Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мин тормышның максатын таптым

Мин тормышның максатын таптым

Мин тормышның максатын таптым

Гаспар Мартинес сөйләде

Минем тормыш юлым бик гади дип әйтеп була. Мин, ярлы авыл малае, шәһәргә күченеп, баеп киттем. Ләкин сез күрерсез, җыйган байлыгым мин табарга өметләнгән байлыктан аерылып тора иде.

МИН 1930 нчы елларда Испаниянең төньягындагы Риоха провинциясенең ярлы авыл җирендә үстем. Ун яшемдә миңа мәктәпне ташларга туры килде, ләкин мин укый да, яза да белә идем. Без гаиләдә җиде бала идек һәм барыбыз да эшләдек: сарык көтүен көттек яки кечкенә җир участогын эшкәрттек.

Ярлы булганга без тормышта иң мөһиме бу материаль әйберләр дип уйлый башладык. Бездән яхшырак яшәгән кешеләрдән без көнләшә идек. Шулай да бер вакыт епископ «бөтен епархиядә сезнең авылыгызда иң диндар кешеләр яши» дип әйтте. Соңрак күпләрнең Католик чиркәвен калдырачагын ул хәтта күз алдына да китермәгән.

Яхшырак тормыш эзлим

Мин үз авылымнан булган Мерседес исемле кызга өйләндем. Тиздән безнең улыбыз туды. 1957 елда без якындагы Логроньо шәһәренә күчендек, һәм тора-бара минем бар гаиләм дә анда урнашты. Тиздән мин, һөнәргә өйрәнмәсәм, гаиләне туендыру авыр булачагын аңладым. Мин киңәшләр эзли башладым. Башта мин китапханәгә бардым, ләкин нәрсә эзләргә икәнен белмәдем.

Бер вакыт мин хатлар язу аша Изге Язмалар өйрәнү курсларын тәкъдим иткән радиотапшыру турында ишеттем. Курсларны үткәч, минем яныма берничә протестант-евангелист килде. Берничә тапкыр гыйбадәт кылуларына килгәч, мин аларның хөрмәт ителгән кешеләре бер-берсен уздырырга тырышканын күрдем. Бөтен диннәрдә дә бер үк хәл дигән нәтиҗәгә килеп, мин анда йөрмәскә булдым.

Күзем ачыла

1964 елда безнең өебезгә Эухенио исемле яшь егет килде. Ул Йәһвә Шаһите иде. Бу дин турында минем әле ишеткәнем юк иде. Ләкин Изге Язмалар турында сөйләшергә теләгем бар иде. Мин Язмаларны яхшы беләм дип уйлаган идем. Һәм аңа курсларда өйрәнгән Изге Язмалардагы шигырьләргә нигезләнеп җавап бирдем. Кайбер протестант тәгълиматларын якларга тырышсам да, аларның дөрес булуына күңелем шикләнә иде.

Эухенио белән ике тапкыр озак сөйләшкәч, мин аның Аллаһы Сүзен яхшы белгәнен таныдым. Ул мәктәптә миннән дә әзрәк укыган булса да, аның Изге Язмалардагы шигырьләрне табып, аларны аңлатып бирүе мине гаҗәпләндерде. Эухенио Изге Язмалардан соңгы көннәрдә яшәгәнебезне һәм тиздән Аллаһы Патшалыгы җирдә оҗмах урнаштырачагын күрсәтте. Бу мине кызыксындырды (Мәд. 36:11, 29; Ишаг. 9:6, 7; Мат. 6:9, 10).

Мин Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым. Алган белемнәр минем өчен яңа иде һәм йөрәгемә үтеп керә иде. Минем алдымда яңа мөмкинлекләр ачылды һәм мин яшәүнең мәгънәсен аңладым. Мин эзләгәнемне таптым. Тормышымны яхшыртыр өчен куелган бар тырышлыкларым хәзер инде миңа әһәмиятсез булып күренә иде. Һәм яхшы эш эзләү икенче планга күчте. Хәтта чирләр һәм үлем дә җиңеләчәк бит! (Ишаг. 33:24; 35:5, 6; Ачыл. 21:4).

Мин шунда ук шатлык белән туганнарыма белгәннәремне сөйли башладым һәм Аллаһының җирдә оҗмах булдырырга вәгъдә иткәнен һәм анда аңа тугры булган кешеләрнең мәңге яши алачагын аңлаттым.

Гаиләм хакыйкатьне кабул итә

Тиздән гаиләбездән якынча унике кеше һәр якшәмбе, көндез абыемның өендә җыелып, Изге Язмаларда язылган вәгъдәләр турында фикер алышырга булдык. Бу очрашулар ике-өч сәгать дәвамында һәр атна үтә иде. Эухенио шул хәтле күп туганнарым Изге Язмалар белән кызыксынуын күргәч, һәр гаиләгә аерым вакыт бүлеп куярга булды.

Кайбер туганнарым бездән 120 километр ераклыкта урнашкан Дуранго шәһәрендә яши иде. Анда Йәһвә Шаһитләре юк иде. Шуңа күрә өч ай үткәч, мин ике көнлек ял алып, аларның хәлләрен белергә һәм үз иманым турында сөйләп кайтырга булдым. Һәр кич якынча ун кеше җыелып, без төне буе сөйләшә идек. Барысы да рәхәтләнеп тыңлады. Киткәндә, мин аларга берничә Изге Язмалар һәм Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият калдырдым. Без моннан ары да рухи темаларга аралаша идек.

