Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәне — Бөегрәк Давыт Һәм Бөегрәк Сөләйманны хөрмәт ит

Гайсәне — Бөегрәк Давыт Һәм Бөегрәк Сөләйманны хөрмәт ит

Гайсәне — Бөегрәк Давыт Һәм Бөегрәк Сөләйманны хөрмәт ит

«Мондагы — Сөләйманнан бөегрәк» (МАТ. 12:42).

1, 2. Ни өчен кеше карашыннан Давытның патша итеп майланырга тиеш икәне сәер булган?

УЛ ПАТШАГА бер дә охшамаган иде. Шамуил пәйгамбәргә ул гади көтүче булып кына күренгән. Шулай ук ул туган Бәйтлехем шәһәре дә бер дә билгеле булмаган. Аның турында: «Яһүд меңләгәннәре арасында булыр өчен, син бик кечкенә»,— дип әйтелгән булган (Мих. 5:2). Шулай да Шамуил пәйгамбәр бу кечкенә шәһәрдә туган күренексез булып күренгән яшь егетне Исраилнең булачак патшасы итеп майларга тиеш булган.

2 Шамуил Давыт турында Йәһвә аны патша булырга сайлар дип бер дә уйламаган. Ул Ишай йортына бу тугры кешенең угылларының берсен Исраилнең булачак патшасы итеп майларга дип килгәч, Ишайның сигезенче, төпчек улы Давыт хәтта өйдә дә булмаган. Ләкин Давытны Йәһвә сайлаган, һәм бу иң мөһиме булган (1 Пат. 16:1—10).

3. a) Йәһвә кешене тикшергәндә аның өчен иң мөһиме нәрсә? б) Давыт патша итеп майлангач, нәрсә булган?

3 Йәһвә Шамуил күрә алмаганны күргән. Аллаһы Давытның йөрәген күргән, һәм аңа бу кеше ошаган. Аллаһы өчен кешенең тышкы күренеше түгел, ә эчке матурлыгы мөһим. (1 Патшалык 16:7 не укы *.) Шуңа күрә, Йәһвәнең Ишайның җиде улларының берсен дә сайламаганын белгәч, Шамуил көтүлектән иң кечесен алып килергә кушкан. Изге Язмаларда болай диелә: «[Ишай] аның артыннан җибәрде, һәм... [Давыт] килде. Ул матур күзле алсу битле һәм ягымлы тышкы күренешле яшь егет иде. Йәһвә: „Тор, аны майла, чөнки бу ул!“— диде. Шамуил май тутырылган мөгезне алып, аны абыйлары алдында майлады. Шул көннән Йәһвә рухы Давытта булды» (1 Пат. 16:12, 13).

Давыт — Гайсә прообразы

4, 5. a) Давыт белән Гайсәнең кайбер охшаш якларын әйтеп бир? б) Ни өчен Гайсә — Бөегрәк Давыт?

4 Гайсә, Давыт кебек, Бәйтлехемдә, Давыт тугач 1 100 елдан соң туган. Күпләр Гайсәне дә патшага охшатмаган. Ягъни ул Исраилдәге күпләр өметләнгән патша булмаган. Әмма аны, Давытны кебек, Йәһвә сайлаган. Ул, Давыт кебек, Йәһвәнең сөеклесе булган (Лүк 3:22) *. Гайсәдә дә Йәһвә рухы булган.

5 Гайсә белән Давытның башка охшаш яклары да бар. Мәсәлән, Давытка аның Ахитофел исемле киңәшчесе, ә Гайсәгә аның Яһүд Искариот исемле рәсүле хыянәт иткән (Мәд. 40:10; Яхъя 13:18). Давыт та, Гайсә дә Йәһвәнең йортына ашкынучан булганнар (Мәд. 26:4; 68:10; Яхъя 2:17). Гайсә Давытның варисы булган. Гайсә туганчы фәрештә аның анасына: «Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк»,— дигән (Лүк 1:32; Мат. 1:1). Гайсә — кешеләр озак вакыт көткән Мәсих-Патша — Давыттан бөегрәк, чөнки Мәсих белән бәйле бар вәгъдәләр аңарда үтәлергә тиеш булган (Яхъя 7:42).

