Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең акыллылыгы иҗади эшләре аша күренә

Йәһвәнең акыллылыгы иҗади эшләре аша күренә

Йәһвәнең акыллылыгы иҗади эшләре аша күренә

«Аның күренмәгән сыйфатлары... Ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә һәм аңлашыла» (РИМ. 1:20).

1. Бу дөнья акыллылыгы күпләргә ничек тәэсир итә?

«АКЫЛЛЫЛЫК» сүзе бүген киң кулланыла. Кайберәүләр кешене аның белеме күп булганы өчен генә акыллы дип атарга мөмкин. Әмма бу дөнья акыллы дип санаган кешеләр, тормышның чын максатын табар өчен, ышанычлы җитәкчелек бирә алмый. Ә андый кешеләрнең тәэсиренә бирелгәннәр «дулкыннар көймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, төрле ялган тәгълиматларга иярә» (Эфес. 4:14).

2, 3. a) Ни өчен Йәһвә «бердәнбер зирәк»? б) Аллаһы акыллылыгы бу дөньяныкыннан ничек аерылып тора?

2 Йәһвә Аллаһыдан чын акыллылык алучылар бу дөнья кешеләреннән бик нык аерылып тора. Изге Язмаларда Йәһвә «Бердәнбер зирәк» диелә (Рим. 16:27). Ул Галәм турында бар нәрсәне, аның төзелешен һәм тарихын белә. Кешеләр үз тикшеренүләрендә нигезләнгән табигать законнарын Йәһвә гамәлгә керткән. Шуңа күрә аны кешеләрнең ачышлары хәйран калдырмый һәм кешеләрнең югары фәлсәфә сатулары аның өчен кызык түгел. «Бу заманның акыллылыгы — Аллаһы каршында акылсызлык» (1 Көр. 3:19).

3 Изге Язмаларда Йәһвә үз хезмәтчеләренә «зирәклекне... күндерә» дип әйтелә (Гыйб. сүз. 2:6). Аллаһы акыллылыгы кеше фәлсәфәсеннән аерылып тора. Ул буталчык түгел, ә аек фикерләүнең мөһимлегенә басым ясый, төгәл белемнәргә һәм зирәклеккә нигезләнә. (Ягъкуб 3:17 не укы.) Рәсүл Паул Йәһвә акыллылыгы белән сокланган: «Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән! Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек, Аның юллары эзләп тапмаслык!» (Рим. 11:33). Йәһвә иң акыллы булганга, аның кануннары безне иң яхшы юл белән алып бара икәненә без бер дә шикләнмибез. Ул безгә бәхетле булыр өчен нәрсә кирәк икәнен башкаларга караганда яхшырак белә (Гыйб. сүз. 3:5, 6).

Гайсә — оста «һөнәрче»

4. Йәһвә акыллылыгын ничек күреп була?

4 Йәһвәнең акыллылыгы һәм башка камил сыйфатлары аның иҗади эшләре аша күренә. (Римлыларга 1:20 не укы.) Йәһвәнең бар эшләре, иң кечкенәсеннән алып иң зурысына кадәр, аның сыйфатларын ачыклый. Күкләрдә дә, җирдә дә без акыллы һәм яратучан Барлыкка Китерүченең барлыгына бик күп дәлилләр күрәбез. Ул булдырган нәрсәләрне күзәтеп, без аның турында бик күпне белә алабыз (Мәд. 18:2; Ишаг. 40:26).

5, 6. a) Барлыкка китерүдә Йәһвә белән кем катнашкан? б) Без нәрсә карап чыгачакбыз һәм ни өчен?

5 Йәһвә «җирне һәм күкне яратканда» берүзе булмаган (Ярат. 1:1). Изге Язмалар буенча, Галәмне барлыкка китергәнче бик күп еллар алдан ул бер рухи затны булдырган. Аның аша Йәһвә «күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсен» яраткан. Бу рухи зат Аллаһының бердәнбер Улы, «яратылганнарның барысыннан да» беренчесе, соңрак җирдә Гайсә булып туган шәхес булган (Көл. 1:15—17). Гайсә дә, Йәһвә кебек, акыллылыкка ия. Гыйбрәтле сүзләрнең 8 нче бүлегендә ул акыллылыкның гәүдәләнеше итеп сурәтләнә. Шул ук бүлектә ул Аллаһының оста «һөнәрчесе» дип атала (Гыйб. сүз. 8:12, 22—31).

