Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Рух белән янып торыгыз»

«Рух белән янып торыгыз»

«Рух белән янып торыгыз»

«Тырышлыгыгызны какшатмагыз, Рух белән янып торыгыз, Раббыга хезмәт итегез» (РИМ. 12:11).

1. Ни өчен исраиллеләр төрле корбаннар китергән?

ЙӘҺВӘ үз хезмәтчеләренең теләп биргән корбаннарын кадерли. Бу корбаннар аларның Аллаһыны яратканнарын һәм аның ихтыярына буйсынганнарын күрсәтә. Борынгы заманнарда ул төрле корбаннарны кабул иткән. Исраиллеләр, гөнаһлары кичерелсен өчен һәм рәхмәтләрен белдерер өчен, Муса кануны буенча, корбанга төрле хайваннарны һәм башка бүләкләрне китергәннәр. Йәһвә мәсихчеләрдән андый билгеләнгән һәм материаль корбаннарны таләп итми. Әмма, рәсүл Паул үзенең Рим мәсихчеләренә язган хатының 12 нче бүлегендә күрсәткәнчә, без дә корбаннар китерергә тиеш. Нинди?

Тере корбан

2. Мәсихчеләр буларак, без нинди тормыш алып барабыз, һәм бу нәрсәне аңлата?

2 Римлыларга 12:1, 2 не укы. Үз хатының беренче өлешендә Паул яһүд булган һәм яһүд булмаган майланган мәсихчеләрнең Аллаһы каршында эшләре аша түгел, иман итүләре аша акланган булганнарын ачык итеп күрсәткән (Рим. 1:16; 3:20—24). 12 нче бүлектә Паул мәсихчеләрнең үз рәхмәтләрен фидакарь тормышлары белән күрсәтергә тиеш икәннәрен аңлата. Моның өчен безгә зиһенебезне яңартырга кирәк. Мирас итеп алынган камилсезлек аркасында без «гөнаһ вә үлем канунына» буйсынабыз (Рим. 8:2). Шуңа күрә безгә, омтылышларыбызны тулысынча үзгәртеп, «фикерләү рәвешебезне... яңартырга» кирәк (Эфес. 4:23). Бу Аллаһы һәм аның рухы ярдәме белән генә мөмкин. Моның өчен үзебезгә дә зур тырышлыклар куярга кирәк. Ягъни без «бу дөньядагы явыз гадәтләргә» буйсынмас өчен һәм аның зарарлы күңел ачуларына һәм бозык фикер йөртүенә бирелмәс өчен, көчебездән килгәнне эшләргә тиеш (Эфес. 2:1—3).

3. Ни өчен без мәсихче тормыш белән бәйле эшләрне башкарабыз?

3 Паул шулай ук безне «Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен — аныклый алыр» өчен, акылны эшләтергә чакыра. Ни өчен без Изге Язмаларны һәр көн укыйбыз, укыганнарыбыз турында уйланабыз, дога кылабыз, мәсихче очрашуларга йөрибез, һәм яхшы хәбәрне вәгазьлибез? Безне моңа җыелыштагы өлкәннәр үгетләгәнгәме? Сүз дә юк, без өлкәннәргә файдалы искә төшерүләре өчен рәхмәтле. Ләкин без моны Аллаһы рухы безне аңа булган мәхәббәтебезне күрсәтергә дәртләндергәнгә эшлибез. Өстәвенә, безнең һәрберебез андый эшләрне башкару Аллаһыга мәгъкуль икәненә инанган (Зәк. 4:6; Эфес. 5:10). Бу безгә шатлык һәм канәгатьлек китерә, чөнки чын мәсихче тормыш алып барып, без Аллаһыга яраклы була алабыз.

Төрле сәләтләр

4, 5. Мәсихче өлкәннәр үз сәләтләрен ничек кулланырга тиеш?

4 Римлыларга 12:6—8, 11 не укы. Паул аңлатканча, «Аллаһы биргән мәрхәмәт буенча, һәрберебезнең Аллаһы тарафыннан бирелгән рухи сәләтләре төрле». Паул әйткән сәләтләрнең кайберсе — күңел күтәрү, яки үгетләү, сәләте һәм җитәкчелек итү — аеруча үз вазифаларын тырышып үтәгән мәсихче өлкәннәр өчен мөһим.

