Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Гыйбрәтле сүзләр 24:27 дән нәрсәгә өйрәнеп була?

Яшь кешегә киңәш биреп, Гыйбрәтле сүзләрне язучы болай ди: «Әүвәл тыштагы эшләреңне башкар, кырдагыларын тәмамла; шуннан соң йортыңны кор». Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу гыйбрәтле сүзләрне ничек аңларга? Кеше өйләнгәнче һәм гаилә корганчы, үзенә нинди җаваплылык алачагын аңлап, тиешенчә әзерләнергә тиеш.

Кайвакыт бу шигырь болай аңлатылган иде: ир һәм ата үзенең дөньяви эштә дә эшләргә һәм үз гаиләсен, мәсәлән, рухи яктан өйрәтеп, «корырга», ягъни ныгытырга тиеш. Бу фикер дөрес һәм Изге Язмаларга нигезләнгән булса да, бу шигырьнең төп фикере, күрәсең, башка. Ни өчен алай дип әйтеп була?

Беренчедән, сүз монда булган гаиләне ныгыту турында түгел, ә өй кору турында бара. «Кору» дигән сүз шулай ук образлы мәгънәдә дә кулланылырга мөмкин: йорт кору, ягъни никахка керү һәм балалар тудыру.

Икенчедән, бу шигырь барысы да бер-бер артлы: берсе артыннан икенчесе үтәлергә тиеш икәнлеген күрсәтә. Димәк, бу шигырь буенча, дөньяви эшләр рухи эшләрдән мөһимрәк булып чыгамы? Һич тә юк!

Борынгы заманнарда ир кеше өйләнеп, гаилә корырга теләсә, үзенә мондый сорау бирергә тиеш булган: «Мин хатыным һәм булачак балаларым турында кайгыртырга әзерме?» Гаилә корганчы, ул үз кырлары, ягъни кырдагы уңышлары, турында кайгыртырга тиеш булган. Шуңа күрә Гыйбрәтле сүзләрдә: «Әүвәл тыштагы эшләреңне башкар, кырдагыларын тәмамла; шуннан соң йортыңны кор»,— дип әйтелә дә. Бу шигырьдәге принцип бүген дә кулланырлыкмы?

Әйе. Өйләнергә теләгән ир-ат, никахта булачак җаваплылыкны үз өстенә алыр өчен, тиешенчә әзерләнергә тиеш. Әгәр ул сау-сәламәт икән, ул эшләячәк. Әлбәттә, гаилә турында кайгырту аның физик ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Аллаһы Сүзе буенча, үз гаиләсе турында физик, эмоциональ һәм рухи яктан кайгыртмаган кеше имансыздан да яманрак (1 Тим. 5:8). Шулай итеп, никахка керергә һәм гаилә тормышына әзерләнгәндә яшь кеше үзенә мондый сораулар бирергә тиеш: «Мин үз гаиләмне материаль яктан тәэмин итәргә әзерме? Мин рухи яктан гаилә башы булырга әзерме? Хатыным һәм балаларым белән регуляр рәвештә Изге Язмаларны өйрәнә алырмынмы?» Аллаһы Сүзендә бу вазифаларның мөһимлегенә басым ясала (Кан. 6:6—8; Эфес. 6:4).

Шуңа күрә өйләнергә җыенган яшь егет Гыйбрәтле сүзләр 24:27 дәге принцип турында яхшылап уйланырга тиеш. Шулай ук кияүгә чыгарга булган яшь кыз да үзеннән хатын һәм әни булу вазифаларын үтәргә әзерме икәнен сорарга тиеш. Яшь пар бала табаргамы юкмы икәне турында уйлаганда үзләренә охшаш сораулар бирә ала (Лүк 14:28). Аллаһы тарафыннан рухландырылган җитәкчелек буенча яшәп, Йәһвәнең хезмәтчеләре үзләрен күп авырлыклардан саклый һәм бәхетле гаилә тормышы алып бара.

[12 биттәге өстәмә сүзләр]

Яшь кеше никах турында үзенә нинди сорау бирергә тиеш?