«Ходайдан куркучыларны Ходай фәрештәсе әйләндереп ала»
«Ходайдан куркучыларны Ходай фәрештәсе әйләндереп ала»
Кристабел Коннелл сөйләде
Без Кристоферның Изге Язмалар буенча бирелгән сораулары белән шулхәтле мавыккан идек, хәтта караңгының төшкәнен дә сизмәдек, Кристоферның гел тәрәзәгә карап торганын да күрмәдек. Ниһаять, ул безгә таба борылып: «Хәзер инде китсәгез дә була»,— диде. Һәм безне велосипедларыбыз янына озатып, безнең белән саубуллашты. Нинди куркыныч безгә янаган соң?
МИН 1927 елда Шеффилд шәһәрендә (Англия) тудым. Ул вакытта минем фамилиям Эрл иде. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында йортыбызга бомба төште. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлар өчен, мине әбием янына яшәргә җибәрделәр. Мин монастырь карамагындагы мәктәптә укыдым, һәм андагы хатын-кыз монахлардан ни өчен дөньяда явызлык һәм мәрхәмәтсезлек шулхәтле күп дип сорый идем. Әмма алар да һәм башка диндар кешеләр дә бу соравыма канәгатьләндерерлек җавап бирә алмады.
Икенче бөтендөнья сугышы беткәннән соң мин шәфкать туташы һөнәренә өйрәндем һәм Лондонга күченеп, Паддингтондагы хастаханәдә эшли башладым. Тиздән, олы абыем Корей сугышына киткәннән соң, мин хастаханә янында кешеләрнең бик каты сугышканын күрдем. Бер кешене шулхәтле кыйнадылар ки, ул хәтта сукырайды, һәм аңа ярдәм итүче булмады. Ул вакытта без әнием белән спиритик сеансларга йөри идек, әмма алар да ни өчен дөньяда шулхәтле явызлык күп дигән соравыма җавап бирмәделәр.
Изге Язмаларны өйрәнә башлыйм
Бер көнне минем яныма олы абыем Джон килде. Ул Йәһвә Шаһите иде. «Ни өчен дөнья бәла-казалар белән тулган икәнен син беләсеңме?» — дип сорады ул. «Юк»,— дидем мин аңар. Ул Изге Язмаларын ачып, Ачылыш 12:7—12 не укыды. Мин дөньядагы явызлык өчен башлыча Шайтан белән җеннәр җаваплы икәнен аңладым. Һәм Джон киңәше буенча, тиздән Изге Язмаларны өйрәнә башладым. Әмма кешеләрдән курыкканга, мин суга чумдырылу үтмәдем (Гыйб. сүз. 29:25).
Минем апам Дороти да Йәһвә Шаһите булып китте. Ул булачак ире Билл Робертс белән 1953 елда Нью-Йоркта үткән халыкара конгресстан кайткач, мин аларга Изге Язмаларны өйрәнгәнем турында әйттем. Билл миннән: «Син китапта китерелгән Изге Язмаларның бар шигырьләрен укып тикшердеңме һәм сорауларга җавапларны сызып бардыңмы?» — дип сорады. Мин юк дигәч, ул: «Алайса, бу өйрәнү булмаган инде! Синең белән өйрәнгән апа-кардәшне тап та, яңадан өйрәнә башла!» — дип әйтте. Ул вакытта
мине җеннәр борчый башлады, һәм Йәһвәдән яклау сорап аларның тәэсиреннән коткарырга сораганым әле дә хәтеремдә.Шотландия һәм Ирландиядә пионер булып хезмәт итәм
1954 елда, 16 гыйнварда мин суга чумдырылу үттем. Май аенда хастаханә белән төзелгән договорның срогы тулгач, мин июнь аенда тулы вакытлы хезмәтемне башладым. Сигез ай үткәч, мине Грейнджмут шәһәренә (Шотландия) махсус пионер итеп билгеләделәр. Анда мин берүзем хезмәт иттем һәм Йәһвә фәрештәләренең «Ходайдан куркучыларны» «әйләндереп алганын» сиздем (Мәд. 33:8).