5 Шундый ук тырышлык, рәсүл Паул әйткәнчә, күзәтчеләр өйрәткәндә һәм «хезмәтләрен» башкарганда булырга тиеш. Контекст буенча, Паул «бер тән» булып торган җыелыштагы «хезмәт итү» турында әйтә (Рим. 12:4, 5). Бу хезмәт Гайсәнең шәкертләре Рәсүлләр 6:4 тә әйткән хезмәткә охшаш: «Безнең төп эшебез дога кылу һәм сүз белән хезмәт итү булыр». Андый хезмәттә мәсихче өлкәннәр үз сәләтләрен җыелыштагыларны ныгытыр өчен куллана. Алар дога кылып шәхси өйрәнү һәм тикшерү үткәрәләр, башкаларны өйрәтәләр һәм көтүче вазифасын үтиләр. Шулай итеп алар, Аллаһы Сүзе нигезендә җыелышка җитәкчелек һәм үгет-нәсихәт биреп, хезмәт итәләр. Күзәтчеләр сарыклар турында «шатланып» кайгыртыр өчен, үз сәләтләрен тырышып кулланырга тиеш (Рим. 12:7, 8; 1 Пет. 5:1—3).

6. Бу мәкаләнең төп шигыре, Римлыларга 12:11, буенча без ничек эш итә алабыз?

6 Паул аннары болай ди: «Тырышлыгыгызны какшатмагыз, Рух белән янып торыгыз, Раббыга хезмәт итегез». Үз хезмәтебездә сүлпәнәя башласак, без өйрәнү гадәтләребезне тикшереп чыгарга һәм Йәһвәнең рухы турында тырышыбрак һәм ешрак дога кылырга тиеш. Ул безгә моның белән көрәшергә һәм яңадан ашкынып хезмәт итәргә ярдәм итәчәк (Лүк 11:9, 13; Ачыл. 2:4; 3:14, 15, 19). Изге рух беренче мәсихчеләрне «Аллаһының бөек эшләре хакында» сөйләргә дәртләндергән (Рәс. 2:4, 11). Шулай ук ул безне дә хезмәттә ашкынучан булырга, рух белән янып торырга рухландыра ала.

Басынкылык һәм тыйнаклык

7. Ни өчен без хезмәттә басынкы һәм тыйнак булырга тиеш?

7 Римлыларга 12:3, 16 ны укы. Булган сәләтләребезне без Йәһвәнең «мәрхәмәте» аша алганбыз. Паул башка хатында: «Безнең сәләт Аллаһыдан килә»,— дип яза (2 Көр. 3:5). Шуңа күрә без мактанырга тиеш түгел. Безгә хезмәттәге бар уңышларга без оста булганга түгел, ә Аллаһы фатихалаганга ирешкәнебезне басынкылык белән танырга кирәк (1 Көр. 3:6, 7). Шунлыктан Паул болай ди: «Сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз». Без үзебезне хөрмәт итәргә һәм Йәһвәгә хезмәт итүдән шатлык вә канәгатьлек табарга тиеш. Әмма тыйнак булу, яки үз мөмкинлекләреңнең чикле булуын тану, безне үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлыктан саклаячак. Әйе, без «аек фикерле булырга» телибез.

8. «Үзебезне акыллыга санамаска» нәрсә ярдәм итәчәк?

8 Үз казанышларың белән мактану акыллы булмас иде. Чөнки бар нәрсәне «үстерүче Аллаһы» (1 Көр. 3:7). Паул сүзләре буенча, Аллаһы җыелыштагы һәркемгә ниндидер микъдарда, ягъни күләмдә, иман биргән. Үзеңне башкалардан өстен куйганчы, аларның «Аллаһы биргән иман микъдары» буенча казанган уңышларын танырга кирәк. Аннары Паул: «Бер-берегез белән килешеп яшәгез»,— ди. Үзенең башка хатында ул болай дип әйтә: «Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, киресенчә, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда өстен күрегез» (Флп. 2:3). Һәрбер кардәшебез бездән ниндидер яктан өстен икәнен таныр өчен, чын басынкылык һәм максатчан тырышлыклар куярга кирәк. Басынкылык безгә «үзебезне акыллыга санамаска» ярдәм итәчәк. Кайбер кардәшләргә, җыелышта махсус вазифалар үтәгәнгә, күбрәк игътибар бирелсә дә, безнең барыбыз да башкаларга күренми торган гади эшләр башкарып, шатлык кичерә ала (1 Пет. 5:5).

Җыелыштагы бердәмлек

9. Ни өчен Паул рух белән тудырылган мәсихчеләрне тәннең әгъзалары белән чагыштыра?

