Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаилә белән гыйбадәт кылу котылу өчен мөһим!

Гаилә белән гыйбадәт кылу котылу өчен мөһим!

Гаилә белән гыйбадәт кылу котылу өчен мөһим!

«ЧИКСЕЗ кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендәге сугышның» нинди куркыныч булачагын күз алдына гына китерегез! (Ачыл. 16:14). Ачык образлар кулланып, Михей пәйгамбәр болай дип язган: «Утта балавыз эрегән кебек, текә ярдан агып төшкән сулар кебек... таулар эреячәк һәм үзәнлекләр өлешләргә таркалачак» (Мих. 1:4). Ул вакытта Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләр белән нәрсә булачак? «Ул көнне җирнең бер ягыннан икенче ягына кадәр Йәһвә тарафыннан үтерелгәннәр булыр»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Ирем. 25:33).

Андый кисәтүләрне исәпкә алып, гаилә башлыклары — тулы булмаган гаиләләрдә бу я ата, я ана — үзләре карарлар кабул итәрлек яшькә җиткән балалары турында үзләреннән болай дип сораса, яхшы булыр иде: «Алар Һармагедунны кичерерме?» Изге Язмаларда алар үз яшьләренә карап Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерсәләр, кичерәчәк дип әйтелә (Мат. 24:21).

Вакытны билгеләү мөһим

Ата-ана буларак, син үз балаларыңны «Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтер һәм тәрбияләр» өчен хәлеңнән килгәнне эшләргә тиеш (Эфес. 6:4). Үз балаларың белән Изге Язмаларны өйрәнү бик мөһим. Без балаларыбызның Филиппуйдагы мәсихчеләр кебек булуын телибез. Паул аларны Йәһвәгә буйсынырга әзер булганнары өчен мактаган. Ул болай дип язган: «Сөеклеләрем, сез мине һәрчак тыңладыгыз. Шулай итеп, мин сезнең арагызда булганда гына түгел, бәлки, бигрәк тә хәзер, сезнең янда булмаганда да, үзегезнең котылуыгыз хакына хезмәтегезне курку һәм тирән хөрмәт белән ахыргача дәвам итегез» (Флп. 2:12).

Балаларыгыз, сез алар янында булмаганда, Йәһвәнең кануннарын үтиме? Аларның мәктәптә тәртипләре нинди? Балаларыгыз сез булмаганда да Йәһвәне тыңласыннар өчен, аларны Аллаһы кануннары акыллы икәненә ничек ышандырырга?

Баланың иманын үстерүдә гаилә белән гыйбадәт кылу мөһим роль уйный. Гаилә белән Изге Язмалар өйрәнүен ничек уңышлы итәргә? Әйдәгез өч якка игътибар итик.

Эзлекле булыгыз

Изге Язмаларда Аллаһының күктәге уллары Йәһвә алдына билгеләнгән вакытта килгәннәр дип әйтелә (Әюб 1:6). Сезнең балаларыгыз да билгеләнгән вакытны белсен. Гаилә белән гыйбадәт кылу көнен һәм вакытын билгеләгез, һәм бу тәртипне саклагыз. Көтелмәгән хәлләр аркасында гаилә өйрәнүе булмый калса, аны үткәрер өчен бүтән билгеләнгән вакытыгыз булсын.

Берничә айдан соң гаиләдәгеләрдә гаилә белән гыйбадәт кылу үтсә-үтә үтмәсә-юк дигән уй тумасын. Сезнең өчен иң мөһим өйрәнүчеләр балаларыгыз икәнен онытмагыз. Әмма алар өчен Шайтан көрәшә (1 Пет. 5:8). Сез гаилә белән гыйбадәт кылу кичен телевизор карауга яисә башка мөһим булмаган эшкә алыштырсагыз, Шайтан җиңәчәк (Эфес. 5:15, 16; 6:12; Флп. 1:10).

Тормышта кулланырлык булсын

Гаилә белән гыйбадәт кылуны белемнәрне арттырыр өчен генә түгел, ә тормышта кулланырлык итеп үткәрергә тырышыгыз. Ничек? Вакыт-вакыт сезнең балагыз бүген булмаса иртәгә очрый алган хәлләр белән бәйле темаларны сайлагыз. Сез, мәсәлән, вәгазьгә әзерләнер өчен вакыт бүлеп куя аласыз. Балалар булдыра алган эшләрне теләп башкара. Балалар кереш сүзләрне кабатласа һәм кешеләрнең каршы әйткән сүзләренә җавап бирергә өйрәнсә, бу аларга вәгазьнең төрле төрләрендә курыкмыйча катнашырга ярдәм итәчәк (2 Тим. 2:15).

Сез шулай ук балаларыгызга яшьтәшләрнең басымына бирешмәскә ярдәм итәчәк, тормышта була алган очракларны сәхнәләштерә аласыз. Моны «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» (рус) китабы, 2 том, 15 нче бүлек нигезендә үткәреп була. 132 нче биттәге схемада басым ясалганда ничек эш итеп була икәнлеге турында язылган. 133 нче биттә китерелгән схема ярдәмендә балагыз билгеле берәр очракта нәрсә эшләргә икәне турында үзе уйлана алачак. Шул ук биттәге соңгы сүзләр баланы үз җавапларын әти-әнисе я җитлеккән дусты белән кабатларга дәртләндерә. Кайчакта моны гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында эшләп була.

