Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сез — минем дусларым»

«Сез — минем дусларым»

«Сез — минем дусларым»

«Әмерләремне үтәсәгез, сез — Минем дусларым» (ЯХЪЯ 15:14).

1, 2. a) Гайсә нинди кешеләр белән дус булган? б) Ни өчен Гайсә белән дус булу бик мөһим?

ГАЙСӘ белән өске бүлмәдә утырган ир-атлар чыгышлары буенча төрле булганнар. Бертуган Петер белән Әндри балыкчылар булган. Маттай яһүдләр җирәнеп караган эш белән шөгыльләнгән — салым җыйган. Кайберәүләрен, мәсәлән, Ягъкуб һәм Яхъяны Гайсә, мөгаен, балачактан ук белгән. Башкалары, әйтик, Натанаил, белән берничә ел гына таныш булган (Яхъя 1:43—50). Әмма Иерусалимда бу бүлмәдә Коткарылу бәйрәме үткәрелгән истәлекле төнне җыелганнарның берсе дә Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих, тере Аллаһының Улы булганына шикләнмәгән (Яхъя 6:68, 69). Һичшиксез, Гайсәнең: «Сезне дусларым дип атадым, чөнки Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен сезгә белдердем»,— дип әйткән сүзләре аларның йөрәкләренә май булып яткандыр (Яхъя 15:15).

2 Гайсәнең тугры рәсүлләренә әйткән бу сүзләрен асылда бүген яшәгән бар майланган мәсихчеләргә дә, ә киңрәк мәгънәдә аларның хезмәттәшләре «башка сарыкларга» да кулланырлык (Яхъя 10:16). Чыгышыбыз һәм үткән тормышыбыз нинди генә булмасын, без Гайсәнең дуслары булу хөрмәтенә ия була алабыз. Аның белән дус булу безнең өчен иң мөһиме, чөнки бу безне Йәһвә белән дә дус итә. Чынлыкта, Мәсихкә якынлашмыйча Йәһвәгә якынлашып булмый. (Яхъя 14:6, 21 не укы.) Алайса, Гайсә белән дус булыр өчен һәм дуслыкны саклар өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? Бу мөһим сорауга җавап алганчы, әйдәгез, мондый ике сорауны карап чыгыйк: Гайсә яхшы дус булыр өчен, нәрсә эшләгән? Бу аның шәкертләренә ничек тәэсир иткән һәм без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Гайсә — яхшы дус

3. Гайсә нәрсә белән билгеле булган?

3 «Байның дуслары күп була»,— дип язган акыллы Сөләйман патша (Гыйб. сүз. 14:20). Бу сүзләр камил булмаган кешеләрнең омтылышын күрсәтә: алар башкалар белән дуслыкны аларга берәр нәрсә бирү өчен түгел, ә алардан алу теләге белән булдыра. Гайсәнең андый кимчелеге булмаган. Кешенең матди яки иҗтимагый хәленә аның әллә ни исе китмәгән. Мәсәлән, бер бай кеше Гайсәнең күңеленә хуш килгән, һәм ул аны үзенә иярергә чакырган. Әмма шул ук вакыт аңа: «Бар һәм нәрсәң бар, шуны сатып, фәкыйрьләргә өләш»,— дигән (Марк 10:17—22; Лүк 18:18, 23). Гайсәнең танышлары арасында бай һәм күренекле адәмнәр булса да, ул фәкыйрь вә башкалар санламаган кешеләргә дус булуы белән билгеле булган (Мат. 11:19).

4. Ни өчен Гайсә дусларының кимчелекләре булган дип әйтеп була?

4 Сүз дә юк, Гайсә дусларының кимчелекләре булган. Мәсәлән, Петернең кайвакыт кайбер нәрсәләргә карашы рухи булмаган (Мат. 16:21—23). Ягъкуб белән Яхъя Гайсәдән Патшалыкта үзләренә дәрәҗәле урыннар сорап, дан яратучан булганнарын күрсәткәннәр. Аларның тәртибе башка рәсүлләрнең ачуын чыгарган, һәм югары урын алу турында бәхәс һәрвакыт чыгып торган. Шулай да Гайсә сабыр гына үз дусларының фикер йөртүен төзәтергә тырышкан һәм үзенә кызып китәргә юл куймаган (Мат. 20:20—28).

5, 6. a) Ни өчен Гайсә күпчелек рәсүлләре белән дуслыгын саклаган? б) Ни өчен Гайсә Яһүд белән дуслыгын өзгән?

