Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсих кебек, мәхәббәт күрсәтик

Мәсих кебек, мәхәббәт күрсәтик

Мәсих кебек, мәхәббәт күрсәтик

«[Гайсә] дөньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте» (ЯХЪЯ 13:1).

1, 2. a) Гайсәнең яратуы нәрсә белән аерылып торган? б) Гайсәнең мәхәббәте нәрсәгә дәртләндерә?

ГАЙСӘ яратуда камил үрнәк калдырган. Аның сүзләре, үзен тотышы, өйрәтүләре һәм корбан үлеме — барысы да аның мәхәббәтен күрсәткән. Гайсә, тормышының ахырына кадәр, очраткан кешеләрне, аеруча үз шәкертләрен, яраткан.

2 Гайсәнең мәхәббәт күрсәтүдә искиткеч үрнәге аның шәкертләрен югары нормаларны тотарга дәртләндерә. Бу шулай ук безне рухи кардәшләребезгә һәм башка кешеләргә дә андый мәхәббәтне күрсәтергә этәрә. Гайсә гөнаһ, хәтта җитди гөнаһ, кылган кешеләргә үз мәхәббәтен күрсәткән. Җыелыштагы мәсихче өлкәннәр моннан нәрсәгә өйрәнә ала? Гайсәнең мәхәббәте мәсихчеләрне авырлыклар, афәт кичергән яки авырган имандашларына ярдәм итәргә ничек дәртләндерә? Бу сорауларга җавапны без бу мәкаләдән белербез.

3. Петер җитди хата ясаса да, Гайсә аңа ничек караган?

3 Гайсәнең үлеме алдыннан соңгы төнне аның рәсүле, Петер, аннан өч тапкыр ваз кичкән (Марк 14:66—72). Әмма, Гайсә алдан әйткәнчә, Петер үзенең хатасын таныгач, ул аны кичергән. Гайсә Петергә җаваплы вазифалар ышанып тапшырган (Лүк 22:32; Рәс. 2:14; 8:14—17; 10:44, 45). Гайсәнең җитди хата ясаганнарга булган мөнәсәбәтеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

Гөнаһ кылганнарга, Мәсих кебек, мәхәббәт күрсәт

4. Нинди очракларда Мәсихнең фикер йөртүен чагылдыру аеруча мөһим?

4 Гаиләдә я җыелышта җитди гөнаһ эшләнсә, Мәсих кебек фикер йөртергә аеруча авыр. Кызганычка каршы, Шайтан дөньясының ахыры якынлашкан саен, бу дөнья рухы тагы да күбрәк мәсихчеләрне юлдан яздыра. Бу дөньяның начар яки ваемсыз рухы яшьләргә дә, олы яшьтәгеләргә дә тәэсир итеп, аларның тар юл белән барырга ашкынуларын киметә ала. Беренче гасырда кайберәүләр мәсихче җыелыштан чыгарылган, ә кайберәүләргә шелтә бирелгән булган. Бүген дә шундый ук хәл (1 Көр. 5:11—13; 1 Тим. 5:20). Шулай да мәсихче өлкәннәр, андый очракларны хәл иткәндә, Мәсих күрсәткән мәхәббәтне күрсәтә, ә бу гөнаһ кылган кешегә нык тәэсир итәргә мөмкин.

5. Өлкәннәр гөнаһ кылганнарга Мәсихнең мөгамәләсен ничек күрсәтергә тиеш?

5 Өлкәннәр, Гайсә кебек, һәрвакыт Йәһвәнең гадел нормалары буенча эш итәргә тиеш. Шулай эшләп, алар Йәһвәнең басынкылыгын, игелеген һәм яратуын чагылдыра. Берәрсе кылган гөнаһы аркасында «китек күңелле» вә «рухы юаш» булып, чын күңелдән тәүбә итсә, өлкәннәргә аны «басынкылык белән төзәтергә» авыр булмаячак (Мәд. 146:3; Мәд. 33:18; Гәл. 6:1). Ләкин кеше үзен тупас тотса һәм кылган эшен танып, бер дә үкенмәсә, нәрсә эшләргә?

6. Гөнаһ кылучылар белән мәсихче өлкәннәр үзләрен ничек тотарга тиеш һәм ни өчен?

