Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чын күңелдән шатланып бир

Чын күңелдән шатланып бир

Чын күңелдән шатланып бир

РӘСҮЛ Паул болай дип язган: «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йөрәге кушканча бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көр. 9:7). Йәһвә беркемне дә хак гыйбадәт кылуга булышлык күрсәтергә мәҗбүр итми. Ул үз хезмәтчеләренә рәхмәтле булуларын шатлык белән ирекле бүләкләр биреп, күрсәтергә мөмкинлек бирә. Аның халкы моны һәрвакыт зур теләк белән эшләгән. Өч мисал карап чыгыйк.

Йәһвә, Исраил халкын Мисырдан чыгаргач, аларга изге чатыр корырга кушкан. Моның өчен төрле материаллар кирәк булганга, исраиллеләр бүләкләр китерергә чакырылган. Нәтиҗәдә, «күңеленнән бүләк бирергә теләгән һәркем» алтын, көмеш, кыйммәтле ташлар һәм башка әйберләр китергән. Кешеләр шулхәтле юмарт булган ки, хәтта аларга чатыр кору өчен башка бернәрсә дә китермәскә әйтелгән булган (Чыг. 35:5, 21; 36:6, 7).

Гасырлар үткәч, гыйбадәтханәне төзергә кирәк булганда, Аллаһы халкына хак гыйбадәт кылуга булышлык күрсәтергә тагын бер мөмкинлек ачылган. Давыт патша бик күп шәхси иганәләр керткән һәм башкаларны да шулай эшләргә чакырган. Һәм исраиллеләр моны ашкынып эшләгән. Бүләк итеп бирелгән алтын белән көмешнең бәясе хәзерге акчага әйләндерсәк, йөз миллиардтан күбрәк доллар тәшкил итәр иде! Халык Йәһвәгә үз теләге белән бүләкләр биреп сөенгән (1 Елъ. 29:3—9; 2 Елъ. 5:1).

Гайсә Мәсихнең беренче шәкертләре дә шатлыклы бирүчеләр булган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә якынча 3 000 кеше чумдырылу үткән. Аларның күбесе Иерусалимда яшәмәгән. Акчалары аз булган яңа имандашлар шәһәрдә калып, яңа диннәре турында күбрәк белә алсын өчен, мәсихчеләр аларга ярдәм итәргә булган. Алар үз милкен сатып, акчаларын мохтаҗларга өләшер өчен рәсүлләргә китергән. Йәһвә мәсихчеләрнең андый иман белән яратуны белдергәннәрен күреп, бик сөенгәндер! (Рәс. 2:41—47).

Бүген мәсихчеләр юмартлык һәм шатлык белән үз вакытын, көчен һәм акчаларын биреп, хак гыйбадәт кылуга булышлык күрсәтүләрен дәвам итә. Рамкада моның кайбер ысуллары китерелә.

[18 биттәге рамка]

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРНЕҢ ТӨРЛӘРЕ

БӨТЕНДӨНЬЯ ВӘГАЗЬ ЭШЕНӘ ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘР

Күпләр үз бюджетларыннан билгеле бер сумманы бүлеп куялар һәм аннан соң аны «Бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр (Маттай 24:14)» дип язылган тартмага салалар.

Бу ирекле иганәләрне җыелышлар һәр ай үз иленең филиалына җибәрә. Андый иганәләрне филиалга турыдан-туры да җибәреп була. Андый очракта бу иганәләр белән кыска гына хат җибәрегез һәм анда бу иганәләр сезнең бүләгегез дип языгыз.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРНЕҢ БАШКА ТӨРЛӘРЕ

Кайбер илләрдә бөтендөнья вәгазь эшенә булышлык күрсәтергә дип билгеләнгән ирекле иганәләр башка төрле дә булырга мөмкин. Аларның кайберләре аста китерелә.

Күчемсез милек. Сатарга яраклы булган күчемсез милекне филиалга турыдан-туры бүләк итеп була. Яки аны бүләк иткәндә, мондый договор төзеп була: бу милек бүләк итүченең үлеменә кадәр аныкы булып кала һәм аның анда үлеменә кадәр яшәргә хокукы бар. Үз милкегезне филиалга бүләк итәр өчен документлар төзер алдыннан, филиал белән элемтәгә керегез.

Завещание. Милекне я акчаны Йәһвә Шаһитләре филиалына закон таләпләре буенча төзелгән завещание аша биреп була. Андый очракта завещаниенең копиясен филиалга җибәрегезче.