Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мин инде туксан ел «үземне Яратучыны» истә тотам

Мин инде туксан ел «үземне Яратучыны» истә тотам

Мин инде туксан ел «үземне Яратучыны» истә тотам

Эдвин Риджуэлл сөйләде

ВАКЫТЛЫ солых төзелгән көнне, ягъни 1918 елның 11 ноябрендә безнең мәктәптә укыган балаларны көтмәгәндә Бөек сугышның тәмамлануын бәйрәм итәр өчен бергә җыйдылар. Соңрак бу сугышка Беренче бөтендөнья сугышы дигән исем бирделәр. Ул вакытта миңа биш яшь кенә иде һәм мин бәйрәмнең мәгънәсен аңлап бетерми идем. Әмма мин әти-әниемнең Аллаһы турында өйрәткәннәрен истә тота идем һәм бу церемониядә катнашырга теләмәдем. Мин Аллаһыга дога кылдым, ләкин соңрак хисләргә бирелеп елый башладым. Әмма мин бу бәйрәмдә катнашмадым. Шулай итеп мин «үзеңне Яратучыны» истә тот дигән сүзләрне үти башладым (Вәг. 12:2).

Берничә ай алдарак гаиләбез Глазго (Шотландия) шәһәре янына яшәргә күченде. Шул вакытта әтием «Бүген яшәүче миллионлаган кеше беркайчан да үлмәячәк» дигән ачык нотык тыңлаган иде. Бу нотык аның тормышын үзгәртте. Әтием белән әнием Изге Язмаларны өйрәнә башладылар һәм еш кына Аллаһы Патшалыгы, киләчәк фатихалар турында сөйләштеләр, һәм мине дә Аллаһыга карата яратуымны үстерергә һәм аңа таянырга өйрәттеләр (Гыйб. сүз. 22:6). Мин моның өчен Аллаһыга рәхмәтле.

Мин тулы вакытлы хезмәт башлыйм

15 яшемдә минем югары уку йортына керергә мөмкинлегем бар иде, ләкин мин тулы вакытлы хезмәтче булырга тели идем. Әтием мине бу хезмәт өчен бик яшь дип санаганга күрә, мин берникадәр вакыт конторада эшләдем. Ләкин Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итәргә теләгем шул хәтле нык иде ки, хәтта мин бер көн Джозеф Рутерфордка хат яздым. Шул вакытта ул бөтендөнья вәгазь эше белән җитәкчелек итә иде. Мин аңардан ул минем планнарым турында нәрсә уйлый дип сорадым. Рутерфорд кардәш болай дип җавап бирде: «Эшләрлек яшькә җиткәнсең икән, димәк, Аллаһыга да хезмәт итә аласың. [...] Син бар көчеңне куеп, аңа тугры хезмәт итсәң, ул сине фатихалаячак дип ышанам». 1928 елда, 10 мартта язылган бу хат гаиләбезгә бик нык тәэсир итте. Тиздән без — әтием, әнием, апам һәм мин тулы вакытлы хезмәт башладык.

1931 елда Лондонда үткәрелгән конгресста Рутерфорд кардәш бүтән илләрдә яхшы хәбәрне таратыр өчен ирекле хезмәтчеләр кирәк диде. Мин бу чакыруны кабул иттем һәм без Эндрю Джек белән бергә ул вакыттагы Литваның башкаласына Каунаска билгеләндек. Миңа 18 яшь иде.