6 Гөнаһ кылучы Изге Язмалардагы киңәшләрне кире какса яки башкаларны гаепләргә тырышса, өлкәннәр һәм башкалар ачуланырга мөмкин. Бу кешенең нинди зыян китергәнен белеп, аларның эчләрендә кайнаган хисләрен белдерергә көчле теләге туарга мөмкин. Әмма ачу зыянлы һәм «Мәсихнең уй-ниятләрен» чагылдырмый (1 Көр. 2:16; Ягъкуб 1:19, 20 не укы). Гайсә, кайбер кешеләр белән каты сөйләшсә дә, беркайчан да нәфрәт тулы сүзләр әйтмәгән яки белә торып үз сүзләре белән кешеләрне җәрәхәтләмәгән (1 Пет. 2:23). Киресенчә, гөнаһ кылучыларның тәүбә итәргә һәм яңадан Йәһвәнең хуплавын алырга мөмкинлекләре булган. Чыннан да, Гайсәнең җиргә килүенең төп сәбәпләрнең берсе «гөнаһлыларны коткару» булган (1 Тим. 1:15).

7, 8. Хокук сораулары каралганда, өлкәннәр нәрсә буенча эш итәргә тиеш?

7 Гайсәнең үрнәге төзәтергә кирәк булган мәсихчеләргә карата мөнәсәбәтебезгә ничек тәэсир итәргә тиеш? Онытма, җыелышта Изге Язмаларга нигезләнеп кулланылган хокук чаралары көтүне саклый һәм гөнаһ кылучыны тәүбә итәргә этәрергә мөмкин (2 Көр. 2:6—8). Аяныч, кайберәүләр тәүбә итми һәм аларны җыелыштан чыгарырга туры килә. Әмма соңрак аларның күбесе Йәһвәгә һәм аның җыелышына яңадан кайта, бу безне сөендерә. Мәсихтә булган карашны күрсәтеп, өлкәннәр кешегә үз тәртибен үзгәртергә һәм ахыр чиктә җыелышка кайтырга ярдәм итә. Вакыт узу белән аларның кайберсе мәсихче өлкәннәрнең Изге Язмаларга нигезләнгән бар киңәшләрен хәтерләмәскә дә мөмкин. Ләкин алар, һичшиксез, өлкәннәрнең үзләренә күрсәткән хөрмәтен һәм мәхәббәтен исләрендә тотачак.

8 Шуңа күрә өлкәннәр хәтта авыр очракларда да изге рух җимешен, аеруча, Мәсих кебек, мәхәббәт, күрсәтергә тиеш (Гәл. 5:22, 23). Алар гөнаһ кылган кешене җыелыштан чыгарырга беркайчан да ашыгырга тиеш түгел. Өлкәннәр хата эшләгән кешенең Йәһвәгә кире кайтуын теләгәннәрен күрсәтергә тиеш. Шулай итеп, гөнаһ кылучы тәүбә иткәч, ә андый кешеләр күп, ул Йәһвәгә һәм үзенә җыелышка кайтырга ярдәм иткән кеше төрендәге «бүләкләргә» бик рәхмәтле булыр (Эфес. 4:8, 11, 12).

Ахыр заманда, Мәсих кебек, мәхәббәт күрсәт

9. Гайсә үз шәкертләренә мәхәббәтен ничек гамәлдә күрсәткән?

9 Лүк Гайсәнең мәхәббәтен күрсәтүче гаҗәеп бер очрак турында язган. Мәсих вакыт узу белән Рим гаскәрләренең хөкем ителгән Иерусалимны чолгап алачакларын һәм аннан качып китү авыр булачагын белгән. Гайсә үз шәкертләрен яратканга күрә аларны болай дип кисәткән: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргән вакытта, белеп торыгыз: аның җимерелү вакыты якын инде». Алар нәрсә эшләргә тиеш булган? Гайсә ачык һәм төгәл күрсәтмәләр биргән. «Шул чакта Яһүдиядә булганнар тауларга качсын; шәһәрдәгеләр аннан чыксын; авыл тирәсендәгеләр анда кермәсен. Чөнки ул көннәр — үч алу көннәре һәм ул көннәрдә Изге язмада язылганнарның барысы да тормышка ашар» (Лүк 21:20—22). Рим гаскәрләре б. э. 66 елында Иерусалимны камап алганнан соң, тыңлаучан мәсихчеләр бу күрсәтмәләр буенча эш иткән.

10, 11. Беренче мәсихчеләрнең мисалын карап чыгу безгә «зур афәткә» әзерләнергә ничек ярдәм итә?

10 Иерусалимнан качкан вакытта мәсихчеләргә бер-берсенә нәкъ Мәсих аларга күрсәткән мәхәббәтне күрсәтергә кирәк иде. Алар үзләрендә булган бар нәрсәләрне, һичшиксез, үзара бүлешергә тиеш булган. Ләкин Гайсәнең пәйгамбәрлеге бу борынгы шәһәрдән тыш зуррак күләмдә дә үтәлергә тиеш булган. «Ул вакытта, дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм булмаячак зур афәт килер»,— дип алдан әйткән Гайсә (Мат. 24:17, 18, 21). Якынлашып килүче «зур афәткә» кадәр һәм ул башлангач, без дә авырлыклар һәм мохтаҗлык кичерергә мөмкин. Мәсихтән үрнәк алып, бер фикердә булсак, бу безгә аларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк.

