Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җыелыштагы урыныңны кадерлә

Җыелыштагы урыныңны кадерлә

Җыелыштагы урыныңны кадерлә

«Аллаһы тәндә әгъзаларның һәрберсен Үзе теләгәнчә урнаштырган» (1 КӨР. 12:18).

1, 2. a) Җыелыштагы һәр кеше үз урынын таба һәм кадерли алганы нәрсәдән күренә? б) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

БОРЫНГЫ Исраил көннәреннән бирле Йәһвә җыелыш аша үз халкы турында кайгырта һәм аңа җитәкчелек бирә. Мәсәлән, исраиллеләр Гай шәһәрен юк иткәннән соң, Ешуа бөтен Исраил халкы җыелышы алдында «канундагы бар сүзләрне, фатиха һәм каһәр сүзләрен — канун китабында язылганның барысын кычкырып укыган» (Ешуа 8:34, 35).

2 Безнең эраның I гасырында рәсүл Паул мәсихче өлкән Тимутегә мәсихче җыелыш турында «Аллаһы йорты» һәм «хакыйкатьнең терәге һәм нигезе» дип әйткән (1 Тим. 3:15). Бүгенге көндә Аллаһы «йорты» — бу чын мәсихчеләрнең бөтендөньядагы кардәшлеге. Паул Аллаһы тарафыннан рухландырылып, көринтлеләргә язган беренче хатында җыелышны кеше тәне белән чагыштыра. Тәннең һәр әгъзасы төрле эшләр башкарса да, аларның барысы да кирәк дип әйтә ул. «Аллаһы тәндә әгъзаларның һәрберсен,— дип яза Паул,— Үзе теләгәнчә урнаштырган». Ул хәтта «тәннең аз хөрмәткә ия булып күренгән өлешләрен күбрәк хөрмәт итәбез» дип әйтә (1 Көр. 12:18, 23). Димәк, Аллаһы оешмасындагы бер тәкъва кешенең роле башка тугры мәсихченекеннән яхшырак та, начаррак та түгел, ә аерылып кына тора. Алайса, Аллаһы оешмасында үз урыныбызны ничек табарга һәм кадерләргә? Җыелыштагы урыныбызга нәрсә тәэсир итәргә мөмкин? Һәм «алга китешебез һәркемгә ачык күренсен өчен», нәрсә эшләп була? (1 Тим. 4:15).

Урыныгызны кадерләгез

3. Җыелыштагы урыныбызны табар өчен һәм аны кадерләгәнебезне күрсәтер өчен бер мөмкинлек нинди?

3 Җыелыштагы урыныбызны табар өчен һәм аны кадерләгәнебезне күрсәтер өчен бер мөмкинлек — бу «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» вә аның вәкиле, Җитәкче совет, белән тыгыз хезмәттәшлек итү. (Маттай 24:45—47 не укы.) Без хезмәтче төркеменнән алган җитәкчелеккә үз мөнәсәбәтебезне тикшереп чыгарга тиеш. Мәсәлән, күп еллар дәвамында безгә кием һәм тышкы кыяфәт, күңел ачулар һәм Иртернет белән дөрес файдаланмау турында җитәкчелек бирелә. Рухи яклау алыр өчен, без бу яхшы киңәшләрне тотабызмы? Киңәш ителгәнчә, гаилә белән регуляр рәвештә гыйбадәт кылыр өчен, берәр кич бүлеп куйдыкмы? Гаиләбез юк икән, Изге Язмаларны шәхси өйрәнер өчен, вакыт бүлеп куйдыкмы? Без хезмәтче төркеме җитәкчелегенә буйсынсак, Йәһвә безне һәрберебезне һәм гаиләләребезне фатихалаячак.

