Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

● Әгәр кеше, аерылышырга Изге Язмаларга нигезләнгән хакы бар дип санап, күптән түгел генә аерылышу процессын башлаган булса, ул, суд аша аерылышу алганчы, берәрсенең үзенә игътибар итүен эзләп йөри аламы яки берәрсе белән очраша башлый аламы? *

Бу сорауга җавап алыр өчен, Изге Язмаларда аерылышу турында нәрсә әйтелә икәнен белергә кирәк. Анда аерылышып яңа никах корыр өчен бердәнбер сәбәп — бу тормыш иптәшеңнең зина кылуы дип әйтелә (Мат. 19:9). Гайсә тормыш иптәшеңнең зина кылуына җитди шикләрең булса, бу аерылышыр өчен сәбәп дип әйтмәгән. Зина кылуның дәлилләре булырга тиеш: мәсәлән, зина кылучының моны танып үзенең сөйләп бирүе, яки аның башка җенестәге кеше белән бергә берәр җирдә, шикле шартларда төн үткәрүе (Гыйб. сүз. 5:8 —11).

Кеше үз тормыш иптәшенең зина кылуы расланмыйча рәсми яктан аерылышса да, бу аларның никахларын юридик яктан гына өзә ала, әмма Аллаһы карашыннан яңа никахка керер өчен хак бирми (Марк 10:9). Андый очракта яңа никахка керүне Йәһвә зина кылу дип саный. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ир кеше, хатыны белән [зина кылуына дәлилләр булмыйча] аерылышып, башкага өйләнә икән, ул чакта хатынына каршы зина кыла... Шулай ук, хатын кеше дә, иреннән аерылып, башкага кияүгә чыкса, иренә каршы зина кыла» (Марк 10:11, 12; Маттай 19:9 ны чагыштыр).

Әйтик, кешенең аерылышыр өчен Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәбе бар. Ләкин аларның аерылышу процедурасы әле барса, ул чакта бу кеше бүтән берәрсе белән очраша алмый. Ул әле дә никахта кала. Аерылышу турында законнар төрле урыннарда төрле. Кайбер илләрдә никах аерылышу турында карар кабул ителү белән юридик яктан өзелә. Икенчеләрендә судның карары алты ай үткәннән соң гамәлгә керә. Башка илләрдә карар шактый озак вакыт үткәч, мәсәлән, вакытлы карар яки моңа охшаш башка карар чыгарылганнан соң бер ел үткәч, гамәлгә керә.

Шулай итеп шунсы ачык күренә: бу вакыт дәвамында кеше үзен никахта тормаган һәм гаилә корыр өчен башка кеше белән очраша алган кеше шикелле тота алмый. Ә инде үзен алай тотса, аның андый тәртибе юридик яктан да, рухи яктан да проблемалар тудырыр иде (Евр. 13:4). Кеше аерылышу процедурасы тәмамлангач кына, һәм, закон буенча таләп ителсә, азаккы карар гамәлгә кертелгәч кенә, үзен никахта тормаган кеше шикелле тотарга һәм яңа никахка керергә хак ала.

Андый кеше аның никахы юридик яктан да һәм Изге Язмалар буенча да гамәлдән чыгарылгач, яңа никахка керергә уйласа, аңа, Аллаһы алдында яхшы исемгә ия булыр өчен, Йәһвәнең никах турындагы үгет-нәсыйхәтен исендә тотарга кирәк. Аллаһы үз хезмәтчеләренә мондый боерык биргән: кеше Йәһвәгә аның Сүзендәге хакыйкать буенча гыйбадәт кылмаса, бу кеше белән чын мәсихче арасындагы никахка ризалык бирмәскә (Кан. 7:3; Них. 10:30). Кеше Йәһвәгә иман итмәүче белән никахка керсә, Аллаһы илтифатлылыгын, Исраил патшасы Сөләйман очрагында кебек, югалтырга мөмкин (3 Пат. 11:4, 9). Аллаһы Сүзендә чын мәсихчеләр «Раббыга иман итүче», ягъни чын мәсихче белән генә, никахка керергә тиеш дип әйтелә (1 Көр. 7:39). Әлбәттә, ул чакта мәсихче үзенә тормыш иптәше итеп сайлый алган кешеләр саны кими, шулай да Йәһвәнең үгет-нәсыйхәтен тоту, аңа Аллаһы җирдә тиздән урнаштырачак оҗмахта мәңгелек фатихалар китерә ала.

Шулай итеп аерылышу процессын башлаган кешегә шуны истә тотарга кирәк: ул никахта тормаган кешегә карата бернинди романтик хисләр үстерергә тиеш түгел. Һәм ул аерылышудан соң яңа никахка керергә теләсә, аңа Йәһвәгә тугры хезмәт итәчәк тормыш иптәшен эзләргә кирәк. Бу аңа Йәһвә фатихасын китерәчәк (Гыйб. сүз. 10:22).

[Искәрмә]

^ 2 абз. Мәкалә «Күзәтү манарасы» (инглиз), 1968 ел, 15 апрель материалына нигезләнгән.