9 Римлыларга 12:4, 5, 9, 10 ны укы. Паул майланган мәсихчеләрне тән әгъзалары белән чагыштыра. Алар үз Башлары, Мәсих, җитәкчелегендә бердәм хезмәт итә (Көл. 1:18). Ул рух белән тудырылган мәсихчеләргә тәннең төрле эш башкарган күп әгъзалардан торганын һәм алар «бик күп булса да, Мәсихтә бер тәнне тәшкил итә» икәнен исләренә төшерә. Шулай ук Паул Эфестәге майланган мәсихчеләрне болай дип өндәгән: «Хакыйкатьне мәхәббәт белән сөйләп, Аңарга, тәннең Башы булган Мәсихкә, ярашлы рәвештә һәрьяклап үсик. Аннан, тәннең һәр әгъзасы үзенә тиешле эш башкарганда, бер-берсен беркетүче һәр сеңер ярдәмендә берләшеп, бөтен тән үсә һәм үз-үзен мәхәббәт ярдәмендә ныгыта» (Эфес. 4:15, 16).

10. «Башка сарыклар» нинди хакимиятне танырга тиеш?

10 «Башка сарыклар» Мәсих тәненең өлеше булмаса да, алар бу ачык мисалдан күпкә өйрәнә ала (Яхъя 10:16). Паулның сүзләре буенча, Йәһвә «һәрнәрсәне Мәсихкә буйсындырган һәм иман итүчеләр бердәмлеге өчен бар нәрсә өстеннән Баш итеп куйган» (Эфес. 1:22). Бүген башка сарыклар Йәһвә үз Улын баш итеп куйган «бар нәрсәнең» өлеше булып тора. Алар шулай ук Мәсих үзенең «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчесенә» ышанып тапшырган «милеккә» керә (Мат. 24:45—47). Шуңа күрә җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр үзләренең Башы итеп Мәсихне танырга вә ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә, аның Җитәкче советына һәм җыелышта күзәтчеләр итеп билгеләнгән ир-атларга буйсынырга тиеш (Евр. 13:7, 17). Бу җыелыштагы бердәмлекне ныгыта.

11. Бердәмлегебез нәрсәгә нигезләнә, һәм Паул тагын нинди киңәш биргән?

11 Андый бердәмлек мәхәббәткә нигезләнә, ә ул «һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көл. 3:14). Паул римлыларга язган хатының 12 нче бүлегендә бу фикергә басым ясап, «мәхәббәтебез саф булырга» һәм без «бер-беребезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтергә» тиеш дип әйтә. Бу үзара хөрмәт итүгә китерә. «Бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз»,— дип әйтә ул. Әлбәттә, мәхәббәтне хискә бирелүчәнлек белән бутарга кирәк түгел. Җыелышны саф килеш саклар өчен, без көчебездән килгәнне эшләргә тиеш. Мәхәббәт турында киңәш биргәндә, Паул: «Яманлыкны нәфрәт итегез, яхшылыкка ихлас күңелдән бирелгән булыгыз»,— дип әйтә.

Кунакчыл булу

12. Македуниядәге кунакчыл мәсихчеләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

12 Римлыларга 12:13 не укы. Кардәшләргә булган мәхәббәтебез безне, мөмкинлегебез булганда, «мохтаҗ булган имандашларыбыз белән үзебезнекен уртаклашырга» дәртләндерә. Без, бай булмасак та, булганы белән уртаклаша алабыз. Македуниядә яшәгән мәсихчеләр турында Паул болай дигән: «Авыр сынау җибәрелгән булуга карамастан, аларның куанычы чиктән ашты, бик нык фәкыйрьлектә булсалар да, чиктән тыш юмартлык күрсәттеләр. Һәм хәлләреннән килгәнчә һәм хәтта хәлләреннән тыш та алар үз теләкләре белән ярдәм иттеләр — моңа мин шаһит. [Яһүдиядәге] изгеләргә хезмәт итүдә катнаштыруны бик үтенеп сорадылар» (2 Көр. 8:2—4). Македуниядәге мәсихчеләр фәкыйрь булсалар да, бик юмарт булганнар. Алар мохтаҗлыкта булган Яһүдиядәге кардәшләренә булышуны хөрмәт дип санаган.

13. Кунакчыл булу нәрсә аңлата?

