Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Догаларың синең турыда нәрсә ачыклый?

Догаларың синең турыда нәрсә ачыклый?

Догаларың синең турыда нәрсә ачыклый?

«Мине Алла ишетте, теләгемнең авазына аң салды» (МӘД. 65:19).

1, 2. Ни өчен Йәһвәнең хезмәтчеләре аңа ышаныч белән дога кыла ала?

ЙӘҺВӘ үзенең тугры хезмәтчеләренең үтенечләрен һәрвакыт тыңлый. Без моңа шикләнмибез. Миллионлаган Йәһвә Шаһите Аллаһыга бер үк вакытта дога кылса да, ул аларның һәрберсен тыңлый ала.

2 Мәдхия җырлаучы Давыт үз үтенечләренә Аллаһының җавап бирәчәгенә ышанып, болай дип җырлаган: «Мине Алла ишетте, теләгемнең авазына аң салды» (Мәд. 65:19). Давыт, Йәһвәнең тугры хезмәтчесе булганга, үз догаларына җавап алган. Без үзебездән болай дип сорый алабыз: «Догаларым Йәһвәгә өметләнгәнемне һәм чын гыйбадәт кылу тормышымда беренче урында торганын күрсәтәме? Догаларым минем турыда нәрсә ачыклый?»

Йәһвәгә басынкылык белән дога кыл

3, 4. a) Без Аллаһыга догада ничек мөрәҗәгать итәргә тиеш? б) Җитди гөнаһ аркасында безне «хафалы уйлар» борчыса, нәрсә эшләргә?

3 Догаларыбызны Аллаһы ишетсен өчен, безгә аңа басынкылык белән мөрәҗәгать итәргә кирәк (Мәд. 137:6). Без, Давыт кебек, Йәһвәдән үзебезне тикшерүен сорарга тиеш. Ул болай дигән: «Әй Алла, мине сына, һәм күңелемне бел; мине сына да, сукмакларымны [«хафалы уйларымны», ЯД] аңыш. Һәм кара, мин куркыныч юлда түгелме, һәм мине мәңгелек юлыңа бастыр» (Мәд. 138:23, 24). Әйдәгез дога кылып, Аллаһыга безне тикшерергә юл куйыйк һәм аның Сүзендәге киңәшләрне кабул итик. Йәһвә безгә мәңгелек тормышка алып баручы «мәңгелек юл» белән барырга ярдәм итә ала.

4 Җитди гөнаһыбыз аркасында безне «хафалы уйлар» борчыса, нәрсә эшләргә? (Мәдхия 31:1— 5 не укы.) Вөҗдан газабын басарга тырышу, җәйге кызу көн агачны сусыз калдырган кебек, безне хәлсез калдырырга мөмкин. Гөнаһы аркасында Давыт шатлыгын югалткан һәм, бәлкем, авырып киткән. Ләкин Аллаһы алдында үз гаебен таныгач, нинди җиңеллек хис иткәндер ул! Йәһвә Давытны җинаятьләре өчен кичергәч, аның сөенгәнен күз алдыңа китер. Аллаһы каршында үз гөнаһыңны тану җан тынычлыгы китерә ала, ә мәсихче өлкәннәрнең ярдәме ялгышкан кешегә рухи яктан сәламәтләнергә булышачак (Гыйб. сүз. 28:13; Ягък. 5:13 —16).

Аллаһыдан ялварып сора һәм рәхмәтләреңне белдер

5. Борчылганда, без нәрсә эшләргә тиеш?

5 Берәр сәбәп аркасында бик борчылсак, безгә Паулның мондый киңәшен кулланырга кирәк: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез» (Флп. 4:6). Аеруча куркыныч янаганда яки эзәрлекләүләр вакытында без Йәһвәдән аның ярдәмен һәм җитәкчелеген ялварып сорарга тиеш.

6, 7. Ни өчен безгә догаларыбызда Йәһвәгә рәхмәт белдерергә кирәк?

6 Әмма без үзебезгә кирәк булганда гына дога кылсак, бу Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез турында нәрсә әйтер иде? Паул әйткәнчә, Аллаһы каршында үтенечләребезне «шөкер итеп белдерергә» кирәк. Һичшиксез, Давыт кебек, рәхмәтле булырга сәбәпләр бик күп. Ул болай дигән: «Йәһвә, синдә бөеклек һәм кодрәт, матурлык, шөһрәт һәм дан, чөнки күктә вә җирдә булганның һәммәсе синеке. Синеке, Йәһвә, патшалык, һәм син Баш буларак барысыннан да биегрәк торасың. [...] ... Безнең Аллаһыбыз, без сиңа рәхмәтле һәм синең бөек исемеңне данлыйбыз» (1 Елъ. 29:11—13).

