Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бөегрәк Мусаны ихтирам итегез

Бөегрәк Мусаны ихтирам итегез

Бөегрәк Мусаны ихтирам итегез

«Раббы Аллаһыгыз туганнарыгыз арасыннан сезгә минем кебек Пәйгамбәр күтәрәчәк. Ул сезгә нәрсә генә сөйләсә дә, сез һәммәсен тыңларга тиешсез» (РӘС. 3:22).

1. Гайсә Мәсих тарихка ничек тәэсир иткән?

ИКЕ мең ел элек бер малай тугач, күп санлы фәрештәләр Аллаһыны данлаган. Моны кайбер көтүчеләр ишеткән (Лүк 2:8—14). Утыз яшендә ул хезмәтен башлаган. Аның бу хезмәте өч ярым ел гына дәвам итсә дә, кешелек тарихын үзгәрткән. XIX гасырдагы тарихчы Филипп Шафф бу яшь кеше турында болай дигән: «Борынгы һәм бүгенге бар бөек кешеләргә караганда, ул, бер сүз дә язмыйча, бик күп кешене язарга рухландырган һәм вәгазьләр, нотыклар, бәхәсләр, хезмәтләр, сәнгать әсәрләре һәм мактау җырлары өчен күбрәк темалар биргән». Бу искиткеч кеше, әлбәттә, Гайсә Мәсих булган.

2. Рәсүл Яхъя Гайсә хакында һәм аның хезмәте турында нәрсә язган?

2 Рәсүл Яхъя Гайсәнең хезмәте турында язган һәм үзе бәян иткән хәбәрен болай итеп тәмамлаган: «Гайсә болардан башка да күп эшләр башкарды. Аларның һәммәсе турында да язылса, язылган китаплар дөньяга сыймас иде дип уйлыйм» (Яхъя 21:25). Яхъя Гайсәнең вакыйгаларга бай өч ел ярым хезмәте дәвамында әйткән сүзләренең һәм башкарган эшләренең кечкенә өлешен генә сурәтләп бирә алган. Шулай да Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдәге тарихи вакыйгалар зур әһәмияткә ия.

3. Гайсәнең Аллаһы ниятендәге ролен без ничек тирәнрәк аңлый алабыз?

3 Инҗилдән дә, Изге Язмаларның башка өлешләреннән дә Гайсәнең тормышы турында белеп була. Алар безнең иманыбызны ныгыта. Мәсәлән, Аллаһының Гайсә җиргә килгәнчегә кадәр яшәгән тугры хезмәтчеләре турындагы хәбәрләр Гайсәнең Аллаһы ниятендәге ролен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Аларның кайберсен карап чыгыйк.

Мәсихнең прообразы булган Аллаһының хезмәтчеләре

4, 5. Гайсәнең прообразлары кем булган, һәм алар кайсы яклардан охшаш?

4 Инҗилнең беренче дүрт китабы буенча, Муса, Давыт һәм Сөләйман Гайсәнең прообразлары булганнар һәм аның Аллаһының Майланганы һәм билгеләнгән Патшасы булачагын күрсәткәннәр. Алар кайсы яклардан аңа охшаш булган? Һәм без бу кешеләр турындагы хәбәрләрдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

5 Муса Изге Язмаларда пәйгамбәр, арадашчы һәм коткаручы итеп сурәтләнә. Гайсә турында да шуны ук әйтеп була. Давыт көтүче һәм Исраил дошманнарын җиңгән патша булган. Гайсә дә көтүче һәм җиңүче патша (Йәз. 37:24, 25). Аллаһыга тугрылык саклаганда, Сөләйман акыллы патша булган һәм Исраил тынычлыкта яшәгән (3 Пат. 4:25, 29). Гайсә дә чиксез акыллылыкка ия һәм «Тынычлык мирзасы» дип аталган (Ишаг. 9:6). Димәк, Мәсих Гайсәнең роле аңардан алдарак яшәгән бу ир-атларның роленә охшаш, ләкин Гайсәнең Аллаһы ниятендәге тоткан урыны күпкә бөегрәк. Башта Гайсәне Муса белән чагыштырыйк. Бу безгә Гайсәнең Аллаһы ниятендәге ролен тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк.

