Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, уңышларыгыз ачык күренсен

Яшьләр, уңышларыгыз ачык күренсен

Яшьләр, уңышларыгыз ачык күренсен

«Алга китешең һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльлән, үзеңне шуларга багышла» (1 ТИМ. 4:15).

1. Аллаһы яшьләргә нәрсә тели?

«И ЯШЬ егет, яшьлегеңдә күңелле итеп яшә, яшьлегең көннәрендә йөрәгең сине шат итсен» (Вәг. 11:9). Моны борынгы Исраилдә идарә иткән акыллы Сөләйман патша язган. Ә бу сүзләрне язарга рухландырган Йәһвә Аллаһы, һичшиксез, сезнең, яшьләр, яшьлектә дә һәм балигъ булгач та бәхетле булуыгызны тели. Әмма яшьләр еш кына үз киләчәкләренә тәэсир итә алган үкенерлек хаталар ясый. Тугры кеше Әюб тә «яшьлектә эшләгән гөнаһларының нәтиҗәләре» аркасында борчылган (Әюб 13:26). Яшүсмер чакта һәм аннан соңгы елларда яшь мәсихчеләргә еш кына җитди карарлар кабул итәргә туры килә. Дөрес булмаган карарлар күңелдә тирән яралар калдырырга һәм бар тормышка йогынты ясый алган авырлыклар тудырырга мөмкин (Вәг. 11:10).

2. Изге Язмалардагы нинди киңәш яшьләргә җитди хаталар ясамаска булышачак?

2 Яшьләргә яхшы карарлар кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Рәсүл Паул көринтлеләргә мондый киңәш биргән: «Уйларыгыз балаларныкы кебек булмасын... фикер йөртү рәвешегез белән балигъ булган кешеләр сыман булыгыз» (1 Көр. 14:20). Балигъ булган кешеләр сыман уйларга һәм фикер йөртергә өйрәнегез дигән бу киңәшне куллану яшьләргә җитди хаталар ясамаска ярдәм итәчәк.

3. Җитлеккән булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

3 Яшьләр, шуны истә тотыгыз: җитлеккән булыр өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Паул Тимутегә болай дигән: «Синең яшьлегеңә һичкем түбәнсетеп карамасын, ләкин сөйләмдә, үз-үзеңне тотышыңда, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта иман итүчеләргә үрнәк бул... Изге язманы бердәмлек алдында уку, вәгазь сөйләү һәм өйрәтү белән мәшгуль бул... Алга китешең һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльлән, үзеңне шуларга багышла» (1 Тим. 4:12—15). Яшь мәсихчеләр, уңышлары башкаларга ачык күренсен өчен, рухи яктан үсәргә тиеш.

Алга китеш нәрсә ул?

4. Рухи яктан алга китеш нәрсәне аңлата?

4 Алга китеш бу үзгәрү, яхшырак булып китү дигәнне аңлата. Паул Тимутене сөйләмдә, үз-үзен тотышында, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта һәм шулай ук үз хезмәтендә яхшырыр өчен, һәрвакыт көч куярга өндәгән. Тимуте, аның тормыш итү рәвеше үрнәк алырлык булсын өчен, тырышырга тиеш булган. Моның өчен аңа рухи яктан үсүен дәвам итәргә кирәк иде.

5, 6. a) Тимутенең алга китеше кайчан күренә башлаган? б) Яшьләр рухи уңышларга омтылганда ничек Тимутедән үрнәк ала ала?

5 Паул Тимутегә биргән киңәшне 61 һәм 64 нче еллар арасында язган. Ул чакта Тимуте инде тәҗрибәле мәсихче өлкән булган. Б. э. 49 яки 50 нче елларында Тимутегә, бәлкем, якынча 20 яшьләр булганда, аның рухи үсешен күргән «Лустрадагы һәм Икүниундагы туганнар... [аның] турында яхшы сүзләр генә сөйләгән» (Рәс. 16:1—5). Ул вакытта Паул Тимутене үзе белән миссионер сәяхәтенә алган. Тимутенең рухи үсешен берничә ай дәвамында күзәткәннән соң, Паул аны Тессалуникәдәге мәсихчеләрне юатыр һәм ныгытыр өчен шул шәһәргә җибәргән. (1 Тессалуникәлеләргә 3:1— 3, 6 ны укы.) Тимутенең уңышлары, күрәсең, ул яшь булганда башкаларга ачык күренә башлаган.