7 Гайсә Аллаһыга ризык өчен рәхмәтен белдергән. Раббы кичәсендә ул икмәк белән шәраб өчен «шөкрана иткән» (Мат. 15:36; Марк 14:22, 23). Без дә Йәһвәгә ризык өчен, шул исәптән «адәм улларына күрсәткән могҗизалы эшләре», «дөрес хөкем иткәне» өчен һәм аның Изге Язмалардагы сүзе, яки хәбәре, өчен, рәхмәтләребезне белдерергә тиеш (Мәд. 106:15; 118:62, 105).

Башкалар өчен дога кыл

8, 9. Ни өчен без кардәшләребез өчен дога кылырга тиеш?

8 Без, әлбәттә, үзебез өчен дога кылабыз, ләкин без башкалар, хәтта исемнәрен белмәгән мәсихчеләр өчен дә, дога кылырга тиеш. Паул, бәлкем, Көлессәйдәге бар мәсихчеләрне белмәгәндер, әмма ул болай дип язган: «Сезнең өчен дога кылганда, Аллаһыга, Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Атасына, һәрвакыт рәхмәт укыйбыз, чөнки Мәсих Гайсәгә иманыгыз һәм барлык Аллаһы кешеләренә булган мәхәббәтегез турында ишеттек» (Көл. 1:3, 4). Паул Тессалуникәдәге мәсихчеләр өчен дә дога кылган (2 Тес. 1:11, 12). Андый догалар безнең турыда күпне ачыклый һәм мәсихче кардәшләргә мөгамәләбезне күрсәтә.

9 Майланган мәсихчеләр һәм «башка сарыклар» өчен догаларыбыз Аллаһы оешмасына карата мөнәсәбәтебезне чагылдыра (Яхъя 10:16). Паул «Яхшы хәбәр серен кыюлык белән белдерергә теләп сөйли башлаганда» үзенә кирәкле сүзләр бирелсен өчен, имандашларын дога кылырга сораган (Эфес. 6:17—20). Без башка мәсихчеләр өчен дога кылабызмы?

10. Башкалар өчен дога кылу безгә ничек тәэсир итә ала?

10 Башкалар өчен дога кылу безнең аларга мөнәсәбәтебезне үзгәртергә мөмкин. Без күңелебезгә ошамаган кеше турында дога кылсак, аңа карашыбыз үзгәрер (1 Яхъя 4:20, 21). Андый догалар файдалы һәм кардәшләребез белән бердәмлегебезне ныгыта. Өстәвенә, андый догалар бездә Мәсихнекенә охшаш мәхәббәтнең бар икәнен күрсәтә (Яхъя 13:34, 35). Мәхәббәт — изге рух җимешенең өлеше. Без Йәһвәдән мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык һәм үз-үзеңне тота белү сыйфатларын үстерергә ярдәм итсен өчен, догада изге рух сорыйбызмы? (Лүк 11:13; Гәл. 5:22, 23). Шулай эшләсәк, сүзләр белән эшләребез рух буенча йөргәнебезне һәм яшәгәнебезне күрсәтәчәк. (Гәләтиялеләргә 5:16, 25 не укы.)

11. Ни өчен без башкаларны үзебез өчен дога кылырга сорый алабыз?

11 Балаларыбызның мәктәптә күчереп язу я шпаргалка белән файдалану вәсвәсәсе бар икәнен белсәк, безгә алар өчен дога кылырга һәм шулай ук Изге Язмаларны кулланып, аларга намуслы булырга вә начарлык эшләмәскә ярдәм итәргә кирәк. Паул Көринттәге мәсихчеләргә болай дигән: «Сезнең бернинди яман эш кылмавыгыз өчен Аллаһыга ялварабыз» (2 Көр. 13:7). Басынкылык белән әйтелгән андый догалар Йәһвәгә ошый һәм безне яхшы яктан күрсәтә. (Гыйбрәтле сүзләр 15:8 не укы.) Без, Паул кебек, башкаларны үзебез турында дога кылырга сорый алабыз. «Безнең өчен дога кылыгыз,— дип язган ул.— Без намусыбызның чиста булуына ышанабыз, чөнки бар нәрсәдә дөрес гамәл кылырга телибез» (Евр. 13:18).

Догаларыбыз тагын нәрсә ачыклый?

12. Без иң башта нәрсә турында дога кылырга тиеш?

