Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормышымны үзгәрткән өч конгресс

Тормышымны үзгәрткән өч конгресс

Тормышымны үзгәрткән өч конгресс

Джордж Варенчук сөйләде

СИНЕ кайчан да булса конгресста ишеткәннәрең тормышыңда зур үзгәрешләр ясарга этәргәне бармы? Мине бар. Үткәннәрне исемә төшереп, мин әйтә алам, аеруча өч конгресс минем тормышымны үзгәртте. Беренчесе мине кыю булырга, икенчесе булганына канәгать булырга, ә өченчесе күбрәк бирергә өйрәтте. Әмма бу үзгәрешләр турында сөйләгәнче, ул конгрессларга хәтле булган — балачагым белән бәйле кайбер вакыйгаларны әйтеп китәсем килә.

Мин 1928 елда тудым һәм өч бала арасында төпчеге идем. Марджи һәм Ольга исемле апаларым белән мин Саут-Баунд-Брук шәһәрендә үстем (АКШ, Нью-Джерси штаты). Ул вакытта анда 2 000 кеше яши иде. Без бай яшәмәсәк тә, әнием юмарт иде. Аның акчасы булган чакта ул берәр тәмле әйбер пешереп, күршеләргә дә кертә иде. Тугыз яшь чагымда әниемә бер Йәһвә Шаһите аның туган венгр телендә вәгазьләде. Бу әнине Изге Язмалардагы хәбәрне тыңларга дәртләндерде. Соңрак 20 яшьлек Берта апа-кардәш әни белән Изге Язмаларны өйрәнүен дәвам итеп, аңа Йәһвәнең хезмәтчесе булырга ярдәм итте.

Мин, әнием кебек, кыю түгел идем һәм үз-үземә ышанычым юк иде. Өстәвенә, әнием мине һәрвакыт шелтәли иде. Күз яше аралаш мин аңардан: «Ни өчен син мине һәрвакыт тәнкыйтьлисең?» — дип сорагач, ул миңа: «Мин сине яратам, ләкин сине иркәләп бозасым килми»,— диде. Әниемнең ниятләре яхшы иде, әмма мактау сүзләре җитмәгәнгә күрә, мин үземне бернигә дә яраксыз итеп хис итә идем.

Бер көнне еш кына минем белән үзен игелекле тоткан күрше үзенең малайлары белән бергә чиркәү мәктәбенә йөрергә тәкъдим итте. Моның Йәһвәгә ошамаячагын белсәм дә, мин бу игелекле күршене рәнҗетергә курыктым. Оят булса да, мин берничә ай чиркәүгә йөрдем. Кешеләрдән курыкканга мәктәптә дә мин вөҗданыма каршы булганны эшләдем. Мәктәп директоры, хакимлек итәргә яратучан кеше, укытучыларга бар балаларның байракка честь бирүләрен күзәтеп торырга кушкан булган. Мин дә шулай эшли идем. Бу якынча бер ел дәвам итте.

Кыю булырга өйрәнәм

1939 елда безнең өебездә китап өйрәнү үтә башлады. Аны Бен Мешкальски исемле яшь пионер үткәрә иде. Без аны Биг Бен дип атый идек, һәм бу кушамат аңа бик туры килә иде. Минем өчен ул, безнең урам ишеге кебек, биек вә киң иде. Әмма үзенең зур гәүдәсенә карамастан ул йомшак күңелле иде, ә аның ачык елмаюы мине бик тиз үзенә җәлеп итте. Шуңа күрә Бен мине үзе белән вәгазьләргә чакыргач, мин шатлык белән ризалаштым. Без дуслар булып киттек. Мин күңелсезләнгәндә, ул минем белән кайгыртучан абыем кебек сөйләшә иде. Бу минем өчен мөһим иде, һәм мин аны бик яраттым.

1941 елны Бен гаиләбезне үз машинасында Сент-Луис (Миссури штаты) шәһәрендә үтәчәк конгресска барырга чакырды. Мин бик шатландым! Минем беркайчан да өемнән 80 километрдан да ераграк киткәнем юк иде, ә хәзер безгә 1 500 километр юлны үтәргә туры килер иде! Әмма Сент-Луиста авырлыклар булды. Дин башлыклары чиркәүгә йөрүче кешеләргә Йәһвә Шаһитләренә алдан сөйләшенгәнчә үз йортларында тукталырга рөхсәт итмәскә кушкан. Күпләр шулай эшләде дә. Без тукталырга җыенган гаиләгә дә янаганнар. Шулай да алар безне кабул иттеләр һәм үз вәгъдәләрен бозмаска булганнары турында әйттеләр. Аларның кыюлыгы мине гаҗәпләндерде.

