

6. 111 нче Мәдхиядәге Аллаһыдан куркучы «ир» кеше ничек фатихалана?

6 «Ходайдан куркучы һәм аның васыятьләрен яратучы ир сәгадәтле. Аның нәселе җирдә куәтле булыр; гаделләрнең буыны фатихалы булыр» (Мәд. 111:1, 2). Игътибар ит, башта мәдхия җырлаучы «ир» кеше турында берлек санда әйтә, ә 2 нче шигырьдә «гаделләр» дип әйткәндә күплек санга күчә. Димәк, 111 нче Мәдхиядә зур төркем турында әйтелә. Рәсүл Паул Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Мәдхия 111:9 дагы сүзләрне беренче гасырдагы мәсихчеләргә кулланган. (2 Көринтлеләргә 9:8, 9 ны укы.) Бу мәдхия Мәсихнең бүгенге шәкертләре бәхетле була ала икәнен яхшы сурәтли.

7. Ни өчен Аллаһының хезмәтчеләренә аңардан куркырга кирәк, һәм без Аллаһының әмерләренә ничек карарга тиеш?

7 Мәдхия 111:1 дә язылганча, «Ходайдан куркып» яшәгән чын мәсихчеләр зур бәхет кичерәләр. Бу Аллаһыга яраклы булмаудан курку аларга Шайтан дөньясының рухына каршы торырга ярдәм итә. Алар Аллаһы Сүзен өйрәнергә һәм аның әмерләрен үтәргә, шул исәптән бар җирдә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә ярата. Мәсихчеләр бозык кешеләрне Аллаһының киләчәк хөкем көне турында кисәтә һәм тырышып бөтен халыклар арасыннан шәкертләр әзерли (Йәз. 3:17, 18; Мат. 28:19, 20).

8. a) Аллаһыга тугрылыклы кешеләр ашкынучан булганнары өчен ничек бүләкләнә? б) Җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр киләчәктә ничек фатихаланачак?

8 Бу әмерләргә буйсынганга күрә, Аллаһы халкының саны бүген якынча җиде миллион. Йәһвә халкының «җирдә куәтле» булып киткәнен кем кире кага ала? (Яхъя 10:16; Ачыл. 7:9, 14). Аллаһы үз ниятен үтәгәч, алар тагы да күбрәк фатихалар алачак! Җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр, төркем буларак, киләчәк «зур газап» вакытында «гаделлек хакимлек итә торган... яңа җирне» булдырыр өчен исән калачак. Вакыт узу белән Һармагедунда исән калган кешеләр тагы да күбрәк фатихаланачак. Алар үледән терелтелгән миллионлаган кешеләрне каршы алырга әзер булачак. Нинди искиткеч киләчәк! Ахыр чиктә, Аллаһы әмерләрен үтәргә яраткан кешеләр камил булачак һәм «Аллаһы балаларының данлы азатлыгы» белән мәңге ләззәтләнәчәк (2 Пет. 3:13; Рим. 8:21).

Байлык белән акыллы куллану

9, 10. Чын мәсихчеләр рухи байлыкларын ничек куллана, һәм нинди мәгънәдә аларның гаделлеге мәңге торачак?

9 «Аның йортында муллык һәм байлык булыр, һәм дөреслеге гомердән гомергә тора. Тәкъваларга караңгыда якты төшә; Ул яхшы, шәфкатьле һәм гадел» (Мәд. 111:3, 4). Борынгы заманда Аллаһының кайбер хезмәтчеләре бай булган. Бүген Аллаһы хуплаган кешеләр, бай булмасалар да, рухи мәгънәдә чыннан да бай булып китә. Аллаһы алдында басынкы булырга теләгән кешеләрнең күбесе, Гайсә көннәрендәге кебек, ярлылар һәм кимсетелгәннәр (Лүк 4:18; 7:22; Яхъя 7:49). Ләкин кеше баймы яисә ярлымы, ул рухи яктан бай була ала (Мат. 6:20; 1 Тим. 6:18, 19; Ягъкуб 2:5 не укы).

10 Майланган мәсихчеләр һәм аларның хезмәттәшләре рухи байлыкларын үзләрендә сакламый. Алар кешеләргә Аллаһының акыллылыгы һәм аның турындагы белемнәр белән кулланырга булышып, Шайтанның караңгы дөньясында «якты» булып балкыйлар. Дошманнар Патшалык турында вәгазьләүне туктатырга тырышса да, алар уңышсыз. Бу гадел эшнең җимешләре «гомердән гомергә торачак». Гадел юлдан баруларын дәвам итүче Аллаһының хезмәтчеләре дә мәңге яшәячәк.

