Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Коткарылуың өчен Йәһвәгә рәхмәтле бул

Коткарылуың өчен Йәһвәгә рәхмәтле бул

Коткарылуың өчен Йәһвәгә рәхмәтле бул

«Раббыны, Исраилнең Аллаһысын, данлыйк, чөнки Ул ярдәмгә килде һәм Үз халкын азат итте» (Лүк 1:68).

1, 2. Безнең хәлебез аяныч икәнлеген нинди мисал аша күрсәтеп була, һәм бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

КҮЗ алдыңа китер, син хастаханәдә ятасың ди. Син яткан палатадагы кешеләрдә бер үк, үлемгә китерә торган чир. Бу авырудан дару әле юк. Сине дәвалаган табиб савыктыру чараларын табар өчен, тикшеренү эшләрен җитәкли. Моны белгәч, өметең туа. Син бу эшнең барышы белән бик кызыксынасың. Бервакыт син дәвалау чараларының табылганын беләсең! Ачыш ясаган табиб моның өчен күп көч куйган. Син нәрсә хис итәрсең? Һичшиксез, син бу кешене тирән хөрмәт итәчәксең һәм аңа рәхмәтле булачаксың, чөнки ул сиңа һәм башка күп кешеләргә үлемнән котылыр өчен юл ачты.

2 Бу мисал күпертеп тасвирланган кебек тоелырга мөмкин, ләкин чынбарлыкта без барыбыз да нәкъ шундый хәлдә. Безнең хәлебез тагы да аянычрак дип әйтеп була. Без коткаруга бик мохтаҗ. (Римлыларга 7:24 не укы.) Безне коткарыр өчен, Йәһвә күп нәрсәне корбан иткән. Аның Улы турында да шуны ук әйтеп була. Шуңа күрә, әйдәгез, дүрт мөһим сорауны карап чыгыйк: ни өчен без коткарылуга мохтаҗ? Безне коткарыр өчен, Гайсә нәрсә эшләгән? Йәһвәгә нинди бәя түләргә туры килгән? Һәм котылуыбыз өчен аңа рәхмәтле булуыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

Ни өчен без коткарылуга мохтаҗ?

3. Гөнаһ нинди мәгънәдә пандемия белән чагыштырырлык?

3 Соңгы мәгълүматлар буенча, 1918 елдагы «испанка» гриппы кешелек тарихында иң куркыныч пандемия булган. Ул дистәләгән миллион кешенең гомерен өзгән. Башка чирләр ниндидер мәгънәдә тагы да һәлакәтлерәк. Аларны, бәлкем, азрак кеше йоктырадыр, ләкин андый чир белән авырган кешеләр арасында үлү очраклары күбрәк *. Гөнаһны андый пандемия белән чагыштырып карыйк. Римлыларга 5:12 дә мондый сүзләр язылган: «Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар». Бар камил булмаган кешеләр гөнаһ кыла, шуңа күрә аларның барысына да гөнаһ «йоккан» дип әйтеп була. (Римлыларга 3:23 не укы.) Ә гөнаһтан күпме кеше үлә? Гөнаһ «барлык кешеләргә» үлем китерә дип язган Паул.

4. Йәһвә нияте буенча, кешеләр күпме яшәргә тиеш булган, һәм Аллаһы карашы бүгенге күп кешеләрнекеннән ничек аерылып тора?

4 Бүген күпләр өчен гөнаһ белән үлем гадәти хәл. Кеше вакытсыз үлсә, бу аларны борчый, ләкин картайган кешенең үлемен алар «табигый» дип саный. Шуңа күрә Барлыкка Китерүченең нияте турында оныту бик җиңел. Кешеләрнең хәзерге гомер озынлыгы Йәһвә ниятләгәненнән күпкә кыскарак. Чыннан да, Аллаһы карашы буенча, бер кеше дә хәтта «бер көн» дә яшәмәгән (2 Пет. 3:8). Шунлыктан Аллаһы Сүзендә безнең тормышыбыз үлән һәм томан белән чагыштырыла (1 Пет. 1:24; Ягък. 4:14). Бу фикерне без онытмаска тиеш. Ни өчен? Чөнки без үзебезгә йогынты ясаган «чирнең» җитди булуына төшенсәк, «даруның» — безнең котылуыбызның — нихәтле мөһим икәнен аңлый алачакбыз.

