Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Синең, Аллаһы хезмәтчесе буларак, яхшы гадәтләрең бармы?

Синең, Аллаһы хезмәтчесе буларак, яхшы гадәтләрең бармы?

Синең, Аллаһы хезмәтчесе буларак, яхшы гадәтләрең бармы?

«[Аллаһыга] охшарга тырышыгыз» (ЭФЕС. 5:1).

1, 2. a) Ни өчен яхшы гадәтләрнең булуы мөһим? б) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

«ЯХШЫ гадәтләрнең иртә-киче юк. Һәрвакыт вә һәркайда әдәпле булырга кирәк»,— дип язган Сью Фокс. Әдәпле булу кеше гадәтенә кереп китсә, аның башкалар белән проблемалары кимеячәк я бөтенләй булмаячак. Ләкин киресе дә дөрес. Башкалар белән үзеңне тупас тоту каршылыкларга, рәнҗетүләргә һәм күңелсезлеккә китерә.

2 Чын мәсихчеләрнең җыелышында яхшы гадәтләргә ия булган кешеләр күп. Шулай да без бүген бу дөньяда гадәти дип саналган начар гадәтләрдән сакланырга тиеш. Әйдәгез, Изге Язмалардагы әдәплелек белән бәйле принципларны куллану безне бу яктан ничек саклый ала һәм кешеләрне хак гыйбадәт кылуга җәлеп итә ала икәнен карап чыгыйк. Яхшы гадәтләр үз эченә нәрсә ала икәнен аңлар өчен, Йәһвә Аллаһы һәм аның Улының мисалларына игътибар итик.

Йәһвә һәм аның Улы яхшы гадәтләргә ия

3. Йәһвә Аллаһы әдәпле булуда нинди үрнәк күрсәтә?

3 Йәһвә Аллаһы әдәпле булуда камил үрнәк булып тора. Галәмнең Хакиме буларак югары дәрәҗәсенә карамастан, ул кешеләр белән үзен бик игелекле һәм ихтирамлы тота. Тәүратның төп нөсхәсендә Йәһвә, Ибраһим белән Мусага мөрәҗәгать иткәндә, боерыкны үтенечкә әйләндергән еврей сүзен кулланган (Ярат. 13:14; Чыг. 4:6). Аның хезмәтчеләре ялгышканда Йәһвә алар белән үзен «юмарт һәм яхшы күңелле, озак түзүче һәм күп мәрхәмәтле, һәм хак» итеп тота (Мәд. 85:15). Кешеләр башкалар аларның өметләрен акламаса, котырына. Йәһвә исә андый кешеләрдән күпкә аерылып тора.

4. Башкалар безгә мөрәҗәгать иткәндә, без Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз?

4 Аллаһының яхшы гадәтләре аның кешеләрне тыңлавыннан күренә. Ибраһим Сәдүмдә яшәүчеләр турында сораулар биргәндә, Йәһвә сабырлык белән аларның һәрберсенә җавап кайтарган (Ярат. 18:23—32). Ул бу сөйләшүне үз вакытын бушка үткәрү дип санамаган. Йәһвә үз хезмәтчеләренең догаларын һәм тәүбә итүчеләрнең ялваруларын тыңлый. (Мәдхия 50:13, 19 ны укы.) Башкалар безгә мөрәҗәгать иткәндә, без дә аларны, Йәһвә кебек, тыңларга тиеш түгелмени?

5. Гайсә кебек әдәпле булу башкалар белән мөнәсәбәтләребезне ничек яхшырта ала?

5 Гайсә Мәсих үз Атасыннан күп нәрсәгә, шул исәптән әдәплелеккә дә, өйрәнгән. Кайвакыт аның хезмәте бик күп вакытын һәм көчен алса да, Гайсә һәрвакыт сабыр һәм игелекле булган. Махаулылар, хәер сорашып утырган сукырлар һәм мохтаҗлыкта булган башка кешеләргә Гайсә ярдәм итәргә әзер булган. Алар аның янына чакырусыз килсәләр дә, ул аларны игътибарсыз калдырмаган. Өметсезлеккә бирелгән кешегә булышыр өчен, ул еш кына үз эшен калдырып торган. Гайсә Мәсих үзенә иман иткәннәргә бик игътибарлы булган (Марк 5:30—34; Лүк 18:35—41). Мәсихчеләр буларак, без игелекле һәм ярдәмчел булып, Гайсә үрнәгенә иярәбез. Андый тәртипне туганнарыбыз, күршеләребез вә башкалар күрмичә калмас. Өстәвенә, бу Йәһвәне данлый һәм безне бәхетле итә.