12 Догаларыбыз безнең бәхетле һәм ашкынучан Йәһвә Шаһитләре икәнебезне күрсәтәме? Без иң башта Аллаһы ихтыярының үтәлүе, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрнең вәгазьләнүе, Йәһвә хакимлегенең аклануы һәм Аллаһы исеменең изгеләнүе турында дога кылабызмы? Бу догаларыбызның мөһим өлеше булырга тиеш. Һәм Гайсәнең үрнәк догасы моны ачык күрсәтә. Ул болай дип башлана: «Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен, Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Мат. 6:9, 10).

13, 14. Догаларыбыз безнең турыда нәрсә ачыклый?

13 Догаларыбыз безнең этәргеч теләкләребезне, омтылышларыбызны һәм ниятләребезне күрсәтә. Йәһвә безнең нинди кеше икәнебезне белә. Гыйбрәтле сүзләр 17:3 тә болай дип әйтелә: «Көмеш эретү өчен — кызу мич, алтын эретү өчен утлы учак кирәк, ә кешеләрнең күңел сафлыклары Раббы тарафыннан сынала». Йәһвә безнең күңелебезне күрә (1 Пат. 16:7). Ул безнең җыелыш очрашуларына, вәгазь хезмәтенә һәм рухи кардәшләребезгә мөнәсәбәтебезне белә. Йәһвәгә безнең Мәсих «кардәшләре» турында нәрсә уйлаганыбыз мәгълүм (Мат. 25:40). Без догада берәр нәрсәне чын күңелдән сорыйбызмы я аны уйламыйча әйтәбезме, бу аңа билгеле. «Дога кылганда,— дип әйткән Гайсә,— башка халыклардан булган кешеләр кебек бер үк сүзләрне кабатламагыз, чөнки алар, күп сүзләр әйтсәк ишетелгән булачакбыз, дип [ялгыш] уйлыйлар» (Мат. 6:7).

14 Догада әйткән сүзләребез Аллаһыга никадәр өметләнгәнебезне дә күрсәтә. «Ышанганым Син булдың шул,— дип җырлаган Давыт,— дошманнан сакларга нык сакчы булдың. Синең йортыңда минем мәңге яшисем килә, һәм Синең канатларың астында шыкланып торырмын» (Мәд. 60:4, 5). Аллаһы, образлы әйткәндә, безнең өстебездә «Үзенең чатырын» корганда, без тынычлык һәм аның яклавын сизәбез (Ачыл. 7:15). Иманыбыз төрлечә сыналганда Йәһвә безнең яклы. Моңа нык ышанып, аңа догада якынлашу безне чыннан да юата! (Мәдхия 117:5—9 ны укы.)

15, 16. Дога җыелыштагы вазифаларны үтәргә теләгебез турында нәрсәне ачыклый ала?

15 Этәргеч теләкләребез турында Йәһвәгә чын күңелдән дога кылу аларның дөресме-юкмы икәнен күрергә ярдәм итә ала. Мәсәлән, ни өчен без Аллаһы халкы арасында күзәтче вазифасын үтәргә телибез? Басынкылык белән Патшалык эшенең алга баруына булышлык күрсәтергә теләгәнгәме? Яки безнең беренче буласы я хәтта башкалар өстеннән хакимлек итәсе килгәнгәме? Йәһвә халкы арасында алай булырга тиеш түгел. (3 Яхъя 9, 10; Лүк 22:24—27 не укы.) Бездә дөрес булмаган теләкләр булса, Йәһвә Аллаһыга дога кылганда намуслы булу безгә моны күреп, алар йөрәгебездә тамыр җәйгәнче, үзебезне үзгәртергә ярдәм итәчәк.

16 Мәсихче хатыннар, бәлкем, үз ирләренең хезмәттәш ярдәмче, ә аннары күзәтче я өлкән булып хезмәт итүләрен бик телидер. Бу теләкләр тормышка ашсын өчен, алар моның турында дога кылып, үрнәк тәртипләре белән, үз өлешләрен кертә ала. Бу мөһим, чөнки җыелышның абый-кардәш турында нинди фикердә булганына гаиләдәгеләренең сүзләре һәм тәртипләре тәэсир итә.

Кешеләр исеменнән дога кылганда

17. Ни өчен шәхси дога кылу аулак урында яхшырак?

17 Гайсә үз Атасына дога кылыр өчен, еш кына аулак урынга киткән (Мат. 14:13; Лүк 5:16; 6:12). Безнең дә андый ихтыяҗыбыз бар. Тыныч, тавышсыз урында дога кылганда, без, мөгаен, Йәһвәгә яраклы һәм рухилыгыбызга файдалы булган карарлар кабул итәчәкбез. Әмма Гайсә шулай ук кешеләр исеменнән дә дога кылган, һәм моны ничек дөрес эшләргә кирәк икәнен карап чыгу яхшы булыр.

