Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хезмәттәшлек рухи яктан үсәргә булыша

Хезмәттәшлек рухи яктан үсәргә булыша

Хезмәттәшлек рухи яктан үсәргә булыша

ГАИЛӘ рухи яктан үссен өчен, хезмәттәшлек рухы кирәк. Йәһвә, беренче парны барлыкка китергәч, хезмәттәшлек итүгә зур әһәмият биргән. Хаува Адәмнең «ярдәмчесе» булып, аның белән эшләргә тиеш булган (Ярат. 2:18). Ир белән хатын бер-берсенә ярдәм итеп, хезмәттәшләр булырга тиеш (Вәг. 4:9 —12). Йәһвә ата-аналарга һәм балаларга биргән вазифаларны үтәр өчен дә хезмәттәшлек кирәк.

Гаилә белән гыйбадәт кылу

Бэрри белән Хайдиның биш баласы бар. Алар гаилә белән регуляр рәвештә Изге Язмаларны өйрәнү өчен бергәләп куйган тырышлыклары үзләренә рухи яктан үсәргә ярдәм итә дип саный. Бэрри болай дип сөйли: «Вакыт-вакыт мин балаларга гаилә өйрәнүенә әзерләргә кечкенә йөкләмәләр бирәм. Мәсәлән, „Уяныгыз!“ журналыннан кызык фикерләр табарга кушам. Шулай ук без, балалар вәгазьләүгә әзер булсын өчен, кереш сүзләрне өйрәнәбез». Хайди болай дип өсти: «Безнең һәрберебезнең ирешергә теләгән рухи максатлар исемлеге бар. Һәм вакыт-вакыт без гаилә өйрәнүендә кем нинди уңышларга ирешкәнен карап чыгабыз». Бу ирле-хатынлы атнаның бер кичен телевизор карамыйча үткәрү һәрберсенә тыныч кына укырга мөмкинлек бирә икәненә игътибар иткән.

Җыелыш очрашулары

Майк белән Дениз дүрт бала үстергән. Хезмәттәшлек итү аларның гаиләсенә ничек ярдәм иткән? Майк болай ди: «Кайвакыт, җыелыш очрашуларына вакытында килер өчен, хәтта яхшы планлаштыру да ярдәм итми иде. Ләкин бу яктан безгә хезмәттәшлек булышканын күрдек». Дениз болай дип аңлата: «Балалар үскән чакта һәрберсенең өйдә үз йөкләмәсе бар иде. Безнең кызыбыз Ким ашарга һәм табын әзерләргә ярдәм итә иде». Уллары Майкл болай дип исенә төшерә: «Һәр сишәмбе кичен безнең өйдә җыелыш очрашуы үтә иде. Шуңа күрә без бүлмәне җыештырып, урындыкларны тезеп куя идек». Икенче уллары Мэтью болай дип өсти: «Очрашулар үткән кичне әтиебез безгә ярдәм итәр өчен, эштән иртәрәк кайта иде». Бу нинди җимешләр китергән?

Тырышлыклар юкка гына түгел

Майк болай дип сөйли: «1987 елда без Дениз белән пионер хезмәтен башладык. Ул вакытта өч балабыз безнең белән яши иде. Балаларыбызның икесе шулай ук пионерлар булдылар, ә икесе Вефильләр төзү проектларында катнаша. Без 40 кешегә Йәһвәгә багышланырга һәм суга чумдырылу үтәргә булыштык, бу да безнең өчен зур шатлык. Без шулай ук гаиләбез белән төзү эшләрендә катнаштык, шул исәптән чит илләрдә дә. Бу безнең өчен зур хөрмәт иде».

Шулай итеп, гаилә белән хезмәттәшлек итәр өчен, бар тырышлыкларны куярга кирәк. Гаиләгездә бер-берегез белән хезмәттәшлек итәр өчен, тагын нинди мөмкинлекләр бар? Бер дә шикләнмәскә була, хезмәттәшлек рухы гаиләгезгә моннан ары да рухи яктан үсәргә булышачак.

[28 биттәге иллюстрация]

Вәгазьгә әзерләнү хезмәтне уңышлырак итә