Йәһвә Шаһитләре әле беркем дә вәгазьләмәгән Дуранго шәһәренә килгәч, аларны анда Изге Язмаларны өйрәнергә теләгән 18 кеше көтә иде инде. Шаһитләр һәр гаилә белән өйрәнү башларга шат иде.

Моңа хәтле Мерседес хакыйкатьне Изге Язмаларның тәгълиматларына ышанмаганга түгел, ә кешеләрдән курыкканга кабул итми иде. Ул вакытта Испаниядә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге тыелганга, ул ике балабызны мәктәптән чыгарырлар, ә без хурлыкка калырбыз дип курыкты. Ләкин бар гаиләм хакыйкатьне кабул иткәч, ул да Изге Язмаларны өйрәнергә теләде.

Ике ел эчендә 40 туганым Йәһвә Шаһите булып китте һәм Аллаһыга багышлануларын күрсәтеп суга чумдырылу үтте. Хәзер туганнарымның тормыштагы максатлары һәм омтылышлары минеке белән бер иде. Мин чын хәзинәгә ия булганымны аңладым. Без рухи байлык белән мул итеп фатихаландык.

Еллар үтә, ә мин байыйм

Алдагы 20 ел дәвамында мин бар көчемне куеп, ике малаемны тәрбияләдем һәм җирле җыелышка ярдәм иттем. Без Мерседес белән Логроньо шәһәренә күченгәндә, анда яшәгән 100 000 кеше арасында нибары 20 се генә Йәһвә Шаһите иде. Тиздән миңа җыелышта күп вазифалар тапшырылды.

Миңа 56 яшь булганда, мин эшләгән завод көтелмәгәндә ябылды, һәм мин эшсез калдым. Минем һәрвакыт тулы вакытлы хезмәт итәргә теләгем бар иде, шуңа күрә мин бу мөмкинлекне кулланып пионер булдым. Пенсиям аз булганга, яшәргә җиңел түгел иде. Мерседес җыештыручы булып эшләп, ярдәм итә иде. Акчаны дөрес тотканга, безнең кирәкле әйберләр бар иде. Мин һаман да пионер булып хезмәт итәм. Хатыным да вәгазьләргә ярата һәм вакыт-вакыт ярдәмче пионер хезмәтен ала.

Берничә ел элек Мерседес Мерче исемле хатын-кызга һәрвакыт безнең журналларыбызны кертә иде. Бу хатын бала чакта Изге Язмаларны өйрәнгән булган, һәм ул безнең әдәбиятны кызыксынып укый иде. Мерседес Мерченың Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне һаман да кадерләгәненә игътибар итте. Нәтиҗәдә, Мерче Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты һәм рухи яктан үсә башлады. Аның Висенте исемле ире бик каты эчә иде һәм аның даими эш урыны юк иде. Шуңа күрә ул аңа материаль яктан ярдәм итми иде, һәм аның эчүе аркасында гаилә таркалышу хәлендә булган.

Хатынымның киңәше буенча, Мерче үз ирен минем белән сөйләшергә дәртләндерде. Берничә сөйләшүдән соң Висенте Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты. Ул үзгәрә башлады һәм инде берничә көн эчмичә тора ала иде. Аек чаклары бер атна һәм күбрәк тә була иде. Акрынлап ул исерткеч эчемлекләрдән бөтенләй баш тартты. Аның кыяфәте үзгәрде, ә гаиләсе бердәм булып китте. Хәзер ул хатыны һәм кызы белән Канар утрауларында яши, һәм алар бергә кечкенә генә бер җыелышта тырышып хезмәт итә.

Мәгънәле тормышым турында уйланам

Күп еллар элек хакыйкатьне кабул иткән кайбер туганнарым инде үлгән булсалар да, безнең зур гаиләбез үсә бара һәм Аллаһы безне мул итеп фатихалый (Гыйб. сүз. 10:22). 40 ел элек Изге Язмаларны өйрәнә башлаган туганнарымның барысы да диярлек балалары һәм оныклары белән бергә Йәһвәгә тугры хезмәт итүләрен дәвам итә. Бу бик шатландыра!

Минем күп туганнарым Йәһвә Шаһите. Аларның күбесе өлкәннәр, хезмәттәш ярдәмчеләр һәм пионерлар булып хезмәт итә. Олы улым хатыны белән Мадридта (Испания), Йәһвә Шаһитләренең филиалында хезмәт итә. Мин хакыйкатьне кабул иткәндә Испаниядә якынча 3 000 генә Йәһвә Шаһите бар иде, хәзер исә 100 000 нән артык. Мин тулы вакытлы хезмәтемне яратам һәм Аллаһыга хезмәт итеп үткәргән искиткеч тормышым өчен аңа бик рәхмәтле. Минем берничә класс белемем булса да, вакыт-вакыт мин район күзәтченең ярдәмчесе булып хезмәт итәм.

Берничә ел элек, мин туып үскән авылымда беркем дә диярлек калмаганын ишеттем. Ярлылык авылдагы халыкны үз басуларын һәм йортларын калдырып, яхшырак тормыш эзләр өчен күченеп китәргә мәҗбүр иткән. Бәхеткә каршы, күченеп киткәннәрнең күбесе, шул исәптән мин дә, рухи байлык тапты. Без тормышның максаты бар икәнен һәм Йәһвәгә хезмәт итү зур шатлык китерә икәнен белдек.

[32 биттәге иллюстрация]

Мартинес кардәшнең бар гаиләсе дә диярлек хакыйкатьтә