5. Гөнаһ аркасында без нәрсәдән мәхрүм ителгәнбез?

5 Гөнаһның никадәр көчле, ә нәтиҗәләре аяныч икәнен аңлар өчен, безгә аның кешеләргә нинди йогынты ясаганына төшенергә кирәк. Гөнаһ аркасында беркайчан да камил булмаганга, безгә моны аңлау авырдыр. Адәм белән Хаува башта камил булганнар. Камил акылга һәм тәнгә ия булганга, алар үз фикерләрен, хисләрен һәм эшләрен кулда тота алган. Шулай итеп алар, Йәһвә Аллаһының хезмәтчеләре буларак, искиткеч сыйфатларны үстерә алыр иде. Ләкин алар бу кадерле бүләкне кире каккан. Йәһвәгә каршы гөнаһ кылганга, алар үзләрен һәм киләчәк буыннарын Аллаһы ниятләгән тормыштан мәхрүм иткәннәр (Ярат. 3:16—19). Һәм үзләре дә котычкыч «чир» белән авырый башлаган, һәм безгә дә аны «йоктырган». Йәһвә аларга гадел хөкем чыгарган. Ләкин безгә ул котылыр өчен өмет бирә (Мәд. 102:10).

Безне коткарыр өчен, Гайсә нәрсә эшләгән?

6, 7. a) Безне азат итәр өчен, зур бәя түләргә кирәк булачагын Йәһвә беренче тапкыр ничек күрсәткән? б) Муса Кануны бирелгәнче яшәгән Һабил һәм ыруг башлыкларының корбаннар китерүеннән нәрсә ачыклана?

6 Йәһвә, Адәм белән Хаува буыннарын азат итәр өчен, зур бәя түләргә туры киләчәген белгән. Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлектән без бу бәя ничегрәк түләнгәнен белә алабыз. Йәһвә «нәсел», коткаручы, бирергә вәгъдә иткән. Бу «нәсел» бервакыт Шайтанны юк итәргә тиеш булган. Әмма башта коткаручы газап чигәргә, образлы әйткәндә, үкчәсенә чагылырга тиеш иде. Бу сүзләр буенча, аңа зыян китереләчәк. Нинди зыян? Йәһвәнең Сайланган Заты нәрсә кичерергә тиеш булган?

7 Кешелекне гөнаһтан азат итәр өчен, коткаручы йолым түләргә тиеш булган. Бу кешеләргә Аллаһы белән татулашырга һәм гөнаһ нәтиҗәләрен юк итәргә ярдәм итәр иде. Йолымны түләү нәрсә аңлаткан? Борынгы заманнардан ук кайбер билгеләр аша корбан китерелергә тиеш булганы ачыкланган. Аллаһыга тугры булган беренче кеше, Һабил, Йәһвәгә хайваннарны корбанга китергәч, аның хуплавын алган. Соңрак Аллаһыдан куркып яшәүче ыруг башлыклары Нух, Ибраһим, Ягъкуб һәм Әюб шундый ук корбаннар китергән, һәм бу Йәһвәгә яраклы булган (Ярат. 4:4; 8:20, 21; 22:13; 31:54; Әюб 1:5). Гасырлар үткәч, кешеләр Муса кануныннан корбаннар китерү турында күбрәк белгән.

8. Һәр ел Гөнаһ йолу көнендә баш рухани нәрсә эшләгән?

