Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ялгыз булу — бу бүләк. Ул сезгә шатлык китерсен

Ялгыз булу — бу бүләк. Ул сезгә шатлык китерсен

Ялгыз булу — бу бүләк. Ул сезгә шатлык китерсен

РОМАННАР һәм фильмнар еш кына бәхетле туй белән тәмамлана. Имеш, кеше чын мәгънәдә бәхетле булыр өчен, никахка керергә тиеш. Өстәвенә, күп кенә халыкларда яшьләргә алар өйләнешергә тиеш дип басым ясала. «Кешеләр бер үк сүзләрне тукый: кыз өчен иң мөһиме — кияүгә чыгу,— дип әйткән якынча 25 яшь булган чагында Дебби.— Яшәү туйдан соң башлана дип ышандыра алар».

Рухи кеше тормышка алай ансат кына карамый. Борынгы Исраилдә никахлашу һәм гаилә кору гадәти хәл булса да, Изге Язмаларда бәхетле һәм вакыйгаларга бай тормыш алып барган өйләнмәгән ир-атлар һәм кияүдә булмаган хатын-кызлар турында әйтелә. Бүген дә кайбер мәсихчеләр никахка керми: кемдер үз теләге буенча, ә кемдер берәр шартлар аркасында. Ялгыз булып калуның сәбәбе нинди генә булмасын, мондый сорауга җавап алу бик мөһим: мәсихчегә ялгыз булуы ничек шатлык китерә ала?

Гайсә өйләнмәгән булган, һәм аңа тапшырылган эшне күздә тотсак, бу аңлашыла. Ул үз шәкертләренә аның артыннан баручыларның кайберләре дә ялгызлыкны «кабул итәргә» әзер булачак дигән (Мат. 19:10—12). Гайсә шуны күрсәткән: ялгыз булып яшәүне акыл һәм йөрәк белән «кабул итсәк», андый тормыш рәвеше безгә шатлык китерәчәк.

Гайсәнең киңәше Аллаһыга күбрәк хезмәт итәр өчен үз теләге буенча ялгыз булып яшәргә карар иткән кардәшләргә генә кагыламы? (1 Көр. 7:34, 35). Юк. Әйтик, мәсихче никахка керергә тели, ләкин үзенә туры килгән кешене әле очрата алмаган. «Эштә миңа күптән түгел генә Йәһвә Шаһите булмаган бер ир кеше көтмәгәндә тәкъдим ясады,— дип әйтә 30 дан узган Анә исемле ялгыз апа-кардәш.— Бу мине шатландырды, ләкин мин шунда ук үз хисләремне җиңдем, чөнки мин Йәһвәгә якынлашырга ярдәм иткән кешегә генә кияүгә чыгарга телим».

Әйе, «Раббыга иман итүчегә» кияүгә чыгу теләге күп кенә апа-кардәшләрне имандашы булмаган кеше белән никахлашудан саклап кала (1 Көр. 7:39; 2 Көр. 6:14) *. Аллаһы киңәшенә игътибарлы булганга, алар күпмедер вакыт ялгыз булып яшәргә карар итә. Аларга шатлыкларын югалтмаска нәрсә ярдәм итәчәк?

Уңай якларны күрергә өйрән

Бик яхшы булып тоелмаган хәл белән килешә белү еш кына безнең моңа нинди карашта булуыбызга бәйле. «Мин булганына канәгать, ә булмаганы белән хыялланмыйм»,— дип әйтә 40 яшьлек Кармен исемле ялгыз апа-кардәш. Кайвакыт без үзебезне ялгыз хис итәбез һәм боегабыз. Ләкин дөньядагы күп кенә кардәшләрнең шундый ук хисләр кичергәнен белү безгә көч өсти һәм безне ныгыта ала. Йәһвә ялгыз кардәшләргә бәхетле тормыш алып барырга һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә (1 Пет. 5:9, 10).

Күп кенә мәсихчеләр ялгыз булуның уңай якларын күрә. «Минемчә, бәхетле булуның сере бу төрле шартларда уңай якларны күреп, моңа шатлана белү»,— дип әйтә 35 ләр тирәсендә булган Эстер исемле ялгыз апа-кардәш. Ә Кармен болай дип өсти: «Мин кияүгә чыгармынмы юкмы, Патшалык эшләрен беренче урынга куйсам, Йәһвә мине яхшылыктан буш итмәячәк дип уйлыйм. Тормышымда барысы да мин теләгәнчә килеп чыкмаса да, мин бәхетле, һәм моннан ары да үземне шулай ук хис итәчәкмен» (Мәд. 83:12).

