Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иттай кебек тугрылыклы бул

Иттай кебек тугрылыклы бул

Иттай кебек тугрылыклы бул

«ЧИКСЕЗ кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең эшләрең бөек һәм искиткеч. Халыкларның Патшасы, Синең юлларың гадел һәм хакыйкый. Раббы! Синнән кем курыкмас, исемеңне кем данламас? Чөнки тик бер Син генә изге». Бу җырны күктә «җанварны, аның сынын... җиңеп» чыгучылар башкара, ул Аллаһының «изге», ягъни тугрылыклы, булуына игътибар итә (Ачыл. 15:2 — 4). Йәһвә үз хезмәтчеләренең бу яхшы сыйфатны күрсәтүдә үзеннән үрнәк алуларын тели (Эфес. 4:24).

Шайтан Иблис исә Аллаһының җирдәге хезмәтчеләрен аның яратуыннан аерыр өчен, көченнән килгәнне эшли. Шулай да күпләр иң авыр шартларда да, Аллаһыга тугрылыкларын саклый. Йәһвә андый тугрылыкны бик югары бәяли! Зәбурда: «Ходай дөреслекне ярата, Үзенең изгеләрен ташламый»,— дип әйтелә (Мәд. 36:28). Безгә тугрылыклы булып калырга ярдәм итәр өчен, Аллаһы үзенә тугры булган күп кенә кешеләр мисалларын үзенең Сүзенә керткән. Геф шәһәреннән булган Иттай мисалын карап чыгыйк.

Сөреп җибәрелгән чит ил кешесе

Иттай, күрәсең, чыгышы белән филистиләрнең билгеле Геф шәһәреннән булган. Ул шәһәрдә әзмәвер Голиаф һәм Исраилнең башка дошманнары да туган. Иттай исемле бу батыр сугышчы турында беренче тапкыр Изге Язмаларда Абессалом Давыт патшага каршы фетнә күтәргән вакытта искә алына. Иттай һәм аңа ияргән 600 сугышчы ул вакытта сөргендә, Иерусалим тирәсендә яшәгән.

Иттай һәм аңа ияргән кешеләр белән булган хәл Давытка, бәлкем, үзенең 600 Исраил сугышчысы белән филистиләрнең Геф патшасы Анхус җирләрендә качкын булып яшәгән вакытларын хәтерләткәндер (1 Пат. 27:2, 3). Абессалом Давытка каршы фетнә күтәргәч, Иттай һәм аның кешеләре нәрсә эшләр? Алар Абессалом яисә Давыт ягында булырмы? Я нейтраль булып калырмы?

Күз алдына китер, Давыт Иерусалимнан качып, «ерак йорт» дигәнне аңлаткан җирдә, Беф-Мерхатта туктый. Бәлкем, бу — Зәйтүн тавына таба барганда Кыдрун үзәнлеге алдындагы Иерусалимның соңгы йорты (2 Пат. 15:17). Монда Давыт үзенең алдында үткән сугышчыларын карап чыга. Ул тугры исраиллеләрдән тыш барлык хелефейләрне, фелефейләрне һәм шулай ук бар гефлеләрне — Иттай белән аның 600 сугышчысын күрә (2 Пат. 15:18).

Давыт дусларча Иттайга болай ди: «Бәлкем, сиңа безнең белән бармаска? Өеңә кайт һәм патша [күрәсең, Абессалом турында әйтеп] белән яшә, син болай да үз җиреңнән сөреп җибәрелгән чит ил кешесе бит. Син кичә генә килдең, ә бүген син безнең белән каңгырып йөрергә мәҗбүр булачаксыңмы? Мин үзем дә кая барачагымны белмим. Үз абыйларыңны ал да кире кайт. Йәһвә сиңа яратучан игелеген һәм тугрылыгын күрсәтсен!» (2 Пат. 15:19, 20).

