Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Юмарт күңелле кечкенә кыз

Юмарт күңелле кечкенә кыз

Юмарт күңелле кечкенә кыз

КҮПТӘН түгел генә Бразилиядә яшәүче бер тугыз яшьлек кыз үз акчасын ике өлешкә — 18 һәм 25 долларга бүлгән. 18 долларны ул Патшалык Залындагы җыелыш ихтыяҗлары өчен иганәләр тартмасына салган, ә 25 долларны, кыскача хат язып, үз илендәге Йәһвә Шаһитләренең филиалына җибәргән. Хатта ул болай дип язган: «Мин бу акчаны бөтендөнья буенча вәгазь эше алып барылсын өчен бүләк итәм. Бөтен дөньядагы күп кенә абый һәм апа-кардәшләргә яхшы хәбәрне таратырга минем ярдәм итәсем килә. Моны мин Йәһвәне бик нык яратканга эшлим».

Әти-әнисе бу кызны Патшалык турындагы вәгазьләү эшенә үз өлешен кертергә өйрәткән. Алар шулай ук аңа Йәһвәне үз «малы» белән данлау мөһим икәнен аңларга ярдәм иткән (Гыйб. сүз. 3:9). Без дә, бу кечкенә кыз кебек, үз илебездә һәм бөтен дөньяда Патшалык эше алга барсын өчен, үз өлешебезне кертик!