Ул конгресста минем апаларым суга чумдырылу үтте. Шул ук көнне Бруклиндагы Вефильдә хезмәт иткән Рутерфорд кардәш дулкынландыргыч нотык сөйләде. Ул Аллаһы ихтыярын үтәргә теләгән бар балаларны урыннарыннан торып басарга чакырды. Якынча 15 000 бала торып басты. Мин дә тордым. Аннары ул вәгазь эшендә бар көчләрен куеп, катнашырга теләгәннәргә «әйе» дип әйтергә кушты. Башка балалар белән бергә мин дә: «Әйе!» — дип кычкырдым. Бик көчле кул чабулар ишетелде. Мин ялкынланып киттем.

Конгресстан кайтканда без Көнбатыш Виргиниядә яшәгән бер абый-кардәш янына кердек. Ул безгә бер очрак сөйләде. Бервакыт ул вәгазьләгәндә ачулы халык төркеме аны кыйнап, өстенә сумала сипкән һәм кош йонында аунаткан. Мин тын да алмыйча аны тыңладым. «Ләкин мин барыбер вәгазьләячәкмен»,— диде ул. Өйгә кайтканда, мин үземне Давыт кебек, Голиафка — мәктәп директорына — каршы чыгарга әзер итеп, хис итә идем.

Мәктәпкә килгәч, мин директор янына бардым. Ул миңа ачулы караш белән карап куйды. Мин эчемнән генә Йәһвәгә ярдәм сорап, дога кылдым. Аннары: «Мин Йәһвә Шаһитләренең конгрессында булдым. Бүтән мин байракка честь бирмәячәкмен!» — дип әйтеп салдым. Күпмедер вакытка бүлмәдә тынлык урнашты. Директор урыныннан торып, миңа таба килде. Ачуыннан аның йөзе кып-кызыл иде. Ул миңа: «Байракка честь бирмичә генә кара, мәктәптән куып чыгарам!» — дип кычкырып җибәрде. Бу юлы мин нык тордым һәм үземдә моңа хәтле беркайчан да кичермәгән шатлык тойдым.

Мин шулхәтле дулкынланган идем, шунда ук моның турында Бенга сөйләп бирәсе килә иде. Аны Патшалык Залында күргәч: «Мине мәктәптән куып чыгардылар! Мин байракка честь бирмәдем!» — дип кычкырып җибәрдем. Бен мине кочаклап алды да, елмаеп, миңа: «Йәһвә, һичшиксез, сине ярата»,— дип әйтте (Кан. 31:6). Бу сүзләр мине рухландырды! 1942 елны, 15 июньдә мин суга чумдырылу үттем.

Канәгать булырга өйрәнәм

Икенче бөтендөнья сугышы беткәннән соң, илдә икътисадый хәл кинәт яхшырып, материализм киң таралды. Мин акчалы эштә эшләдем һәм үземә элек хыяллана да алмаган әйберләрне сатып ала ала идем. Кайбер дусларым мотоцикл сатып алды, ә кайберләре өйләрендә ремонт ясады. Мин өр-яңа машина сатып алдым. Тиздән минем бай яшәргә теләгем Патшалык эшләрен икенче урынга күчерде. Мин ялгыш юл алганымны аңлый идем. Бәхеткә каршы, 1950 елны Нью-Йоркта үткән конгресс миңа тормышымны үзгәртергә ярдәм итте.

Ул конгресста докладчылар бер-бер артлы тыңлаучыларны вәгазь эшендә күбрәк катнашырга дәртләндерде. «Кирәксез нәрсәләрдән арынып, иң кирәклесен калдырыгыз, һәм ярыш юлыннан йөгерегез»,— диде бер докладчы. Бу сүзләр нәкъ минем өчен әйтелгән кебек тоелды. Шулай ук мин Галаад мәктәбе классының чыгарылышын күрдем, һәм бу мине уйланырга дәртләндерде: «Минем яшьләремдәге Йәһвә Шаһитләре чит илдә хезмәт итәр өчен, байлыктан баш тартырга әзер икән, мин дә үз илемдә моны эшләргә тиеш түгелмени?» Конгресстан соң мин пионер булып хезмәт итәргә булдым.