6. Гайсә үзен дусларча һәм эчкерсез тотып, нинди үрнәк күрсәткән?

6 Гайсә кешеләрне хөрмәт иткәнен аларны исеме белән дәшеп тә күрсәткән. Ә яһүдләрнең дини җитәкчеләре шулай эшләгәнме? Юк. Алар канунны белмәүче халыкны «ләгънәт ителгән» дип санаган һәм үзләрен алар белән тиешенчә тоткан (Яхъя 7:49). Аллаһы Улы исә андый булмаган. Мартага, Мәрьямгә, Зәкәйгә һәм башка кешеләргә ул исемнәре белән дәшкән (Лүк 10:41, 42; 19:5). Кешеләргә мөрәҗәгать итү җәмгыятьтәге кагыйдәләр һәм шартларга бәйле булса да, Йәһвә хезмәтчеләре башкалар белән үзләрен дусларча тотарга тырыша *. Сыйнфый аермалыкларга карамастан алар имандашлары белән башка кешеләргә алар лаеклы булган хөрмәтне күрсәтәләр. (Ягъкуб 2:1—4 не укы.)

7. Изге Язмалардагы принциплар бар җирдәге кешеләр белән үзебезне әдәпле тотарга ничек булыша?

7 Аллаһының һәм аның Улының бар халыклардагы һәм этник төркемнәрдәге кешеләр белән үзләрен киң күңелле итеп тотулары андый кешеләрне олылый вә эчкерсезләрне хакыйкатькә җәлеп итә. Әлбәттә, үз-үзеңне тоту гадәтләре төрле җирләрдә төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә яхшы гадәтләр тоту турында әйткәндә, катгый кагыйдәләр юк. Изге Язмалардагы принциплар безгә һәр җирдәге үзенчәлекләрне исәпкә алып, бар җирдәге кешеләрне хөрмәт итәргә булыша. Кешеләр белән үзебезне әдәпле тоту мәсихче хезмәттә уңышлырак булырга ничек ярдәм итә? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Кешеләр белән исәнләшегез һәм сөйләшегез

8, 9. a) Нинди гадәт начар булып саналырга мөмкин? б) Ни өчен Гайсәнең Маттай 5:47 дә язылган сүзләре безнең башкалар белән мөгамәлә итүебезгә тәэсир итәргә тиеш?

8 Хәзерге тормышның тизлеге аркасында ике кешенең исәнләшмичә һәм хәлләрен белешмичә үтеп китүе гадәти хәл. Әлбәттә, урамда үтеп барган һәр кеше белән сөйләшергә кирәк түгел. Әмма башка күп очракларда кешеләр белән исәнләшү урынлы һәм дөрес. Синең кешеләр белән исәнләшү гадәтең бармы? Яки син еш кына кешегә елмаймыйча һәм яхшы сүз әйтмичә үтеп китәсеңме? Кеше үзе дә сизмичә үзендә тәрбиясезлекне күрсәтүче гадәт булдырырга мөмкин.

9 Гайсә болай дигән: «Сез дусларыгыз белән генә сәламләшсәгез, искитәрлек ни эшләгән буласыз? Мәҗүсиләр дә шулай эшләмиме соң?» (Мат. 5:47). Аралашу буенча белгеч Доналд Вайс болай дип язган: «Кешеләр башкалар аларны күрмәмешкә салышканда рәнҗи. Үзен санга сукмаганнарын сизгән кешене тынычландырырлык сәбәп чыннан да табып булмый. Моңа чара бер: кешеләр белән исәнләшегез. Алар белән сөйләшегез». Без башкалар белән үзебезне ваемсыз һәм салкын тотмасак, бу яхшы уңышлар китерәчәк.