Муса — Гайсәнең прообразы

6. Рәсүл Петер Гайсәне тыңларга кирәк икәнлеген ничек аңлаткан?

6 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң рәсүл Петер гыйбадәтханәдә яһүдләр алдында Мусаның Гайсә Мәсихтә үтәлгән пәйгамбәрлеген әйткән. Петер белән Яхъя тумыштан ук аяклары гарип булган бер фәкыйрьне савыктыргач, халык «бик нык гаҗәпләнгән», һәм барысы моның ничек булганын белергә теләгән. Петер бу могҗиза Йәһвәнең Гайсә Мәсих аша эш иткән изге рухы ярдәмендә булган икәнен аңлаткан. Һәм Еврей Язмаларыннан өземтә китереп болай дигән: «Муса әйткән: „Раббы Аллаһыгыз туганнарыгыз арасыннан сезгә минем кебек Пәйгамбәр күтәрәчәк. Ул сезгә нәрсә генә сөйләсә дә, сез һәммәсен тыңларга тиешсез“» (Рәс. 3:11, 22, 23; Канун 18:15, 18, 19 ны укы.)

7. Ни өчен Петерне тыңлаучылар Мусадан бөегрәк пәйгамбәр турындагы сүзләрне аңлаган?

7 Мусаның бу сүзләре, мөгаен, Петерне тыңлаучылар өчен таныш булган. Яһүдләр Мусаны тирән хөрмәт иткәннәр (Кан. 34:10). Алар Мусадан бөегрәк пәйгамбәрне түземсезлек белән көткән. Ул пәйгамбәр, Муса кебек Аллаһының майланганнарының берсе генә түгел, ә «Аллаһы тарафыннан сайланган» һәм вәгъдә ителгән Мәсих булырга тиеш иде (Лүк 23:35; Евр. 11:26).

Гайсә белән Мусаның охшаш яклары

8. Мусаның тормышы нинди яклардан Гайсәнекенә охшаш?

8 Гайсәнең җирдәге тормышы кайбер яклардан Мусаның тормышы белән охшаш булган. Мәсәлән, алар сабыйлар булганда аларны залим идарәчеләр үтерергә теләгән, ләкин аларны саклап калганнар (Чыг. 1:22—2:10; Мат. 2:7—14). Өстәвенә, Аллаһы аларны икесен дә «Мисырдан чакырткан». Йәһвә Һошея пәйгамбәр аша болай дигән: «Исраил малай булган чакта, мин аны ярата идем, һәм мин улымны Мисырдан чакырттым» (Һош. 11:1). Бу сүзләр үткәндәге вакыйгага кагыла: Аллаһы үз «улын», Исраил халкын, Мусаны аның җитәкчесе итеп билгеләп, Мисырдан чыгара (Чыг. 4:22, 23; 12:29—37). Әмма Һошеяның пәйгамбәрлек сүзләре киләчәктәге вакыйгага да кагыла. Бу сүзләр Йосыф һәм Мәрьям Һируд патша үлгәннән соң Гайсә белән Мисырдан кайткач үтәлгән (Мат. 2:15, 19—23).

9. a) Муса һәм Гайсә нинди могҗизалар эшләгәннәр? б) Гайсә белән Мусаның башка охшаш якларын әйтеп бирегез. ( 26 нчы биттәге рамканы кара.)

