Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Дәшмәү вакыты»

«Дәшмәү вакыты»

«Дәшмәү вакыты»

«СҮЗЕҢ көмеш булса, тик торуың алтын»,— дип әйтелә бер татар мәкалендә. Борынгы Исраилнең патшасы Сөләйман болай дигән: «Һәр эшнең — үз заманы, күк астындагы һәр нәрсәнең үз вакыты бар... дәшмәү вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» (Вәг. 3:1, 7).

Ләкин кайчан дәшмәү урынлы? «Дәшмәү» һәм «тавыш-тынсыз» дигән сүзләр Изге Язмаларда еш очрый. Бу сүзләр кулланылган контекст буенча, тормышыбызның ким дигәндә өч өлкәсендә дәшмәү урынлы: ул 1) хөрмәт итүне күрсәтә, 2) акыллы һәм зирәк булу билгесе һәм 3) уйланганда ярдәм итә.

Хөрмәт итү билгесе

Дәшмәү — бу хөрмәт итү билгесе. «Йәһвә — үзенең изге гыйбадәтханәсендә. Бөтен җир, аның алдында тавыш-тынсыз бул!» — дигән Аввакум пәйгамбәр (Авв. 2:20). Хак Аллаһының хезмәтчеләре «Йәһвәнең... коткаруын тавыш-тынсыз көтә» (Ирем. елав. 3:26). Мәдхия җырлаучы: «Ходайга [«дәшмичә», ЯД] буйсын һәм Аңа өметлән; кануннан язучы кешенең тормышы алга киткәнгә көнчелегең килмәсен»,— дигән (Мәд. 36:7).

Без сүзсез Йәһвәне данлый алабызмы? Ә Аллаһының иҗади эшләре белән сокланып, синең телсез калганың бармы? Андый гүзәллек турында уйланганда, без йөрәгебездә Барлыкка Китерүчебезне данламыйбызмыни? Давыт үзенең бер җырын болай дип башлаган: «Әй Алла, Сиңа Сионда мактау [«вә тынлык», ЯД] тиешле, һәм Сиңа Иерусалимда теләк китерерләр» (Мәд. 64:2).

Йәһвә үзе дә, аның сүзләре дә безнең хөрмәтебезгә лаек. Мәсәлән, Муса пәйгамбәр Исраил халкына соңгы сүзләрен әйткәндә, руханилар белән бергә исраиллеләргә болай дигән: «[«Дәшмәгез», ЯД] ... Раббы Аллаһыгызга буйсыныгыз». Исраил уллары Аллаһы Канунын тыңларга дип җыелгач, хәтта балалар да игътибарлы булырга тиеш иде. «Өйрәнсен... өчен, бөтен халыкны — ирләрне, хатыннарны, балаларны... җыегыз»,— дигән Муса (Кан. 27:9, 10; 31:11, 12).

Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре дә мәсихче очрашуларда, шул исәптән зур конгрессларда да, бирелгән үгет-нәсихәтләрне ихтирам белән тыңларга тиеш. Сәхнәдән Изге Язмалардагы мөһим хакыйкатьләр яңгыраганда, без бер-беребез белән сөйләшеп утырсак, бу Аллаһы Сүзен һәм аның оешмасын хөрмәт иткәнебезне күрсәтерме? Программа вакыты — бу дәшмәү һәм тыңлау вакыты.

Икәүдән-икәү генә сөйләшкәндә дә тыңлый белсәк, бу кешене хөрмәт иткәнебезне күрсәтә. Мәсәлән, ыруг башлыгы Әюб үзен гаепләүчеләренә болай дигән: «Мине үгетләгез, һәм мин дәшмәячәкмен». Әюб аларны, сүзләрен бүлдермичә, тыңларга әзер булган. Ә ул үзе сүз әйтергә булганда: «Хәзер мин әйтәм, минем алдымда тыныгыз»,— дигән (Әюб 6:24; 13:13).

Акыллы һәм зирәк булу билгесе

Изге Язмаларда «күп сөйләү гөнаһка китерер» һәм «акыллы кеше исә дәшми калыр» дип әйтелә (Гыйб. сүз. 10:19; 11:12). Гайсә мисалын карап чыгыйк. Ул, кирәкле вакытта дәшмичә, акыллылык һәм зирәклек күрсәткән. Явыз дошманнарга әйтелгән сүзләр яхшылыкка китермәгәнен аңлап, «Гайсә эндәшмәгән» (Мат. 26:63). Соңрак Пилат каршына бастырылгач, ул «җавап бирмәгән». Зирәклек күрсәтеп, Гайсә үз эшләренә үзе турында шаһитлек итәргә мөмкинлек биргән (Мат. 27:11—14).