11 Ул вакытта безгә риясыз мәхәббәт күрсәтеп, Гайсәнең үрнәгенә иярергә кирәк булачак. Шуңа күрә Паул мондый киңәш биргән: «Безнең һәрберебез, якыныбызның иманын ныгыту өчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш. Чөнки Мәсих тә Үзенә ярарга тырышмады... Сабырлык һәм илһам чыганагы булган Аллаһы, Мәсих Гайсә үрнәгенә ияреп, үз арагызда бер фикердә булуны бүләк итсен» (Рим. 15:2, 3, 5).

12. Без нинди мәхәббәтне хәзер күрсәтергә тиеш һәм ни өчен?

12 Гайсәнең яратуын үзендә татыган Петер дә мәсихчеләрне «имандашларына риясыз мәхәббәт күрсәтергә» һәм «хакыйкатькә итагать итәргә» өндәгән. Мәсихчеләр «бер-берсен ихлас күңелдән яратырга» тиеш (1 Пет. 1:22). Аеруча бүген безгә мәсихче сыйфатларны үстерергә кирәк. Аллаһының бар халкына басымнар көчәя бара. Күптән түгел генә башланган дөньядагы финанс кризисы ачык итеп күрсәткәнчә, бу дөньяга бер дә өмет багларга ярамый. (1 Яхъя 2:15—17 не укы.) Бу дөньяның ахыры якынлашкан саен, безгә, җыелышта эчкерсез дуслык мөнәсәбәтләре үстереп, Йәһвәгә һәм бер-беребезгә тагы да якынлашырга кирәк. Паул: «Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез, бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз»,— дип әйткән (Рим. 12:10). Петер дә бу фикергә басым ясап, болай дигән: «Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез яратыгыз, чөнки мәхәббәт күп гөнаһларны юкка чыгара» (1 Пет. 4:8).

13—15. Кайбер кардәшләр афәтләрдән соң мәсихче мәхәббәтләрен ничек күрсәткән?

13 Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре эчкерсез мәхәббәт күрсәтүләре белән билгеле. Мәсәлән, 2005 елда Кушма Штатларның көньягында күп җирләрне һәлак иткән көчле давыллардан соң күп кенә Шаһитләр ярдәм итәргә үз теләкләрен белдергән. Гайсә үрнәгенә ияреп, 20 000 нән артык мәсихче үз теләкләре белән уңайлы өйләрен һәм яхшы эшләрен калдырып, кардәшләргә ярдәм итәр өчен килгән.

14 Бер җирдә көчле давыл аркасында диңгез сулары 10 метрлык биеклеккә җитеп, коры җиргә 80 километрга үтеп кергән. Сулар кимегәч, йортларның һәм башка биналарның өчтән бер өлеше тулысынча җимерелгән булган. Төзү эшләрен башкарырга осталыклары булган Йәһвә Шаһитләре төрле илләрдән ул җиргә үзләре белән кораллар вә төзү материаллары алып килгән һәм һәр эшне башкарырга әзер булганнар. Ике бертуган апа-сеңелле, тол хатыннар, үз әйберләрен бер фургонга төяп, 3 000 километр ераклыкка киткәннәр. Аларның берсе һаман да андагы ярдәм итү комитетына булыша һәм гомуми пионер булып хезмәт итә.

15 Ул җирдәге Йәһвә Шаһитләренең һәм башкаларның 5 600 дән артык йорты яңадан тезелгән я ремонтланган булган. Андагы кардәшләр андый көчле яратуны сизеп, нәрсә хис иткән? Бер апа-кардәш өе җимерелгәнгә күрә тишек түбәле һәм ватык плиталы кечкенә яшәү фургонына күченгән. Кардәшләр аңа гади, әмма уңайлы йорт төзегән. Үзенең яңа йорты алдында ул шатлыгыннан елап җибәргән. Ул Йәһвәгә һәм кардәшләренә бик рәхмәтле булган. Башка күп очракларда кардәшләр, йортлары яңадан төзелеп беткәч тә, вакытлы яшәү урыннарында бер ел яки елдан артык торган. Ни өчен? Чөнки аларның яңа йортларында ярдәм итү эшләрендә катнашкан кардәшләр яшәгән. Мәхәббәт күрсәтүдә нинди искиткеч үрнәк!

