Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Барлык кешеләр белән дә тату яшәгез»

«Барлык кешеләр белән дә тату яшәгез»

«Барлык кешеләр белән дә тату яшәгез»

«Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез» (РИМ. 12:18).

1, 2. a) Гайсә үз шәкертләрен нәрсә турында кисәткән? б) Каршылыкларга нинди карашта булырга икәне турында кайдан киңәш табып була?

ГАЙСӘ үз шәкертләрен аларга бу дөнья халыклары каршы киләчәк дип кисәткән һәм үлеме алдындагы төнне ни өчен икәнен аңлаткан. Ул рәсүлләренә: «Сез дөньяныкы булсагыз, дөнья сезне үзенекеләре итеп яратыр иде. Ләкин сез дөньядан түгел, бәлки Мин сезне дөньядан сайлап алдым, дөнья сезне шуңа нәфрәт итә»,— дип әйткән (Яхъя 15:19).

2 Рәсүл Паул Гайсә сүзләренең дөрес булуын үзендә татыган. Үзенең яшь хезмәттәше Тимутегә язган икенче хатында Паул болай дигән: «Син исә тәгълиматыма, яшәү рәвешемә, ниятләремә, иманыма, сабырлыгыма, мәхәббәтемә, түземлегемә иярдең. Мине ничек эзәрлекләүләрен һәм ничек газап чигүләремне беләсең». Аннары ул: «Чынлап та Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер»,— дип өстәгән (2 Тим. 3:10—12). Римдагы мәсихчеләргә язган хатының 12 нче бүлегендә Паул аларның каршылыкларга мөнәсәбәтләре нинди булырга тиеш икәне турында акыллы киңәш биргән. Аның сүзләре безнең өчен бу ахыр заманда җитәкчелек булып тора.

«Игелекле булган эшләр эшләргә тырышыгыз»

3, 4. Римлыларга 12:17 дәге киңәшне: a) ничек дини яктан бүленгән гаиләдә кулланып була? б) ничек күршеләр белән эш иткәндә кулланып була?

3 Римлыларга 12:17 не укы. Паул аңлатканча, без, дошманлык белән очрашканда, үзебезне дошманнарча тотарга тиеш түгел. Бу киңәшне аеруча дини яктан бүленгән гаиләдә тоту мөһим. Мәсихче үзенең тормыш иптәшенең тупас сүзенә яки тәртибенә аның кебек җавап бирүдән үзен тыя. Яманлыкка каршы яманлык эшләү яхшылыкка китерми. Киресенчә, бу туган хәлне катлаулырак кына итә.

4 Паул: «Барлык кешеләр алдында игелекле булган эшләр эшләргә тырышыгыз»,— диеп, иң яхшы юлны күрсәтә. Мәсәлән, ир үз мәсихче хатынының ышанулары турында усал сүзләр әйтә. Хатын, аңа җавап кайтармыйча, өйдә килеп чыккан киеренкелекне йомшартып җибәрергә мөмкин (Гыйб. сүз. 31:12). Вефильдә хезмәт итүче Карлос атасының әнисенә көчле каршылык күрсәткәнен исенә төшерә. Әнисе аңа карата игелекле булып һәм тиешенчә өй турында кайгыртып, моны җиңгән. «Ул безне, балаларны, һәрвакыт әтине хөрмәт итәргә өйрәтте. Әтинең яраткан уены бар иде. Һәм әнием, мин ул уенны яратмасам да, аның белән уйнарга барырга үтенә иде. Бу уеннан соң әтиемнең кәефе күтәрелә иде». Вакыт узу белән ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм суга чумдырылу үткән. «Игелекле булган эшләр» турында әйткәндә, Йәһвә Шаһитләре афәтләр булганда күршеләренә гамәли ярдәм күрсәтеп, еш кына үзләренә карата тискәре карашларны җиңә.

Каршылыкны «утлы күмер» белән эретегез

5, 6. a) Дошманның башына «утлы күмер» нинди мәгънәдә өелә? б) Римлыларга 12:20 дәге киңәшне куллану ничек яхшы уңышларга китерә ала? Сез яшәгән җирдәге очракны сөйләгез.

