Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дин аны әти-әни сайлыймы?

Дин аны әти-әни сайлыймы?

Дин аны әти-әни сайлыймы?

ПОЛЬШАДА күп кенә кешеләр Йәһвә Шаһитләренә: «Үз динемдә тудым, үз динемдә үләчәкмен»,— дип әйтә. Бу, аларның фикере буенча, диннең буыннан буынга күчкәнен күрсәтә. Сезнең якларда да шулай әйтәләрме? Андый карашлар еш кына нәрсәгә китерә? Дин тоту формаль һәм гаиләнең гореф-гадәте генә булып китә. Ата-аналарыннан я әби-бабаларыннан искиткеч рухи мирас алган Йәһвә Шаһитләре белән андый хәл булырга мөмкинме?

Диндар әнисе белән әбисеннән чын Аллаһыга иман итәргә вә аны яратырга өйрәнгән Тимуте белән андый хәл булмаган. Ул «Изге язмаларны балачактан ук белгән». Вакыт узу белән Тимуте әнисе һәм әбисе белән мәсихчеләр диненең хакыйкать икәнлеген тикшереп белгән. Ул Изге Язмалардан Гайсә Мәсих турында алган белемнәрнең дөреслегенә инанган (2 Тим. 1:5; 3:14, 15). Шуңа күрә бүген мәсихче ата-аналар балаларына Йәһвә хезмәтчеләре булырга ярдәм итәр өчен, бик күпне эшләсәләр дә, балалар Аллаһыга хезмәт итәргә теләкне үзләре үстерергә тиеш (Марк 8:34).

Кеше, Йәһвәгә яратудан чыгып хезмәт итәргә һәм, бернәрсәгә дә карамастан, аңа сафлыгын сакларга теләсә, ышандырырлык дәлилләр нигезендә хакыйкатьтә булганына инанырга тиеш. Ул чакта аның иманы нык һәм төпле булачак (Эфес. 3:17; Көл. 2:6, 7).

Балаларның роле

«Мин Йәһвә Шаһитләренең дине хак булуына бер дә шикләнми идем»,— дип әйтә Шаһитләр гаиләсендә үскән Альберт *,— ләкин аларның мин барырга тиеш тормыш юлы турында әйткәннәрен миңа кабул итү авыр иде». Бәлкем, син дә, яшь кеше буларак, шундый ук хәлдәдер. Йәһвә безгә тәкъдим иткән тормыш юлын аңларга тырыш һәм аның ихтыярын үтәүдә шатлык тап (Мәд.39:9). «Мин дога кыла башладым,— дип әйтә Альберт.— Башта моны эшләү авыр иде. Мин үземне мәҗбүр итә идем. Әмма тиздән мин дөрес эш итәргә тырышканда Аллаһы өчен кадерле икәнемне сиздем. Бу миңа кирәкле үзгәрешләр ясарга көч бирде». Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр булдырсаң, син аның таләпләрен үтәргә теләячәксең (Мәд. 24:14; Ягък. 4:8).

Берәр спорт уены яисә башка төрле уен турында уйлан. Кагыйдәләрне аңламасаң яисә уйный белмәсәң, бу сиңа кызык та булмаска мөмкин. Ләкин кагыйдәләрне аңласаң һәм уйный белсәң, син уенны түземсезлек белән көтәсең һәм хәтта уйнарга мөмкинлекләр дә эзлисең. Рухи эшләр турында да шуны ук әйтеп була. Җыелыш очрашуларына әзерлән һәм катнаш. Яшь булуыңа карамастан, син үз үрнәгең белән башкаларны дәртләндерә аласың! (Евр. 10:24, 25).

Башкаларга иманың турында сөйләгәндә дә шуны ук әйтеп була. Моны мәҗбүриләп түгел, ә яратып эшләргә кирәк. Үзеңә мондый сораулар бир: «Ни өчен мин Йәһвә хакында башкаларга сөйләргә телим? Аны яратыр өчен нинди сәбәпләр бар?» Син Йәһвәне яратучан Ата буларак белергә тиеш. Ул Иремия аша: «Сез мине эзләячәксез һәм табачаксыз, чөнки мине бөтен йөрәгегез белән эзләячәксез»,— дигән (Ирем. 29:13, 14). Сиңа нәрсә эшләргә кирәк? «Миңа фикер йөртүемне үзгәртергә туры килде,— дип әйтә Якуб.— Мин балачактан ук җыелышларга йөрдем һәм хезмәттә катнаштым, ләкин моның барысы да минем өчен, бертөрле һәм кызыксыз булып китте. Йәһвәне яхшырак белеп, аның белән якын мөнәсәбәтләр үстергәч кенә, мин чыннан да хакыйкатьтә булганымны аңладым».