8 Канун таләп иткән корбаннар арасында һәр ел Гөнаһ йолу көнендә китерелгән корбаннар иң мөһим булган. Ул көнне баш рухани берничә символик мәгънәле эш башкарган. Башта ул руханиларның, ә аннары рухани буыныннан булмаган кешеләрнең гөнаһларын йолып алыр өчен, Йәһвәгә корбаннар китергән. Баш рухани чатырның яки гыйбадәтханәнең Иң изге бүлмәсенә кергән. Анда ул гына һәм шул көнне генә керә алган. Һәм килешү сандыгы алдына корбаннарның канын сипкән. Кайвакыт килешү сандыгы өстендә балкып торган болыт пәйда булган. Бу Йәһвәнең алар белән булганын аңлаткан (Чыг. 25:22; Лев. 16:1—30).

9. a) Гөнаһ йолу көнендә баш рухани кемне һәм ул китергән корбаннар нәрсәне символлаштырган? б) Баш руханиның Иң изге бүлмәгә керүе нәрсәнең прообразы булган?

9 Рәсүл Паул Аллаһы тарафыннан рухландырылып, баш рухани башкарган символик эшләрнең мәгънәсен аңлаткан. Аның сүзләре буенча, баш рухани Гайсә Мәсихне, ә китерелгән корбаннар Мәсихнең корбан үлемен символлаштырган (Евр. 9:11—14). Бу камил корбан Мәсихнең 144 000 майланган кардәшләреннән торган рухани сыйныфы һәм «башка сарыклар» өчен чын йолым булырга тиеш иде (Яхъя 10:16). Баш руханиның Иң изге бүлмәгә керүе Гайсәнең күккә кереп, үзенең йолым корбанының бәясен Аллаһыга тапшырганының прообразы булган (Евр. 9:24, 25).

10. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр буенча, Мәсих нәрсә кичерергә тиеш булган?

10 Әйе, Адәм белән Хауваның буыннарын азат итәр өчен, зур бәя түләргә кирәк булган. Мәсих үз тормышын корбан итәргә тиеш булган! Еврей Язмаларындагы пәйгамбәрләр моның хакта төрле җентеклекләр язган. Мәсәлән, Данил пәйгамбәр «Мәсих Юлбашчы» гөнаһларны йолып алыр өчен, «үлемгә биреләчәк», яки җәзалап үтереләчәк, дип ачык итеп әйткән (Дан. 9:24—26). Ишагыйя алдан әйткәнчә, Мәсих үз өстендә камил булмаган кешеләрнең гөнаһларын алып китәр өчен, кире кагылырга, эзәрлекләнергә һәм үтерелергә тиеш булган (Ишаг. 53:4, 5, 7).

11. Йәһвәнең Улы безне коткарыр өчен, үзен корбан итәргә әзер булганын ничек күрсәткән?

11 Җиргә килгәнче, Аллаһының бердәнбер Улы, безне коткарыр өчен, үзенә нәрсә кичерергә туры киләчәген белгән. Ул газап чигәргә һәм үләргә тиеш булган. Атасы аңа моның турында әйткәндә, ул аның ихтыярын үтәүдән баш тартканмы? Юк, киресенчә, ул Атасының теләгенә буйсынырга әзер булган (Ишаг. 50:4—6). Шулай ук җирдә булганда Гайсә үз Атасының ихтыярын тыңлаучанлык белән үтәгән. Ни өчен? «Мин Атаны яратам»,— дигән ул. Һәм шулай ук: «Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөек ярату юк»,— дип әйткән (Яхъя 14:31; 15:13). Шуңа күрә без котылуыбыз белән безгә үз мәхәббәтен күрсәткән Йәһвәнең Улына бик бурычлы. Безне коткарыр өчен, аңа үзенең камил гомерен югалтырга туры килсә дә, ул моны эшләргә шат булган.

Йәһвәгә нинди бәя түләргә туры килгән?

12. Йолым кемнең ихтыяры булган һәм ни өчен ул бирелгән?

12 Йолым корбанын бирү нияте Гайсәнеке булмаган. Бу ният һәм аны үтәү юлы Йәһвә ихтыяры булган. Рәсүл Паулның сүзләре буенча гыйбадәтханәдәге корбаннар яндыру урыны Йәһвә ихтыярын сурәтләгән (Евр. 10:10). Шуңа күрә Мәсихнең корбаны аша алган коткарылуыбыз өчен без беренче чиратта Йәһвәгә бурычлы (Лүк 1:68). Бу аның камил ихтыярын һәм кешеләргә карата булган көчле яратуын чагылдыра. (Яхъя 3:16 ны укы.)