Ул вакытларда мин үз җыелышымнан булган Эвелин Мондак исемле ашкынучан апа-кардәш белән йөрешә башладым. Аның алты бала тәрбияләгән әнисе кыю хатын иде. Ул католик чиркәве алдында вәгазьләргә ярата иде. Рухани ярсып, аны күпме генә кумасын, ул урыныннан кузгалмый иде. Эвелин да, үз әнисе кебек, кешеләрдән курыкмый иде (Гыйб. сүз. 29:25).

1951 елны без Эвелин белән өйләнештек һәм эш урыннарыбызны калдырып, пионер хезмәтен башладык. Район күзәтчесе безгә Атлантик океан буенда урнашкан Амагансетт дигән урынга күченергә киңәш итте. Ул Нью-Йорктан якынча 160 километр ераклыкта урнашкан. Андагы җыелыштан яшәр өчен урын юк дигән хәбәр алгач, без прицеп-йорт эзли башладык. Ләкин без сатып ала алырлык бернәрсә дә юк иде. Аннары без бер иске генә прицеп-йорт таптык. Аның хуҗасы 900 доллар сорады, бу нәкъ туебызга бүләк ителгән акча иде. Без аны сатып алдык, ремонтладык һәм яңа хезмәт итү урыныбызга килдек. Әмма безнең акчабыз калмаган иде, һәм без ничек яшәячәкбез дип уйладык.

Эвелин өйләрне җыештыра иде, ә мин төнге вакытта итальян ресторанын җыештырдым. «Калган ризыкны хатыныңа ала аласың»,— диде миңа хуҗа. Төнге икедә өйгә кайтканда «өебез» пицца һәм макарон исе белән тула иде. Бу җылытылган ризыклар белән без рәхәтләнеп сыйлана идек. Аеруча кыш көннәрендә салкын «өйдә» туңган чакларда бу безнең өчен чын бәйрәм иде. Ә кайвакыт җыелыштагы кардәшләр «өебезнең» баскычында зур балык калдырып китә иде. Амагансеттагы кардәшләр белән хезмәт иткән еллар эчендә без аңладык: иң кирәкле әйберләргә риза булу тормышта канәгатьлек китерә. Бу иң бәхетле еллар булды.

Күбрәк бирәбез

1953 елның июлендә Нью-Йоркта халыкара конгресс үтте. Без анда чит илләрдә хезмәт итүче йөзләгән миссионерларны очраттык. Алар бик кызык очраклар сөйләде һәм шатлыклы рухларын безгә йоктырды. Өстәвенә, бер докладчының сүзләре буенча, Патшалык хакындагы хәбәрне күп илләрдәге кешеләр әле ишетмәгән. Һәм без хезмәтебезне киңәйтергә вә күбрәк бирергә кирәк икәнен аңладык. Конгресста без миссионер булырга теләүчеләр өчен гариза тутырдык. Шул ук елны безне Галаад мәктәбенең 23 нче классына чакырдылар. Укулар 1954 елның февраль аенда башланды. Бу безнең өчен зур хөрмәт иде!

Безне Бразилиягә билгеләделәр. Бу безне бик шатландырды. Пароходта ике атналык сәяхәткә киткәнче, Вефильдә хезмәт иткән бер җаваплы кардәш миңа болай диде: «Сезнең белән Бразилиягә кияүдә булмаган тугыз миссионер апа-кардәш барачак. Алар турында кайгырт!» Пароходка минем белән ун яшь хатын-кызның утырганын карап торган морякларның йөзләрен күз алдыгызга гына китерегез! Әмма апа-кардәшләр үзләрен бер дә уңайсыз хис итмәде. Шулай да Бразилиягә яхшы гына барып җиткәч, мин җиңел генә сулап куйдым.