6 Шулай итеп, иҗади эшләрдә Йәһвәнең дә һәм аның Оста Һөнәрчесе Гайсәнең дә акыллылыгы чагыла. Алар булдырган нәрсәләр безгә мөһим сабаклар бирә. Мисал өчен, Гыйбрәтле сүзләр 30:24—28 дә сурәтләгән «зирәкләрдән зирәгрәк» булган дүрт мәхлукны карап чыгыйк *.

Эш сөючән булыйк

7, 8. Кырмыскалар турында нинди мәгълүмат сиңа кызык булды?

7 «Җир йөзендәге кечкенә генә» мәхлукларның төзелешен һәм тәртибен тикшергәндә дә, алардан бик күпне өйрәнеп була. Мәсәлән, кырмысканы алыйк. (Гыйб. сүз. 30:24, 25 не укы.)

8 Кайбер тикшерүчеләрнең исәпләвенчә, бер кешегә ким дигәндә 200 000 кырмыска туры килә. Алар барысы да җирдә һәм җир астында тырышып эшли. Кырмыскалар колонияләр булып яши һәм күпчелек колония ата, ана һәм эшче кырмыскалардан тора. Һәр төркем колониянең иминлеген тәэмин итәр өчен, үз өлешен кертә. Көньяк Америкадагы бер төр кырмысканы — яфрак кисүчене — оста бакчачы дип атап була. Бу кечкенә бөҗәкләр, мул уңыш җыяр өчен, үз бакчаларында туфракны черемә белән баета, гөмбәләрне күчереп утырта һәм кыркып кыскарта. Тикшерүчеләрнең сүзләре буенча, бу оста «бакчачы» колонияне җитәрлек ризык белән тәэмин итәр өчен бөтен көчен куя *.

9, 10. Без, кырмыскалар кебек, ничек эш сөючән була алабыз?

9 Без кырмыскалардан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Мәсәлән, уңышларга ирешергә теләсәк, без көч куярга тиеш. Изге Язмаларда болай диелә: «И ялкау, барып, әнә, кырмысканы күр: ул ничек тырыша, гыйбрәт ал. Аның өстеннән күзәтүче башлык та, идарәче дә, хөкемдар да юк. Әмма ул җәен, урак вакыты беткәнче, үзенә ризык әзерли» (Гыйб. сүз. 6:6—8). Йәһвә дә һәм аның Оста Һөнәрчесе Гайсә дә эш сөючәннәр. «Минем Атам һәрвакыт эшли, Мин дә эшлим»,— дигән Гайсә (Яхъя 5:17).

10 Аллаһыга һәм Мәсихкә охшарга тырышып, без дә эш сөючән булырга тиеш. Аллаһы оешмасындагы йөкләмәбез нинди генә булмасын, без Раббы «эшен бар көчебезне куеп башкарырга» тиеш (1 Көр. 15:58). Шуңа күрә безгә Паулның киңәшенә колак салырга кирәк: «Тырышлыгыгызны какшатмагыз, Рух белән янып торыгыз, Раббыга хезмәт итегез» (Рим. 12:11). Йәһвә ихтыярын үтәр өчен куелган тырышлыкларыбыз юкка гына булмаячак, чөнки Изге Язмаларда: «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә... Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак»,— дип әйтелгән (Евр. 6:10).

Рухи зыяннан сакланыйк

11. Кыя даманының кайбер үзенчәлекләрен сөйләп бир.

11 «Кыя даманы» (ЯД) — чагыштырмача кечкенә тереклек иясе. Без аңардан да мөһим сабаклар ала алабыз. (Гыйб. сүз. 30:26 ны укы.) Ул йорт куянына охшаш, ләкин ул кыска, түгәрәкләнгән колаклы һәм кыска аяклы тереклек. Даман кыя ташлы урыннарда яши. Аның күзләре үткен. Ул яшәгән кыялардагы өннәр һәм ярыклар аны ерткычлардан саклый. Даманнар зур бердәм төркем булып яшәгәнгә, үзләрен куркынычсыз хис итә һәм кыш көннәрен туңмый.