13, 14. Йәһвәнең безнең хакка эшләгәнен аңларга һәм кадерләргә Ибраһим мисалы ничек ярдәм итә ала?

13 Йәһвә корбан китереп, безгә карата үз мәхәббәтен ничек күрсәткән? Безгә моны аңлау авыр. Әмма Изге Язмалар безгә ярдәм итә ала. Йәһвә үзенең тугры хезмәтчесенә, Ибраһимга, бик авыр эш, үзенең улын Исхакны корбанга китерергә, кушкан. Ибраһим яратучан ата булган. Йәһвә аның белән сөйләшкәндә Исхак турында: «Бердәнбер сөекле угылың»,— дип әйткән (Ярат. 22:2). Шулай да Ибраһим өчен, Йәһвәнең ихтыярын үтәү Исхакны яратудан мөһимрәк булган. Ул Аллаһыны тыңлаган һәм аның сүзе буенча эшләгән. Әмма Йәһвә Ибраһимга, соңрак үзе эшләргә ниятләгәнне башкарырга, юл куймаган. Ибраһим үз улын корбанга китерергә җыенганда, Аллаһы аны туктатыр өчен, фәрештәсен җибәргән. Ибраһим бу авыр сынауда үз Аллаһысын тыңларга тәвәккәл булган һәм үз улын яңадан күрер өчен бердәнбер өмет терелтелү икәненә ышанган. Ул Аллаһының аны терелтәчәгенә бер дә шикләнмәгән. Чыннан да, Паулның сүзләре буенча, Ибраһимга Исхак терелтелү аша кире кайтарылган, һәм бу «алдан күрсәтүче билге» булып киткән (Евр. 11:19).

14 Ибраһим үз улын корбанга китерергә җыенганда аның газаплы кичерешләрен күз алдына да китерү авыр. Ибраһимның тойгылары безгә ниндидер мәгънәдә Йәһвәнең, ул үзенең «сөекле Улын» корбанга китергәндә, кичергән хисләрен аңларга ярдәм итә (Мат. 3:17). Әмма онытмыйк, Йәһвәнең кичерешләре күпкә көчлерәк булгандыр. Ул һәм аның Улы миллионлаган, ә бәлкем, миллиардлаган еллар бергә үткәргәннәр. Угыл Атасы белән аның оста «һөнәрчесе» һәм Вәкиле, «Сүз», булып шатланып хезмәт иткән (Гыйб. сүз. 8:22, 30, 31; Яхъя 1:1). Кешеләр Аллаһының Улын җәберләгәндә, мыскыллаганда һәм соңыннан җинаятьчене кебек үтергәч, Йәһвәнең кичерешләрен без хәтта күз алдыбызга да китерә алмыйбыз. Безне коткарыр өчен, Йәһвә зур бәя түләгән! Моны кадерләгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

Котылуың өчен син ничек рәхмәтле була аласың?

15. Гайсә бөек коткару эшен ничек тәмамлаган, һәм бу нинди фатихалар китергән?

15 Гайсә күктәге тормышка терелтелгәннән соң, бөек коткару эшен тәмамлаган. Яраткан Атасы янына яңадан кайткач, ул үз корбанының бәясен аңа тапшырган. Бу мул фатихалар китергән: барлык кешеләрнең, беренчедән, Мәсихнең майланган кардәшләренең, ә соңыннан «бөтен дөньяның» гөнаһлары тулысынча кичерелсен өчен мөмкинлек ачылган. Бүген бу корбан нигезендә үз гөнаһларыннан эчкерсез тәүбә иткән һәм Мәсихнең чын шәкертләре булып киткән кешеләр Йәһвә Аллаһы алдында саф була ала (1 Яхъя 2:2). Бу сиңа ничек кагыла?