6 Яшьләр, сезнең мәсихче тормышыгызда һәм Изге Язмалар хакыйкатьләрен өйрәтүегездә уңышлар ачык күренсен өчен, хәзер тиешле рухи сыйфатлар үстерегез! Гайсә инде 12 яшендә «акыл җыйган» (Лүк 2:52). Сез авырлыклар белән очрашканда, никахка керергә әзерләнгәндә һәм «яхшы хезмәтче» булырга омтылганда алга китешегез ачык күренсен өчен, нәрсә эшли аласыз? Әйдәгез моны карап чыгыйк (1 Тим. 4:6).

Авырлыклар белән очрашканда «аек фикер йөрт»

7. Авыр шартлар яшьләргә ничек тәэсир итә ала?

7 Кэрол * исемле 17 яшьлек мәсихче болай дигән: «Кайчакта мин эмоциональ һәм физик яктан шулкадәр ара идем, хәтта иртән уянасым да килми иде». Ни өчен? Кэролга 10 яшь булганда аның әти-әнисе аерылышкан, һәм ул Изге Язмалар принциплары буенча яшәмәгән әнисе белән тора башлаган. Син дә, бәлкем, Кэрол кебек шундый ук үзгәрмәс булып күренгән авыр шартларда яшисеңдер.

8. Тимуте нинди авырлыклар белән көрәшкән?

8 Рухи уңышларга ирешкән чакта Тимутегә авырлыклар белән дә көрәшергә туры килгән. Мәсәлән, аның еш кына «карыны» авырткан (1 Тим. 5:23). Шулай ук, күрәсең, Тимуте оялчан булган. Паул аны Көринткә җибәргәч, җыелыштагыларны, ул «бернәрсәгә борчылмасын» өчен, аның белән хезмәттәшлек итәргә чакырган, чөнки ул рәсүлләрнең хакимлеген шик астына алучы кешеләр тудырган авырлыкларны җайга салырга тиеш булган (1 Көр. 4:17; 16:10, 11).

9. Аек фикер йөртү нәрсә ул, һәм бу сәләт курку рухыннан ничек аерылып тора?

9 Паул Тимутене ныгытыр өчен, соңрак аңа болай дигән: «Аллаһы безгә курку рухын түгел, бәлки көч, мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән» (2 Тим. 1:7). «Аек фикер йөртү» — төпле итеп уйлый һәм фикерли белү сәләте. Бу шулай ук — бар нәрсәгә без үзебез теләгәнчә түгел, ә чынбарлыкны аңлап, дөрес карашта булу. Кайбер яшьләр киеренке хәлләрдә курку рухын күрсәтә һәм чиктән тыш күп йоклап я телевизор карап, эчеп я наркотиклар кулланып, күңел ачып я әхлаксызлыкка бирелеп, алардан качарга тырыша. Мәсихчеләргә «алласызлыкны һәм дөньяви нәфесләрне кире кагып... бу дөньяда төпле, гадел һәм Аллаһыны хөрмәт итеп яшәргә» киңәш бирелә (Тит. 2:12).

10, 11. Аек фикер йөртү рухи яктан нык булырга ничек ярдәм итә?

10 Изге Язмаларда яшьләргә «төпле булырга», ягъни аек фикер йөртергә, нәсыйхәт бирелә (Тит. 2:6). Бу киңәшне куллансаң, син авырлыкларны Аллаһыга дога кылып һәм аның көченә таянып җиңәчәксең. (1 Петер 4:7 не укы.) Һәм синең «Аллаһы биргән көчкә» ышанычың нык булачак (1 Пет. 4:11).

11 Кэролга аек фикер йөртү һәм дога кылу ярдәм иткән. Ул болай дигән: «Әниемнең әхлаксыз тәртибенә каршы тору минем өчен иң авыры иде. Әмма дога кылу миңа чыннан да булышты. Мин беләм, Йәһвә минем белән, һәм шуңа күрә мин инде бернәрсәдән дә курыкмыйм». Онытма, авырлыклар сиңа яхшы якка үзгәрергә ярдәм итә һәм сине ныгыта ала (Мәд. 104:17—19; Ирем. елав. 3:27). Авырлыклар нинди генә булмасын, Аллаһы сине беркайчан да калдырмаячак. Ул сиңа ярдәм итәчәк (Ишаг. 41:10).

