Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Саңгырау кардәшләрегезне кадерләгез!

Саңгырау кардәшләрегезне кадерләгез!

Саңгырау кардәшләрегезне кадерләгез!

АЛЛАҺЫНЫҢ хәзергә халкы — рухи кардәшләрдән торган зур гаилә. Аның тарихы Шамуил, Давыт, Шимшон, Рәхәб, Муса, Ибраһим, Сара, Нух һәм Һабил яшәгән борынгы заманнардан башлана. Йәһвәгә тугры булган хезмәтчеләр арасында саңгырау кешеләр дә бар. Мәсәлән, Монголиядә беренче Йәһвә Шаһитләре саңгырау ирле-хатынлы булган. Ә Россиядә яшәүче саңгырау имандашларыбызның сафлыгы аркасында Европаның кешеләр хокуклары буенча судында юридик җиңүгә ирешелгән.

Безнең көннәрдә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» саңгырау телендә басмалар чыгара һәм конгресслар белән җыелышлар оештыра (Мат. 24:45). Бу саңгырауларга зур файда китерә *. Ләкин андый ярдәм булмаганда аларга хак Аллаһы турында белемнәр алып, рухи уңышларга ирешергә авыр булганмы? Моның турында уйланганыгыз бармы? Сезнең тирәдә яшәгән саңгырау кешеләргә син ничек ярдәм итә аласың?

Үткән елларга күз салыйк

Олы яшьтәге саңгырау Йәһвә Шаһитләреннән хакыйкатьне ничек белгәннәре турында сораштырып кара. Алар Аллаһы исемен беренче тапкыр ишеткәч нәрсә хис иткәннәрен сөйләр. Һәм бу хакыйкатьнең аларның тормышын ничек үзгәрткәнен һәм, Изге Язмаларны тирәнрәк аңларга ярдәм иткән видеокассеталарда яки DVD дискларда басмалар чыкканчы, күп еллар дәвамында көч биреп торганын исләренә төшерер. Алар саңгырау телендә җыелышлар булмаганда һәм программа алар өчен тәрҗемә ителмәгәндә анда әйтелгәннәрне аңлау никадәр авыр булганын аңлатыр. Кайберәүләр алар янына утырып, аларга очрашуда әйтелгәннәрне аңларга ярдәм итәр өчен, кәгазь битенә язып барган. Бер саңгырау абый-кардәш, җыелышта тәрҗемәче булмаганга, шулай итеп җиде ел Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне өйрәнгән.

Олы яшьтәге саңгырау кардәшләр ишетүче кешеләргә ничек вәгазьләгәннәрен исләренә төшерә. Аларның бер кулында гади кереш сүзләр язылган карточка, ә икенчесендә «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларының соңгы саннары булган. Ә саңгырау кешеләр белән аларга Изге Язмалар өйрәнүен бастырылган әдәбият нигезендә генә үткәрү чын бәла булган, чөнки аларның берсе дә аны тулысынча аңламаган. Олы яшьтәге саңгырау вәгазьчеләр, кешеләр аларны аңламаганга, рухи хакыйкатьләр турында сөйләшүләрен дәвам итә алмагач, күңелсезләнгәнен хәтерлидер. Аларга шулай ук Йәһвәне нык яраткан, әмма бу ярату буенча тиешенчә эш итә алмаган кешенең хисләре таныш. Ни өчен? Чөнки алар кайбер тәгълиматларны дөрес аңлаганына шикләнгән.

Бу бар авырлыкларга карамастан, безнең саңгырау кардәшләребез үз сафлыкларында нык тора (Әюб 2:3). Алар Йәһвәгә өметләнә (Мәд. 36:7). Хәзер ул аларны мул фатихалый, аларның күбесе моны күз алдына да китерә алмаган.

Саңгырау телендә басмалар чыкканчы, бер саңгырау абый-кардәш хатыны һәм балалары белән регуляр рәвештә өйрәнү үткәрергә бик тырышкан. Аның улы болай дип исенә төшерә: «Әтиемә гаилә өйрәнүен үткәрү һәрвакыт авыр иде, чөнки ул безне бастырылган әдәбият нигезендә генә өйрәтә иде. Еш кына ул язылган текстны тулысынча аңламый иде. Ә без, балалар, хәлне кыенлаштыра гына идек, чөнки ул дөрес аңлатмаганда без шунда ук моны әйтә идек. Шулай да, ул һәрвакыт гаилә өйрәнүен үткәрде. Аның өчен иң мөһиме безгә Йәһвә турында белем бирү иде, инглиз телен яхшы аңламау аңа киртә түгел иде».

Бруклинда яшәүче (Нью-Йорк, АКШ) саңгырау һәм сукыр булган 70 яшьлек Ричард исемле абый-кардәш һәрвакыт мәсихче очрашуларга йөри. Ул җыелышка берүзе метрога утырып килә. Тукталышларны санап барганга, ул кайчан чыгасын белә. Бер кышкы көнне көчле буран чыкканга, җыелыш очрашуын үткәрмәскә булганнар. Җыелыштагыларның барысына да моның турыда әйткәннәр, ләкин ни өчендер Ричардка хәбәр итмәгәннәр. Абый-кардәшләр моны аңлагач, аны эзли башлаганнар. Ричард Патшалык Залы алдында түземлек белән ишекләрнең ачылуын көтеп торган. Аңардан ни өчен мондый буранлы көнне өеннән чыкканы турында сорагач, ул: «Мин Йәһвәне яратам»,— дигән.