4. Шәхси каралар кабул иткәндә нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

4 Кайберәүләр күңел ачу, кием һәм тышкы кыяфәт белән бәйле сорауларны һәр кеше үзе хәл итә ала дип әйтер. Әмма җыелышта үз урыннарын кадерләгән Аллаһыга багышланган мәсихчеләр үз теләкләреннән чыгып кына карарлар кабул итәргә тиеш түгел. Алар Йәһвәнең аның Сүзендә, Изге Язмаларда, язылган карашын исәпкә алырга тиеш. Андагы сүзләр аякларыбызга яктырткыч һәм сукмагыбызга якты булырга тиеш (Мәд. 118:105). Шулай ук шәхси карарларыбыз хезмәтебезгә, җыелыштагыларга һәм башка кешеләргә ничек тәэсир итә икәнен карап чыгу акыллы булыр иде. (2 Көринтлеләргә 6:3, 4, ны укы.)

5. Ни өчен бәйсезлек рухыннан сакланырга кирәк?

5 «Аллаһыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы рух» шулкадәр киң таралган ки, аны без сулый торган һава белән чагыштырып була (Эфес. 2:2). Бу рух тәэсире астында без Йәһвә оешмасы җитәкчелегенә мохтаҗ түгел дип уйлый башларга мөмкин. Без рәсүл Яхъяны игътибарга алмаган Диотрефис кебек булырга теләмибез (3 Яхъя 9, 10). Сак булыйк, бездә бәйсезлек рухы тумасын. Йәһвә бүген безгә җитәкчелек бирер өчен кулланган хезмәтче төркеменә һәрвакыт сүзләребез һәм эшләребез белән ышанганыбызны күрсәтик (Сан. 16:1—3). Без аның белән хезмәттәшлек итү хөрмәтен югары бәяләргә тиеш. Һәм безгә җыелышыбызда җитәкчелекне үз өстенә алган кардәшләрне тыңларга вә аларга буйсынырга кирәк. (Еврейләргә 13:7, 17 не укы.)

6. Ни өчен безгә үз шартларыбызны карап чыгырга кирәк?

6 Җыелыштагы урыныбызны кадерләгәнебезне күрсәтер өчен тагын бер мөмкинлек — бу үз шартларыбызны җентекләп карап чыгып, «үз хезмәтебезне ихтирам итәр» өчен һәм Йәһвәне данлар өчен көчебездән килгәнне эшләү (Рим. 11:13). Кемдер гомуми пионер булып хезмәт итә ала. Башкалар исә миссионерлар, күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм бөтен дөньядагы Вефиль гаиләсе әгъзалары булып хезмәт итә. Күп кенә кардәшләр Патшалык Заллары төзү эшләрендә катнаша. Йәһвәнең күпчелек хезмәтчеләре үз гаиләләренең рухи ихтыяҗлары турында кайгыртып, атна саен хезмәттә ашкынып катнашыр өчен, күп тырышлыклар куя. (Көлессәйлеләргә 3:23, 24 не укы.) Без бер дә шикләнмәскә тиеш: Аллаһыга хезмәт итәр өчен үзебезне теләп бирсәк һәм хезмәтне күңелебезне биреп башкарсак, аның оешмасында безнең өчен урын булачак.

Җыелыштагы урыныбызга нәрсә тәэсир итә?

7. Безнең шартлар җыелыштагы урыныбызга ничек тәэсир итә? Аңлат.

7 Үз шартларыбызны җентекләп тикшереп чыгу мөһим, чөнки бу шартлар ниндидер дәрәҗәдә җыелышта нинди эш башкара алганыбызга тәэсир итә. Мәсәлән, абый-кардәшнең җыелыштагы роле кайбер яклардан апа-кардәшнекеннән аерылып тора. Яшь, сәламәтлек һәм башка сәбәпләр шулай ук безнең Йәһвәгә хезмәт итүебезгә тәэсир итә. «Көч-куәт — яшьләрнең даны,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 20:29 да,— ә картларны бизәгән матурлык — чаларган баш». Яшьләр көч-куәтләрен, ә олы яшьтәгеләр зирәклек белән тәҗрибәләрен кулланып, җыелышта зур ярдәм күрсәтә ала. Безгә шуны да истә тотарга кирәк: Йәһвә оешмасында без башкара алган һәр эш Аллаһының мәрхәмәтенә бәйле (Рәс. 14:26; Рим. 12:6—8).