Яхшы һәм файдалы аралашу булса, хезмәт сиңа зур канәгатьлек китерәчәк. «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр»,— дип әйтелә Аллаһы тарафыннан рухландырылган бер гыйбрәтле хикәядә (Гыйб. сүз. 13:20). Шуңа күрә рухи максатлар куйган һәм Йәһвәгә шатлык белән хезмәт иткән кешеләр белән дуслашырга тырыш. «Миңа рухи карашлы яшь мәсихчеләр белән аралашу ярдәм итте,— дип сөйли Йола.— Һәм мин регуляр рәвештә зур шатлык белән хезмәттә катнаша башладым».

Ата-аналарның роле

«Мин әти-әниемә Йәһвә турында белемнәр биргәннәре өчен, бик рәхмәтле»,— дип әйтә Йола. Әйе, әти-әниләр үз балаларының нинди тормыш юлын сайлаячагына зур йогынты ясый ала. Рәсүл Паул болай дип язган: «Аталар... [балаларыгызны] Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез» (Эфес. 6:4). Аллаһының бу киңәше ата-аналар балаларын үз юлларына түгел, ә Йәһвә юлларына өйрәтергә тиеш икәнен ачык күрсәтә. Балаларны үзегез сайлаган максатларга ирешергә этәрер урынына, Йәһвә нияте буенча яшәүне максат итеп куярга ярдәм итү күпкә яхшырак булыр иде!

Сез Йәһвә сүзләрен балаларның күңеленә сеңдерә аласыз һәм «алар турында иртән торганда да, кичен ятканда да, өйдә утырганда һәм юлда йөргәндә дә» сөйли аласыз (Кан. 6:6, 7). «Без тулы вакытлы хезмәтнең төрле төрләре турында сөйләшә идек»,— дип исләренә төшерә өч малайны үстергән Эва белән Ришард. Моның нәтиҗәсе нинди булган? «Малайлар балачактан ук Теократик хезмәт мәктәбенә язылды, вәгазьчеләр булды һәм вакыт узу белән үзләре суга чумдырылырга карар итте. Соңрак алар барысы да тулы вакытлы хезмәтне башлады».

Әти-әнинең яхшы үрнәге бик мөһим. Ришард болай ди: «Без өйдә дә, җыелышта да бер төрле булырга, ике төрле тормыш алып бармаска тырыштык». Шуңа күрә үзеңә мондый сораулар бир: «Балаларым Йәһвәне чын күңелдән яратканымны сизәме? Алар моны догаларымда һәм шәхси өйрәнүем аша күрәме? Бу яратуны алар вәгазьгә, күңел ачуларга һәм материаль әйберләргә мөнәсәбәтемдә күрәме? Ә җыелыштагылар турында алар миннән нәрсә ишетә?» (Лүк 6:40). Балалар сезнең көндәлек тормышыгызны күзәтә һәм сүзләр белән эшләрегез арасындагы һәр аерманы күреп ала.

Балаларны тәрбияләүдә үгет-нәсихәт бирү мөһим роль уйный. Әмма Аллаһы Сүзе буенча, «балага барачак юлын», аңа файда китерерлек итеп өйрәтергә кирәк (Гыйб. сүз. 22:6). «Без һәр бала белән Изге Язмаларны аерым өйрәнергә тырыштык»,— дип әйтә Эва белән Ришард. Әлбәттә, һәр бала белән аерым өйрәнергәме икәнен ата-аналар үзләре хәл итә. Һәрхәлдә, һәрбер балага аерым игътибар бирергә кирәк. Моның өчен һәр шартны исәпкә алып җайлаша белергә һәм уйлап эш итүчән булырга кирәк. Мәсәлән, балаларга билгеле бер җыр начар дип әйтү урынына, Изге Язмалардагы принциплар ярдәмендә акыллы карарлар кабул итәргә өйрәтү дөрес булмас идеме?

