Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хезмәтебездә ничек нык булып калырга?

Хезмәтебездә ничек нык булып калырга?

Хезмәтебездә ничек нык булып калырга?

СИНЕҢ вәгазьләргә теләмәслек арыганың һәм төшенкелеккә бирелгәнең бармы? Каты каршылыклар, борчылулар, начар сәламәтлек, тирә-яктагыларның басымы яисә хезмәтебездә уңышларның булмавы аркасында ныклыгыбыз сыналырга мөмкин. Әмма Гайсәнең мисалына игътибар ит. Ул «Үзен киләчәктә көткән шатлык хакына» иң авыр сынауны кичергән (Евр. 12:2). Гайсә белгән, ул Аллаһыга каршы әйтелгән гаепләүләрнең нигезсез икәнен исбатласа, Йәһвәнең йөрәген сөендерәчәк (Гыйб. сүз. 27:11).

Син дә, хезмәтеңдә нык булып, Йәһвәнең йөрәген шатландыра аласың. Әмма берәр нинди кыенлыклар синең рухи көчеңне алса, нәрсә эшләргә? Олы яшьтәге һәм сәламәтлеге начар булган Кристина болай ди: «Мин еш кына арам һәм төшенкелеккә биреләм. Картлык, начар сәламәтлек һәм көндәлек борчылулардан кайчакта ашкынуым кими». Андый авырлыкларга карамастан, хезмәтебездә ничек нык булып калырга?

Пәйгамбәрләрдән үрнәк ал

Патшалыкның тугры вәгазьчеләре, хезмәтләрен дәвам итәр өчен, борынгы пәйгамбәрләр күрсәткән рухны үстерә ала. Мәсәлән, Аллаһы Иремияне пәйгамбәр итеп билгеләгәч, ул башта моңа теләмичә ризалашкан. Әмма ул 40 елдан артык үз йөкләмәсен үтәүдә ныклык саклаган, чөнки ул тулысынча Аллаһыга өметләнергә өйрәнгән (Ирем. 1:6; 20:7—11).

Иремия мисалы Хенрикның рухын күтәрә. Ул болай ди: «Мин Йәһвәгә 70 елдан артык хезмәт итәм. Кешеләр ваемсыз булганга һәм үзләрен дошманнарча тотканга, минем кайчакта рухым төшә иде. Андый вакытларда мин Иремия мисалын искә төшерә идем: ул Йәһвәне яраткан һәм рухи яктан көчле булган. Бу аңа пәйгамбәр булып хезмәт итүен дәвам итәргә көч биреп торган» (Ирем. 1:17). Рафалны да Иремия мисалы ныгыта. «Иремия үз хисләренә бирелеп, игътибарын үзенә тупламаган, ә Аллаһыга өметләнгән. Үзләрен дошманнарча тоткан кешеләр арасында ул үз хезмәтен курыкмыйча дәвам иткән. Мин моны һәрвакыт истә тотарга тырышам»,— дип сөйли ул.

Ишагыйя пәйгамбәрнең мисалы да күпләргә хезмәттә нык булырга ярдәм итә. Аллаһы аңа якташлары аны тыңламаячак дип әйткән: «Бу халыкның йөрәген тупасландыр һәм колакларын ишетелмәслек ит». Ишагыйянең хезмәте уңышсыз булганмы? Аллаһы карашы буенча юк! Аңа пәйгамбәр булырга йөкләмә бирелгәч, ул: «Менә мин! Җибәр мине»,— дигән (Ишаг. 6:8—10). Ишагыйя үзенә тапшырылган эшне тугры үтәгән. Ә синең вәгазьләү эшенә мөнәсәбәтең нинди?