Изге Язмалардагы мисаллар

Ифтахның кызы кияүгә чыкмаячакмын дип бер дә уйламаган. Ләкин атасы әйткән нәзер аркасында ул яшьтән үк Йәһвәнең чатырында хезмәт итәргә тиеш булган. Андый көтелмәгән үзгәреш, һичшиксез, аның ниятләренә һәм табигый теләкләренә каршы килгән. Ул кияүгә чыкмаячагына һәм гаиләсе булмаячагына ике ай елаган. Шулай да, ул үзенең хәле белән килешкән һәм әзерлек белән Аллаһыга гомере буе хезмәт иткән. Һәр ел Исраил кызлары аны фидакарьлек рухы өчен мактарга килгән (Хак. 11:36—40).

Ишагыйя көннәрендә яшәгән кайбер хәрәм агалары, ягъни печтерелгән ир кешеләр, бәлкем, моның аркасында күңелсезләнгәннәрдер. Изге Язмаларда ни өчен алар хәрәм агалары булганы турында әйтелми. Алар Исраилнең тулы хокуклы гражданнары булмаган һәм өйләнеп, балалы була алмаган (Кан. 23:1). Әмма Йәһвә аларның хисләрен аңлаган һәм аның килешүенә тугры буйсынганнары өчен мактаган. Ул үзенең йортында аларга «һәйкәл» һәм «мәңгегә исем» биреләчәк дигән. Ягъни бу тугры кешеләрнең Гайсә Мәсих җитәкчелегендә мәңге яшәргә нык өметләре булган. Йәһвә аларны беркайчан да онытмаячак (Ишаг. 56:3—5).

Иремиянең шартлары башка булган. Йәһвә аны пәйгамбәр итеп билгеләгәч, аңа өйләнмәскә кушкан, чөнки ул авыр вакытларда яшәгән һәм тапшырылган йөкләмәне үтәргә тиеш булган. «Үзеңә хатын алма,— дигән аңа Йәһвә,— һәм синең монда улларың да, кызларың да булмасын» (Ирем. 16:1—4). Изге Язмаларда Иремиянең андый күрсәтмәләр алгач нәрсә хис иткәне әйтелми, ләкин анда Йәһвәнең сүзләре аңа зур шатлык китергәне турында әйтелә (Ирем. 15:16). Соңрак, Иерусалимның 18 айлык коточкыч камалышын кичергәндә, Иремия Йәһвәнең өйләнмәскә дигән күрсәтмәсенә буйсыну никадәр акыллы булганын аңлаган (Ирем. елав. 4:4, 10).

Тормышны баету юллары

Өстә искә алынган Аллаһының хезмәтчеләре никахта булмаганнар, ләкин аларга Йәһвә ярдәм иткән, һәм алар аңа хезмәт итү белән мәшгуль булганнар. Бүген дә файдалы эш белән мәшгуль булу безнең тормышыбызны баета ала. Изге Язмаларда сөенеч әйтүчеләр, ягъни яхшы хәбәрне вәгазьләүче хатын-кызлар, булачак дип алдан әйтелгән булган (Мәд. 67:12). Алар арасында меңләгән кияүгә чыкмаган апа-кардәшләр бар. Уңышлы хезмәт иткәнгә аларның күбесе рухи угыллар һәм кызлар белән фатихаланган (Марк 10:29, 30; 1 Тес. 2:7, 8).

«Пионер хезмәте тормышыма юнәлеш бирә,— дип әйтә 14 ел инде пионер булып хезмәт иткән Лоли апа-кардәш.— Кияүдә булмасам да, мин рухи яктан бай һәм актив тормыш алып барам. Бу миңа үземне ялгыз хис итмәскә булыша. Һәр көн миңа канәгатьлек китерә, чөнки мин хезмәтемнең кешеләргә ярдәм иткәнен күрәм. Бу мине бик шатландыра».

Күп кенә апа-кардәшләр яңа тел өйрәнгән һәм чит ил кешеләренә вәгазьләр өчен, үз хезмәтләрен киңәйткән. «Мин яшәгән шәһәрдә меңләгән чит ил кешеләре бар»,— дип әйтә алдарак искә алынган Анә. Ул француз телендә сөйләшүче кешеләргә вәгазьләргә ярата. Ул болай ди: «Телне өйрәнү миңа аларның күбесе белән аралашырга мөмкинлек бирде, хезмәтемне киңәйтте һәм бик кызыклы итте».

Ялгыз кешеләрнең гаилә бурычлары әзрәк булганга, аларның кайберәүләре вәгазьчеләр кирәк булган җирләрдә хезмәт итә. «Мин ышанам: Йәһвәгә күбрәк хезмәт иткәндә, чын дусларны табарга җиңелрәк,— дип әйтә чит илдә хезмәт итүче 30 дан узган Лидиана исемле ялгыз апа-кардәш.— Мин төрле чыгыштан һәм милләттән булган бик күп кешеләр белән дуслаштым. Бу минем тормышымны бик баета».

Изге Язмаларда яхшы хәбәрне таратучы Филип турында әйтелә. Аның кияүгә чыкмаган дүрт пәйгамбәр кызы бар иде (Рәс. 21:8, 9). Алар, күрәсең, аталары кебек, ашкынучан булган. Пәйгамбәрлек итү бүләкләрен алар, бәлкем, Кайсариядәге имандашлары файдасына кулланганнардыр (1 Көр. 14:1, 3). Бүген дә күп кенә ялгыз апа-кардәшләр мәсихче очрашуларга регуляр рәвештә килеп һәм анда катнашып, башкаларны ныгыта.