5 Римлыларга 12:20 не укы. Паул бу шигырьдәге сүзләрне язганда, һичшиксез, Гыйбрәтле сүзләр 25:21, 22 дәге мондый сүзләрне исендә тоткан: «Дошманың ач булса, аңа икмәгеңне бир, әгәр сусаган булса — су эчер. Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер өясең; моның өчен Раббы сине Үзе бүләкләр». Паулның Римлыларга язган хатының 12 нче бүлегендәге киңәшләрен исәпкә алсак, аның утлы күмерне каршы килүчегә җәза бирү яки аны оятлы итү чарасы итеп кулланырга кирәк дип әйтәсе килмәгән. Бу гыйбрәтле сүзләр, һәм Паулның римлыларга язган сүзләре дә, борынгы вакыттагы металл эретү ысулына күрсәтә. XIX гасырда яшәгән инглиз галиме Чарлз Бриджес болай дигән: «Эшкәртүе кыен булган металлны өстән һәм астан каплап ал; аны утка да сал һәм өстен дә утлы күмер белән капла. сабыр, фидакарь, ялкынланып торган яратуның көчле тәэсире астында да эреми торган тимер йөрәклеләр әздер».

6 «Утлы күмер» кебек, игелекле эшләр каршы килүчеләрнең йөрәкләрен эретә ала, һәм аларның дошманлык хисе юкка чыгар. Игелекле эшләр кешеләрне Йәһвә халкына һәм Изге Язмалардагы хәбәргә илтифатлырак булырга этәрергә мөмкин. Рәсүл Петер болай дип язган: «Мәҗүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы яныбызга киләчәк көндә Аны данласыннар өчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз» (1 Пет. 2:12).

«Барлык кешеләр белән дә тату яшәгез»

7. Мәсих үз шәкертләренә нинди тынычлык калдырган, һәм ул безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

7 Римлыларга 12:18 не укы. Үз рәсүлләре белән үткәргән соңгы төнне Гайсә аларга: «Сезгә тынычлык калдырам, Үземнең тынычлыгымны сезгә бирәм»,— дигән (Яхъя 14:27). Мәсих үз шәкертләренә калдырган тынычлык — бу Йәһвә һәм аның сөекле Улы аларны яратканнарын һәм хуплаганнарын сизүдән килгән җан тынычлыгы. Андый тынычлык безне башкалар белән тату яшәргә дәртләндерергә тиеш. Чын мәсихчеләр — тынычлык сөючеләр һәм татулык урнаштыручылар (Мат. 5:9).

8. Гаиләдә һәм җыелышта без ничек татулык урнаштыручы була алабыз?

8 Гаиләдә татулык урнаштыручы булыр өчен бер мөмкинлек — туган хәлне киеренкеләндерер урынына фикер каршылыкларын мөмкин кадәр тизрәк чишү ягын карау (Гыйб. сүз. 15:18; Эфес. 4:26). Бу шулай ук мәсихче җыелышта да кулланырлык. Рәсүл Петер тынычлыкка омтылуны телне тыю белән бәйләгән (1 Пет. 3:10, 11). Ягъкуб та телне дөрес куллану һәм көнчелек белән ызгышучанлыктан сакланырга кирәк икәне турында җитди киңәш биргәннән соң, болай дип язган: «Югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тыныч, башкаларга игътибарлы, аек акыл белән тыңлаучан, шәфкатьлелек һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләрне аермый торган һәм эчкерсез. Тәкъвалык орлыкларын тынычлыкта чәчәләр һәм ул орлыклар тынычлык булдыручыларга уңыш китерә» (Ягък. 3:17, 18).

9. «Барлык кешеләр белән дә тату яшәргә» омтылганда, без нәрсәне исебездә тотарга тиеш?

9 Паул Римлыларга 12:18 дә «барлык кешеләр белән дә тату яшәгез» дип әйтә. Бу без гаиләдә һәм җыелышта гына түгел, ә күршеләр, хезмәттәшләр, сыйныфташлар һәм вәгазьләгәндә очраткан кешеләр белән дә тату булырга тиеш дигәнне аңлата. Әмма рәсүл киңәшен: «Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә»,— дигән сүзләр белән башлый. Бу «барлык кешеләр белән дә тату яшәр» өчен, Аллаһының гадел принципларын бозмыйча, көчебездән килгәнне эшләү дигәнне аңлата.

Үч алу Йәһвәдән

10, 11. Нинди мәгънәдә без «Аллаһы ачуына» урын калдырабыз, һәм ни өчен бу дөрес?