Син нәрсә эшли аласың?

Син яшәгән җирдә саңгырау кешеләр яшиме? Алар белән аралашыр өчен, син саңгырау теленең кайбер кул хәрәкәтләрен өйрәнә аласыңмы? Саңгырау кешеләр башкаларны үз теленә өйрәткәндә, гадәттә, үзләрен дусларча тота һәм түземле. Саңгырау кешеләрне вәгазьдә я башка вакытта очратсаң, син нәрсә эшли аласың? Алар белән аралашырга тырыш. Кул хәрәкәтләрен, язуларны, схемаларны, рәсемнәрне яки аларны бергә куллан. Кеше хакыйкать белән кызыксынмаса да, саңгырау булган яисә саңгырау телен белгән башка кардәшкә моның турында әйт. Саңгырау кешегә яхшы хәбәрне саңгырау телендә «сөйләсәң», ул моны, бәлкем, теләбрәк «тыңлар».

Бәлки, син саңгырау телен өйрәнәсең һәм саңгырау телендәге җыелышка йөрисеңдер. Син бу телне яхшырак өйрәнә аласыңмы? Җыелышта ишетүче башка кардәшләр булсалар да, ник «телсезгә» әйләнмәскә? Бу сиңа саңгырау телендә, образлар аша уйларга ярдәм итәчәк. Кайвакыт гадәттәгечә сөйләшергә җиңелрәк булып тоелырга мөмкин. Әмма, башка телне өйрәнгәндәге кебек, саңгырау телендә яхшы сөйләшер өчен, тырышлыклар куярга кирәк.

Саңгырау телендә сөйләшер өчен куйган эчкерсез тырышлыкларыбыз саңгырау кардәшләрне яратканыбызны һәм хөрмәт иткәнебезне күрсәтә. Саңгырау кешенең һәр көн эштә яки мәктәптә кешеләрне аңлый алмаганга күңелсезләнгәнен күз алдыңа китер. «Мин көн саен кешеләрнең сөйләшкәнен күрәм»,— дип әйтә бер саңгырау абый-кардәш.— Еш кына мин үземне ялгыз һәм беркемгә дә кирәк булмаган кеше кебек хис итәм. Шуңа күрә минем ачуым кабара һәм хәтта ярсыйм да. Кайвакыт хисләремне сүз белән дә әйтеп бирерлек түгел». Безнең җыелыш очрашуларыбыз оазис кебек булырга тиеш. Анда саңгырау кардәшләр өчен рухи ризык бар, һәм алар эчкерсез аралашуга вә дусларча мөнәсәбәтләргә шатлана (Яхъя 13:34, 35).

Җыелышлардагы кечкенә саңгыраулар төркемнәре турында да онытмаска кирәк. Анда алар өчен тәрҗемә ителә. Программаны тулысынча аңлар өчен, саңгырау кардәшләр Патшалык Залында алдагы рәтләрдә утыра. Бу аларга тәрҗемәчене дә һәм докладчыны да яхшы күрергә ярдәм итә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, җыелыштагыларның барысы да моңа бик тиз ияләшә, һәм алар беркемгә дә комачауламый. Конгрессларда да саңгырау теленә тәрҗемә итү шул рәвешчә оештырыла. Җыелышлардагы тырыш тәрҗемә итүчеләр мактауга лаек, чөнки алар фикерләрне, нәкъ саңгырау кеше әйткәнчә, аңлаешлы һәм табигый итеп тәрҗемә итә.

Бәлкем, синең җыелышың саңгырау телендәге төркем турында кайгыртадыр яки анда берничә саңгырау кардәш бардыр, һәм программа тәрҗемә ителәдер. Син бу саңгырау кардәшләргә үзеңнең шәхси кызыксынуыңны ничек күрсәтә аласың? Аларны кунакка чакыр. Мөмкин булса, кайбер кул хәрәкәтләрен өйрән. Аралашуда булган авырлыклар сине куркытмасын. Син аралашыр өчен төрле юллар табачаксың, һәм күрсәткән мәхәббәтең шатлык китерәчәк (1 Яхъя 4:8). Саңгырау кардәшләр белән аралашу синең тормышыңны баета ала. Алар сөйләшергә ярата, үтә күрүчән һәм аларның яхшы юмор хисе бар. Әти-әнисе саңгырау булган бер абый-кардәш болай ди: «Мин саңгырау кешеләр белән аралашып яшим. Алар миңа караганда күпкә күбрәк бирә. Без саңгырау кардәшләребездән күп нәрсәгә өйрәнә алабыз».

Йәһвә тугры хезмәтчеләрен, шул исәптән саңгырау кардәшләрен дә, ярата. Аларның иманнары һәм нык булулары, һичшиксез, Йәһвә оешмасын матурлый. Шуңа күрә, әйдәгез, саңгырау кардәшләребезне кадерлик!

[Искәрмә]

^ 3 абз. «Күзәтү манарасы» 2009 ел, 15 август, «Йәһвә үзенең йөзе белән аларны балкыта» дигән мәкаләне кара.

[31 биттәге иллюстрация]

Саңгырау кеше Патшалык хакындагы хәбәрне, бәлкем, саңгырау телендә теләбрәк тыңлар

[32 биттәге иллюстрацияләр]

Безнең очрашуларыбыз саңгырау кардәшләр өчен рухи яктан көч бирүче оазис кебек булырга тиеш