Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Изге Язмаларда «Йәшар китабы» һәм «Раббының Сугышлар Китабы» искә алына (Ешуа 10:13; Сан. 21:14). Бу ике китап Изге Язмаларда юк. Аларны югалтылган Аллаһының иңдергән китаплары дип әйтеп буламы?

Бу ике югалтылган китапны Аллаһы иңдергән дип уйларга сәбәп юк. Изге Язмаларны Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган кешеләр анда башка хезмәтләрне дә китергәннәр. Аларның кайберсе, бәлкем, чыннан да Изге Язмаларның өлешедер, әмма алар хәзерге укучы белми торган исемнәр белән аталган булган. Мәсәлән, 1 Паралипоменон 29:29 да «алдан күрүчән Шамуил язулары», «Натан пәйгамбәрнең язулары» һәм «киләчәкне күрүче Гәд язулары» искә алына. Бу, бәлки, без белгән 1 нче һәм 2 нче Патшалык китаплары һәм, бәлкем, Хакимнәр китабы булырга мөмкин.

Икенче яктан, Аллаһы Сүзендә Изге Язмалар китапларының исеменә охшаш исемнәре булган китаплар искә алынырга мөмкин. Әмма алар Изге Язмаларга керми. Мисал өчен дүрт борынгы китапны алыйк: «Яһүдия патшаларының елъязмалар китаплары», «Яһүдия һәм Исраил патшалары китаплары», «Исраил патшалары китаплары» һәм «Исраил һәм Яһүдия патшалары китаплары». Бу китапларның исеме Изге Язмаларның Патшалыклар китапларының исеменә охшаш булса да, аларны Аллаһы иңдермәгән, һәм алар Изге Язмаларга керми (3 Пат. 14:29; 2 Пар. 16:11; 20:34; 27:7). Күрәсең, бу китаплар Иремия пәйгамбәр һәм Езра үзләренең Изге Язмаларга кергән китапларын язган вакыттагы тарихи хезмәтләр булган.

Әйе, Изге Язмаларны язучыларның кайберсе ул вакытта булган, әмма Аллаһы тарафыннан рухландырылмаган тарихи язуларны һәм документларны кулланган яисә аларны атап киткән. Эстер 10:2 дә «Мадай һәм Фарсы патшалыкларының елъязмалар китабы» турында әйтелә. Лүк үзе бәян иткән Яхшы хәбәрне язар өчен, «башыннан ук барысын да җентекләп тикшергән». Бу нәрсәне аңлаткан? Күрәсең, ул, Гайсә шәҗәрәсен язганда, шул вакыттагы язуларны җентекләп өйрәнгән. Ул шәҗәрәне без Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә укый алабыз (Лүк 1:3; 3:23—38). Лүк кулланган язуларны Аллаһы иңдермәгән булса да, ул бәян иткән Яхшы хәбәрне, һичшиксез, Аллаһы рухландырган. Һәм ул безнең өчен кыйммәтле булып кала.

Сорауда искә алынган ике китап — «Йәшар китабы» һәм «Раббының Сугышлар Китабы» — күрәсең, ул вакыттагы документлар булган, аларны Аллаһы иңдермәгән. Шуңа күрә Йәһвә аларны саклап калмаган. Бу ике китап Аллаһы Сүзендә искә алынганга, Изге Язмалар белгечләре мондый нәтиҗәгә килә: алар Исраил һәм аның дошманнары арасындагы сугышлар турында шигырьләр һәм җырлар җыентыгы (2 Пат. 1:17—27). Изге Язмаларның бер энциклопедиясе буенча, бу китапларның эчтәлеге, бәлкем, бу «билгеле җырларның җыелмасы һәм аларны үзләренең милли эпосын һәм шигъриятен саклаган борынгы Исраил җырчылары телдән телгә тапшырганнар». Хәтта Аллаһының кайбер пәйгамбәрләре дә язулар алып барган. Аларны Йәһвә иңдермәгән һәм «өйрәтү, шелтәләү, төзәтү... өчен файдалы» булган Изге Язмаларга кертмәгән (2 Тим. 3:16; 2 Пар. 9:29; 12:15; 13:22).

Изге Язмаларда билгеле китапларның искә алынуы һәм аларның үз вакытында файдалы булуы аларның Аллаһы тарафыннан рухландырылган икәнен аңлатмый. Әмма Йәһвә Аллаһы үз «сүзен» тәшкил иткән бар язмаларны саклап калган, һәм алар «мәңгелек булачак» (Ишаг. 40:8). Әйе, Йәһвә безнең «сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булуыбыз өчен» бүген бездә булган Изге Язмаларның 66 китабына нәкъ кирәкле язмаларны керткән (2 Тим. 3:16, 17).