5 Гайсә бу камил булмаган кешеләр белән дуслык мөнәсәбәтләрен ничек саклый алган? Чиктән тыш сабыр булып, аларның кимчелекләренә күз йомгангамы? Юк, ул аларның яхшы эчке теләкләренә һәм уңай сыйфатларына игътибарын туплаган. Мәсәлән, Петер, Ягъкуб һәм Яхъя Гайсәне аңа авыр булган чакта ныгытыр урынына йоклап киткәннәр. Бу, әлбәттә, Гайсәне күңелсезләндергән. Шулай да ул аларның теләкләре яхшы икәнен күргән һәм шуңа күрә: «Рух көчле, ә тән хәлсез!» — дип әйткән (Мат. 26:41).

6 Ә Яһүд Искариот белән дуслыгын Гайсә өзгән. Яһүд үзен тышкы яктан дусларча тотуын дәвам иткән булса да, Гайсә бу кешенең үз йөрәгенә бозылырга юл куйган икәнен сизеп алган. Яһүд дөнья белән дус булып киткәнгә, үзен Аллаһыга дошман иткән (Ягък. 4:4). Шуңа күрә Гайсә Яһүдне чыгарып җибәргәч кенә, үзенең 11 тугры рәсүлен дуслар дип атаган (Яхъя 13:21—35).

7, 8. Гайсә үз дусларына булган мәхәббәтен ничек белдергән?

7 Гайсә үз дусларының хаталарына игътибарын тупламаган, ә аларның иминлеге турында кайгырткан. Мәсәлән, ул үз Атасына аларны сынаулар вакытында сакласын дип дога кылган. (Яхъя 17:11 не укы.) Гайсә аларның мөмкинлекләре чикле икәнен исәпкә алган (Марк 6:30—32). Ул шулай ук үз фикерләрен дә әйтергә һәм аларның уйларын белергә вә хисләрен дә аңларга теләгән (Мат. 16:13—16; 17:24—26).

8 Гайсә үз дуслары өчен яшәгән һәм үлгән. Ул үз тормышын бирергә тиеш икәнен белгән, чөнки, Канун буенча, Атасының гаделлеге моны таләп иткән (Мат. 26:27, 28; Евр. 9:22, 28). Ләкин Гайсәне үз тормышын бирергә ярату дәртләндергән. «Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөек ярату юк»,— дигән ул (Яхъя 15:13).

Гайсә белән дуслык шәкертләргә ничек тәэсир иткән?

9, 10. Гайсәнең юмартлыгы кешеләргә ничек тәэсир иткән?

9 Гайсә башкаларга юмартлык белән вакытын биргән, үзендә булганы белән уртаклашкан һәм яратуын белдергән. Шуңа күрә кешеләр аңа тартылган һәм булганы белән бүлешергә шат булган (Лүк 8:1—3). Үз тәҗрибәсе буенча, Гайсә болай дип әйтә алган: «Бирегез һәм үзегезгә дә бирелер, итәгегезгә күп итеп салып бирерләр, үлчәү савытын селкетеп, баскалап тыгызларлар, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Нинди үлчәү белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый үлчәү белән үлчәрләр» (Лүк 6:38).

10 Әлбәттә, кайберәүләр аңардан берәр нәрсә алу максаты белән генә аралашкан. Андый ялган дуслар Гайсәнең кайбер сүзләрен аңламагач, аны калдырып киткән. Гайсәгә ышаныр урынына алар бик тиз генә ялгыш фикергә килеп, аны кире каккан. Рәсүлләр исә тугры булган. Аларның Мәсих белән дуслыгы еш кына сыналган, ләкин алар Гайсәгә яхшы-яман чакларда да терәк булыр өчен, хәлләреннән килгәнне эшләгән. (Яхъя 6:26, 56, 60, 66—68 не укы.) Гайсә җирдәге тормышының соңгы төнендә дусларына: «Минем бар сынауларымда сез һаман Минем белән кала бирдегез»,— диеп, аларга үз рәхмәтен белдергән (Лүк 22:28).

11, 12. Гайсә шәкертләренә үз дуслыгын ничек раслаган, һәм алар нәрсә эшләгән?

11 Гайсә үз шәкертләрен тугрылыклары өчен мактаганнан соң, күп тә үтмәгән алар аны калдырып киткән. Күпмедер вакытка кешеләрдән курку хисе аларның Мәсихкә булган мәхәббәтләрен басып киткән. Гайсә аларны кабат кичергән. Үлеп терелтелгәннән соң ул аларга күренгән һәм үз дуслыгын раслаган. Өстәвенә, ул үз шәкертләренә мөһим йөкләмә — «бөтен халыклар арасыннан» шәкертләр булдыру һәм «дөньяның читенә кадәр» шаһитлек бирү эшен ышанып тапшырган (Мат. 28:19; Рәс. 1:8). Шәкертләр нәрсә эшләгән?