Тирә-яктагыларның ваемсызлыгына карамастан, хезмәттә Ишагыйя кебек нык булып калыр өчен, безгә кешеләрнең начар мөнәсәбәтенә игътибарыбызны тупламаска кирәк. Рафал төшенкелек белән көрәшүе турында болай дип сөйли: «Мин кешеләрнең тупас сүзләрен онытырга тырышам. Кешеләрнең үз карашларын үзләре теләгәнчә белдерергә хакы бар». Ә Анна болай ди: «Мин күңелсез һәм рухны төшерерлек нәрсәләр турында уйламаска тырышам. Моның өчен вәгазьгә барыр алдыннан мин дога кылам һәм көндәлек шигырьне карап чыгам. Һәм минем начар уйларым шунда ук юкка чыга».

Йәзәкил пәйгамбәр Бабылга сөрелгән үзсүзле яһүдләр арасында хезмәт итеп яшәгән (Йәз. 2:6). Ул Аллаһы сүзләрен халыкка сөйләмәсә һәм берәр явыз кеше кисәтүләрне ишетмичә үлеп китсә, аның үлемендә ул гаепле булыр иде. Йәһвә аңа болай дигән: «Аның каны өчен мин сине җавапка тартачакмын» (Йәз. 3:17, 18).

Хенрик үзендә Йәзәкил күрсәткән рухны сакларга тырыша: «Минем кешеләрнең канында гаепле буласым килми. Аларның кыйммәтле тормышлары куркыныч астында» (Рәс. 20:26, 27). Збигнев та болай ди: «Йәзәкил, кеше мөнәсәбәтенә карамастан, үз эшен тырышып дәвам итәргә тиеш булган. Бу миңа вәгазьләү эшенә Барлыкка Китерүчебез кебек карарга булыша».

Син берүзең түгел

Вәгазьләгәндә син берүзең түгел. Рәсүл Паул кебек, без дә: «Без — Аллаһының хезмәттәшләре»,— дип әйтә алабыз (1 Көр. 3:9). Кайвакыт күңел төшенкелегенә бирелүчән Кристина: «Мин Йәһвәдән һәрвакыт көч сорыйм. Ул мине беркайчан да калдырмый»,— ди. Әйе, без хезмәтебездә Аллаһы рухының ярдәменә мохтаҗ! (Зәк. 4:6).

Вәгазьләгәндә изге рух үз җимешен тәшкил иткән сыйфатларны да күрсәтергә булыша (Гәл. 5:22, 23). Ә бу вәгазь эшендә нык булып калырга ярдәм итә. Хенрик болай дип әйтә: «Хезмәттә катнашу миңа үземдә үзгәрешләр ясарга булыша. Мин башкаларга карата сабыр һәм игътибарлы булырга һәм авырлыкларга бирешмәскә өйрәнәм». Үз хезмәтеңне, кыенлыклар булса да, тугры башкарсаң, бу сиңа изге рух җимешен үзеңдә тагы да күбрәк булдырырга булышачак.

Йәһвә, бу махсус эшне башкарыр өчен, үз фәрештәләрен куллана (Ачыл. 14:6). Инҗилдә андый рухи затларның саны «йөзләрчә миллион һәм дистәләрчә меңнәр» дип әйтелә (Ачыл. 5:11). Гайсә җитәкчелегендә фәрештәләр Аллаһының җирдәге хезмәтчеләренә ярдәм итә. Вәгазьләгәндә, син моны истә тотасыңмы?

«Фәрештәләрнең хезмәттә ярдәм иткәннәре турында уйлану миңа көч өсти. Аларның Йәһвә һәм Гайсә җитәкчелегендә күрсәткән ярдәмнәрен мин кадерлим»,— дип әйтә Анна. Тугры фәрештәләр белән хезмәттәшлек итү — бу зур хөрмәт!

Ә Патшалыкның башка вәгазьчеләре турында нәрсә әйтеп була? Бик күп тугры имандашларыбыз белән хезмәттәшлек итү — бу зур фатиха. Син дә Изге Язмалардагы бу гыйбрәтле сүзләрнең хаклыгын беләсеңдер: «Тимер тимерне кайрар, кеше үз дустының уй-фикерен чарлар» (Гыйб. сүз. 27:17).