10. Яхшы гадәтләр хезмәттә уңышлы булырга ничек ярдәм итә ала? (« Башта эчкерсез елмай» дигән рамканы кара.)

10 Төньяк Американың зур шәһәрендә яшәүче ирле-хатынлы, Том белән Кэрол, мисалын карап чыгыйк. Күршеләре белән дусларча аралашу аларның хезмәтләренең бер өлеше булып киткән. Ничек? Ягъкуб 3:18 гә нигезләнеп, Том болай ди: «Без кешеләр белән ачык йөзле булырга һәм үзебезне дусларча тотарга тырышабыз. Без үз өйләре янында булган һәм без яшәгән тирәдә эшләгән кешеләр янына киләбез. Елмаеп алар белән исәнләшәбез. Һәм аларны кызыксындырган нәрсәләр — балалары, этләре, йортлары, эшләре турында сөйләшәбез. Тора-бара алар үзләрен безнең белән дусларча тота башлый». Кэрол болай дип өсти: «Алар белән кабат очрашканда, без танышабыз. Без үзебез турында сөйлибез, ләкин сөйләшүне озакка сузмыйбыз. Ахыр чиктә безнең аларга шаһитлек бирергә мөмкинлегебез туа». Том белән Кэрол күп кенә күршеләренең ышанычларын яулаган. Аларның күбесе Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны ала, ә кайберләре хакыйкать белән бик кызыксына башлаган.

Авыр шартларда әдәпле булыгыз

11, 12. Ни өчен яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, без тупас мөгамәләгә әзер булырга тиеш, һәм без үзебезне ничек тотарга тиеш?

11 Кайвакыт, яхшы хәбәрне сөйләгәндә, кешеләр безнең белән үзләрен тупас тота. Без моңа гаҗәпләнмибез, чөнки Мәсих Гайсә үз шәкертләрен: «Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр»,— дип кисәткән (Яхъя 15:20). Ләкин кимсетүле сүзләргә шундый ук җавап кайтару яхшыга китермәс. Без үзебезне ничек тотарга тиеш? Рәсүл Петер болай дигән: «Әмма йөрәкләрегездә Мәсихне Раббы итеп олылагыз. Уртак өметегез хакында сездән хисап таләп итүче һәркемгә һәрвакыт басынкылык һәм ихтирам белән җавап бирергә әзер булыгыз» (1 Пет. 3:15). Без үзебезне әдәпле тотсак — хөрмәт һәм басынкылык белән җавап кайтарсак — бу безне мыскыллаган кешеләрнең карашын йомшартырга мөмкин (Тит. 2:7, 8).

12 Кешеләрнең тупас сүзләренә Аллаһыга яраклы итеп җавап кайтарырга без ничек әзерләнә алабыз? Паул мондый киңәш бирә: «Һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез, сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын» (Көл. 4:6). Гаиләдә, мәктәптә, эштә, җыелышта, күршеләр белән үзебезне әдәпле тоту гадәтебезгә кереп китсә, мыскыллау һәм рәнҗетү сүзләрен ишеткәндә, без үзебезне мәсихчеләрчә тотарга яхшырак әзер булачакбыз. (Римлыларга 12:17—21 не укы.)

13. Әдәпле булу каршы килүченең карашын ничек йомшарта ала? Мисал китер.

13 Авыр шартларда үзебезне әдәпле тоту яхшы нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, Япониядә яшәүче бер абый-кардәш вәгазьләгәндә, бер йорт хуҗасы һәм аның кунагы аңардан мыскыллап көлгәннәр. Абый-кардәш әдәпле генә саубуллашып, китеп барган. Вәгазьләвен дәвам иткәндә, ул бу кунакның үзе артыннан күзәтеп торганын күргән. Абый-кардәш аның янына килгәч, ул ир-ат болай дигән: «Мине гафу итегез. Без сезгә начар сүзләр әйтсәк тә, сезнең йөзегез каралмады. Минем дә сезнең кебек буласым килә, миңа нәрсә эшләргә?» Бу ир-кеше эшен югалтканга һәм күптән түгел генә аның әнисе үлгәнгә, өметсезлеккә бирелгән булган. Абый-кардәш Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим иткән. Ул ризалашкан. Тиздән өйрәнү атнага ике тапкыр үткәрелә башлаган.