Гаилә белән гыйбадәт кылу ата-аналарга рухи максатлар булуының мөһимлегенә басым ясарга мөмкинлек бирә. Бу тема буенча «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» (рус) китабы, 2 том, 38 нче бүлектә яхшы киңәшләр бирелә. Бу бүлекне карап чыкканда балагызга Йәһвәгә хезмәт итү иң яхшы тормыш юлы икәнен аңларга ярдәм итегез. Балагызның күңелендә пионер булырга, Вефильдә хезмәт итәргә, Хезмәтне яхшырту мәктәбендә укырга яки тулы вакытлы хезмәтнең башка төрләренә омтылырга теләк үстерегез.

Ләкин сак булыгыз: кайбер ата-аналар үз балаларының хәзерге эшләрен күрми башлый, чөнки игътибарларын аларның киләчәктә нинди булырга тиеш икәненә туплый. Әлбәттә, үз балаларыңны яхшы максатлар куярга, мәсәлән Вефильдә я миссионер булып хезмәт итәргә, дәртләндерү бу бик әйбәт. Әмма балаларыгызны баглаган өметләрегез белән ярсытмас өчен һәм алар төшенкелеккә бирелмәсен өчен, игътибарлы булыгыз (Көл. 3:21). Һәрвакыт исегездә тотыгыз, улыгыз я кызыгыз Йәһвәне сезнең йөрәгегез белән түгел, ә үзенеке белән яратырга тиеш (Мат. 22:37). Шуңа күрә баланы эшләмәгән эшләре өчен тәнкыйтьләр урынына булдырган эшләре өчен мактарга тырышыгыз. Йәһвәнең бар эшләре турында рәхмәт белдереп сөйләгез. Аннары баланың йөрәге аны Йәһвәнең игелегенә үз мөнәсәбәтен белдерергә дәртләндерсен.

Күңелле булсын

Гаилә белән гыйбадәт кылу уңышлы булсын өчен, аны күңелле итеп үткәрергә кирәк. Ничек? Мәсәлән, кайвакыт сез Йәһвә Шаһитләре тарафыннан чыгарылган аудиодрамалар тыңлый яки фильмнарны карап фикер алыша аласыз. Яисә бар гаилә белән Изге Язмаларның берәр өзеген рольләргә бүлеп укып була.

«Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» (рус) журналларында гаилә белән фикер алышыр өчен искиткеч мәгълүматлар бар. Мәсәлән, таратыр өчен билгеләнгән «Күзәтү манарасы»нда «Яшь укучыларыбыз өчен» һәм «Балаларыгызны өйрәтегез» дигән рубрикалар бастырыла.

Яшүсмерләрнең ата-аналарына «Уяныгыз!» (рус) журналындагы «Яшьләрнең сораулары» рубрикасыннан мәкаләләр һәм «Яшьләрнең сораулары» (рус) китабы, 2 том аеруча кызык булачак. Бу китапның һәр бүлеге азагында китерелгән «Син ничек уйлыйсың?» дигән рамканы һәрвакыт карап чыгыгыз. Андагы сорауларны бүлекне кабатлар өчен дә, гаилә белән фикер алышканда да кулланып була.

Әмма гаилә өйрәнүе допрос алуга әйләнергә тиеш түгел икәнен онытмагыз. Мәсәлән, баланы ул бу китапның «Минем көндәлегем» дигән я башка битләрендә язган фикерләрен укырга мәҗбүр итмәгез. Бу китапның 3 нче битендә ата-аналарга болай дип әйтелә: «Сезнең балагыз дөресен язсын өчен аның китабын рөхсәтсез алмагыз. Соңрак ул, бәлкем, язганнарын үзе сезгә сөйләп бирер».

Сез гаилә белән бергә гыйбадәт кылуыгызны эзлекле, тормышта кулланырлык һәм күңелле итеп үткәрсәгез, Йәһвә сезнең тырышлыкларыгызны мул итеп фатихалаячак. Гаилә өчен бу мөһим вакыт якыннарыгызга Йәһвә Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә ярдәм итәчәк.

[31 биттәге рамка]

Иҗатчыл бул

«Кечкенә кызларыбыз белән өйрәнгәндә, без иребез белән җыелыш очрашуында булачак материалны карап чыга идек, аннан соң балалар өйрәнүгә нәтиҗә ясап, рәсем ясарга тиеш иделәр. Кайвакыт без Изге Язмаларның берәр өзеген сәхнәләштерә идек яки вәгазьләр өчен кереш сүзләр әзерли идек. Без өйрәнүне аларның яшен исәпкә алып, кызыклы һәм күңелле итеп үткәрергә тырыша идек» (Дж. М., Кушма Штатлар).

«Кызыксынучы хатынның улына үткәндә төргәкләр белән ничек кулланганнар икәнен аңларга ярдәм итәр өчен, без Ишагыйя китабының бүлек белән шигырьләр саннарын алып куеп, аны кәгазь битләренә бастырып чыгардык. Бу битләрне бер-берсе белән тоташтырып, төргәк ясадык. Лүк 4:16—21 буенча, Гайсә Насара гыйбадәтханәсендә Ишагыйянең кулъязма төргәген ачып, эзләгән урынны тапкан (Ишаг. 61:1, 2). Бу малай да Гайсә кебек эшләргә тырышты, ләкин аңа Ишагыйянең 61 нче бүлеген табарга авыр булды. Чөнки төргәк озын һәм текст бүлек белән шигырьләргә бүленмәгән иде. Ул Гайсәнең төргәк белән тиз һәм җиңел куллана алганына гаҗәпләнеп: „Гайсә бигрәк тә оста булган икән!“ — дип кычкырып җибәрде» (Й.Т., Япония).

[30 биттәге иллюстрация]

Тормышта була алган хәлләрне сәхнәләштерү балаларыгызга яшьтәшләрнең басымына бирешмәскә ярдәм итәчәк

[31 биттәге иллюстрация]

Гаилә белән гыйбадәт кылу киче күңелле үтсен