18. Җыелыш исеменнән дога кылганда абый-кардәш нәрсәне истә тотарга тиеш?

18 Жыелыш очрашуларында Аллаһыга тугры ир-атлар җыелыш исеменнән дога кыла (1 Тим. 2:8). Андый догалар кардәшләр соңыннан «амин», ягъни «шулай булсын», дип әйтерлек булырга тиеш. Әмма моның өчен алар догада әйтелгән сүзләр белән риза булырга тиеш. Гайсәнең үрнәк догасында уңайсызландыра яки рәнҗетә торган сүзләр һич тә юк (Лүк 11:2—4). Өстәвенә, ул үзен тыңлаган һәр кешенең ихтыяҗларын яисә проблемаларын бер-бер артлы санап китмәгән. Шәхси проблемалар турында кешеләр алдында түгел, ә шәхси догаларда әйтергә кирәк. Һәм кеше төркеме исеменнән дога кылганда, без яшерен мәгълүматны әйтергә тиеш түгел.

19. Дога вакытында без үзебезне ничек тотарга тиеш?

19 Берәр кардәш җыелыш исеменнән дога кылганда, бездә Аллаһыга карата курку-хөрмәт булырга тиеш (1 Пет. 2:17). Үз-үзеңне берәр төрле итеп тоту бер җирдә урынлы булса, мәсихче очрашуларда урынсыз булырга мөмкин (Вәг. 3:1). Мәсәлән, дога вакытында бар кешеләр култыклашып яки кулга-кул тотынышып торса, дөрес булмас иде. Бу мәсихче булмаган кешеләрне рәнҗетергә яисә уңайсызландырырга мөмкин. Дога вакытында ирле-хатынлы тыйнак кына бер-берсен кулдан тота ала, ләкин алар кочаклашса, бу башкалар өчен, киртә булырга мөмкин. Моны күргән кешеләрнең бу ир белән хатын Йәһвәгә хөрмәт күрсәтү урынына бер-берсенә үз хисләрен белдерә дип уйлавы ихтимал. Шуңа күрә, Аллаһыга тирән хөрмәт күрсәтеп, әйдәгез, барысын «Аллаһы даны өчен эшлик» һәм башкаларны уңайсыз хәлдә калдыра алган яки берәрсенә киртә була алган тәртиптән сакланыйк (1 Көр. 10:31, 32; 2 Көр. 6:3).

Нәрсә турында дога кылырга?

20. Римлыларга 8:26, 27 дә язылган сүзләрне син ничек аңлатыр идең?

20 Кайвакыт без шәхси догада нәрсә әйтергә икәнен белмибез. «Без ничек дога кылырга кирәк икәнен белмибез,— дип язган Паул,— әмма Рух Үзе сүз белән әйтеп булмаслык көрсенүләр белән безнең өчен Аллаһыга ялвара. Йөрәкләрне карап белүче Аллаһы исә Рухның фикерен белә» (Рим. 8:26, 27). Йәһвә Изге Язмаларда күп догаларның язылуы турында кайгырткан. Ул бу догаларны безнең шәхси үтенечләребез кебек кабул итә һәм шуңа күрә аларны үти. Аллаһы безне дә һәм Изге Язмаларда үзенең рухы ярдәмендә язылганнарның мәгънәсен дә белә. Изге рух безнең өчен Йәһвәгә «ялварганда», яки безне яклаганда, Аллаһы догаларыбызга җавап бирә. Ләкин Аллаһы Сүзен яхшырак белгән саен, нәрсә турында дога кылырга кирәк икәне җиңелрәк исебезгә төшәчәк.

21. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

21 Белгәнебезчә, догаларыбыз безнең турыда күпне ачыклый. Мәсәлән, алар безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез никадәр якын икәнен һәм аның Сүзен никадәр яхшы белгәнебезне күрсәтә (Ягък. 4:8). Киләсе мәкаләдә Изге Язмалардагы кайбер догалар һәм догада кулланылган сүзләр белән фикерләр каралачак. Бу безнең догаларыбызга ничек тәэсир итәр?

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Без Аллаһыга догада ничек мөрәҗәгать итәргә тиеш?

• Ни өчен без кардәшләр өчен дога кылырга тиеш?

• Догаларыбыз безнең турыда һәм этәргеч теләкләребез турында нәрсә ачыклый ала?

• Дога вакытында без үзебезне ничек тотарга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[4 биттәге иллюстрация]

Син Йәһвәне һәрвакыт данлыйсыңмы һәм аңа рәхмәтләреңне белдерәсеңме?

[6 биттәге иллюстрация]

Дога вакытында үз-үзебезне тотуыбыз Йәһвәгә дан китерергә тиеш