Бәхетле никахка әзерләнү

12. Ни өчен никахлашырга җыенган мәсихче Гыйбрәтле сүзләр 20:25 тәге принцип турында уйланырга тиеш?

12 Кайбер яшьләр, никахны бәхетсезлектән, ялгызлыктан, күңелсезлектән һәм өйдәге авырлыклардан котылу чарасы дип санап, өйләнергә яки кияүгә чыгырга ашыга. Әмма никах антын бирү — бу җитди адым. Изге Язмалар язылган чорда кайберәүләр ашыгып һәм төгәл аңламыйча, изге ант биргәннәр. (Гыйбрәтле сүзләр 20:25 не укы.) Кайвакыт яшьләр гаилә тормышына җиңелчә карый. Соңрак исә алар андый карашның дөрес түгел икәнен аңлый.

13. Йөрешергә уйлаган мәсихчеләр үзләренә нинди сораулар бирергә тиеш, һәм бу яктан нинди ярдәм бар?

13 Берәрсе белән йөрешер алдыннан үзеңә мондый сораулар бир: «Ни өчен мин никахка керергә телим? Мин никахтан нәрсә көтәм? Без бер-беребезгә туры киләбезме? Мин никахтагы җаваплылыкны үз өстемә алырга әзерме?» Бу сорауларны сиңа ачыкларга ярдәм итәр өчен, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» моның турында махсус мәкаләләр әзерләгән (Мат. 24:45—47) *. Андый мәкаләләрне үзеңә Йәһвәдән бирелгән киңәш итеп кабул ит. Андагы фикерләр турында җентекләп уйлан һәм үз тормышында куллан. «Акылсыз ат күк, ишәк күк булма» (Мәд. 31:8, 9). Гаилә тормышына җитлеккән караш белән кара. Үзеңне йөрешергә әзер дип санасаң, «сафлыкта... үрнәк булырга» кирәк икәнен онытма (1 Тим. 4:12).

14. Рухи җитлеккәнлек гаилә тормышында ничек ярдәм итә?

14 Рухи җитлеккәнлек өйләнешкәннән соң да булыша. Җитлеккән мәсихче «Мәсихнең камиллеге дәрәҗәсенә ирешергә» омтыла (Эфес. 4:11—14). Ул мәсихче сыйфатларны үстерергә тырыша. Безгә Үрнәк бирүче Мәсих «Үзенә ярарга тырышмаган» (Рим. 15:3). Ир белән хатын бер-берсенең иминлеге турында кайгыртса, гаилә тыныч ышык урын кебек булачак (1 Көр. 10:24). Ир кеше фидакарь ярату күрсәтәчәк, ә хатын үз иренә, Мәсих үз Башына буйсынган кебек, буйсынырга әзер булачак (1 Көр. 11:3; Эфес. 5:25).

«Үз хезмәтеңне башкарып чык»

15, 16. Хезмәтеңдә алга китешең ачык күренсен өчен, сиңа нәрсә ярдәм итәчәк?

15 Тимутенең җаваплы йөкләмәсенә игътибар итеп, Паул аңа: «Аллаһы һәм Мәсих Гайсә алдында сиңа җитди рәвештә кушам: Аллаһы сүзен игълан ит, моны... эшләргә әзер тор» һәм «Яхшы хәбәр тарату эшен кыл, үз хезмәтеңне башкарып чык»,— дип язган (2 Тим. 4:1, 2, 5). Бу йөкләмәне үтәр өчен, Тимуте «иман сүзләре... белән рухи яктан баерга» тиеш булган. (1 Тимутегә 4:6 ны укы.)

16 «Иман сүзләре» белән рухи яктан ничек баеп була? Паул болай дип язган: «Изге язманы бердәмлек алдында уку, вәгазь сөйләү һәм өйрәтү белән мәшгуль бул... шулар белән шөгыльлән, үзеңне шуларга багышла» (1 Тим. 4:13, 15). Яхшырыр өчен, тырышып шәхси өйрәнү үткәрергә кирәк. «Үзеңне шуларга багышла» дигән сүзләр кешенең бик бирелеп, берәр эшкә чумганлыгын аңлата. Ә син өйрәнүеңне ничек үткәрәсең? «Аллаһының тирәнлекләрен» аңларга тырышасыңмы? (1 Көр. 2:10). Яки өстән-өстән генә өйрәнәсеңме? Өйрәнгәннәрең турында уйлану сине рухи яктан алга китәргә дәртләндерәчәк. (Гыйбрәтле сүзләр 2:1— 5 не укы.)