Патша-Көтүчегә ияр

6. Ни өчен Давытны яхшы көтүче дип әйтеп була?

6 Гайсә шулай ук Көтүче дә. Яхшы көтүче нинди ул? Ул тугрылык һәм кыюлык белән үз сарыклары турында кайгырта, аларны ашата һәм саклый (Мәд. 22:2—4). Яшь чагында Давыт үз атасының сарыкларын көтеп, алар турында кайгырткан. Көтүгә куркыныч янаганда ул кыю булган, һәм сарыкларын арыслан белән аюдан яклар өчен, үз тормышын куркыныч астына куйган (1 Пат. 17:34, 35).

7. a) Давытны патша буларак вазифасын үтәргә нәрсә әзерләгән? б) Ни өчен Гайсә Яхшы Көтүче?

7 Кырларда һәм калкулыкларда сарыкларны көтеп үткәргән еллар Давытны Исраил халкы турында җаваплылык белән кайгыртырга әзерләгән (Мәд. 77:70, 71) *. Гайсә дә үрнәк алырлык көтүче булып киткән. Ул, «кечкенә көтүе» һәм «башка сарыклары» турында кайгыртыр өчен, Йәһвәдән көч һәм җитәкчелек ала (Лүк 12:32; Яхъя 10:16). Шуңа күрә Гайсә — Яхшы Көтүче. Ул үз сарыкларын шулхәтле яхшы белә, хәтта һәрберсен исеме белән атый. Ул үз сарыкларын бик ярата. Җирдә яшәгәндә ул алар хакына үз тормышын да кызганмаган (Яхъя 10:3, 11, 14, 15). Яхшы Көтүче буларак, Гайсә Давыт эшли алмаганны башкарган. Аның йолым корбаны кешелеккә үлемнән котылырга юл ачкан. Гайсәгә «кечкенә көтүен» күктәге үлемсез тормышка һәм «башка сарыкларын» бүре сыман ерткычлардан азат булган гадел яңа дөньядагы мәңгелек тормышка алып барырга бернәрсә дә комачауламаячак. (Яхъя 10:27—29 ны укы.)

Җиңүче Патшага ияр

8. Ни өчен Давыт җиңүче патша булган дип әйтеп була?

8 Давыт патша Аллаһы халкы яшәгән илне яклаган батыр сугышчы булган, һәм «Йәһвә Давыт кая гына бармасын аны саклаган». Давыт патшалык иткәндә Исраил җирләренең чикләре Мисыр елгасыннан алып бөек Фөрат елгасына кадәр сузылган булган (2 Пат. 8:1—14). Йәһвә көче белән ул иң көчле патша булып киткән. Изге Язмаларда: «Давытның даны бөтен җирләр буенча тарала башлады, һәм Йәһвә бөтен халыкларны аңардан курка торган итте»,— диелә (1 Пар. 14:17).

9. Ни өчен Гайсә, билгеләнгән Патша буларак, җиңүче булган?

9 Давыт патша кебек, Гайсә дә кыю булган. Билгеләнгән Патша буларак ул кешеләрне җеннәр тәэсиреннән азат итеп, алар өстеннән хакимлеге бар икәнен күрсәткән (Марк 5:2, 6—13; Лүк 4:36). Хәтта төп дошман Шайтан Иблис тә Гайсә алдында көчсез. Йәһвәнең ярдәме белән Гайсә Иблиснең хакимлеге астында булган дөньяны җиңгән (Яхъя 14:30; 16:33; 1 Яхъя 5:19).

10, 11. Гайсәнең Гаскәри-Патша буларак роле нинди?

