Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшерелгән хәзинә табылган

Яшерелгән хәзинә табылган

Яшерелгән хәзинә табылган

СИНЕҢ берәр кайчан яшерелгән хәзинә тапканың бармы? Эстониядәге Иво Лаудо исемле Йәһвә Шаһите белән 2005 елның 27 мартында андый хәл булган. Ул Альме Вардья исемле олы яшьтәге апа-кардәшенә иске сараен сүтәргә булышкан. Тышкы стенасын сүткәндә, алар бер багананың бер ягын каплап торган тактаны күргәннәр. Бу тактаны каерып алгач, алар киңлеге 10 см, озынлыгы 1,2 м, тирәнлеге 10 см булган уемны күргәннәр, ул бер агач кисәге белән капланган иде (1). Анда хәзинәләр яшерелгән булган! Нинди хәзинәләр? Аларны кем яшергән?

Ул уемда каты кәгазьгә җентекләп төрелгән берничә төргәк булган (2). Төргәкләрдә Йәһвә Шаһитләренең әдәбияты, күбесенчә «Күзәтү манарасы»ннан, кайберләре 1947 елдагы, өйрәнү мәкаләләре булган (3). Алар эстон телендә җентекләп кулдан күчереп язылган иде. Кайбер төргәкләрдән кем аларны яшергән икәнен билгеләп була иде. Чөнки ул төргәкләрдә Альме ире Виллем Вардьядән допрос алу беркетмәләре дә булган. Ул кәгазьләр арасында аның күпме төрмәдә үткәргәне турындагы мәгълүмат та бар иде. Ни өчен ул хөкем ителгән булган?

Виллем Вардья кардәш Эстониядәге Тарту шәһәре, ә соңыннан Отепя шәһәре җыелышларында җаваплы кардәш булып хезмәт иткән. Ул, күрәсең, Изге Язмалардагы хакыйкатьне икенче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан белгән. Берничә ел үткәч, 1948 елның 24 декабрендә Совет хакимияте вакытында Вардья кардәшне дини эшчәнлеге өчен кулга алганнар. КГБ хезмәткәрләре аны кыйнап, аңардан допрос алганнар һәм имандашларының исемнәрен әйттерергә тырышканнар. Судта үзен якларга сүз бирмичә, аны ун елга совет лагерьларена җибәрергә хөкем иткәннәр.

Виллем Вардья кардәш Йәһвәгә үлеменә хәтле тугры булып калган. Ул 1990 елның 6 мартында үлгән. Аның хатыны яшерелгән әдәбият турында бернәрсә дә белмәгән. Ул, күрәсең, моны, хатыныннан допрос ала башласалар, аны яклар өчен эшләгән. Ни өчен ул бу әдәбиятны яшергән? Чөнки КГБ хезмәткәрләре еш кына кинәт килеп, Йәһвә Шаһитләренең өйләрендә дини басмалар эзләгән. Вардья кардәш бу әдәбиятны, КГБ басмаларны тапса, имандашларында рухи ризык булсын өчен яшергәндер. Әдәбият яшерелгән башка урыннар 1990 елның җәендә табылган иде. Бу урыннарның берсе Эстониянең көньягындагы Тарту шәһәрендә булган. Аны да Виллем Вардья ясаган.

Ни өчен бу язуларны хәзинә дип атап була? Чөнки зур тырышлык белән кулдан язылган һәм җентекләп яшерелгән бу күчермәләр Йәһвә Шаһитләренең ул вакыттагы рухи ризыкны бик кадерләгәнен ап-ачык күрсәтә (Мат. 24:45). Сез бүгенге рухи ризыкны кадерлисезме? Алар арасында эстон телендә һәм 170 тән артык башка телдә бастырып чыгарылган «Күзәтү манарасы» бар.