9 Муса да, Гайсә дә могҗизалар эшләгән, бу аларга Йәһвә булыша икәнен күрсәткән. Изге Язмалар буенча, Муса беренче булып могҗизалар эшләгән (Чыг. 4:1—9). Мәсәлән, Муса кушуы буенча, Нил сулары канга әверелгән, Кызыл диңгез сулары ике якка аерылган һәм чүлдә кыядан су бәреп чыккан (Чыг. 7:19—21; 14:21; 17:5—7). Гайсә дә су белән бәйле могҗизалар эшләгән. Ул туйда суны шәрабка әйләндереп, иң беренче могҗизасын эшләгән (Яхъя 2:1—11). Соңрак ул котырынган Гәлиләя диңгезен тыйган. Ә бервакыт ул хәтта су өстеннән йөргән! (Мат. 8:23—27; 14:23—25). Мусаның һәм Бөегрәк Муса Гайсәнең кайбер башка охшаш якларын  26 нчы биттәге рамкадан белеп була.

Мәсих — Пәйгамбәр

10. Чын пәйгамбәр кем ул, һәм ни өчен Муса аларның берсе булган?

10 Күпчелек кеше пәйгамбәр — бу киләчәкне алдан әйтүче кеше дип уйлый. Әмма бу пәйгамбәрләрнең тик бер вазифасы гына. Чын пәйгамбәр Йәһвә исеменнән сөйли һәм «Аллаһының бөек эшләре хакында» игълан итә (Рәс. 2:11, 16, 17). Пәйгамбәр киләчәктәге вакыйгаларны да әйткән, Йәһвә ниятенең төрле якларын да ачыклаган һәм Аллаһы хөкемнәрен дә игълан итә алган. Муса шундый пәйгамбәр булган да. Ул Мисырга җибәрелгән ун җәзаның һәрберсен алдан әйткән, Синай тавы янында Канун килешүен халыкка җиткергән, һәм шулай ук халыкка Аллаһы ихтыярын белдергән. Әмма соңыннан Мусадан бөегрәк пәйгамбәр килергә тиеш булган.

11. Гайсә Мусадан бөегрәк пәйгамбәр ролен ничек үтәгән?

11 Соңрак, б. э. к. беренче гасырда, Зәкәрия, пәйгамбәр вазифасын үтәп, үз улы Яхъя турында Аллаһы ниятен ачыклаган (Лүк 1:76). Аның улы Чумдыручы Яхъя булып киткән, ул Мусадан бөегрәк зарыгып көтелгән пәйгамбәрнең — Гайсә Мәсихнең килүен игълан иткән (Яхъя 1:23—36). Пәйгамбәр буларак Гайсә бик күп нәрсәләрне, мәсәлән, үзенең ничек, кайда һәм кемнең кулыннан үләчәген алдан әйткән (Мат. 20:17—19). Үз тыңлаучыларын гаҗәпләндереп, Гайсә Иерусалим белән гыйбадәтханәнең җимереләчәген дә әйткән (Марк 13:1, 2). Без яшәгән көннәр турында да пәйгамбәрлек иткән (Мат. 24:3—41).

12. a) Гайсә бөтен дөньяда алып барылган вәгазьләү эшенә ничек нигез салган? б) Без Гайсә үрнәген ничек тотабыз?

12 Гайсә шулай ук вәгазьләүче һәм остаз да булган. Ул Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән һәм беркем дә аның кебек андый кыюлык белән сөйләмәгән (Лүк 4:16—21, 43). Ул иң бөек остаз булган. «Берәүнең дә һичкайчан ул Кеше сөйләгән кебек сөйләгәне юк» — дип әйткән кешеләр (Яхъя 7:46). Гайсә ашкынып яхшы хәбәрне вәгазьләгән, һәм үзенең ашкынуы белән шәкертләрен рухландырган. Шулай итеп ул бүген дә алып барылган бөтендөньядагы вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшенә нигез салган (Мат. 28:18—20; Рәс. 5:42). Үткән елда Гайсәнең якынча җиде миллион шәкерте Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен һәм хакыйкать белән кызыксынучы кешеләрне өйрәтер өчен якынча миллиард ярым сәгать багышлаган. Син бар көчеңне куеп бу эштә катнашасыңмы?

13. «Уяу» булырга безгә нәрсә ярдәм итә?