Патшалык хәбәрен чит илдә вәгазьлим

Ул вакытта Литва авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән ярлы гына бер ил иде, һәм без авылларда вәгазьләгәндә зур авырлыклар белән очраштык. Яшәр өчен урын табу авыр иде, һәм андый урыннарның кайберләре озак вакытка хәтеребездә уелып калды. Мәсәлән, бер төнне без Эндрю белән үзебезне уңайсыз хис иткәнгә уянып киттек. Керосин лампасын кабызып карасак, бөтен карават йөзләгән кандала белән тулган иде. Алар безне баштан алып аяк очына кадәр тешләгәннәр иде! Авыртуны ничек булса да басар өчен, мин һәр иртә атна буе якында гына аккан елганың салкын суына муеннан кереп баса идем. Шулай да без хезмәтебезне дәвам итәргә тәвәккәл идек. Тиздән без бер яшь пар белән таныштык һәм алар Изге Язмалардагы хакыйкатьне кабул иттеләр. Шул вакыттан яшәү урыны белән бәйле авырлыкларыбыз хәл ителде, чөнки алар безне яшәргә үз өйләренә чакырдылар. Йортлары кечкенә булса да, чиста иде. Без идәнгә сузылып йокладык. Менә кайда ул дөнья рәхәте иде!

Ул вакытта Литвада дин турында әйткәндә Рим католиклары һәм рус чиркәүләренең руханилары идарә итә иде. Изге Язмалар бай кешеләрдә генә бар иде. Безнең төп максатыбыз — мөмкин кадәр зуррак территорияне үтү һәм кызыксынган кешеләргә Изге Язмаларга нигезләнгән күбрәк әдәбият калдыру иде. Шәһәргә килү белән без яшәү урыны таба идек тә, саклык белән шәһәр янын үтә идек, ә аннары тиз генә шәһәрнең үзендә вәгазьли идек. Шулай итеп без руханилар аңга килеп безгә комачаулый башлаганчы үз эшебезне бетереп ташлый идек.

Безнең вәгазебез турында хәбәр тарала

1934 елда Эндрюны Каунастагы филиалга билгеләделәр, һәм мин Джон Семпи белән вәгазьли башладым. Безнең белән берничә онытылмаслык очрак булды. Бер тапкыр мин бер кечкенә шәһәрдә адвокат конторасына кереп, аңа вәгазьли башладым. Аның нәрсәгәдер ачуы чыкты һәм ул өстәл тартмасыннан пистолет чыгарып миңа чыгып китәргә кушты. Мин эчтән генә дога кылдым, һәм Изге Язмалардагы: «Йомшак җавап ярсуны басар»,— дигән сүзләрне искә төшердем (Гыйб. сүз. 15:1). Һәм аңа болай дидем: «Мин монда яхшы хәбәр белән дусларча уртаклашыр өчен килдем. Сезгә миңа атмаганыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә». Адвокатның пистолет тоткан кулы йомшарып китте һәм мин артым белән әкрен-әкрен генә чигенеп чыгып киттем.

Ә Джон белән очрашкач, ул үз «маҗаралары» турында сөйләп бирде. Ул бер хатын-кыз белән сөйләшеп алган һәм аннан соң аны шул хатынның бик кыйммәтле банкнотасын урлауда гаепләп полиция участогына алып киткәннәр. Полициядә аны чишендереп бар җирләрен капшап чыкканнар. Әлбәттә, банкнотаны тапмаганнар. Ә соңрак бу хатын-кызның банкнотасын урлаган чын каракны тотканнар.

Бу ике очрак аркасында безнең вәгазь турында хәбәр шәһәрдә киң таралган иде.

Яшерен вәгазь

Латвиядә безнең вәгазь эшебез тыелган булганга анда Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны алып керү бик куркыныч эш иде. Анда без якынча айга бер тапкыр төнге поезд белән бара идек. Кайвакыт, Латвиядә әдәбиятны калдырып, без әдәбиятның тагын бер өлешен алыр өчен, Эстониягә бара идек. Һәм аннан кире кайтканда без бу әдәбиятны да Латвиядә калдыра идек.