10 Римлыларга 12:19 ны укы. Безнең эшебезгә һәм хәбәребезгә «карышучылар», шул исәптән ярсулы дошманнар, белән дә без сабыр һәм басынкы булачакбыз (2 Тим. 2:23—25). Паул мәсихчеләргә үзләренә уч алмаска, ә «Аллаһы ачуына» урын калдырырга киңәш бирә. Без, мәсихчеләр, безнең уч алу хакыбыз юк икәнен беләбез. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Ачуыңнан тыел, ярсуыңны ташла; яманлык итәргә тырышма» (Мәд. 36:8). Ә Сөләйман мондый киңәш биргән: «„Явызлык өчен тиешен кайтарырмын“»,— димә; бу эшне Раббыга тапшыр, Ул сине саклап калыр» (Гыйб. сүз. 20:22).

11 Дошманнар безгә зыян китерсә, аларны җәзага тартыргамы һәм моны кайчан эшләү урынлы икәнен Йәһвәгә тапшыру акыллы булыр иде. Йәһвәнең ачуы турында әйтеп, Паул болай дип өстәгән: «Изге язмада... язылган: „Үч алу — Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен“,— ди Раббы». (Канун 32:35 не чагыштыр.) Без үзебез үч алырга тырышсак, үзебезгә чиктән тыш ышанып эш итәр идек, ә үч алырга Йәһвәнең генә хакы бар. Өстәвенә, без Йәһвәнең: «Үзем кайтарып бирәчәкмен»,— дигән вәгъдәсенә ышанмаганыбызны күрсәтер идек.

12. Йәһвәнең ярсуы кайчан һәм ничек ачылачак?

12 Римлыларга язган хатының башында Паул болай дигән: «Яманлык кылып хакыйкатьне танырга комачаулаучы кешеләрнең һәртөрле имансызлыгына һәм яманлыгына күктән Аллаһының ярсуы ачыла бара» (Рим. 1:18). Йәһвәнең ярсуы күктән «зур газап» вакытында аның Улы аша ачылачак (Ачыл. 7:14). Бу «Аллаһы хөкеменең гадел икәнен күрсәтә,— дип аңлата Паул үзенең Аллаһы тарафыннан рухландырылган башка хатында.— Сезнең газап чигүегезгә гаепле кешеләргә кайгы-хәсрәт бирү, ә сезгә, җәфа чигүчеләргә, һәм безгә тынычлык бүләк итү — Аллаһы алдында гадел. Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр» (2 Тес. 1:5—8).

Яманлыкны яхшылык белән җиң

13, 14. a) Ни өчен без каршылыклар белән очрашканда моңа гаҗәпләнмибез? б) Эзәрлекләүчеләр белән без үзебезне ничек тотарга тиеш?

13 Римлыларга 12:14, 21 не укы. Йәһвәнең үз ниятләрен үтәячәгенә тулысынча ышанып, без үзебезгә тапшырылган эшне, «бөтен җиһанда» Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү йөкләмәсен башкарыр өчен, бар тырышлыкларыбызны куя алабыз (Мат. 24:14). Мәсихчеләр башкарган бу эшнең дошманнарыбызның ачуын чыгарачагын без беләбез, чөнки Гайсә: «Бөтен халыклар да Минем өчен сезне нәфрәт итәр»,— дип алдан кисәткән (Мат. 24:9). Шуңа күрә каршылыклар белән очрашканда без гаҗәпләнмибез һәм өметсезлеккә бирелмибез. Рәсүл Петер болай дип язган: «Сөеклеләрем! Сезне сынау өчен җибәрелгән куркыныч вәсвәсәне үзегез белән булган ниндидер сәер хәл кебек күреп гаҗәпләнмәгез. Киресенчә, Мәсихнең... газапларында катнашучы буларак шатланыгыз» (1 Пет. 4:12, 13).

14 Безне эзәрлекләүчеләргә ачу саклар урынына, без аларга хакыйкать турында сөйләргә тырышабыз, чөнки аларның кайберләре белмәгәнлектән шулай эш итәдер (2 Көр. 4:4). Без Паулның: «Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз; аларга каргыш түгел, бәлки фатиха сорагыз»,— дигән киңәшен тотарга телибез (Рим. 12:14). Гайсә үзенең Таудагы вәгазендә болай дигән: «Дошманнарыгызны яратыгыз, сезне нәфрәт итүчеләргә яхшылык эшләгез, сезне каргаучыларны фатихалагыз һәм үзегезне рәнҗетүчеләр өчен дога кылыгыз» (Лүк 6:27, 28). Эзәрлекләүче Мәсихнең тугры шәкерте һәм Йәһвәнең ашкынучан хезмәтчесе булып китә ала икәнен рәсүл Паул үз тәҗрибәсе белән белгән (Гәл. 1:13—16, 23). Башка хатында ул: «Безгә ләгънәт укыйлар — без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр — без түзәбез. Безгә яла ягалар — без яхшылык белән җавап бирәбез»,— дип язган (1 Көр. 4:12, 13).