10 Гайсә күктә яшәргә терелтелгәннән соң якынча 60 ел үткәч, рәсүл Яхъя үзенә бирелгән күренештә Гайсәне күктә Гаскәри-Патша ролендә күрә. Ул болай дип яза: «Менә, мин ак ат күрдем; һәм кулына җәя тоткан җайдагына таҗ бирелде. Ул җайдак җиңүче булып, җиңү өчен чыкты» (Ачыл. 6:2). Бу җайдак — Гайсә. «Таҗ» аңа 1914 елда, ул күктәге Патшалыкта тәхеткә утыртылгач бирелгән. Аннан соң ул «җиңүче булып, җиңү өчен чыккан». Әйе, Давыт кебек, Гайсә дә — җиңүче Патша. Ул Аллаһы Патшалыгында тәхеткә утыртылгач, Шайтанны җиңеп, аны җеннәре белән бергә җиргә бәреп төшергән (Ачыл. 12:7—9). Гайсә Шайтанның бозык дөньясын бөтенләй юк иткәнче җиңеп барачак. (Ачылыш 19:11, 19—21 не укы.)

11 Әмма Гайсә, Давыт кебек, кызганучан Патша. Ул Һармагедун вакытында «бихисап күп кешене» яклаячак (Ачыл. 7:9, 14). Өстәвенә, Гайсәнең һәм аның 144 000 терелтелгән варисташларының идарәсе астында «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәс. 24:15). Терелтелгән кешеләрнең җирдә мәңге яшәргә өметләре булачак. Нинди искиткеч киләчәк! Моннан ары да «яхшылык кылырга» тәвәккәл булыйк, шул чакта без Бөегрәк Давытның тәкъва һәм бәхетле гражданнары белән җирдә яшәячәкбез (Мәд. 36:27—29).

Сөләйман үз догасына җавап ала

12. Сөләйман нәрсә турында дога кылган?

12 Давытның улы Сөләйман да Гайсәнең прообразы булып тора *. Сөләйман патша булып киткәч, Йәһвә аңа төшендә ул нәрсә генә сорамасын бирәчәкмен дигән. Сөләйман үзенә байлык, хакимлек һәм озын гомер сорый алган. Әмма ул Йәһвәдән башканы сораган: «Бу халык алдында керә алыр өчен һәм чыга алыр өчен, миңа акыл белән белем бир. Чөнки синең бөек халкыңны кем хөкем итә алыр?» (2 Пар. 1:7—10). Йәһвә Сөләйманның догасына җавап биргән. (2 Паралипоменон 1:11, 12 не укы *.)

13. Ни өчен Сөләйман иң акыллы кеше булган, һәм аңа акыллылыкны кем биргән?

13 Сөләйман Йәһвәгә тугры булганда иң акыллы кеше иде. Сөләйман «өч мең гыйбрәтле сүз әйткән» (3 Пат. 4:30, 32, 34). Аларның күбесе язып куелган, һәм алар һаман да акыллы булырга теләүчеләр өчен бик кыйммәтле. Саваның патшабикәсе Сөләйманның акыллылыгын «авыр сораулар» биреп тикшерер өчен, 2 400 километр үткән. Сөләйманның сүзләре һәм аның патшалыгының гөрләп алга баруы патшабикәне хәйран калдырган (3 Пат. 10:1—9). Изге Язмаларда Сөләйман акыллылыгының Чыганагы турында әйтелә: «Җирдәге бар кешеләр Аллаһы Сөләйманның йөрәгенә салган акыллылыкны тыңлар өчен, аны күрергә теләгән» (3 Пат. 10:24).

Акыллы Патшага ияр

14. Гайсә кайсы яклардан «Сөләйманнан бөегрәк»?

14 Тик бер кеше генә акыллылык ягыннан Сөләйманнан өстен булган. Бу үзен «Сөләйманнан бөегрәк» дип атаган Гайсә Мәсих булган (Мат. 12:42). Гайсә «мәңгелек тормыш сүзләрен» сөйләгән (Яхъя 6:68). Мәсәлән, Гайсәнең Таудагы вәгазе Сөләйманның кайбер гыйбрәтле сүзләрендәге принципларны тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Сөләйман Йәһвәнең хезмәтчеләренә бәхет китерә торган нәрсәләр турында язган (Гыйб. сүз. 3:13; 8:32, 33; 14:21; 16:20). Гайсә әйткәнчә, чын бәхет Йәһвәгә гыйбадәт кылу һәм Аллаһы вәгъдәләренең үтәлүе белән бәйле эшләрдән килә. «Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы»,— дигән ул (Мат. 5:3). Гайсә тәгълиматларындагы принциплар буенча яшәгән кешеләр «тереклек чишмәсе» Йәһвә белән якынлаша (Мәд. 35:10; Гыйб. сүз. 22:11; Мат. 5:8). Мәсих — «Аллаһының... зирәклеге» (1 Көр. 1:24, 30). Мәсих-Патша буларак ул акыллылык рухына ия (Ишаг. 11:2).

