Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәхәббәт «юлы» белән син барасыңмы?

Мәхәббәт «юлы» белән син барасыңмы?

Мәхәббәт «юлы» белән син барасыңмы?

«АЛЛАҺЫ — мәхәббәт ул». Бу сүзләр белән рәсүл Яхъя Аллаһының төп сыйфатын сурәтли (1 Яхъя 4:8). Аллаһының кешеләргә булган мәхәббәте безгә аңа якынлашырга һәм аның белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерергә мөмкинлек бирә. Аллаһының мәхәббәте тагын безгә ничек тәэсир итә? Бер кеше болай дигән: «Безне яраткан нәрсәләребез формалаштыра». Бу чыннан да шулай. Ләкин шунысы да хак: без үзебез яраткан һәм безне яраткан кешеләр йогынтысы астында формалашабыз. Без Аллаһыга охшатып яратылганга, аның мәхәббәтен чагылдыра алабыз (Ярат. 1:27). Шуңа күрә рәсүл Яхъя без Аллаһыны яратабыз дип язган, «чөнки беренче булып Аллаһы безне яратты» (1 Яхъя 4:19).

Мәхәббәтнең дүрт төре

Рәсүл Паул мәхәббәтне «иң яхшы юл» дип атаган (1 Көр. 12:31). Ни өчен? Паул нинди мәхәббәт турында әйткән? Бу сорауларга җавапны алыр өчен, «мәхәббәт» сүзен карап чыгыйк.

Борынгы грек телендә мәхәббәтне сурәтләр өчен, дүрт сүз һәм аларның төрле формалары кулланылган: сторге́, э́рос, фили́а һәм ага́пе. Аллаһы — «мәхәббәт ул» дип әйтелгәндә, ага́пе сүзе кулланыла *. Бу мәхәббәт турында профессор Уильям Баркли үзенең бер хезмәтендә болай ди: «Ага́пе акыл белән бәйле: ул үзеннән-үзе йөрәкләрдә туа торган хис түгел, ә без тормышта аңлы рәвештә кулланган принцип. Ага́пе ихтыяр белән тыгыз бәйле» (New Testament Words). Димәк, ага́пе бу — принципларга нигезләнгән мәхәббәт, ләкин аңа еш кына көчле хисләр хас. Яхшы һәм начар принциплар булганга күрә, мәсихчеләр, һичшиксез, Йәһвә Аллаһының Изге Язмаларда язылган яхшы принциплар буенча эш итәргә тиеш. Ага́пе сүзен Изге Язмаларда мәхәббәтне сурәтләр өчен кулланылган башка сүзләр белән чагыштырсак, без нинди мәхәббәтне күрсәтергә тиеш икәнебезне яхшырак аңларбыз.

Гаиләдәге мәхәббәт

Гаиләң яратучан бердәм булганда бик күңелле! Гаиләдәгеләр арасындагы табигый мәхәббәт грекларча сторге́ дип аталган. Мәсихчеләр үз туганнарын яратырга тырыша. Паул соңгы көннәрдә күпчелек кеше «мәхәббәтсез» булачак дип алдан әйткән (2 Тим. 3:1, 3).

Бүгенге дөньяда гаиләдәгеләр арасында булырга тиеш табигый мәхәббәт, кызганычка каршы, юк дип әйтеп була. Ни өчен шулхәтле хатыннар бала төшерә? Ни өчен шулхәтле кешеләр карт ата-аналары турында кайгыртмый? Ни өчен аерылышулар саны үсә бара? Сәбәбе: табигый мәхәббәт юк.

Өстәвенә, Изге Язмаларда «кеше йөрәге бар нәрсәдән дә мәкерлерәк һәм дуамал» дип әйтелә (Ирем. 17:9). Гаиләдәгеләргә булган мәхәббәт йөрәгебездән чыгарга һәм хисләр белән бәйле булырга тиеш. Кызык, Паул ирнең хатынына карата булырга тиеш мәхәббәтен сурәтләр өчен, ага́пе сүзен кулланган. Паул бу мәхәббәтне Мәсих җыелышка күрсәткән мәхәббәт белән чагыштырган (Эфес. 5:28, 29). Бу мәхәббәт гаиләгә Нигез салучы Йәһвә урнаштырган принципларга нигезләнгән.

Гаиләдәгеләргә булган эчкерсез мәхәббәт безне карт әти-әниләр турында кайгыртырга яки үз балаларыбыз өчен җаваплы булырга дәртләндерә. Шулай ук ул ата-аналарга үз балаларына кирәк булганда мәхәббәт белән җәза бирергә һәм балаларга чиктән тыш йомшаклык күрсәтмәс өчен, хисләргә тиз бирелүчән булмаска ярдәм итә (Эфес. 6:1—4).

Романтик мәхәббәт һәм Изге Язмалар принциплары

Никахтагы ир һәм хатын арасындагы мәхәббәт — бу чыннан да Аллаһы бүләге (Гыйб. сүз. 5:15 —17). Әмма Изге Язмаларны Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган кешеләр романтик мәхәббәтне аңлаткан э́рос сүзен кулланмаган. Ни өчен? Бервакыт «Күзәтү манарасы»нда болай язылган иде: «Бүген бөтен дөнья борынгы греклар ясаган хатаны эшләгән кебек тоела. Алар эросны илаһ дип санап, аңа корылган мәзбәх алдында табынган һәм аңа корбаннар китергән. [...] Ләкин тарих андый табынуның деградациягә, әхлаксызлыкка һәм бозыклыкка китергәнен күрсәтә. Бәлкем, шуңа күрә Изге Язмаларны язучылар ул сүзне кулланмаган». Кешенең тик тышкы ягымлылыгына нигезләнгән мөнәсәбәтләр булдырмас өчен, романтик хисләрне Изге Язмалар принципларын кулланып, тыя белергә кирәк. Шуңа күрә үзеңнән болай дип сора: «Минем бу кешегә карата романтик хисләрдән тыш чын мәхәббәтем бармы?»