12, 13. Кыя даманыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

12 Кыя даманыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Ул бик сак хайван. Аның үткен күзләре ерткычны ерактан күреп ала. Ул өн һәм ярыклар тирәсеннән еракка китмәгәнгә, куркыныч янаганда кача ала. Безнең рухи күзләребез дә Шайтан дөньясындагы куркынычларны күрер өчен, үткен булырга тиеш. Рәсүл Петер болай дигән: «Аек һәм уяу булыгыз, сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри» (1 Пет. 5:8). Гайсә җирдә яшәгәндә уяу булган һәм сафлыгын җимерергә тырышкан Шайтанның һөҗүмнәреннән сакланган (Мат. 4:1—11). Ул шәкертләренә яхшы үрнәк биргән!

13 Йәһвә безгә рухи яклау бирә. Изге Язмаларны өйрәнсәк һәм мәсихче очрашуларга йөрсәк, безгә уяу булып калырга җиңелрәк булачак (Лүк 4:4; Евр. 10:24, 25). Һәм даманнар бердәм төркем булып яшәгән кебек, безгә дә, «бер-беребезне дәртләндерү» өчен, имандашлар белән бердәмлектә булырга кирәк (Рим. 1:12). Без, Йәһвә биргән яклауны куллансак, мәдхия җырлаучы Давытның сүзләре белән килешкәнебезне күрсәтербез: «Ходай минем таянычым, сыенганым, коткаручым; Аллам — булышучым, өмет тотканым — Ул» (Мәд. 17:3).

Каршылыкларга карамастан нык булыйк

14. Бер саранчадан беркем дә курыкмаса да, аның өере турында нәрсә әйтеп була?

14 Без саранчадан да күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. 5 сантиметр чамасы озынлыктагы бер саранчадан беркем дә курыкмас, ә менә аның өере кешегә шом салыр. (Гыйб. сүз. 30:27 не укы.) Саранча бик комсыз бөҗәк, һәм аның өере тиз арада урак өсте игеннәрен кырып бетерә ала. Якынлашып килүче бөҗәк, шул исәптән саранча, өеренең тавышы Изге Язмаларда дөбердәтеп чапкан сугыш арбалары һәм шарт-шырт итеп янган салам тавышы белән чагыштырыла (Йоил 2:3, 5). Саранчаның һөҗүмен туктатырга тырышып, кешеләр ут яндырып җибәргән, әмма бу ярдәм итмәгән. Ни өчен? Янып үлгән саранчалар үз гәүдәләре белән ялкынны сүндерә, ә исән саранчалар үз һөҗүмнәрен дәвам итә. Патшалары булмаса да, алар һәркайсы киртәләрне үтеп, яхшы оештырылган гаскәр кебек эш итә (Йоил 2:25).

15, 16. Патшалык вәгазьчеләре кайсы яктан саранчага охшаш?

15 Йоил пәйгамбәр Йәһвәнең хезмәтчеләрен саранча белән чагыштырган. Ул болай дип язган: «Алар, көчле кешеләр кебек, йөгерә һәм, гаскәриләр кебек, диварларга менә. Алар һәрберсе үз юлы белән бара һәм юлыннан читкә борылмый. Алар, бер-берсен этмичә, үз юлыннан барган нык ир-ат кебек бара. Һәм кайберәүләре уклардан егылса да, башкалары үз юлларын дәвам итә» (Йоил 2:7, 8).

16 Бу пәйгамбәрлек бүгенге көндәге Аллаһы Патшалыгын вәгазьләүчеләрне бик яхшы сурәтли! Каршы килүләрнең бернинди «дивары» да аларның вәгазьләвен туктата алмый. Алар Гайсәдән үрнәк ала. Күп кешеләр аны нәфрәт итсә дә, ул Аллаһы ихтыярын үтәгән (Ишаг. 53:3). Кайбер мәсихчеләр «уклардан» егылып, үз иманнары өчен җәфаланып үлсәләр дә, вәгазьләү эше дәвам ителә һәм Патшалык вәгазьчеләре саны үсә бара. Ә эзәрлекләүләр еш кына Патшалык хәбәрен башкача ишетә алмаган кешеләр арасында яхшы хәбәрнең таралуына китерә (Рәс. 8:1, 4). Вәгазьләгәндә кешеләр каршы һәм ваемсыз булса да, син, саранча кебек, тырышмы? (Евр. 10:39).

«Яхшылыкка... бирелгән булыйк»

17. Геккон аякларының нинди үзенчәлекләре бар?