15. Аллаһы акыллылыгыннан без ничек файда ала алабыз?

15 Без, Бөегрәк Сөләйманның шәкертләре буларак, Аллаһы акыллылыгыннан ничек файда ала алабыз? Йәһвә акыллылыгы аның Сүзендә язылган. Шуңа күрә без тырышып Изге Язмаларны, аеруча Гайсәнең сүзләрен, өйрәнергә һәм укыганыбыз турында уйланырга тиеш (Гыйб. сүз. 2:1—5). Өстәвенә, безгә һәрвакыт Аллаһыдан акыллылык сорарга кирәк. Ярдәм сорап эчкерсез дога кылсак, без җавапсыз калмаячакбыз дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Ягък. 1:5). Изге рух ярдәме белән без Изге Язмалардан акыллылык хәзинәләрен табачакбыз. Алар безгә авырлыкларны җиңәргә һәм акыллы карарлар кабул итәргә булышачак (Лүк 11:13). Сөләйман халыкны җыеп «гыйлем өйрәтүче... булганга», шулай ук «вәгазьче» дип тә аталган (Вәг. 12:9, 10). Гайсә дә, мәсихче җыелышның Башы буларак, үз халкын җыя (Яхъя 10:16; Көл. 1:18). Шуңа күрә безгә һәрвакыт белемнәр алыр өчен, мәсихче очрашуларга йөрергә кирәк.

16. Сөләйман белән Гайсә тагы кайсы яктан охшаш?

16 Сөләйман патша күп эшләр башкарган. Ул бөтен илдә төзү эшләрен оештырган, сарайлар, юллар, саклау урыннарын, шәһәрләр, шулай ук хәрби арбалар һәм җайдаклар өчен шәһәрләр дә төзегән, һәм су белән тәэмин итү эшләрен күзәткән (3 Пат. 9:17—19). Бу төзү эшләре бөтен патшалыкка файда китергән. Гайсәне дә төзүче дип атап була. Ул «кыяда» үзенең җыелышын төзегән (Мат. 16:18). Ул яңа дөньяда алып барылачак төзү эшләрен дә күзәтәчәк (Ишаг. 65:21, 22).

Иминлек Патшасына ияр

17. a) Сөләйманның идарә итүе нәрсә белән аерылып торган? б) Сөләйман нәрсә эшли алмаган?

17 Сөләйман исеме тамыры «иминлек» дигәнне аңлаткан сүздән килә. Сөләйман патша идарә иткән Иерусалим шәһәренең исеме «Икеләтә иминлеккә ия булу» дигәнне аңлата. Аның 40 еллык идарә итүе вакытында Исраил халкы гаҗәеп иминлектә яшәгән. Бу еллар турында Изге Язмаларда болай диелә: «Сөләйманның барлык көннәрендә Яһүдия һәм Исраил Даннан алып Беер-Шебага кадәр һәрберсе үзенең йөзем агачы һәм инҗир агачы астында имин яшәгән» (3 Пат. 4:25). Әмма Сөләйман акыллы булса да, үз халкын авыру, гөнаһ һәм үлем коллыгыннан азат итә алмаган. Ә Бөегрәк Сөләйман моны эшләячәк. (Римлыларга 8:19—21 не укы.)

18. Мәсихче җыелышта нинди шартлар хөкем сөрә?