13 Һичшиксез, Йәһвә Муса кебек пәйгамбәр күтәрәчәкмен дигән пәйгамбәрлеген үтәгән. Бу сиңа ничек тәэсир итә? Бу безнең киләчәккә кагылышлы пәйгамбәрлекләрнең үтәләчәгенә ышанычыңны ныгытамы? Аллаһының тиздән үз ниятен башкарганын көткәндә, Бөегрәк Мусаның үрнәге турында уйлану безгә «уяу һәм аек булырга» ярдәм итә (1 Тес. 5:2, 6).

Мәсих — Арадашчы

14. Муса исраиллеләр белән Йәһвә арасында ничек арадашчы булган?

14 Гайсә дә, Муса кебек, арадашчы булган. Арадашчы — бу ике якны килештерергә ярдәм итүче кеше. Йәһвә, Исраил белән Канун килешүен төзер өчен, Мусаны кулланган. Ягъкуб уллары Аллаһы кануннарына буйсынган булсалар, алар аның махсус милке, җыелышы булып калыр иде (Чыг. 19:3—8). Бу килешү б. э. к 1513 елдан б. э. беренче гасырына кадәр гамәлдә булган.

15. Гайсә ничек иң бөек арадашчы булып тора?

15 Б. э. 33 елында Йәһвә яңа Исраил — майланган мәсихчеләрдән торган бөтендөнья җыелышы булып киткән «Аллаһының Исраиле» белән яхшырак килешү төзегән (Гәл. 6:16, искәрмә). Муса аша төзелгән килешү Аллаһы таш такталарда язган кануннарны үз эченә алса да, Гайсә аша бирелгән килешү аннан күпкә өстенрәк. Аның кануннарын Аллаһы кешеләрнең йөрәкләренә язган. (1 Тимутегә 2:5; Еврейләргә 8:10 ны укы.) Шулай итеп, «Аллаһының Исраиле» — Йәһвәнең махсус милке, Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкның «җимешен китерүче халык» булып киткән (Мат. 21:43). Бу рухи халыкның әгъзалары яңа килешүдә катнаша. Әмма ул башкаларга да файда китерә. Бу бөек килешү ярдәмендә бихисап күп кеше, хәтта кабердә яткан кешеләр дә, мәңгелек фатихалар алачак.

Мәсих — Коткаручы

16. a) Йәһвә Исраилне коткарыр өчен, Мусаны ничек кулланган? б) Чыгыш 14:13 буенча, кем коткара?

16 Мисырдан чыгасы төнне кайбер исраиллеләргә үлем куркынычы янаган. Тиздән Аллаһы фәрештәсе, Мисыр җире буйлап узып, беренче булып туган һәр ир-атны үтерергә тиеш булган. Йәһвә Мусага исраиллеләр Коткарылу бәйрәме бәрәненең канын алып, йортларының ишек яңакларына һәм ишек өстендәге аркылы борысларга сыласа, аларның беренче балалары исән калачак дигән (Чыг. 12:1—13, 21—23). Бу шулай булган да. Соңрак бар халыкка куркыныч янаган. Алар Кызыл диңгез һәм Мисырның сугыш арбалары арасында калган. Йәһвә яңадан үз халкын коткарган: Муса могҗизалы рәвештә диңгез суларын икегә аерган (Чыг. 14:13, 21).

17, 18. Нинди мәгънәдә Гайсә Мусадан бөегрәк коткаручы?

17 Бу коткарулар бөек булса да, Гайсә аша бирелгән коткару күпкә бөегрәк булган. Аллаһыга тыңлаучан кешеләр Гайсә аша гөнаһ коллыгыннан азат ителә (Рим. 5:12, 18). Һәм бу — «мәңгелек котылу» (Евр. 9:11, 12). Гайсәнең исеме «Йәһвә коткара» дигәнне аңлата. Гайсә, безнең Коткаручыбыз буларак, үткәндә кылган гөнаһларыбыздан да азат итә, һәм шулай ук искиткеч киләчәккә дә юл ача. Үз шәкертләрен гөнаһ коллыгыннан азат итеп, Гайсә аларны Аллаһы ярсуыннан коткара һәм Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә (Мат. 1:21).

