Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син Изге Язмаларны өйрәнер өчен вакыт бүлеп куйдыңмы?

Син Изге Язмаларны өйрәнер өчен вакыт бүлеп куйдыңмы?

Син Изге Язмаларны өйрәнер өчен вакыт бүлеп куйдыңмы?

ҮТКӘН елны Җитәкче совет җыелышлар очрашуларының үткәрү тәртибенә үзгәреш керткән иде. Бу үзгәреш гаиләләргә Изге Язмаларны өйрәнер өчен һәм Изге Язмаларга нигезләнгән фикер алышулар алып барыр өчен күбрәк вакыт бүлеп куярга мөмкинлек бирә. Гаилә башлары үз хатыннары һәм балалары белән аларга файда китерә торган регуляр рәвештә Изге Язмалар өйрәнүләре алып бару өчен җаваплы. Балаларсыз гаиләләрдә ир белән хатын бу вакытны Изге Язмаларны бергә өйрәнер өчен кулланыр. Ә ялгыз яшәүче кардәшләр бу вакытны Изге Язмаларны шәхси өйрәнү өчен куллана алалар.

Күпләр бу гаилә белән гыйбадәт кылу киче өчен үз рәхмәтләрен җиткерә. Мәсәлән, Кевин исемле бер өлкән болай дип язган: «„Рәхмәт“ дисәк тә, бу сүз барыбер җыелыштагы хисләрне аңлатып бирер өчен җитәрлек түгел. Җитәкче советның сүзләрен төгәл үтәп эш итәр өчен, без, өлкәннәр, бу кичне куллану, ягъни гаиләләребез белән өйрәнү үткәрү, буенча фикер алышып алдык».

Бер өлкәннең Джоди исемле хатыны мондый сүзләр язган: «Безнең 15, 11 һәм 2 яшьлек кызларыбыз бар. Күптән түгел генә без саңгыраулар җыелышына күчкән идек. Һәрбер очрашуга әзерләнер өчен, бик күп вакыт һәм көч китә. Хәзер, бу үзгәреш кертелгәч, безнең бер кичебез бушады һәм безнең гаилә белән гыйбадәт кылуга күбрәк игътибар бирергә мөмкинлегебез бар!»

Бер ир белән хатын, Джон белән Джоан, гомуми пионерлар булып хезмәт итәләр. «Безнең гаилә белән Изге Язмалар өйрәнүе еш кына очраклы үткәрелә иде,— дип яза алар,— чөнки без аның җыелыш белән бәйле эшләр арасына „кыстырырга“ тырыша идек, булмаса, шул килеш кала иде. Бу яңа тәртип — Йәһвә бүләге һәм безгә рухи яктан көч өстәп җибәрә. Әмма моның өчен безгә бу вакытны тиешенчә кулланырга кирәк».

Ялгыз яшәүче 25 яшьлек Тони исемле абый-кардәш һәр сишәмбе кичен үзенең шәхси өйрәнү киче итеп бүлеп куйган. Ә җыелыш очрашуларына әзерләнер өчен, ул атнаның башка көннәрен куллана. Ләкин Тони: «Мин сишәмбе көнен түземсезлек белән көтәм»,— ди. Ни өчен? «Бу минем Йәһвәгә багышланган махсус кичем». Ул болай дип дәвам итә: «Ике сәгать дәвамында мин Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне ныгытучы материалны өйрәнәм. Өйрәнер өчен вакыт күбрәк булганга, мин укылган Изге Язмалар шигырьләре турында ашыкмыйча уйлана алам». Бу нинди нәтиҗәләргә китерә? «Йәһвәнең киңәшләре күңелнең түрләренә тагы да тирәнрәк кереп урнаша». Ул мондый мисал китерә: «„Изге Язманы аңлау“ дигән китапта мин Давыт белән Йонафан дуслыгы турында укыган идем һәм Йонафанның фидакарьлегеннән күп нәрсәләргә өйрәндем. Аның үрнәге миңа чын дус булу нәрсә аңлата икәнен күрсәтте. Мин тагы да күбрәк андый бриллиантларны табарга телим, шуңа күрә сишәмбе кичен түземсезлек белән көтәм!»

Һичшиксез, Йәһвәнең һәр хезмәтчесе дә Изге Язмаларны максат куеп өйрәнер өчен һәм гаиләнең гыйбадәт кылу кичен үткәрер өчен, бирелгән вакытны файдалы кулланып, гаҗәеп фатихалар алачак.