8. Теләк җыелыштагы хезмәтебезгә никадәр тәэсир итә?

8 Ике бертуган яшь апа-сеңелленең мисалларыннан җыелыштагы урыныбызга тагын нәрсә тәэсир итә икәне ачыклана. Алар икесе дә урта мәктәпне тәмамлаган. Аларның бер үк шартлары булган. Әти-әниләре аларны гомуми пионер хезмәтен башларга хәлләреннән килгәнче дәртләндергән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң аларның берсе пионер хезмәтен башлаган, ә икенчесе күп вакытын дөньяви эшкә багышлаган. Ни өчен алар төрле карарларга килгән? Чөнки теләкләре аерылып торган. Нәтиҗәдә, алар үз теләгәннәрен эшләгән. Безнең күбебез дә шулай эшли, шулай бит? Безгә җитди уйланырга кирәк: без Аллаһыга күпме хезмәт итәргә теләр идек? Үз шартларыбызны үзгәртергә кирәк булса да, хезмәткә күбрәк вакытыбызны багышлый алабызмы? (2 Көр. 9:7).

9, 10. Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә теләгебез булмаса, безгә нәрсә эшләргә?

9 Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә теләгебез булмаса һәм без җыелышта таләп ителгәнне генә башкару белән чикләнсәк, нәрсә эшләргә? Паул филиппуйлыларга язган хатында болай ди: «Аллаһы Үзенең игелекле ихтыяры белән, эш итү өчен, сездә теләк һәм сәләт тудыра». Әйе, Йәһвә үзе безгә тәэсир итеп, бездә теләк тудыра ала (Флп. 2:13; 4:13).

10 Шуңа күрә без Йәһвәдән аның ихтыярын үтәргә теләгебезне үстерүен сорарга тиеш түгелме? Исраилнең патшасы Давыт нәкъ шулай эшләгән дә. Ул болай дип дога кылган: «Әй Раббы, юлларыңны миңа әйт, сукмакларыңны миңа белдер. Үз чынлыгыңнан мине йөрт, Син коткаручы Аллам икәнеңне миңа белдер, көн дә Сиңа өмет тотам» (Мәд. 24:4, 5). Без дә Йәһвәдән ул бездә үзенә яраклы булганны эшләргә теләк тудыруын сорый алабыз. Йәһвә Аллаһы һәм аның Улы үзләре хакына башкарган эшләребезне кадерлиләр. Бу хакта уйланганда йөрәкләребез аларга карата рәхмәт белән тула (Мат. 26:6 —10; Лүк 21:1—4). Бу рәхмәт хисе безне Йәһвәдән үзенә күбрәк хезмәт итәргә теләгебезне үстерүен сорарга дәртләндерә ала. Без Ишагыйя пәйгамбәр күрсәткән рухны үстерергә тиеш. Йәһвәнең: «Миңа кемне җибәрергә, һәм безнең өчен кем барыр?» — дигән соравын ишеткәч, ул: «Менә мин! Җибәр мине»,— дип әйткән (Ишаг. 6:8).

Уңышларга омтылыгыз

11. a) Оешмадагы җаваплы вазифаларны үтәргә омтылган абый-кардәшләрнең кирәк икәне нәрсәдән күренә? б) Абый-кардәш җыелыштагы вазифаларга ничек омтыла ала?