1956 елда мине һәм ике апа-кардәшне Ирландиягә, Голуэй шәһәренә билгеләделәр. Беренче көнне үк мин вәгазьләгәндә руханины очраттым. Ул ишекне япканнан соң күп тә үтмәде, полицейский килеп, безне хезмәттәшем белән участокка алып китте. Безнең исемебезне һәм адресыбызны белгәч, ул шунда ук телефоннан шалтыратып: «Мин аларның яшәгән урыннарын белдем, изге ата»,— дип әйтте. Аны рухани җибәргән булган! Без торган йортның хуҗасын безне куып чыгарырга мәҗбүр иттеләр. Шуңа күрә филиалдагы кардәшләр безгә шәһәрдән китәргә киңәш иттеләр. Ун минутка соңга калып тимер юл вокзалына килсәк тә, поезд әле китмәгән иде. Без киткәнче, бер кеше безне күзәтеп торды. Бу шәһәрдә без өч атна гына булдык!
Безне Лимерик шәһәренә билгеләделәр. Анда католик чиркәве көчле иде. Безне һәрвакыт кеше төркемнәре эзәрлекләп, мыскыллады. Күп кешеләр ишекләрен ачарга курка иде. Бер ел элек якындагы кечкенә Клунлара шәһәрендә бер абый-кардәшне кыйнаган булганнар. Шуңа күрә без мәкалә башында искә алынган Кристоферны очратканыбызга шатландык. Ул безне үзен кызыксындырган Изге Язмаларга нигезләнгән сорауларга җавап бирер өчен, кабат килеп-китәргә чакырды. Без сөйләшкән чакта өйгә рухани кереп, Кристоферга безне куып чыгарырга кушты. Әмма ул: «Бу хатыннарны мин чакырган идем, һәм алар шакып керделәр. Сезне исә беркем дә чакырмады, һәм сез шакымыйча кердегез»,— диде. Рухани ярсып, чыгып китте.
Рухани бик күп ир-атлар җыйган булган, һәм алар йорт янында безне көтеп торганнар икән. Аларның явыз ниятләрен белеп, Кристофер үзен мәкалә башында әйтелгәнчә тотты. Ул безгә, ир-атлар таралып беткәнче, сораулар биреп торды. Соңрак без аның үз гаиләсе белән яшәгән урыннарын калдырып, Англиягә күченеп китәргә мәҗбүр булганын белдек.
Галаад Мәктәбенә чакыру алам
Мин 1958 елда Нью-Йоркта үткәреләчәк «Аллаһы ихтыяры» дип аталган халыкара конгресска әзерләнгәндә, мине Галаад Мәктәбенең 33 нче классына укырга чакырдылар. Конгресстан соң мин өйгә кайтып тормадым, ә, 1959 елда Галаад Мәктәбендә укулар башланганчы, Коллингвуд шәһәрендә (Онтарио провинциясе, Канада) хезмәт иттем. Конгресста мин Эрик Коннелл белән танышкан идем. Ул 1957 елда хакыйкатьне белеп, 1958 елда пионер булып хезмәт итә башлаган булган. Мин Канадада хезмәт иткәндә һәм Галаад Мәктәбендә укыганда, ул миңа һәр көн хат язды. Укулар беткәч, безнең белән нәрсә булачагын мин белми идем.
Галаад Мәктәбендә уку минем тормышымда бик мөһим вакыйга булды. Дороти һәм аның ире минем белән бер класста укыдылар. Аларны миссионерлар итеп Португалиягә билгеләделәр. Мине Ирландиягә хезмәт итәргә билгеләрләр дип мин бер дә уйламаган идем. Бу апам белән аерылырга туры киләчәк дигән сүз иде. Минем кәефем кырылды. Мин Мәктәп укытучыларының берсеннән: «Мин берәр начар эш эшләдемме әллә?» — дип сорадым. «Юк,— дип җавап бирде ул.— Син һәм хезмәттәшең Айлин Маони теләсә нинди илгә барырга риза идегез». Һәм, һичшиксез, ул илләр санына Ирландия дә кергән иде.
Ирландиягә кайтам
1959 елның август аенда мин кире Ирландиягә кайттым, һәм мине «Дун-Лэаре» җыелышына билгеләделәр. Ул вакытта Эрик
Англиягә кайткан иде һәм без бер-беребезгә якын яшәгәнгә ул бик шат иде. Ул да миссионер булырга тели иде. Ул вакытта Ирландиядә бик күп вәгазьләргә кирәк иде, һәм Эрик анда пионер булып хезмәт итәргә булды. Ул Дун-Лэарегә күченде, һәм 1961 елда без өйләнештек.Алты айдан соң Эрик мотоциклда авариягә очрап, башын ярды. Һәм табиблар аның тереләчәгенә шикләнгәннәр иде. Ул өч атна хастаханәдә ятты, һәм аннары биш ай буена, ул сәламәтләнгәнче, мин аның турыда кайгырттым һәм көчемнән килгәнче вәгазьләвемне дәвам иттем.