18 Гайсә кешеләрне гөнаһлардан азат итеп, үз вакытында гөнаһның котылгысыз нәтиҗәләрен — авыруларны һәм хәтта үлемне дә юк итәчәк. Моны күз алдына китерер өчен, бер очракны искә төшерик. Яһир исемле кешенең унике яшьлек кызы үлә. Гайсә аның йортына килеп, Яһирга: «Курыкма, ышан гына һәм кызың савыгачак»,— дип әйтә (Лүк 8:41, 42, 49, 50). Аның сүзләре үтәлә — кыз терелә! Аның әти-әнисе нинди шатлык кичергәндер! Ә «кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп» каберләрдән чыккан вакытта кичерәчәк шатлыгыбыз тагы да зуррак булачак! (Яхъя 5:28, 29). Гайсә чыннан да безнең Коткаручыбыз! (Рәсүлләр 5:31 не укы; Титус 1:4; Ачыл. 7:10.)

19, 20. a) Гайсәнең Бөегрәк Муса буларак роле турында уйлану безгә ничек тәэсир итә? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Гайсә биргән коткарудан кешеләргә файда алырга ярдәм итә алганыбызны белү безне вәгазьләргә һәм шәкертләр булдырырга дәртләндерә (Ишаг. 61:1—3). Гайсәнең Бөегрәк Муса буларак роле турында уйлану ышанычыбызны ныгыта: ул, бозыкларны юк итәргә килгәндә, үз шәкертләрен коткарачак (Мат. 25:31—34, 41, 46; Ачыл. 7:9, 14).

20 Әйе, Гайсә — Бөегрәк Муса. Ул Муса башкара алмаган күп искиткеч эшләр башкарган. Гайсәнең пәйгамбәрлекләре һәм аның, арадашчы буларак, башкарган эшләре бар кешелеккә кагыла. Коткаручы буларак, Гайсә бар кешелеккә мәңгелек котылу китерәчәк. Әмма борынгы замандагы тугры кешеләр мисалларыннан Гайсә турында тагы да күбрәкне белеп була. Ни өчен Гайсәне Бөегрәк Давыт һәм Бөегрәк Сөләйман дип атап була? Моны чираттагы мәкаләдән белербез.

Сез аңлата аласызмы?

• Пәйгамбәр буларак...

• Арадашчы буларак...

• Коткаручы буларак...

Гайсә Мусадан кайсы яктан бөегрәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге рамка/иллюстрация]

  ТАГЫН КАЙСЫ ЯКЛАРДАН Гайсә Мусага охшаш?

□ Йәһвәгә һәм аның халкына хезмәт итәр өчен, икесе дә дәрәҗәле урыннарын калдырган (2 Көр. 8:9; Флп. 2:5—8; Евр. 11:24—26).

□ Икесен дә Йәһвә сайлаган (Марк 14:61, 62; Яхъя 4:25, 26; Евр. 11:26).

□ Икесе дә Йәһвә исеменнән килгән (Чыг. 3:13—16; Яхъя 5:43; 17:4, 6, 26).

□ Икесе дә юаш булган (Сан. 12:3; Мат. 11:28—30).

□ Икесе дә меңләгән кешене ашаткан (Чыг. 16:12; Яхъя 6:48—51).

□ Икесе дә хаким һәм канун бирүче булып хезмәт иткән (Чыг. 18:13; Мал. 4:4; Яхъя 5:22, 23; 15:10).

□ Икесе дә Аллаһы йорты өчен җаваплы булган (Сан. 12:7; Евр. 3:2—6).

□ Икесе дә Йәһвәнең тугры шаһитләре дип аталган (Евр. 11:24—29; 12:1; Ачыл. 1:5).

□ Алар үлгәч, Аллаһы аларның тәннәрен юкка чыгарган (Кан. 34:5, 6; Лүк 24:1—3; Рәс. 2:31; 1 Көр. 15:50; Яһүд 9).