17, 18. a) Син нинди сәләтләр үстерергә тиеш? б) Тимутедә булган рухны үстерү сиңа хезмәттә ничек ярдәм итәчәк?

17 Пионер булып хезмәт итүче Мишель исемле яшь апа-кардәш болай дигән: «Хезмәттә уңышлы булыр өчен, мин регуляр рәвештә шәхси өйрәнү үткәрәм һәм җыелыш очрашуларына йөрим. Бу миңа рухи яктан үсәргә ярдәм итә». Пионер хезмәте сиңа чыннан да Изге Язмаларны вәгазьдә яхшырак куллана белергә һәм рухи җитлеккәнлеккә ирешергә булышачак. Уйланып укырга һәм мәсихче очрашуларда эчтәлекле комментарийлар бирергә өйрән. Теократик хезмәт мәктәбендә рухи яктан җитлеккән яшьләр үзләренә бирелгән материал нигезендә барысы өчен дә файдалы булган йөкләмәләр әзерли.

18 «Яхшы хәбәр тарату эшен кылу» бу үз хезмәтеңне уңышлырак итү һәм башкаларга котылу алырга ярдәм итү дигәнне аңлата. Моның өчен өйрәтүгә осталыкны үстерергә кирәк (2 Тим. 4:2). Тәҗрибәле мәсихчеләр белән бу эштә катнашып, син, Тимуте Паулдан өйрәнгән кебек, аларның өйрәтү ысулларын үзләштерә алырсың (1 Көр. 4:17). Паул үзе ярдәм иткән кешеләрне яратканга күрә алар өчен яхшы хәбәрне җиткерү генә түгел, ә җанын да биргән, ягъни аларга ярдәм итәр өчен, вакытын һәм көчен жәлләмәгән (1 Тес. 2:8). Хезмәттә Паулның үрнәгенә иярер өчен, сиңа Тимутедә булган рухны күрсәтергә кирәк. Ул чын күңелдән башкалар турында кайгырткан һәм «Яхшы хәбәр таратуда... хезмәт итүче» булган. (Филиппуйлыларга 2:19 — 23 не укы.) Син хезмәтеңдә шундый ук фидакарьлек рухын күрсәтәсеңме?

Алга китеш чын канәгатьлек китерә

19, 20. Ни өчен рухи уңышлар шатлык китерә?

19 Рухи яктан үсәр өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Әмма өйрәтүгә осталыкларыңны түземлек белән үстереп, син күпләрне рухи яктан «баета» аласың, һәм алар синең «шатлык һәм мактау таҗың» булачак (2 Көр. 6:10; 1 Тес. 2:19). «Мин элек башкаларга вәгазьләр өчен, әзрәк вакыт бүлеп куя идем,— дип әйтә Фред исемле тулы вакытлы хезмәтче.— Әйе, чыннан да алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк».

20 Пионер булып хезмәт итүче Дафни исемле яшь апа-кардәш рухи яктан үсүе китергән канәгатьлеге һәм шатлыгы турында болай дигән: «Мин Йәһвәне Шәхес буларак белә башлаганга күрә, аңа якынлаштым. Йәһвә өчен көчеңнән килгәнне эшләгәндә, бу шатландыра һәм чын канәгатьлек китерә!» Рухи уңышларны кешеләр күрмәскә дә мөмкин, ләкин моны Йәһвә күрә һәм кадерли (Евр. 4:13). Һичшиксез, сез, яшьләр, күктәге Атагызны данлый һәм мактый аласыз. Моннан ары да алга китешегез ачык күренсен һәм Аның йөрәген сөендерсен (Гыйб. сүз. 27:11).

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 13 абз. «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» (рус) китабы, 2 том, 3 нче бүлек һәм «Күзәтү манарасы» 2001 ел, 1 август, «Тормыш иптәше сайлаганда Алла җитәкчелеге» дигән мәкалә.

Сез нәрсә белдегез?

• Рухи яктан алга китеш нәрсә ул?

Авырлыклар белән очрашканда...

Никахка әзерләнгәндә...

Хезмәттә...

• син рухи уңышларыңны ничек ачык күренерлек итә аласың?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Дога авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә

[16 биттәге иллюстрация]

Яшь вәгазьчеләр уңышлы өйрәтү ысулларын ничек үстерә ала?