13 «Кунакчыл булыгыз» дип тәрҗемә ителгән грек тәгъбире үзеңә беренче адымнар ясарга кирәк дигән мәгънә йөртә. Кайвакыт без берәрсен төшке ашка чакырып, кунакчыллык күрсәтәбез, һәм андый чакыру яратудан чыгып эшләнсә, бу мактауга лаек. Ләкин кунакчыл булыр өчен башка мөмкинлекләр дә бар. Мәсәлән, акчабыз булмаганга я начар сәламәтлегебез аркасында без башкаларны төшке ашка чакыра алмасак, аларны кофе я чәй эчеп чыгарга чакырып, кунакчыл була алабыз.

14. a) «Кунакчыллык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе нинди сүзләрдән барлыкка килә? б) Хезмәттә чит ил кешеләре турында без ничек кайгырта алабыз?

14 Кунакчыл булу-булмаудан безнең йөрәк торышы ачыклана. «Кунакчыллык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «ярату» һәм «чит кеше» дигән мәгънә йөрткән сүзләрдән барлыкка килә. Чит кешеләргә яки чит ил кешеләренә син ничек карыйсың? Җыелышларының территориясенә күченеп килгән чит ил кешеләренә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен башка телне өйрәнергә тырышкан мәсихчеләрне чын мәгънәдә кунакчыл дип атап була. Әлбәттә, безнең барыбыз да башка телне өйрәнә алмый. Шулай да һәрберебез «Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр» (рус) дигән брошюраны кулланып, чит ил кешеләренә ярдәм итә ала. Анда төрле телләрдә Изге Язмалар хәбәре язылган. Бу брошюраны хезмәттә уңышлы кулланганың бармы?

Кеше хәленә керә белү

15. Римлыларга 12:15 тәге киңәшне куллануда Гайсә нинди үрнәк күрсәткән?

15 Римлыларга 12:15 не укы. Паулның бу шигырьдәге киңәшен кыскача болай дип әйтеп була: кеше хәленә керә белегез. Безгә башка кешенең хисләрен — шатлыгын я кайгысын — аңлый белергә һәм хәтта уртаклашырга өйрәнергә кирәк. Рух белән янып торсак, безнең кеше белән бергә шатлануыбыз я кайгыруыбыз күренеп торачак. Мәсихнең шәкертләре вәгазьләүдән шатланып кайткач һәм үз уңышлары турында сөйләгәч, Гайсә «Изге Рух белән шатланган» (Лүк 10:17—21). Ул да алар белән сөенгән. Ә аның дусты Лазар үлгәч, Гайсә елаучылар белән бергә елаган (Яхъя 11:32—35).

16. Без кеше хәленә ничек керә алабыз, һәм моны аеруча кем эшләргә тиеш?

16 Без дә, Гайсәдән үрнәк алып, кеше хәленә керә белергә телибез. Имандашыбыз шатланса, безнең дә шатланасыбыз килә. Шулай ук без кардәшләребезнең кайгыларын һәм газапларын уртаклаша белергә тиеш. Имандашыбыз җан әрнүеннән газапланса, без аны чын теләктәшлек белән тыңларга вакыт табып, юата алабыз. Һәм кайчакта күңелебез шулкадәр нечкәрә ки, без күз яшьләребезне тыя алмыйбыз (1 Пет. 1:22). Паулның кеше хәленә керә белү турындагы киңәше аеруча мәсихче өлкәннәр өчен мөһим.

17. Римлыларга язылган хатның 12 нче бүлегеннән без нәрсә белдек, һәм киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

17 Без Римлыларга язылган хатның 12 нче бүлегеннән кайбер шигырьләрдәге киңәшләрне карап чыктык. Бу киңәшләрне без мәсихче тормышыбызда һәм кардәшләр белән мөгамәлә итүдә куллана алабыз. Киләсе мәкаләдә без бу бүлекнең башка шигырьләрен карап чыгарбыз. Анда мәсихче җыелыштан булмаган кешеләр, шул исәптән дошманнар һәм эзәрлекләүчеләр белән без үзебезне ничек тотарга тиеш икәнлеге каралачак.

Кабатлау өчен сораулар

• «Рух белән янып торганыбызны» без ничек күрсәтә алабыз?

• Ни өчен Аллаһыга хезмәт иткәндә безгә басынкы һәм тыйнак булырга кирәк?

• Имандашларыбызга теләктәшлек һәм кызгану ничек белдереп була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[4 биттәге иллюстрацияләр]

Ни өчен без мәсихче эшләрдә катнашабыз?

[6 биттәге иллюстрация]

Без чит ил кешесенә Патшалык хакында белергә ничек ярдәм итә алабыз?