Вәгазьдә башкалар белән хезмәттәшлек иткәндә, без элек хезмәттә кулланмаган уңышлы вәгазьләү ысулларына өйрәнә алабыз. «Төрле вәгазьчеләр белән хезмәт иткәндә, мин кардәшләремә дә, вәгазьдә очраткан кешеләргә дә ярату күрсәтә алам»,— дип әйтә Эльжбета. Төрле вәгазьчеләр белән хезмәт итәргә тырыш. Бу сиңа шатлык китерәчәк.

Үзең турында кайгырт

Хезмәттә ашкынучан булып калыр өчен, яхшы планлаштыру, шәхси өйрәнү графигы һәм җитәрлек ял итү кирәк. Димәк, без үзебезнең рухи һәм физик ихтыяҗларыбыз турында кайгыртырга тиеш.

Изге Язмаларда: «Тырыш кешенең уе-нияте — муллык»,— диелә (Гыйб. сүз. 21:5). «Хезмәттә регуляр рәвештә катнашу миңа билгеле максатларга ирешергә ярдәм итә. Мин вәгазьләр өчен җитәрлек вакыт бүлеп куям»,— дип әйтә 88 яшьлек Зигмунт.

Изге Язмаларны яхшы белү безне хезмәткә әзерли һәм ныгыта. Яшәр өчен ашау кирәк булган кебек, вәгазьләр өчен рухи ризык белән тукланырга кирәк. Аллаһы Сүзен һәр көн өйрәнеп һәм рухи «ризыкны үз вакытында» кабул итеп, без хезмәт итәр өчен көч алабыз (Мат. 24:45—47).

Эльжбета хезмәттә уңышлырак булыр өчен, тормышында үзгәрешләр ясаган. «Мин хәзер хезмәткә күбрәк әзерләнәм, ә телевизорны кимрәк карыйм. Һәр кич Изге Язмаларны укыганда, мин вәгазьдә очраткан кешеләр турында уйлыйм. Алар өчен файдалы булачак шигырьләр һәм мәкаләләр карыйм»,— дип сөйли ул.

Җитәрлек ял итү сиңа хезмәттә хәлеңнән килгәнне эшләр өчен, көч җыярга ярдәм итәчәк. Ә чиктән тыш ял итү хезмәтеңә начар яктан тәэсир итәчәк. Анджей исемле ашкынучан вәгазьче болай ди: «Тиешенчә ял итмәсәң, хәлсезләнәчәксең, ә бу төшенкелеккә китерергә мөмкин. Мин бар көчемне куеп, моны булдырмаска тырышам» (Вәг. 4:6).

Без эчкерсез тырышсак та, яхшы хәбәрне бик аз кеше кабул итә. Әмма Йәһвә безнең хезмәтебезне беркайчан да онытмаячак (Евр. 6:10). Күп кешеләр безнең белән сөйләшергә теләмәсә дә, алар, без килеп-киткәннән соң, бәлкем, безнең килүебез турында сөйләшер. Һәм нәтиҗәсе Йәзәкил көннәрендәге кебек булачак: кешеләр үзләренең «арасында пәйгамбәрнең булганын беләчәк» (Йәз. 2:5). Сүз дә юк, хезмәтебез җиңел түгел, ләкин ул безгә һәм безне тыңлаган кешеләргә дә зур файда китерә.

«Вәгазь эшендә катнашу безгә яңа кеше булып киенергә, Аллаһыны һәм якыннарыбызны яратырга ярдәм итә»,— дип әйтә Зигмунт. «Коткару эшендә катнашу — зур хөрмәт. Бу эш андый шартларда һәм күләмдә беркайчан да кабатланмаячак»,— дип әйтә Анджей. Син дә хезмәтеңдә нык калып, бик күп фатихалар урачаксың (2 Көр. 4:1, 2).

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Рухи һәм физик ихтыяҗларыбыз турында кайгырту, хезмәтебездә нык булып калырга булыша