Безгә дә, кешеләр ачуыбызны чыгарганда, дәшмәү акыллы булыр иде. «Сабыр кеше акылга бай булыр, ә дуамал кеше күп ахмаклыклар эшләр»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйб. сүз. 14:29). Киеренке хәлдә сүзне уйламыйча әйтү соңыннан үкенүгә китерергә мөмкин. Андый очракларда безнең сүзләребез башкаларга акылсыз тоелырга мөмкин, һәм без җан тынычлыгын югалта алабыз.

Безнең янда бозыклар булганда, акыллылык телебезне тыеп калырга ярдәм итәчәк. Вәгазьдә безне мыскылласалар, җавап бирмәү яхшырак булыр. Өстәвенә, кайчакта сыйныфташларыбыз я хезмәттәшләребез әдәпсез мәзәкләр сөйләгәндә яисә тупас сүзләр әйткәндә дәшмичә калу акыллы булыр иде. Без аларга кушылсак, бу аларны хуплаганыбызны күрсәтер иде (Эфес. 5:3). Мәдхия җырлаучы: «Гөнаһлы кеше алдымда торган чакта, авызымны тыермын»,— дигән (Мәд. 38:2).

Акыллы кеше башкаларның серләрен сөйләп йөрмәс (Гыйб. сүз. 11:12). Чын мәсихче телен тыя белсә, яшерен мәгълүматларны ачмаячак. Бу яктан бигрәк тә мәсихче өлкәннәр, җыелыш әгъзаларының ышанычын югалтмас өчен, сак булырга тиеш.

Кайчакта дәшмәү хәерлерәк булырга мөмкин. XIX гасырда яшәгән инглиз язучысы Сидней Смит үзенең замандашы турында болай дигән: «Аның сөйләшүне искиткеч күңелле итүче дәшмәү мизгелләре булгалый». Дуслар арасында сөйләшү ике яклы булырга тиеш. Башкалар белән аралаша белгән кеше тыңлый белә.

«Күп сөйләү гөнаһка китерер, ә телен тыйган акыллы булыр»,— дигән Сөләйман (Гыйб. сүз. 10:19). Димәк, сүзне үлчәп әйтсәк, без үзебезне акыллы тотачакбыз. Шулай ук ахмак та «авызын йомып, эндәшмичә утырса... акыллы булып күренергә мөмкин» (Гыйб. сүз. 17:28). Шуңа күрә Йәһвәдән: «Авызымны сакландыр, телемне дә тыелдыр»,— дип сорыйк (Мәд. 140:3).

Уйланырга ярдәм итә

Гаделлек юлыннан баручы кеше турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ходай... канунына көнен-төнен өйрәнеп тора ул» (Мәд. 1:2). Яисә, Изге Язмаларның бер тәрҗемәсе буенча, ул «Аның кануны турында көне-төне уйлана» (Смысловой перевод, Стамбул). Нинди шартларда уйланырга яхшырак?

Ыруг башлыгы Ибраһимның улы Исхак «кичкә таба уйларына батып кырда йөргән» (Ярат. 24:63). Уйланыр өчен ул тыныч урын һәм вакыт сайлаган. Давыт патша төнге тынлыкта уйланган (Мәд. 62:7). Камил кеше Гайсә берүзе калып уйланыр өчен, кешеләрне калдырып, тауга, чүлгә һәм башка аулак урыннарга барырга тырышкан (Мат. 14:23; Лүк 4:42; 5:16).

Дәшмәү көч тә бирә ала. Ул безгә яхшы якка үзгәрер өчен, үз-үзебезне тикшерергә мөмкинлек бирә. Дәшмәү җан тынычлыгын сакларга булыша. Тыныч шартларда уйлану тыйнак һәм басынкы булырга, һәм шулай ук чыннан да мөһим булган нәрсәләрне кадерләргә ярдәм итә.

Кайвакыт дәшмәү урынлы булса да, шулай ук «сөйләү вакыты [да] бар» (Вәг. 3:7). Хак Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре «бөтен җиһанда» аның Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьли (Мат. 24:14). Аллаһы хезмәтчеләренең саны үскән саен, аларның шатлыклы тавышлары тагы да көчлерәк яңгырый (Мих. 2:12). Аллаһы Патшалыгы һәм аның искиткеч эшләре турында ашкынып игълан итүчеләр арасында без дә булыйк! Һәм бу мөһим эштә катнашып, әйдәгез, үзебезнең тормышыбыз белән шуны күрсәтик: кайчакта дәшмәү — алтын.

[3 биттәге иллюстрация]

Мәсихче очрашуларда безгә тыңларга һәм өйрәнергә кирәк

[4 биттәге иллюстрация]

Вәгазьдә безне мыскылласалар, кайчакта дәшмәү яхшырак

[5 биттәге иллюстрация]

Дәшмәү уйланырга ярдәм итә