1965 елда безне Слайго шәһәрендәге җыелышка билгеләделәр, ул Ирландиянең төньяк-көнбатышында урнашкан портлы шәһәр. Анда сигез вәгазьче генә хезмәт итә иде. Өч елдан соң без тагы да төньяктарак урнашкан Лондондерри шәһәрендәге кечкенә җыелышта хезмәт итә башладык. Бер көнне хезмәттән кайткач, безнең урамыбыз чәнечкеле тимерчыбык койма белән икегә бүленгән иде. Төньяк Ирландиядә чуалышлар башланды. Яшьләр төркемнәре машиналарны яндыра иде. Шәһәр протестантларга һәм католикларга бүленде, һәм бер районнан икенче районга йөрергә куркыныч иде.
Авыр вакытларда яшәү һәм хезмәт итү
Шулай да без бөтен шәһәрдә вәгазьләдек, һәм күп тапкыр фәрештәләрнең яклавын сиздек. Без вәгазьләгән районнарда чуалышлар килеп чыкса, без аннан тиз генә китеп, тынычлык урнашкач, анда кире бара идек. Бер көнне йортыбыз янында чуалыш килеп чыкты һәм якында урнашкан буяулар кибете яна башлады, янган кисәкләр безнең тәрәзә төбенә төшәләр иде. Йортыбыз янмасын дип, без төне буе аны саклап чыктык. 1970 елда Белфаст шәһәренә күченгәч, ул кибеткә яндыра торган бомба ташланган булган, һәм без яшәгән йорт бөтенләй янып беткән.
Бер көнне без бер апа-кардәш белән вәгазьдән кайтканда бер йортның тәрәзә төбендә сәер торба кисәген күреп алдык. Һәм ул җирдән үтеп киттек. Берничә минуттан соң шартлау тавышы ишетелде. Урамга йөгереп чыккан кешеләр ул бомбаны без ташладык дип уйладылар. Якында гына яшәгән бер апа-кардәшебез безне өенә чакыргач кына, аның күршеләре безнең гаепле булмаганыбызны аңладылар.
1971 елда без бер апа-кардәшебезнең хәлен белергә дип яңадан Лондондерри шәһәренә килдек. Аңа ничек итеп килеп җиткәнебезне һәм тикшерү пунктын ничек үткәнебезне сөйләгәч, ул бездән: «Анда беркем дә булмадымы әллә?» — дип сорады. «Булды, әмма алар безгә игътибар да итмәде»,— дип җавап биргәч, ул бик гаҗәпләнде, чөнки берничә көн элек табиб белән полицейскийның машиналарын талап яндырган булганнар.
1972 елда без Корк шәһәренә күченеп киттек. Аннары Нейс һәм Арклоу шәһәрләрендә хезмәт иттек. Ә 1987 елда Каслбар шәһәренә билгеләндек, һәм без хәзер дә бу шәһәрдә хезмәт итәбез. Без монда Патшалык Залын төзергә булыштык, безнең өчен бу зур хөрмәт иде. 1999 елда Эрик каты авырып китте. Әмма, Йәһвә булышканга һәм җыелыш яратучан ярдәм күрсәткәнгә, мин бу авыр вакытны кичереп чыктым һәм ирем терелгәнче, аны карый алдым.
Без Эрик белән ике тапкыр пионерлар мәктәбендә укыдык. Ул җыелышта өлкән булып хезмәт итә. Мин артриттан интегәм, һәм миңа оча-бот һәм тез буыннарын алыштыру буенча операция ясалды. Миңа җитди дини каршылыклар белән очрашырга, сәяси һәм иҗтимагый чуалышлар вакытында яшәргә туры килде. Әмма минем өчен иң зур сынау машина йөртә алмавым иде, чөнки мин үзем теләгән урыннарга бара алмый идем. Җыелыш миңа бик булыша. Мин хәзер таяк белән йөрим, ә еракка барырга кирәк булса, мин өч тәгәрмәчле электромотоциклда йөрим.
Без Эрик белән махсус пионерлар булып хезмәт иткән елларны кушсак, якынча 100 ел була — аларның 98 ен без Ирландиядә үткәрдек. Һәм без бу хезмәтне дәвам итәргә телибез. Без могҗизаларга өметләнмибез, ләкин Йәһвәнең көчле фәрештәләре Ходайдан куркучы һәм аңа тугры хезмәт итүче кешеләрне «әйләндереп ала» икәненә ышанабыз.