Авыруларга мөгамәләгез Мәсихнеке кебек булсын

16, 17. Без Мәсихнең авырганнарга мөгамәләсеннән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

16 Безнең арабызда көчле табигать афәтләрен кичерүчеләр күп түгелдер. Ләкин һәрберебезнең диярлек берәр авыру кичергәне бар. Гайсәнең авырганнарга мөгамәләсе безнең өчен үрнәк булып тора. Ярату аны башкаларны кызганырга дәртләндергән. Кешеләр аның янына авыруларны китергәч, ул аларны савыктырган (Мат. 8:16; 14:14).

17 Бүген мәсихчеләр, Гайсә кебек, кешеләрне могҗизалы рәвештә савыктыра алмый. Ләкин алар авыру кешеләрне кызгана. Бу нәрсәдән күренә? Мәсәлән, мәсихче өлкәннәр җыелыштагы авырган кардәшләргә ярдәм итәр өчен, кирәкле чаралар күрә. Шулай эшләп, алар Маттай 25:39, 40 та язылган принципны үти *. (Укы.)

18. Ике апа-кардәш үзләренең имандашына эчкерсез мәхәббәтләрен ничек күрсәткән, һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

18 Әлбәттә, бар мәсихчеләр дә, мәсихче өлкәннәр кебек, башкаларга игелек эшли ала. Бер мисал карап чыгыйк. 44 яшьтәге Шарлинның рак авыруы булган, һәм, табиблар сүзләре буенча, аңа ун көн яшисе калган. Аңа һәм аның тугры иренә ярдәм кирәк булганын күреп, Шерон белән Николет исемле апа-кардәшләр аларга булышырга теләкләрен белдергән. Ун көн алты атнага сузылган, ләкин апа-кардәшләр Шарлинны үлеменә хәтле караган. «Кешенең сәламәтләнә алмаячагын белгәндә, бу бик авыр,— дип әйтә Шерон.— Әмма Йәһвә безгә көч бирде. Кичергәннәребез безне Аллаһыга һәм бер-беребезгә якынлаштырды». Шарлинның ире болай ди: «Мин беркайчан да бу ике кадерле апа-кардәшнең игелеген һәм ярдәмен онытмаячакмын. Аларның саф эчке теләкләре һәм уңай карашлары минем тугры хатынымны соңгы сынавында ныгытты, ә миңа физик һәм эмоциональ яктан көч өстәде; моңа мин бик мохтаҗ идем. Мин аларга мәңге рәхмәтле булачакмын. Аларның фидакарьлек рухы Йәһвәгә иманымны һәм кардәшлеккә яратуымны ныгытты».

19, 20. a) Мәсих фикерләвенең нинди биш ягын без карап чыктык? б) Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

19 Бу өч мәкаләдә без Гайсәнең фикер йөртүен һәм аның эш итү рәвешен ничек үзләштерергә икәнен карап чыктык. Шулай ук Гайсә фикерләвенең биш ягына игътибар иттек. Әйдәгез, Гайсә кебек, «юаш, басынкы күңелле» булыйк (Мат. 11:29). Камилсезлекләренә һәм кимчелекләренә карамастан, башкалар белән без дә үзебезне игелекле тотыйк. Һәм Йәһвәнең бар таләпләренә, хәтта сынаулар вакытында да, кыюлык белән буйсыныйк.

20 Һәм ниһаять, бар кардәшләребезгә, Гайсә кебек, «соңгы чиккә кадәр» мәсихче мәхәббәт күрсәтик. Андый ярату безнең Гайсәнең чын шәкертләре икәнлегебезне күрсәтә (Яхъя 13:1, 34, 35). Әйе, «бер-берегезне туганнар кебек яратудан туктамагыз» (Евр. 13:1). Бирешмәгез! Үз тормышыгызны Йәһвәне данлар өчен һәм башкаларга ярдәм итәр өчен кулланыгыз! Йәһвә эчкерсез тырышлыкларыгызны фатихалаячак!

[Искәрмә]

^ 17 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1987 ел, 15 март, 15—21 нче битләрдәге мәкаләне кара.

Сез аңлата аласызмы?

• Өлкәннәр гөнаһ кылганнарга Мәсихнең мөгамәләсен ничек күрсәтә ала?

• Ни өчен аеруча ахыр заманда, Мәсих кебек, мәхәббәт күрсәтү мөһим?

• Без Мәсихнең авырганнарга мөгамәләсеннән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрация]

Өлкәннәр ялгышкан мәсихчеләрнең Йәһвәгә кайтуларын тели

[18 биттәге иллюстрация]

Иерусалимнан качкан мәсихчеләр Мәсихнең фикер йөртүен ничек чагылдырган?

[19 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Шаһитләре эчкерсез мәхәббәт күрсәтүләре белән билгеле