Иң яхшы ысул нинди?

14, 15. Йәһвәнең хезмәтчеләре борынгы заманнарда үз балаларын ничек тәрбияләгән?

14 Изге Язмалар язылган чорда Аллаһыдан куркып яшәгән ата-аналар үз балаларын өйләрендә әдәплелеккә өйрәтергә тырышкан. Яратылыш 22:7 дә Ибраһим һәм аның улы Исхакның сөйләшүе китерелә. Аларның үзара ихтирамлы мөгамәләсенә игътибар ит. Йосыф очрагында да аның ата-анасыннан яхшы тәрбия алганы күренә. Төрмәдә булганда ул хәтта башка тоткыннар белән дә үзен әдәпле тоткан (Ярат. 40:8, 14). Фиргавенгә әйткән сүзләреннән күренгәнчә, ул югары дәрәҗәле кешеләр белән үзен ничек тотарга икәнен белгән (Ярат. 41:16, 33, 34).

15 Исраил халкына бирелгән Ун әмернең берсе мондый булган: «Үзеңнең атаңны һәм анаңны хөрмәт ит. Шулай эшләсәң, Раббы Аллаң сиңа биргән ошбу җирдәге гомерең озын булыр» (Чыг. 20:12). Балалар өйдәге яхшы тәртипләре белән үз ата-аналарын хөрмәт итә алган. Ифтахның кызына атасының анты буенча эш итү авыр булган, ләкин аны үтәп, ул аңа гаҗәеп хөрмәт күрсәткән (Хак. 11:35—40).

16—18. a) Балаларны яхшы гадәтләргә ничек өйрәтеп була? б) Балаларны яхшы гадәтләргә өйрәтү нинди файда китерә?

16 Балаларны яхшы гадәтләргә өйрәтү бик мөһим. Зур булгач, башкалар белән тату яшәр өчен, аларга әдәпле итеп өйләренә килгәннәрне сәламләргә, телефон аша сөйләшергә, табында үзләрен тотарга өйрәнергә кирәк. Алар ни өчен башкаларга ишекне тотып торырга, олы яшьтәгеләр белән авыруларга карата игелекле булырга һәм кешеләргә авыр сумкаларын күтәрешеп барырга кирәк икәнен аңларга тиеш. Аларга «рәхим итегез», «рәхмәт», «гафу итегез», «сезгә ярдәм итәргәме?» дигән сүзләрне чын күңелдән әйтү никадәр мөһим икәненә төшенергә кирәк.

17 Балаларны әдәплелеккә өйрәтү авыр түгел. Иң яхшы ысул — бу үзеңә яхшы үрнәк күрсәтү. 25 яшьлек Курт үзенең һәм ике абыйсы белән энесенең әдәпле булырга өйрәнгәннәре турында болай дип сөйли: «Без әти-әнинең бер-берсе һәм башкалар белән сабырлык вә игътибар белән үзләрен тотканын күреп үстек. Патшалык Залында әтием очрашу башланганчы һәм аннан соң мине үзе белән алып, олы яшьтәге кардәшләр белән аралашырга бара иде. Ул аларны сәламли иде һәм үзен алар белән ихтирамлы тота иде». Курт болай дип дәвам итә: «Тора бара мин дә аның кебек булып киттем. Кешеләр белән үзеңне әдәпле тоту гадәткә кереп китә. Моны син тиеш булганга түгел, ә теләгәнгә эшлисең».

18 Ата-аналар балаларын яхшы гадәтләргә өйрәтсә, бу нинди уңышлар китерер? Алар башкалар белән дуслашырга һәм тынычлык сакларга өйрәнә ала. Эштә аларга җитәкчеләр һәм хезмәттәшләре белән уртак тел табу җиңелрәк булачак. Өстәвенә, тәүфыйклы һәм намуслы балалар үз ата-аналарына шатлык вә канәгатьлек китерәчәк. (Гыйбрәтле сүзләр 23:24, 25 не укы.)