Бер тапкыр кемдер таможня хезмәтчесенә безнең эшебез турында әйткән, һәм ул безнең поезддан чыгып әдәбиятны үз начальнигына кертергә кушты. Без Джон белән Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылдык. Таможня хезмәтчесе начальнигына безнең әдәбият турында бернәрсә дә әйтмичә болай диде: «Аларның декларациягә язарлык әйберләре бар». Һәм мин декларациягә мәктәпләрдә һәм колледжларда укучыларга безнең шомлы дөньядагы вакыйгаларны мөһимлеген аңларга ярдәм итүче әдәбият алып барам дип яздым. Таможня начальнигы безгә юлыбызны дәвам итәргә рөхсәт итте, һәм без әдәбиятны билгеләнгән урынга җиткердек.

Прибалтика илләрендә сәяси хәл начарлана барганга кешеләр Йәһвә Шаһитләренә тагын ныграк каршылык күрсәтә башладылар. Нәтиҗәдә Латвиядә безнең вәгазь эшебез тыелды. Эндрю белән Джонны илдән чыгардылар һәм Икенче бөтендөнья сугышы якынлашып барганга Британия иленең бар кешеләренә илдән чыгып китәргә киңәш бирделәр. Кызганычка каршы, миңа да китәргә туры килде.

Төньяк Ирландиядә хезмәт итү һәм алган фатихалар

Шул вакытта әти-әнием инде Төньяк Ирландиядә яши иде. 1937 елда мин дә аларга кушылдым. Сугыш һәм ул кешеләрдә тудырган хисләр аркасында әдәбиятыбызны бу илдә дә тыйдылар, ләкин без сугыш елларында да вәгазь эшен дәвам иттек. Сугыштан соң хөкүмәт хезмәтебезгә каршы булмады һәм без аны тоткарлыксыз алып бардык. Соңрак Кытайда миссионер булып хезмәт иткән тәҗрибәле пионер Харолд Кинг ачык нотыклар белән чыгышлар оештырды. Аларны ачык һавада сөйләргә кирәк иде. «Бу шимбәдә,—диде ул,— беренче нотык белән мин чыгыш ясармын». Аннары миңа карап: «Киләсе шимбәдә син чыгыш ясарсың»,— диде. Минем өчен бу көтмәгән яңалык булды.

Мин беренче нотык белән чыгышымны бик яхшы хәтерлим. Нотыкка йөзләгән кеше килгән иде. Тавыш көчәйтә торган аппаратура юк иде һәм мин ящик өстенә менеп чыгыш ясадым. Нотыктан соң минем яныма бер ир кеше килеп кулымны кысты һәм Билл Смит дип үзе белән таныштырды. Ул күп халык күргәч, кызыксынып туктаган һәм үзе дә тыңларга булган дип әйтте. Элек Биллга әтием вәгазьләгән булган, ләкин әтием үги анам белән пионерлар булып хезмәт итәр өчен Дублинга күчкәч, элемтә өзелгән. Без Изге Язмалар өйрәнүен башладык. Вакыт узу белән Биллның гаиләсеннән тугыз кеше Йәһвәгә хезмәт итә башлаган.

Соңрак мин Белфастның кырыенда урнашкан зур виллаларда вәгазьләдем һәм анда элек Литвада яшәгән бер рус хатын-кызын очраттым. Мин аңа безнең әдәбиятыбызны күрсәткәч, ул бер китапка күрсәтеп болай диде: «Минем мондый китабым бар. Миңа аны әтиемнең абые, Каунас университетының профессоры биргән иде». Аннары ул миңа поляк телендәге «Барлыкка китерү» дигән китапны алып чыкты. Китап битләре төрле язулар белән тулган иде. Аның әтисенең абыйсына бу китапны Каунаста мин биргән идем. Хатын-кызга моның турында әйткәч, ул бик нык гаҗәпләнде! (Вәг. 11:1).

Джон Семпи минем Төньяк Ирландиягә җыенганымны белгәч, миңа Изге Язмалар хакыйкате белән кызыксынган Нелли исемле сеңеллесенә кереп чыгарга кушты. Без аңа кереп чыктык һәм апам Конни белән Изге Язмалар өйрәнүе башладык. Нелли рухи яктан тиз үсте һәм тиздән үз тормышын Йәһвәгә багышлады. Вакыт узу белән без Нелли белән очраша башладык һәм аннары өйләнештек.