Португал телен өйрәнгәч, мине Бразилиянең көньягында урнашкан Риу-Гранде-ду-Сул штатына район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Миңа хәтле анда хезмәт иткән район күзәтчесе өйләнмәгән кардәш иде. Ул безгә болай диде: «Бу җиргә ирле-хатынлы җибәрелгәненә гаҗәпләнәм. Монда шартлар авыр бит». Районыбыз зур булганга җыелышлар бер-берсеннән ерак урнашкан иде, һәм кайбер җыелышларга тик йөк машинасында гына барып җитәргә була иде. Шоферга ризык сатып алсаң, ул үзенең машинасына утырырга рөхсәт итә иде. Атка атланган сыман, без йөк өстенә утырып, йөк бәйләнгән каешларга ике кул белән тотынып бара идек. Машина кискен борылган саен котыбыз очып, без каешларга тагы да ныграк тотынып, авышкан йөкләрдән аста урнашкан үзәннәргә карап ала идек. Әмма безне көткән кардәшләрнең шатлыклы йөзләрен күрү белән, безнең авыр юлыбыз бик тиз онытыла иде.

Без кардәшләрдә туктала идек. Алар, бик ярлы булсалар да, юмарт иделәр. Еракта урнашкан бер авылда бөтен абый-кардәшләр ит комбинатында эшли иде. Акча әз түләнгәнгә, алар көненә бер тапкыр гына ашый алган. Эшләмәгән көн өчен аларга түләмиләр иде. Шулай да без килгәндә, алар ике көн ял алып, җыелыш эшләрендә катнаша иде. Алар Йәһвәгә өметләнә иде. Бу басынкы кардәшләрдән без Аллаһы Патшалыгы хакына үз-үзебезне кызганмыйча хезмәт итәргә өйрәндек. Моны без беркайчан да онытмаячакбыз. Алар арасында яшәп, без бернинди дә мәктәп бирә алмаган белемнәр алдык. Бу кардәшләрне исемә төшергән саен, күзләрем һаман да шатлыктан яшь белән тула.

1976 елда без авырган әниемне карар өчен, Кушма Штатларга кайттык. Бразилиядән китәргә авыр иде, ләкин без бу илдәге Патшалык вәгазьчеләренең сан ягыннан гаҗәеп үскәнен күрдек. Бразилиядән хатлар алганда, без анда үткәргән искиткеч елларны исебезгә төшерәбез.

Якын кешеләр белән очрашу

Әниемне караганда без пионерлар булып хезмәт иттек һәм җыештыручылар булып эшләдек. 1980 елны әнием Йәһвәгә тугры калып үлде. Һәм миңа Кушма Штатларда күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт итәргә тәкъдим иттеләр. 1990 елны Коннектикут штатындагы җыелышка килгәч, мине хатыным белән шатлыклы бер очрашу көтә иде. Бу җыелышта өлкән булып Бен хезмәт итә иде. Әйе, бу нәкъ 50 ел элек миңа Йәһвә ягына басарга ярдәм иткән Бен иде. Без бер-беребезне нык итеп кочакладык. Нинди очрашу!

1996 елдан без Эвелин белән Элизабет шәһәрендәге (Нью-Джерси штаты) португал җыелышында махсус пионерлар булып хезмәт итәбез, шулай да сәгать нормасын үтәү безгә мәҗбүри түгел. Минем сәламәтлегем начар, ләкин сөекле хатыным ярдәме белән мин хәлемнән килгәнчә, хезмәттә катнашам. Эвелин шулай ук олы яшьтәге күршебезгә ярдәм итә. Аның исеме Берта. Әйе, бу нәкъ минем әниемә 70 ел элек Йәһвәнең хезмәтчесе булып китәргә ярдәм иткән Берта! Безнең гаиләбезгә хакыйкатьне белергә булышканы өчен, без аңа үз рәхмәтебезне белдерә алганыбызга бик шат.

Мин бик бәхетле, чөнки бу конгресслар мине чын гыйбадәт кылу ягына басарга, тормышымны гадиләштерергә һәм хезмәтемне киңәйтергә дәртләндерде. Әйе, алар минем тормышымны тулысынча үзгәртте.

[23 биттәге иллюстрация]

Эвелинның әнисе (сулда) һәм минем әнием

[23 биттәге иллюстрация]

Дустым Бен

[24 биттәге иллюстрация]

Бразилиядә

[25 биттәге иллюстрация]

Эвелин белән бүген