15. Яманлыкны яхшылык белән җиңәр өчен иң яхшы мөмкинлек нинди?

15 Шулай итеп, чын мәсихчеләр Римлыларга язылган хатның 12 нче бүлегендәге соңгы сүзләргә игътибарлы: «Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, бәлки яманлыкны яхшылык белән җиң». Бар явызлыкның чыганагы Шайтан Иблис (Яхъя 8:44; 1 Яхъя 5:19). Рәсүл Яхъяга бирелгән ачылышта Гайсә майланган кардәшләренең Шайтанны «Бәрән каны белән һәм Гайсә хакындагы шаһитлек сүзләре белән җиңгәннәрен» күрсәткән (Ачыл. 12:11). Димәк, Шайтанны һәм аның бу дөньяда хөкем сөргән бозык тәэсирен җиңәр өчен иң яхшы мөмкинлек — бу шаһитлек бирү, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эше аша, игелек эшләү.

Өмет итеп сөенегез

16, 17. Римлыларга язылган хатның 12 нче бүлеге буенча: a) без тормышыбызны ничек кулланырга тиеш? б) безгә җыелышта үзебезне ничек тотарга кирәк? в) безгә каршы торган кешеләр белән мөнәсәбәтләребез нинди булырга тиеш?

16 Паулның Римдагы мәсихчеләргә язган хатның 12 нче бүлеген кыскача карап чыгып, без күп нәрсәне исебезгә төшердек. Йәһвәнең багышланган хезмәтчеләре буларак, без корбаннар китерергә әзер булырга тиеш. Аллаһы рухы тәэсире астында без корбаннарны теләп бирәбез, чөнки акылыбыз моның Аллаһы ихтыяры икәнлегенә ышандыра. Без рух белән янып торабыз һәм төрле сәләтләребезне тырышып кулланабыз. Мәсихче бердәмлегебезне саклар өчен, көчебездән килгәнне эшләп, без басынкылык һәм тыйнаклык белән хезмәт итәбез. Без кунакчыллык күрсәтәбез һәм кеше хәленә керә алабыз.

17 Римлыларга язылган хатның 12 нче бүлегендә каршылыкларга мөнәсәбәтебез турында безнең өчен бик күп киңәшләр бар. Без яманлыкка каршы яманлык кылырга тиеш түгел. Без каршылыкларны игелекле эшләр белән җиңәргә тиеш. Мөмкин булса, кулыбыздан килгәнчә, Изге Язмалардагы принципларны бозмыйча, барлык кешеләр белән дә тату яшәргә кирәк. Бу гаиләдә, җыелышта, күршеләргә карата, эштә, мәктәптә һәм вәгазьдә кулланырлык. Хәтта дошманлык белән очрашканда да, без үч алу Йәһвәнең эше икәнен истә тотып, яманлыкны яхшылык белән җиңәр өчен, көчебездән килгәнне эшләргә тиеш.

18. Римлыларга 12:12 дә нинди өч күрсәтмә бирелә?

18 Римлыларга 12:12 не укы. Акыллы һәм гамәли киңәшләр белән бергә Паул өч күрсәтмә дә бирә. Без бу киңәшләрне Йәһвә ярдәменнән башка үти алмаганга, рәсүл безне «армый-талмый дога кылырга» дәртләндерә. Бу безне аның «михнәт чигүдә түземле булырга» дигән икенче күрсәтмәсен үтәргә сәләтле итәчәк. Һәм ниһаять, безгә Йәһвә вәгъдә иткән киләчәкне истә тотарга вә күктәге я җирдәге мәңгелек тормышны «өмет итеп сөенергә» кирәк.

Кабатлау өчен сораулар

• Без каршылыкларга нинди карашта булырга тиеш?

• Нинди өлкәләрдә безгә татулык урнаштыручы булырга кирәк һәм ничек?

• Ни өчен без үч алырга тиеш түгел?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Күршеләргә гамәли ярдәм күрсәтеп, үзебезгә карата тискәре карашларны җиңеп була

[9 биттәге иллюстрация]

Син җыелышта татулык урнаштыручы булырга тырышасыңмы?