12 Алар бөтен күңелләрен биреп, Патшалык хакындагы хәбәрне тараткан. Йәһвәнең изге рухы ярдәме белән шәкертләр тиздән үз тәгълиматларын бөтен Иерусалимга тараткан (Рәс. 5:27—29). Үлем янаганда да алар Гайсәнең шәкертләр булдыру боерыгына буйсынудан баш тартмаган. Гайсә бу боерыкны биргәннән соң, нибары берничә дистә ел үткәч, рәсүл Паул «Яхшы хәбәр дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән» дип язган (Көл. 1:23). Һичшиксез, бу шәкертләр Гайсә белән булган дуслык мөнәсәбәтләрен кадерләгәннәрен раслаган!

13. Гайсәнең шәкертләре үз тормышларын аның тәгълиматлары буенча ничек үзгәрткән?

13 Гайсәнең шәкерте булып киткән кешеләр шулай ук үз тормышларын аның тәгълиматларына туры китергән. Ягъни күпләргә үз тәртипләрен һәм холыкларын үзгәртергә кирәк булган. Яңа шәкертләрнең кайберләре элек гомосексуалистлар, зиначылар, эчкечеләр һәм караклар иде (1 Көр. 6:9—11). Башкалар исә бүтән милләт кешеләренә үз карашларын үзгәртергә тиеш булган (Рәс. 10:25—28). Шулай да алар Гайсәгә буйсынган. Элекке кешенең яшәү рәвешеннән баш тартып, алар яңа кеше булып киенгән (Эфес. 4:20—24). Алар Мәсихнең «уй-ниятләрен» белгән вә аның фикер йөртүен һәм эш итү рәвешен аңлап, үрнәк итеп тоткан (1 Көр. 2:16).

Мәсих белән безнең дуслыгыбыз

14. «Бу дөнья беткән» вакытта Гайсә нәрсә вәгъдә иткән?

14 Беренче гасыр мәсихчеләренең күбесе Гайсә белән таныш булган я аны терелгәннән соң күргән. Безнең исә андый мөмкинлек булмады. Ничек соң алайса без Мәсихнең дуслары була алабыз? Ысулларның берсе — Гайсәнең җирдә яшәүче майланган кардәшләреннән торган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче төркеме биргән җитәкчелеккә буйсыну. Гайсә «бу дөнья беткән» вакытта бу хезмәтчене «бөтен милке өстеннән башлык итеп куярга» вәгъдә иткән (Мат. 24:3, 45—47). Бүген Мәсихнең дусты булырга теләгән кешеләрнең күбесе бу хезмәтче төркеме санына керми. Аларның ышанычлы хезмәтчедән алган җитәкчелеккә мөнәсәбәте Мәсих белән дус булуларына ничек тәэсир итә?

15. Кешенең сарык я кәҗә булуын нәрсә билгели?

15 Маттай 25:31—40 ны укы. Гайсә ышанычлы хезмәтче төркемен тәшкил иткән кешеләрне үзенең кардәшләре дип атаган. Сарыкларны кәҗәләрдән аеру турындагы ачык мисалда Гайсә безнең аның кардәшләренә мөнәсәбәтебезне үзенә күрсәтелгән мөнәсәбәт итеп санаячак дип әйтә. Чыннан да, Гайсә әйткәнчә, кешенең аның хәтта «кечкенә туганнарына» мөнәсәбәте бу кешенең сарык я кәҗә булуын билгеләячәк. Димәк, җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр Мәсихнең дусты булырга теләгәннәрен иң башта ышанычлы хезмәтче төркеменә ярдәм итеп күрсәтә.

16, 17. Мәсихнең кардәшләренә дуслыгыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

16 Син Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында яшәргә өметләнсәң, Мәсихнең кардәшләренә дуслык мөнәсәбәтеңне ничек күрсәтә аласың? Әйдә өч мөмкинлекне карап чыгыйк. Беренчедән, вәгазь эшендә бөтен йөрәген белән катнаш. Мәсих үз кардәшләренә яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырга кушкан (Мат. 24:14). Әмма Мәсихнең бүген җирдә яшәгән кардәшләренә бу йөкләмәне аларның хезмәттәшләре башка сарыкларның ярдәме булмаса, үтәү авыр булыр иде. Чыннан да, башка сарыклар һәрчак вәгазь эшендә катнашып, Мәсихнең кардәшләренә мөһим йөкләмәсен үтәргә булыша. Мәсих вә ышанычлы һәм акыллы хезмәтче төркеме мондый дусларча күрсәтелгән ярдәмне бик кадерли.