18 Мәсихче җыелышта инде хәзер тынычлык хөкем сөрә. Без чын рухи оҗмахта яшибез. Безнең Аллаһы һәм якыннарыбыз белән тыныч мөнәсәбәтләр бар. Ишагыйя пәйгамбәрлегендә безнең көннәр турында болай диелә: «Алар үз кылычларын яңадан чүкеп төрәннәр һәм сөңгеләрне яңадан чүкеп бакчачы пычаклары ясаячаклар. Халык халыкка кылыч күтәрмәячәк һәм сугышырга өйрәнмәячәк» (Ишаг. 2:3, 4). Аллаһы рухы буенча эш итеп, без рухи оҗмахны ямьлерәк итәбез.

19, 20. Сөенер өчен нинди сәбәпләр бар?

19 Әмма безнең киләчәгебез күпкә яхшырак. Гайсә идарәсе астындагы гаҗәеп иминлеккә шатланып, тыңлаучан кешеләр «фанилыкка илтүче коллыктан азат ителеп» камил булып китәчәк (Рим. 8:21). Меңьеллык идарә итүнең азагында соңгы сынауны үткәч, «сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» (Мәд. 36:11; Ачыл. 20:7—10). Гайсә Мәсихнең идарәсе Сөләйман идарәсеннән нихәтле бөегрәк булачагын без күз алдына да китерә алмыйбыз!

20 Муса, Давыт һәм Сөләйман җитәкчелегендә исраиллеләр шатланып яшәгән, ә без Мәсих идарәсе астында тагы да күбрәк сөенәчәкбез (3 Пат. 8:66). Без Йәһвәгә ул безнең җитәкчебез итеп үзенең бердәнбер улын — Бөегрәк Муса, Бөегрәк Давыт һәм Бөегрәк Сөләйманны куйганы өчен рәхмәтле!

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. 1 Патшалык 16:7: «Әмма Йәһвә Шамуилга болай диде: „Аның тышкы күренешенә һәм озын буена карама, чөнки мин аны кире кактым. Аллаһы кеше кебек карамый: кеше үз күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә“».

^ 4 абз. Давытның исеме, бәлкем, «сөекле» дигәнне аңлатадыр. Гайсә суга чумдырылганда һәм аның үзгәрүенең күренеше булганда Йәһвә аны күктән «Минем сөекле Улым» дип атаган (Мат. 3:17; 17:5).

^ 7 абз. Шул ук вакыт Давыт ышанучан сарыкка охшаш булып киткән. Ул Бөек Көтүче Йәһвәдән яклау һәм җитәкчелек эзләгән. «Ходай — минем Көтүчем; мин бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмам»,— дип әйткән ул тулы ышаныч белән (Мәд. 22:1). Чумдыручы Яхъя Гайсәне «Аллаһы Бәрәне» дип атаган (Яхъя 1:29).

^ 12 абз. Сөләйманның Иедидиа дигән икенче исеменең мәгънәсе «Йәһ яраткан кеше» (2 Пат. 12:24, 25).

^ 12 абз. 2 Паралипоменон 1:11, 12: «Аннары Аллаһы Сөләйманга болай диде: „Синең йөрәгеңдә нәкъ бу теләк булганга һәм син байлык, хәзинә, дан, сине нәфрәт иткән җаннар, озын гомерне сорамаганга, ә мин сине патша итеп куйган халкымны хөкем итәр өчен акыллылык һәм белем сораганга, сиңа акыллылык һәм белем биреләчәк. Шулай ук мин сиңа кадәрге патшаларның берсендә дә булмаган һәм синнән соң да булмаячак байлык, хәзинә һәм данны сиңа бирәчәкмен“».

Сез аңлата аласызмы?

• Ни өчен Гайсә Бөегрәк Давыт дип атала?

• Ни өчен Гайсә Бөегрәк Сөләйман дип атала?

• Ни өчен син Гайсәне — Бөегрәк Давытны һәм Бөегрәк Сөләйманны хөрмәт итәсең?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге иллюстрация]

Сөләйманның акыллылыгы Бөегрәк Сөләйманныкына прообраз булып торган

[32 биттәге иллюстрация]

Гайсә идарәсе нихәтле бөек булачагын күз алдына да китереп булмый!