Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Апа-кардәш мәсихче очрашулар я конгресслар вакытында Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкларны саңгырау теленә тәрҗемә иткәндә, башын капларга тиешме?

Мәсихче хатын-кыз, гадәттә үз ире яки җыелыштагы абый-кардәш башкарган вазифаны үтәгәндә, башын капларга тиеш. Бу рәсүл Паул китергән принципка туры килә: «Баш киеме кимичә дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр хатын үзенең башын оятлы итә», чөнки «хатынның башы — ир» (1 Көр. 11:3 —10). Мондый очракларда апа-кардәш гади һәм тиешле баш киемен кигәндә, мәсихче җыелыштагы теократик тәртипкә буйсынганын күрсәтә (1 Тим. 2:11, 12) *.

Әмма апа-кардәшкә чыгыш ясаучы абый-кардәшнең нотыгын саңгырау теленә тәрҗемә иткәндә, нәрсә эшләргә? Сүз дә юк, бу очракта ул аудиториягә сөйләүченең сүзләрен генә тапшыра, ягъни өйрәтүче ул түгел, ә докладчы абый-кардәш. Әмма саңгырау теленә тәрҗемә итү ишетә торган кешеләрнең теленә тәрҗемә итүдән нык аерылып тора, чөнки бу очракта тыңлаучылар докладчыга карап, тәрҗемәчене тыңлый ала. Ишетә торган кешеләрнең теленә тәрҗемә иткән апа-кардәшләр турында әйткәндә, аларга игътибар юнәлми. Кайвакыт алар урынында утырып яисә баскан килеш аудиториягә түгел, ә докладчыга карап, тәрҗемә итә ала. Шунлыктан аларга баш киемен кию мәҗбүри түгел.

Бүген, нотыклар саңгырау теленә еш кына техник чаралар аша тәрҗемә ителгәнгә, тәрҗемәченең роле хәтта әһәмиятлерәк тә булып китәргә мөмкин. Тәрҗемәчене еш зур экраннан күрсәтәләр, ә докладчыны аудитория хәтта күрмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә саңгырау теленә тәрҗемә итүче апа-кардәш, ярдәмче ролен генә үтәгәнен күрсәтер өчен, башын капласа, урынлы булыр иде.

Бу үзгәртелгән күрсәтмә буенча, Теократик хезмәт мәктәбендәге кайбер пунктлар, демонстрацияләр һәм Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнгәндә бирелгән комментарийлар вә Хезмәт очрашуы белән «Күзәтү манарасы»н өйрәнүе саңгырау теленә тәрҗемә ителгәндә, ничек эш итәргә? Андый очракта саңгырау теленә тәрҗемә иткән апа-кардәш шулай ук башын капларга тиешме? Кайбер очракларда, күрәсең, апа-кардәшкә моны эшләргә кирәк түгел, чөнки залдагы кешеләр бу очрашуны, чынлыкта, ул үткәрми икәнен аңлый. Бу, мәсәлән, кардәшләрнең җавапларын, апа-кардәшләр әзерләгән йөкләмәләрен яки демонстрацияләрне тәрҗемә итү булырга мөмкин. Әмма андый очрашулардагы абый-кардәшләрнең нотыкларын, «Күзәтү манарасы»н өйрәнүен һәм Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнүен үткәрүчене тәрҗемә иткәндә я җыр башкарылганда җитәкчелек иткәндә, ул башын капларга тиеш. Җыелыш очрашуында апа-кардәшкә, бәлкем, абый, апа-кардәшләрнең, балаларның һәм өлкәннәрнең сүзләрен тәрҗемә итәргә туры килер. Моны исәпкә алып, бәлки, очрашу дәвамында баш киемен салмаска яхшырак булыр иде.

[Искәрмә]

^ 3 абз. Мәсихче хатын-кыз нинди очракларда башын капларга тиеш икәне турында «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 209—212 нче битләреннән күбрәк белеп була.