Балаларыгыз үзләреннән нәрсә таләп иткәнегезне төгәл белергә һәм сезгә ярарга тырышып, сез теләгәнчә эшләргә мөмкин. Ләкин сезгә аларның йөрәкләренә тәэсир итә белергә кирәк. Онытмагыз, «кеше күңелендәге теләк-ниятләр — тирән су кебек; акыллы кеше аларны чумырып-чумырып алыр» (Гыйб. сүз. 20:5). Зирәклек күрсәтеп, балаларыгызның йөрәгендәге проблемаларны тамырыннан ук күрергә һәм шунда ук эш итәргә тырышыгыз. Гаепләмичә генә алар турында кайгыртканыгызны күрсәтегез, һәм аларга урынлы сораулар бирегез. Күп сораулар биреп, аларны туйдырып бетермәгез. Сез эчкерсез кайгыртуыгыз белән аларның йөрәкләренә тәэсир итәчәксез һәм аларга булышачаксыз.

Җыелыш роле

Син, Аллаһы хезмәтче буларак, җыелыштагы яшьләргә алган рухи мирасларын кадерләргә ярдәм итә аласыңмы? Балаларны тәрбияләү өчен ата-ана җаваплы булса да, җыелыштагы башка кардәшләр, аеруча өлкәннәр, аларга ярдәм итә ала. Бу бигрәк тә баланың я атасы я анасы Йәһвә Шаһите булмаганда мөһим.

Яшьләр Йәһвәне яратсыннар өчен һәм җыелышта үзләрен кадерлиләр икәнен вә кирәкле итеп сизсеннәр өчен, өлкәннәр нәрсә эшли ала? Польшадагы бер җыелышта, күзәтче булып хезмәт иткән Марюш, болай ди: «Өлкәннәр яшьләр белән аралашырга, аралашырга һәм аралашырга тиеш. Моны авырлыклар туганда гына түгел, ә башка очракларда да — вәгазьләгәндә, очрашулардан соң я чәй эчеп утырганда эшләргә кирәк». Мәсәлән, яшьләрдән алар җыелышта үзләрен ничек хис иткәннәре турында сорап була. Андый ачык аралашу яшьләрне җыелышка якынайта һәм үзләрен җыелышның өлеше итеп хис итәргә мөмкинлек бирә.

Син, өлкән буларак, җыелыштагы яшьләр белән якыннан танышасыңмы? Өстәрәк искә алынган Альберт хәзер өлкән булып хезмәт итсә дә, яшь чакта ул бик күп авырлыклар кичергән. Ул болай ди: «Зурлар тормышына яңа гына аяк баскан чакта, миңа өлкәннәрнең ярдәме кирәк иде». Өлкәннәр шулай ук яшьләрнең рухи иминлеге өчен дога кылып, алар белән кызыксына ала (2 Тим. 1:3).

Яшьләр җыелыш эшләрендә катнашса, бу бик яхшы. Югыйсә алар дөньяви максатлар куеп, аларга ирешүгә үз игътибарларын тупларга мөмкин. Олылар, сез алар белән вәгазьли һәм дуслаша аласызмы? Ышанычлы һәм дуслык мөнәсәбәтләр булсын өчен, яшьләр белән, буш вакытыгызны үткәрегез. Йола болай дип исенә төшерә: «Бер пионер апа-кардәш миңа бик игътибарлы булды. Нәкъ аның белән мин беренче тапкыр хезмәттә шатлык таптым».

Шәхси сайлавың

Яшьләр үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Минем максатларым нинди? Мин үземә суга чумдырылуны максат итеп куяммы?» Суга чумдырылырга гаиләнең гореф-гадәтләренә бурычлы булу түгел, ә Йәһвәне ярату дәртләндерергә тиеш.

Йәһвә синең чын Дустың, ә хакыйкать синең хәзинәң булсын. Йәһвә Ишагыйя аша болай дигән: «Тирә-якка каранма, чөнки мин синең Аллаһың». Син Йәһвәнең дусты булсаң, ул синең белән булачак. Ул сине ныгытачак һәм «сине үз гаделлегенең уң кулы белән нык тотып торачак» (Ишаг. 41:10).

[Искәрмә]

^ 6 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

[4 биттәге иллюстрация]

Балаңның йөрәгендә нәрсә икәнен аңларга тырыш

[6 биттәге иллюстрация]

Суга чумдырылырга Йәһвәне ярату дәртләндерергә тиеш