11, 12. Аллаһы халкы үз байлыгын ничек куллана?

11 Аллаһы халкы — майланган хезмәтче төркеме һәм «бихисап күп кеше» — материаль яктан юмарт. Мәдхия 111:9 да: «Ул (малын) ярлыларга өләшкән»,— дип әйтелә. Бүген мәсихчеләр еш кына мохтаҗ булган имандашларына һәм күршеләренә дә материаль яктан булыша. Алар афәтләрдән соң торгызу эшләрен оештырыр өчен дә үз акчаларын сарыф итә. Гайсә әйткәнчә, бу да бәхет чыганагы булып тора. (Рәсүлләр 20:35; 2 Көринтлеләргә 9:7 не укы.)

12 Бу журналны да 172 телдә бастырып чыгарыр өчен, бик күп акча кирәк. Ул телләрнең күбесендә сөйләшүче кешеләр ярлы яши. Шулай ук бу журнал төрле саңгырау телләрендә һәм сукыр кешеләр өчен Брайль шрифтында чыга.

Юмарт һәм гадел

13. Юмарт булуның иң яхшы үрнәген кем күрсәтә, һәм без аңа ничек охшарга тырыша алабыз?

13 «Яхшы кеше юмарт һәм бурычка да биреп тора» (Мәд. 111:5). Сез, бәлкем, игътибар иткәнсездер, башкаларга булышкан кешеләр юмарт булмаска да мөмкин. Кайберәүләр тәкәбберләнеп яки теләмичә кешеләргә ярдәм итә. Андый кешеләрдән ярдәм аласы да килми. Ә юмарт кешеләр булышканда, бу шатландыра. Йәһвә юмарт һәм мөбарәк Бирүче, аңа тиңнәр юк (1 Тим. 1:11; Ягък. 1:5, 17). Гайсә Мәсих үз Атасының юмартлыгын камил итеп чагылдырган (Марк 1:40—42). Шуңа күрә, Аллаһы безне гадел дип күрсен өчен, без үз якыннарыбызга рухи яктан, аеруча вәгазьләгәндә, теләп һәм юмарт булышабыз.

14. Тормышның нинди өлкәләрендә гадел эш итәргә кирәк?

14 «Ул хөкемдә үз сүзендә нык тора» (Мәд. 111:5). Алдан әйтелгәнчә, ышанычлы хезмәтче төркеме Йәһвәнең гаделлеге буенча хуҗаның милке турында кайгырта. (Лүк 12:42—44 не укы.) Бу өлкәннәргә бирелгән Изге Язмаларга нигезләнгән җитәкчелектән күренә. Аларга, җыелыштагылар җитди гөнаһ эшләгәндә, бу очракларны карап чыгарга туры килә. Җыелышлар, миссионерлар йортлары һәм Вефильләр тиешенчә эш итсен өчен, хезмәтче төркеме Изге Язмаларга нигезләнгән күрсәтмәләр бирә. Моннан да хезмәтченең гадел эш итүе күренә. Бер-берсе вә башка кешеләр белән үзләрен тотышында һәм акча вә башка нәрсәләр белән бәйле эшләрдә өлкәннәр дә һәм бар мәсихчеләр дә гадел булырга тиеш. (Михей 6:8, 11 не укы *.)

Гадел кешеләр өчен фатихалар

15, 16. a) Бу дөньяның начар яңалыклары гадел кешеләргә ничек тәэсир итә? б) Аллаһының хезмәтчеләре моннан ары да нәрсә эшләргә тәвәккәл?

15 «Шунлыктан ул гомергә каушамас; гадел кеше мәңге истә калыр. Ул усал сүздән курыкмас, Ходайга өметләнеп, аның йөрәге нык тора. Аның йөрәге нык тора, ул үзенең дошманнарын күргәндә курыкмас» (Мәд. 111:6—8). Аеруча бүген сугышлар, терроризм, яңа чирләрнең килеп чыгуы, иске чирләрнең «кайтуы», җинаятьчелек, фәкыйрьлек, әйләнә-тирәнең пычрануы турында яңалыклар бик күп. Аллаһы гадел дип күргән кешеләр мондый яңалыкларны ишетсә дә, куркуга бирешми. Аларның йөрәкләре «нык тора», чөнки алар, Аллаһының гадел яңа дөньясы якын икәнен белгәнгә, киләчәккә ышаныч белән карый. Бәла-каза булса, алар, Йәһвәнең ярдәменә өметләнгәнгә күрә, аны җиңелрәк кичерә. Ул беркайчан да гаделләргә «каушарга» бирмәс, ул аларга һәрнәрсәне кичерергә ярдәм һәм көч бирә (Флп. 4:13).