17 Кәлтәнең кечкенә генә бер төренә — «гекконга» (ЯД) — гравитация законы тәэсир итми бугай. (Гыйб. сүз. 30:28 не укы.) Бу кечкенә генә тереклек иясенең җиңел генә стеналарга менүе һәм шома түшәмнән йөгереп йөрүе галимнәрне гаҗәпләндерә. Геккон моны ничек булдыра ала соң? Аның һәрбер бармагында күп кенә бөгелгән пластинкалар бар. Һәр пластинкада кечкенә «чәч бөртекләре» урнашкан. Ә аларның һәрберсендә очлары тәлинкәгә охшаш йөзләгән җепселләр бар. Бу җепселләр барлыкка китергән молекуляр көч пыяладан астын өскә йөргән гекконны тотып тора! Гекконның бу сәләтенә сокланган тикшерүчеләр исәпләвенчә, бу кәлтә аякларына охшаш итеп ясалган синтетик материалларны көчле клей сыман кулланып булыр иде *.

18. Безгә яхшылыкка бирелгән булырга нәрсә ярдәм итәчәк?

18 Без гекконнан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Изге Язмаларда: «Яманлыкны нәфрәт итегез, яхшылыкка ихлас күңелдән бирелгән булыгыз»,— диелә (Рим. 12:9). Шайтан дөньясында өстенлек иткән зыянлы йогынтылар аркасында без Аллаһы принципларын тотмый башларга мөмкин. Мәсәлән, Аллаһы кануннарын тотмаган кешеләр белән мәктәптә, эштә яки кайбер яраксыз күңел ачулар аша аралашу безнең дөрес эш итәргә тәвәккәллегебезне какшатырга мөмкин. Моңа юл куйма! Аллаһы Сүзендә: «Үзеңне акыл иясе дип санама»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 3:7). Мусаның Аллаһы халкына биргән акыллы киңәшен тот: «Раббы Аллаһыгыздан куркып, Аны хөрмәтләгез, Аның Үзенә генә хезмәт итегез һәм Аңа сыеныгыз» (Кан. 10:20). Йәһвәгә тугры булып, без Гайсәдән үрнәк алачакбыз. Аның турында: «Син хаклыкны сөйдең, канунсызлыкны күралмадың»,— дип әйтелгән булган (Евр. 1:9).

Иҗади эшләрдән сабаклар

19. a) Син Йәһвәнең иҗади эшләрендә аның нинди сыйфатларын күрәсең? б) Аллаһы акыллылыгы безгә нинди файда китерә?

19 Күргәнебезчә, Йәһвә булдырган эшләр аша аның сыйфатлары күренә, һәм аның иҗади эшләре безгә файдалы сабаклар бирә. Йәһвәнең эшләрен күбрәк өйрәнгән саен, без күбрәк аның акыллылыгына сокланачакбыз. Аллаһы акыллыгына игътибарлы булсак, бу безне бүген бәхетлерәк итәчәк һәм киләчәктә яклаячак (Вәг. 7:12). Әйе, без мондый сүзләрнең дөреслеген үзебездә татыячакбыз: «Акыл җыеп, зирәклеккә ирешкән адәм — менә кем ул бәхетле кеше! Зирәк акыл — аны казанучылар өчен тереклек агачы ул, аны саклап торучылар өчен — бәхет» (Гыйб. сүз. 3:13, 18).

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. Искәрмәләрдә китерелгән басмалар аеруча яшьләргә кызык булачак. Җыелышта «Күзәтү манарасы»н өйрәнгәндә, алар үз тикшеренүләре турында сөйли алачак.

^ 8 абз. Яфрак кисүче-кырмыска турында күбрәк белер өчен, «Уяныгыз!» (рус) журналы 1997 ел, 22 март, 31 нче бит һәм 2002 ел, 22 май, 31 нче битне кара.

^ 17 абз. Геккон турында күбрәк белер өчен, «Уяныгыз» (рус) журналы 2008 ел, апрель, 26 нчы битне кара.

Хәтерлисезме?

• Кырмыскадан...

• Кыя даманыннан...

• Саранчадан...

• Гекконнан...

без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге иллюстрация]

Син яфрак кисүче-кырмыска кебек эш сөючәнме?

[17 биттәге иллюстрацияләр]

Кыя даманнары бердәм яшәгәнгә, үзләрен куркынычсыз хис итә. Син мәсихче очрашуларга йөрисеңме?

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Мәсихчеләр саранча кебек тырыш

[18 биттәге иллюстрация]

Геккон шома стена буйлап йөри ала. Мәсихчеләр яхшылыкка бирелгән

[Чыганак]

Stockbyte/Getty Images