16. Ни өчен без Йәһвәгә котылу өчен рәхмәтле булырга тиеш? Мисал ярдәмендә күрсәт.

16 Әйдәгез, мәкалә башындагы мисалга әйләнеп кайтыйк. Әйтик, чирдән дәвалау чарасын тапкан табиб палатада яткан авырулар янына керә дә һәм ул тәкъдим иткән дәвалануга ризалашкан һәм аның кушуы буенча эшләгән авырулар савыгачак дип әйтә ди. Күпчелек авырулар табиб кушканны үтәү бик авыр диеп, андый тәртипне тотудан баш тартса, син нәрсә эшләрсең? Син бу дәвалауның файдалы булганын белсәң дә, башкаларга кушылырсыңмы? Әлбәттә юк! Һичшиксез, син табибка рәхмәтле булачаксың, аның күрсәтмәләрен төгәл үтәячәксең һәм, бәлкем, моның турында башкаларга да сөйләрсең. Бигрәк тә безнең һәрберебез Йәһвәгә, үз Улының йолым корбаны аша безне коткарганы өчен, рәхмәтле булуын күрсәтергә тиеш. (Римлыларга 6:17, 18 не укы.)

17. Йәһвәнең безнең хакка башкарган эшләре өчен рәхмәтле булуыңны син ничек күрсәтә аласың?

17 Әйе, Йәһвә һәм аның Улы безне гөнаһ белән үлемнән коткарган. Без бу котылу өчен рәхмәтле булсак, моны эшләребез белән күрсәтәчәкбез (1 Яхъя 5:3). Без гөнаһ кылырга омтылышыбыз белән көрәшәчәкбез, беркайчан да белә торып гөнаһ эшләмәячәкбез, һәм бу еш кына китергән ике төрле тормыш алып бармаячакбыз. Андый тәртип без йолымны бер дә кадерләмәгәнебезне күрсәтер иде. Киресенчә, без Йәһвә алдында саф булып калыр өчен, бар тырышлыкларыбызны куеп, рәхмәтле булганыбызны күрсәтәчәкбез (2 Пет. 3:14). Шулай ук без башкалар да Йәһвә алдында саф булсын өчен һәм аларның да мәңгелек киләчәккә өметләре булсын өчен, котылырга искиткеч өметнең булуы турында аларга сөйләячәкбез (1 Тим. 4:16). Без үз вакытыбызны һәм көчебезне Йәһвәне һәм аның Улын данлар өчен багышлый алабыз. Һичшиксез, алар моңа лаек! (Марк 12:28—30). Уйлап кына кара, без гөнаһтан тулысынча «сәламәт» булачак вакытны көтә алабыз. Һәм без Аллаһы ниятләгәнчә камил булып, мәңге яши алачакбыз. Моның барысы Йәһвәнең безне коткарыр өчен башкарган эшләре ярдәмендә мөмкин (Рим. 8:21).

[Искәрмә]

^ 3 абз. Ул вакытта «испанка» гриппы җирдә яшәүчеләрнең 20—50 процентына йоккан дип исәпләнә. Бу вирустан аны йоктырган кешеләрнең якынча 1—10 проценты үлгән. Чагыштыру өчен: Эбола вирусы сирәк очрый, ләкин кайбер очракларда бу вирустан аны йоктырган кешеләрнең 90 проценты үлгән.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен син коткарылуга бик мохтаҗ?

• Гайсәнең безнең хакка үз-үзен корбан итүе сиңа ничек тәэсир итә?

• Йәһвәнең йолым бүләгенә син ничек карыйсың?

• Йәһвәнең коткарыр өчен башкарган эшләре сине нәрсә эшләргә дәртләндерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[27 биттәге иллюстрация]

Гөнаһ йолу көнендә баш рухани Мәсихнең прообразы булган

[28 биттәге иллюстрация]

Ибраһимның үз улын корбанга китерергә әзер булуы Йәһвәнең күпкә бөегрәк корбаны турында күпне ачыклый