16 Аллаһы гадел дип санаган кешеләрне нәфрәт итәләр, һәм дошманнар алар турында ялган тарата. Ләкин бу чын мәсихчеләрне вәгазьләүдән туктатмый һәм туктатмаячак. Киресенчә, алар Аллаһы үзләренә тапшырган эшне — Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшен — бирешмичә башкаруын дәвам итә. Ахыр якынлашкан саен, каршылыклар, һичшиксез, күбәячәк. Магог җиреннән Гог ролен үтәүче Шайтан Иблис аларга бөтен җир буенча һөҗүм иткәндә, бу нәфрәт үзенең югары ноктасына җитәчәк. Ул чакта без «дошманнарыбызның» хурлыклы җиңелүенә карап торачакбыз. Йәһвә исеменең тулысынча изгеләнүен күреп тору чыннан да сокландыргыч булачак! (Йәз. 38:18, 22, 23).

«Данланып күтәрелгән»

17. Гаделләр ничек «данланып күтәрелер»?

17 Шайтан һәм аның дөньясының каршылыгы булмаганда Йәһвәне бердәм мактау чыннан да шатлыклы булачак! Аллаһы алдында гадел булып калган бар кешеләр шатланып Йәһвәне мәңге данлаячак. Алар хур ителеп җиңелмәячәк, чөнки Йәһвә гаделләрнең «мөгезе данланып күтәрелер» дип вәгъдә иткән (Мәд. 111:9). Гаделләр Йәһвә хакимлегенең бар дошманнарының юкка чыгуын күреп, тантана кылачак.

18. 111 нче Мәдхиянең соңгы сүзләре ничек үтәләчәк?

18 «Усал кеше моны күреп азапланыр, тешләрен шыкырдатыр, кибеп бетәр. Усалларның теләге юкка чыгар» (Мәд. 111:10). Аллаһы халкына каршылык күрсәтүен дәвам иткән кешеләр тиздән көнләшүдән һәм нәфрәтләнүдән «кибеп бетәр». Алар вәгазьләү эшебезне туктатырга тели, ләкин якынлашкан «зур афәттә» алар үзләре юк булачак (Мат. 24:21).

19. Без нәрсәгә ышана алабыз?

19 Бу бөек җиңүне күрәчәк бәхетле кешеләр арасында син булырсыңмы? Яки Шайтан дөньясына ахыр килгәнче, авыру аркасында яки картаеп үлгән «тәкъва кешеләр» терелтелгәндә, алар арасында булырсыңмы? (Рәс. 24:15). Әйе, булырсың. Әмма моның өчен син Гайсәнең йолым корбанына иман итүеңне һәм, 111 нче Мәдхиядә сурәтләнгән тәкъва «кеше» кебек, Йәһвәдән үрнәк алуыңны дәвам итәргә тиеш. (Эфеслеләргә 5:1, 2 не укы.) Йәһвә андый кешеләрнең һәм аларның гадел эшләренең мәңге истә калуы турында кайгыртачак. Ул аларны һәрвакыт исендә тотачак һәм яратачак (Мәд. 111:3, 6, 9).

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. Бу мәдхияләр бер-берсен тулыландыра икәне аларның төзелешеннән һәм эчтәлегеннән күренә. 111 нче Мәдхиядәге Аллаһыдан куркучы «кеше» 110 нчы Мәдхиядәге Аллаһының сыйфатларын күрсәтә. Моны, Мәдхия 110:3, 4 не Мәдхия 111:3, 4 белән чагыштырсак, күреп була.

^ 14 абз. Михей 6:8, 11: «Ул сиңа, кеше, нәрсә яхшы икәнен әйтте. Әллә Йәһвә синнән гадел эш итүдән, игелекне яратудан һәм Аллаһың белән йөреп тыйнак булудан башка тагын берәр нәрсә таләп итәме? Үлчәүләрем дөрес булмаса, букчамда дөрес булмаган таш герләр ятса, мин саф була аламмы?»

Уйланыр өчен сораулар

• «Аллага шөкер» дип әйтер өчен нинди сәбәпләр бар?

• Безнең көннәрдәге нинди үзгәрешләр чын мәсихчеләрне шатландыра?

• Йәһвә нинди бирүчеләрне ярата?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Аллаһы алдында гадел булып калыр өчен, без Гайсәнең түгелгән канына иман итәргә тиеш

[26 биттәге иллюстрация]

Ирекле иганәләр ярдәмендә торгызу эшләре башкарыла һәм Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият бастырыла