17 Икенчедән, башка сарыклар Мәсихнең кардәшләренә вәгазь эшенә матди яктан булышлык күрсәтеп, ярдәм итә ала. Гайсә үз шәкертләрен «җирдәге байлык белән... дуслар булдырырга» дәртләндергән (Лүк 16:9). Бу Гайсә я Йәһвә белән дуслыкны сатып алып була дигәнне аңлатмый. Киресенчә, байлыгыбызны Патшалык эшләренә кулланып, без үз дуслыгыбызны һәм яратуыбызны сүз белән генә түгел, ә «эшләребез һәм хакыйкать белән» раслыйбыз (1 Яхъя 3:16—18). Вәгазь эшендә катнашканда, гыйбадәт кылу урыннарын төзер өчен вә тиешле хәлдә саклар өчен һәм бөтен дөньяда вәгазь эше алып барылсын өчен, иганәләр биргәндә, без матди яктан андый булышлык күрсәтәбез. Безнең иганәләребез әзме-күпме, без аларны шатланып биргәндә, Йәһвә һәм Гайсә, һичшиксез, моны кадерли (2 Көр. 9:7).

18. Ни өчен без җыелыштагы өлкәннәрнең Изге Язмаларга нигезләнгән күрсәтмәләренә буйсынырга тиеш?

18 Өченчедән, безнең һәрберебез җыелыштагы мәсихче өлкәннәрнең биргән җитәкчелегенә буйсынып, Мәсихнең дуслары булуын күрсәтә. Андый ир-атларны Мәсих җитәкчелегендә изге рух билгели (Эфес. 5:23). «Җитәкчеләрегезне тыңлагыз вә аларга буйсыныгыз»,— дип язган Паул (Евр. 13:17). Кайвакыт җыелыштагы өлкәннәребез Изге Язмаларга нигезләнгән күрсәтмәләр биргәндә, безгә аларга буйсыну авырдыр. Без аларның кимчелекләрен беләбездер, һәм бу аларның киңәшләренә дөрес карашта булырга комачауларга мөмкин. Шулай да, җыелышның Башы, Мәсих, бу камил булмаган ир-атларны кулланырга бик шат. Шуңа күрә аларның хакимлегенә мөнәсәбәтебез турыдан-туры безнең Мәсих белән дуслыгыбызга тәэсир итә. Без, өлкәннәрнең хаталарына игътибар итмичә, шатлык белән аларның җитәкчелегенә буйсынсак, Мәсихне яратканыбызны күрсәтәчәкбез.

Яхшы дусларны каян табарга?

19, 20. Җыелышта без нәрсә таба алабыз, һәм алдагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Гайсә безнең турыда яратучан көтүчеләр күзәтүе аша да һәм җыелышта рухи аналар, агай-энеләр, апа-сеңелләр биреп тә, үз кайгыртуын дәвам итә. (Марк 10:29, 30 ны укы.) Син Йәһвәнең оешмасына килгәч, туганнарың моңа ничек караган иде? Алар Аллаһыга һәм Мәсихкә якынлашырга тырышлыкларыңны хуплаган дип өметләнәсе килә. Ләкин Гайсә кайвакыт «кеше өчен өйдәгеләре дошман була» дип әйткән (Мат. 10:36). Җыелышта без бертуганыбызга караганда да яхшырак һәм кадерлерәк булачак иптәшләр таба алабыз. Бу безне бик юата! (Гыйб. сүз. 18:24).

20 Паул Рим җыелышына язган хатын аерым имандашларга сәламнәр әйтеп тәмамлый. Бу аның дуслары күп булганын күрсәтә (Рим. 16:8—16). Рәсүл Яхъя дә үзенең өченче хатын: «Дусларыбызның һәркайсына сәлам әйт»,— дип тәмамлаган (3 Яхъя 15). Күрәсең, аның да күп яхшы дуслары булган. Гайсәнең һәм беренче шәкертләрнең үрнәге буенча без рухи кардәшләребез белән ничек нык дуслык мөнәсәбәтләрен булдырып саклый алабыз? Бу сорау алдагы мәкаләдә каралачак.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гайсә яхшы дус булуда нинди үрнәк калдырган?

• Гайсәнең дуслыгы аның шәкертләренә ничек тәэсир иткән?

• Мәсихнең дуслары булганыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрация]

Гайсә үз дусларының уйларын белергә вә хисләрен аңларга теләгән

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсәнең дуслары булырга теләгәнебезне ничек күрсәтеп була?