Без аның белән бергә Йәһвәгә 56 ел хезмәт иттек һәм йөздән артык кешегә Изге Язмалар хакыйкатен белергә ярдәм иттек. Бу безнең өчен зур хөрмәт иде. Без Һармагедунны кичереп Йәһвәнең яңа дөньясында бергә булырга өметләнә идек, ләкин 1998 елда ул вафат булды. Мин моны бик авыр кичердем һәм бу тормышымдагы иң зур сынауларның берсе булды.

Прибалтикага кайтам

Нелли үлеменнән соң якынча бер ел үткәч, мин искиткеч фатиха алдым. Мине Таллиндагы (Эстония) филиалга чакырдылар. Эстониядәге кардәшләр болай дип язганнар иде: «1920 —1930 елларда Прибалтикага билгеләнгән ун кардәшнең берсе генә — син генә исән». Аннары хатта филиал Эстониядә, Латвиядә һәм Литвада вәгазьнең тарихы турында материал әзерли һәм: «Син килә алмыйсыңмы?» — дип әйтелгән иде.

Шул еллардагы вәгазьдә булган очракларны сөйләү минем өчен зур хөрмәт иде. Латвиядә мин кардәшләргә филиал урнашкан беренче фатирны һәм түбә астындагы әдәбият яшереп тоткан урынны күрсәттем. Полиция бу урынны тәки таба алмады. Литвада мине кечкенә Шауляй шәһәренә алып бардылар, мин бу шәһәрдә пионер булып хезмәт иткән идем. Анда очрашу үткәрелде һәм бу очрашуда бер кардәш миңа болай диде: «Күп ел элек без әнием белән бу шәһәрдә йорт сатып алдык. Чарлакны чистартканда, без «Гасырлар өчен Аллаһы планы» һәм «Аллаһының арфасы» дигән китаплар таптык. Аларны укып чыккач, мин хакыйкатьне тапканымны аңладым. Бәлки, син бу китапларны күп ел элек калдырган булгансыңдыр!»

Мин шулай ук элек пионер булып хезмәт иткән бер шәһәрдәге конгресска бардым. Мин 65 ел элек андагы бер конгресста булган идем инде. Шул елны конгресска 35 кеше килгән иде, ә бу килүемдә 1 500 кеше булды. Бу миңа зур шатлык китерде! Йәһвә вәгазь эшен мул итеп фатихалаган!

Йәһвә мине ташламады

Күптән түгел генә мин бер дә көтмәгән фатиха алдым: Би исемле сөйкемле апа-кардәш миңа кияүгә чыгарга ризалашты. Без 2006 елның ноябрендә өйләнештек.

Үз тормышларын нәрсәгә багышларга дип уйлаучы яшь кешеләрне минем шуңа ышандырасым килә: «Яшьлегеңдә... үзеңне Яратучыны» истә тот дигән Аллаһы тарафыннан рухландырылган сүзләр буенча яшәү — бу тормышның иң яхшы юлы. Хәзер мин мәдхия җырлаучының шатлыгын яхшы аңлыйм. «Алла, яшь чагымнан бирле, миңа өйрәткән кодрәтләреңне, әлегә чаклы белдерәм. Әй Алла, мин картайганчы, бик картайганчы, куәтеңне киләчәк бар нәселләргә белдергәнче, мине ташлама»,— дип язган ул (Мәд. 70:17, 18).

[25 биттәге карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Латвиягә әдәбиятны алып керү бик куркыныч эш иде

ЭСТОНИЯ

ТАЛЛИН

Рига култыгы

ЛАТВИЯ

РИГА

ЛИТВА

ВИЛЬНЮС

Каунас

[26 биттәге иллюстрация]

Мин китаплар таратучы (пионер) булып 15 яшемдә Шотландиядә хезмәт итә башладым

[26 биттәге иллюстрация]

Нелли белән. Туй көне. 1942 ел