Беренче гасырда Филиппуй шәһәрендә яшәгән Лудия исемле мәсихче Изге Язмаларда кунакчыл хатын буларак искә алына (Рәс. 16:14, 15, 40). Ул, бәлкем, ялгыз яки тол хатын булгандыр. Һәм юмарт булганга аның күчеп йөрүче күзәтчеләр, мәсәлән Паул, Силас һәм Лүк белән аралашырга искиткеч мөмкинлеге булган. Андый рух бүген дә фатихалар китерә.

Яратуга мохтаҗлык

Рухи яктан бай тормыш алып барудан тыш, без башкаларның яратуына мохтаҗ. Ялгыз кешеләр бу ихтыяҗны ничек канәгатьләндерә ала? Беренчедән, безне Йәһвә ярата. Ул һәрвакыт безне ныгытырга һәм тыңларга әзер. Давыт патша кайвакыт үзен «ялгыз» һәм күңелсез хис иткән, ләкин ул һәрчак Йәһвә ярдәменә өметләнә алганын белгән (Мәд. 24:16; 54:23). «Атам, анам мине ташладылар шул, әмма Ходай мине кабул кылыр»,— дип язган ул (Мәд. 26:10). Аллаһы бар хезмәтчеләрен үзенә якынлашырга, үзе белән якын дуслар булырга чакыра (Мәд. 24:14; Ягък. 2:23; 4:8).

Икенчедән, бөтендөньядагы кардәшләр арасында без рухи әтиләр, әниләр, абыйлар һәм апаларны таба алабыз. Аларның яратуы тормышыбызны баета (Мат. 19:29; 1 Пет. 2:17). Күп кенә ялгыз мәсихчеләр «яхшы эшләр кылган, фәкыйрьләргә ярдәм иткән» Доркәс үрнәгенә ияреп, тирән канәгатьлек хисе кичерә (Рәс. 9:36, 39). «Кая гына барсам да, мин җыелышта чын дуслар табарга тырышам. Алар кыен чакларда минем өчен таяныч була ала,— дип әйтә Лоли.— Андый дуслыкны ныгытыр өчен, мин аларга яратуымны белдерергә һәм алар белән кызыксынырга тырышам. Мин сигез җыелышта хезмәт иттем һәм һәрчак чын дуслар таба идем. Алар арасында еш кына миннән күпкә олырак яки күпкә яшьрәк апа-кардәшләр бар иде». Һәр җыелышта кайгыртуга һәм дусларча аралашуга мохтаҗ кешеләр бар. Аларга эчкерсез кызыксыну күрсәтеп, без аларга ярдәм итә алабыз һәм яратырга теләгебезне вә яратуга мохтаҗлыгыбызны канәгатьләндерә алабыз (Лүк 6:38).

Аллаһы онытмаячак

Изге Язмалар буенча, без авыр вакытларда яшәгәнгә, бөтен мәсихчеләргә берәр нәрсәдән баш тартырга туры килә (1 Көр. 7:29—31). Раббыга иман итүче белән генә никахлашырга тәвәккәл булганга, ялгыз булып калган мәсихчеләр аерым хөрмәт һәм мактауга лаек (Мат. 19:12). Әмма шулай да алар чын мәгънәдә бәхетле була ала.

«Тормыш миңа канәгатьлек китерә, чөнки минем өчен иң мөһиме — Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдә булу һәм аңа хезмәт итү,— дип әйтә Лидиана.— Мин никахта бәхетле һәм бәхетсез булган кешеләрне беләм. Бу мине шуңа ышандыра: минем бәхетем кияүдә булу-булмавым белән бәйле түгел». Гайсә әйткәнчә, бәхет беренче чиратта башкаларга бирү һәм хезмәт итү белән бәйле, ә моны бар мәсихчеләр дә эшли ала (Яхъя 13:14—17; Рәс. 20:35).

Йәһвә безне аның ихтыярын үтәргә дип китергән төрле корбаннарыбыз өчен фатихалаячак. Бу безне, һичшиксез, шатландыра. Изге Язмаларда: «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә... Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак»,— дип әйтелә (Евр. 6:10).

[Искәрмә]

^ 6 абз. Мәкаләдә апа-кардәшләр турында сүз барса да, бу принциплар абый-кардәшләр өчен дә кулланырлык.

[25 биттәге өстәмә сүзләр]

«Мин булганына канәгать, ә булмаганы белән хыялланмыйм» (Кармен)

[26 биттәге иллюстрация]

Лоли һәм Лидиана вәгазьчеләр кирәк булган җирдә шатланып хезмәт итә

[27 биттәге иллюстрация]

Аллаһы бар хезмәтчеләрен үзенә якынлашырга чакыра