Иттай үзенең аңа тугрылыклы булачагын мондый сүзләр белән күрсәтә: «Йәһвә тере һәм минем әфәндем патша да тере, минем әфәндем патша кайда гына булмасын, синең хезмәтчең дә шунда булачак! Мин синең белән үләргә дә әзер!» (2 Пат. 15:21). Бу Давытка, бәлкем, бабасының әнисе, Рут, сүзләрен исенә төшергәндер (Рут 1:16, 17). Иттайның сүзләре белән тәэсирләнеп, Давыт аңа: «Ярар, [Кыдрун үзәнлеген] үт»,— дип әйтә. Ул чакта «Иттай үзенең барлык кешеләре белән һәм үзе белән булган барлык балалары белән аның алдында үтте» (2 Пат. 15:22).

«Безгә нәсыйхәт бирү өчен»

«Элек Изге язмада язылганнарның барысы да... безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган»,— дип әйтелә Римлыларга 15:4 тә. Шуңа күрә без үзебезгә мондый сорау бирергә тиеш: «Без Иттайдан нәрсәгә өйрәнә алабыз?» Аның Давытка тугрылыклы булуының сәбәбен карап чыгыйк. Иттай, Филистиядән сөреп җибәрелгән чит ил кешесе булса да, Йәһвәне тере Аллаһы, ә Давытны аның майланганы дип санаган. Иттай исраиллеләр белән филистиләр арасындагы дошманлыкка зур әһәмият бирмәскә тырышкан. Давыт филистиләрнең әзмәвере Голиафны һәм Иттайның күп кенә башка илдәшләрен үтерсә дә, Иттай аны Йәһвәне яратучы кеше итеп күргән һәм, һичшиксез, аның яхшы сыйфатларын кадерләгән (1 Пат. 18:6, 7). Давыт исә аны чын күңелдән ихтирам итә башлаган. Ул хәтта «гефле Иттайны» Абессаломның көчләренә каршы хәлиткеч сугышта үз гаскәриләренең өчтән бер өлеше өстеннән җитәкче итеп куйган! (2 Пат. 18:2).

Без дә башка культура, раса һәм милләт кешеләрен аермыйча, аларны дошман күрмәскә, ә аларда яхшы сыйфатлар күрергә тырышырга тиеш. Давыт һәм Иттай арасында урнашкан дуслык мөнәсәбәтләр шуны күрсәтә: без, Йәһвәне белеп, аны ярата башлаганбыз икән, андый киртәләрне җиңә алачакбыз.

Иттай мисалы турында уйланып, без үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: «Мин, Иттай кебек, Бөегрәк Давыт Гайсә Мәсихкә тугрылыклымы? Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә ашкынып катнашып, мин тугрылыгымны күрсәтәмме? (Мат. 24:14; 28:19, 20). Үз тугрылыгымны исбатлар өчен, мин нәрсәләр кичерергә әзер?»

Гаилә башлыкларына да Иттай мисалы турында уйлану файдалы булыр. Аның Давытка тугрылыклы булуы һәм Аллаһының майланган патшасы белән барырга әзерлеге Иттайның кешеләренә дә тәэсир иткән. Шулай ук гаилә башлыклары чын гыйбадәт кылу белән бәйле карарлар кабул иткәндә, бу аларның гаиләләренә тәэсир итә һәм вакытлы авырлыклар да тудырырга мөмкин. Әмма без Йәһвә «шәфкатьлегә шәфкать, эчкерсез иргә эчкерсезлек кыла» икәненә шикләнмибез (Мәд. 17:26).

Давытның Абессалом белән булган сугышыннан соң Изге Язмаларда Иттай турында бүтән бернәрсә дә әйтелми. Әмма аның турында Аллаһы Сүзендә язылган бу кыска гына өзек безгә Иттайның нинди кеше булганын күрергә ярдәм итә. Иттайның Изге Язмаларда искә алынуы Йәһвәнең андый тугрылыкны күргәненә һәм бүләкләгәненә дәлил булып тора (Евр. 6:10).