Яхшы гадәтләр безне аерып тора

19, 20. Ни өчен без Аллаһы һәм аның Улының үрнәкләренә иярергә тәвәккәл булырга тиеш?

19 «Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз»,— дип язган Паул (Эфес. 5:1). Йәһвә Аллаһыга һәм аның Улына охшарга тырышу Изге Язмалардагы принципларны, мәсәлән бу мәкаләдәге принципларны, куллану дигәнне аңлата. Шулай эш итсәк, без югары дәрәҗәле кешенең хуплавын я материаль файда алыр өчен генә ясалма әдәплелек күрсәтүдән сакланачакбыз (Яһүд 16).

20 Шайтан үзенең бозык идарә итүенең соңгы көннәрендә Йәһвә урнаштырган үз-үзеңне ихтирамлы тоту кагыйдәләрен юк итәргә маташа. Ләкин Иблис чын мәсихчеләрнең яхшы гадәтләрен юкка чыгара алмаячак. Безнең һәрберебез Аллаһы һәм аның Улының үрнәкләренә иярергә тәвәккәл булсын. Ул чакта безнең сүзләребез һәм тәртибебез яхшы гадәтләрне санга сукмаган кешеләрнекеннән һәрвакыт аерылып торачак. Без яхшы гадәтләргә ия булган Аллаһыбызның исеменә, Йәһвәгә, дан китерәчәкбез һәм эчкерсез кешеләрне чын гыйбадәт кылуга җәлеп итәчәкбез.

[Искәрмә]

^ 6 абз. Кайбер халыкларда үзеңнән олырак кешегә исеме белән генә дәшү, ул үзе рөхсәт итмәсә, ихтирам итмәү дип санала. Мәсихчеләр андый гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә тиеш.

Хәтерлисезме?

• Без яхшы гадәтләр турында Йәһвә белән аның Улыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

• Ни өчен кешеләр белән эчкерсез исәнләшү безне яхшы мәсихчеләр итә?

• Әдәпле булу хезмәтебезне ничек уңышлы итә?

• Әти-әниләр үз балаларын яхшы гадәтләргә өйрәтүдә нинди роль уйный?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[27 биттәге рамка]

 Башта эчкерсез елмай

Күпләр таныш булмаган кешеләр белән сөйләшә башларга тартына. Әмма Йәһвә Шаһитләре Аллаһыны һәм якыннарын яратканга, Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне башкалар белән уртаклашыр өчен, сөйләшүләр алып барырга өйрәнә. Моның өчен алар чын күңелдән тырышлыклар куя. Бу яктан яхшырырга сиңа нәрсә ярдәм итә ала?

Филиппуйлыларга 2:4 тә бик яхшы принцип бар: «Һәркем үзе турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртсын». Уйлап кара: син берәр кешене беренче тапкыр күрсәң, син аның өчен чит кеше. Кеше безнең белән сөйләшергә теләсен өчен, нәрсә эшләргә? Эчкерсез елмаеп, дусларча исәнләшү мөһим. Ләкин нәрсәне тагын исәпкә алырга кирәк?

Берәр кеше белән сөйләшә башлаганда син, бәлкем, аны үз уйларыннан бүлдерәсеңдер. Моны исәпкә алмыйча әңгәмә корырга тырышсаң, сөйләшү килеп чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә кеше нәрсә уйлаганын аңларга тырышып, ник моны әңгәмә башлар өчен исәпкә алмаска? Гайсә кое янында Самарея хатынын очраткач, шулай эшләгән дә (Яхъя 4:7—26). Бу хатын су турында уйлаган. Гайсә аның белән нәкъ бу хакта сөйләшә башлаган да. Һәм нәтиҗәдә яхшы рухи сөйләшү булган.

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Кешеләр белән үзеңне дусларча тотып, яхшы шаһитлек биреп була

[28 биттәге иллюстрация]

Яхшы гадәтләр һәрвакыт югары бәяләнә