«Яше җиткән», ягъни «җенси теләк» көчле булган, чакта Изге Язмалар принципларын тоткан яшь кешеләр әхлакый чисталыкны саклаячак (1 Көр. 7:36, искәрмә; Көл. 3:5). Без никахны Йәһвәнең изге бүләге дип саныйбыз. Гайсә: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын»,— дигән (Мат. 19:6). Ирле-хатынлы гыйшык уты булганда гына түгел, ә һәрвакыт никахларына тугры булып кала. Никахта авырлыклар туганда алар җиңел юл эзләми, ә, гаилә тормышы бәхетле булсын өчен, Аллаһыга яраклы сыйфатлар күрсәтергә чын күңелдән тырыша. Андый тырышлыклар бетмәс бәхет китерәчәк (Эфес. 5:33; Евр. 13:4).

Дуслар арасындагы мәхәббәт

Дусларсыз яшәү күңелсез булыр иде! «Дусның кайберсе бертуганыңа караганда да яхшырак һәм кадерлерәк була»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйб. сүз. 18:24). Йәһвә безнең чын дусларыбызның булуын тели. Мәсәлән, Давыт белән Йонафан арасында нык дуслык булган (1 Пат. 18:1). Инҗилдә рәсүл Яхъя Гайсәнең «сөекле шәкерте» дип атала (Яхъя 20:2). «Сөекле» дип грек сүзе фили́а тәрҗемә ителгән. Ул шулай ук «дуслык» мәгънәсен йөртә. Җыелышта якын дустың булса, бу бик яхшы. Әмма 2 Петер 1:7 дә «имандаш туганнарыгызны яратуга (фи́лос — «дус» һәм аделфо́с — «имандаш туган» дигән сүзләрдән торган филаделфи́а) мәхәббәт» (ага́пе) өстәгез диелә. Дуслык нык булсын өчен, бу киңәшне тотарга кирәк. Үзеңнән болай дип сора: «Мин Изге Язмалар принципларын кулланып, дуслык мөнәсәбәтләрен булдыраммы?»

Аллаһы Сүзе безгә дусларыбызны аермаска ярдәм итә. Без дусларыбызга йомшаклык күрсәтүдән, ә башка кешеләргә таләпчән булудан сакланабыз. Өстәвенә, кеше белән дуслашырга теләп, без аның алдында ялагайланмыйбыз. Иң мөһиме, Изге Язмаларда язылган принципларны куллану дуслар сайлаганда уйлап эш итүчән булырга һәм «яхшы әхлакны боза» торган аралашудан сакланырга ярдәм итә (1 Көр. 15:33).

Үзәнчә бердәнбер мәхәббәт бәйләнешләре

Мәсихчеләрне берләштерә торган бәйләнешләр чыннан да үзенчә бердәнбер. Рәсүл Паул: «Мәхәббәтегез саф булсын... Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез»,— дип язган (Рим. 12:9, 10). Әйе, мәсихчеләрнең мәхәббәте (ага́пе) саф. Бу мәхәббәт йөрәкләребездә туган хисләр белән чикләнми. Ул Изге Язмалар принципларына нигезләнә. Әмма Паул шулай ук «туганнарча» мәхәббәт (филаделфи́а) һәм «эчкерсез мәхәббәт» (фи́лос һәм сторге́ дигән сүзләрдән торган фило́сторгос) күрсәтү турында әйтә. Бер галимнең сүзләре буенча, «туганнарча» мәхәббәт — бу «игелек, ярату һәм ярдәм итәргә әзерлек белән тулы эчкерсез мәхәббәт». Бу мәхәббәт ага́пе белән бергә Йәһвәнең хезмәтчеләре арасында якын мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә (1 Тес. 4:9, 10). «Эчкерсез мәхәббәт» дип тәрҗемә ителгән фило́сторгос дигән грек сүзе Грек Язмаларының төп нөсхәсендә бер генә тапкыр очрый, һәм якын вә җылы мөнәсәбәтләрнең, мәсәлән гаиләдә, булуына күрсәтә.

Чын мәсихчеләрне берләштерә торган бәйләнешләр — бу гаиләдәгеләр арасындагы мәхәббәт, дуслар арасындагы ярату һәм Изге Язмалар принципларына нигезләнгән мәхәббәт буенча булдырылган бар мөнәсәбәтләр. Мәсихче җыелыш — бу берәр нәрсә белән кызыккан кешеләр җыелган клуб яки иҗтимагый оешма түгел, ә Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен, берләшкән гаилә. Без имандашларыбызны апа һәм абый-кардәшләр дип атыйбыз, һәм үзебезне алар белән тиешенчә тотабыз. Алар — безнең рухи гаиләбезнең әгъзалары. Без аларны дусларны яраткан кебек яратабыз һәм алар белән һәрвакыт Изге Язмалар принциплары буенча мөгамәлә итәбез. Чын мәсихчеләрне берләштергән һәм аерып торган мәхәббәт бәйләнешләрен моннан ары да ныгытыйк (Яхъя 13:35).

[Искәрмә]

^ 5 абз. Ага́пе шулай ук тискәре контекстта да кулланыла (Яхъя 3:19; 12:43; 2 Тим. 4:10; 1 Яхъя 2:15—17).

[12 биттәге өстәмә сүзләр]

Безне берләштергән мәхәббәт бәйләнешләрен син ничек ныгытасың?