11 2008 хезмәт елында бөтен дөнья буенча 289 678 кеше суга чумдырылу үткән. Шуңа күрә җыелышта үз өстенә җитәкчелек ала алган абый-кардәшләр бик кирәк. Моның өчен абый-кардәшләр нәрсә эшләргә тиеш? Аларга өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр өчен Изге Язмаларда язылган таләпләргә туры килергә омтылырга кирәк (1 Тим. 3:1—10, 12, 13; Тит. 1:5—9). Абый-кардәш Изге Язмалардагы таләпләргә туры килергә ничек омтыла ала? Ул моны ашкынып хезмәттә катнашып, җыелышта тапшырылган йөкләмәләрне җиренә җиткереп үтәп, мәсихче очрашуларда үз комментарийларын яхшыртырга тырышып һәм имандашлар белән эчкерсез кызыксынып эшли ала. Шулай итеп, ул җыелыштагы үз урынын кадерләгәнен күрсәтә.

12. Яшьләр хакыйкатькә ашкынуларын ничек күрсәтә ала?

12 Яшь абый-кардәшләр, аеруча яшүсмерләр, җыелышта уңышларга ирешер өчен, нәрсә эшли ала? Алар Изге Язмалардан белемнәр алып, «зирәклек һәм аңнарын» үстерергә тырыша ала (Көл. 1:9). Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнү һәм җыелыш очрашуларында актив катнашу бу яктан яхшы ярдәм булып тора. Яшь абый-кардәшләргә тулы вакытлы хезмәтнең төрле төрләрендә катнашыр өчен «ишекләр киң ачылган». Һәм алар моңа лаеклы булыр өчен, көч куя ала (1 Көр. 16:9). Йәһвәгә хезмәт итүне тормышыңда беренче урынга куйсаң, бу сиңа чын канәгатьлек һәм мул фатихалар китәрәчәк. (Вәгазьче 12:1, 2 не укы.)

13, 14. Апа-кардәшләр җыелыштагы урыннарын кадерләгәннәрен ничек күрсәтә ала?

13 Ә апа-кардәшләр җыелыштагы урыннарын кадерләгәннәрен ничек күрсәтә ала? «Сөенеч әйтүчеләргә [хатын-кызларга] Ходай зур куәте белән сүз иңдергән»,— дип әйтелә Мәдхия 67:12 дә. Алар бу пәйгамбәрлекнең үтәлешендә катнашу хөрмәтен бик кадерли һәм моны шәкертләр булдыру эшенә үз өлешләрен кертеп күрсәтә (Мат. 28:19, 20). Шулай итеп апа-кардәшләр хезмәттә көченнән килгәннәрен эшләп һәм бу эш хакына күп нәрсәләрдән баш тартырга әзер булып, җыелыштагы урыннарын югары бәяләгәннәрен күрсәтә.

14 Титуска язган хатында Паул болай дигән: «Өлкән яшьтәге хатын-кызларга... әйт: алар үзләрен чын иман итүчеләр кебек тотарга... һәм башкаларны яхшылыкка өйрәтергә тиеш. Аллаһы сүзенә карата хурлык килмәсен өчен, алар яшь хатыннарны үз ирләрен һәм балаларын яратырга, төпле, саф, яхшы хуҗабикә булырга һәм ирләренә күндәм булырга өйрәтергә тиеш» (Тит. 2:3—5). Җитлеккән апа-кардәшләр җыелышка бик яхшы тәэсир итә ала! Җыелышта җитәкчелек иткән абый-кардәшләрне хөрмәт итеп һәм кием, тышкы кыяфәт вә күңел ачулар белән бәйле сорауларны акыллы хәл итеп, алар башкалар өчен үрнәк булып тора һәм җыелышта үз урыннарын югары бәяләгәннәрен күрсәтә.

15. Кияүдә булмаган апа-кардәш ялгызлыкны ничек җиңә ала?

15 Кайвакыт кияүдә булмаган апа-кардәшкә җыелышта үз урынын табу кыен булырга мөмкин. Бер апа-кардәш болай ди: «Кайчак никахта булмаган кеше үзен ялгыз хис итә». Бу хәлне ул ничек җиңә? Ул болай ди: «Дога һәм Изге Язмаларны өйрәнү миңа яңадан үз урынымны табарга ярдәм итә. Өйрәнгәндә мин Йәһвәнең үземә карата нинди карашта булганын белергә тырышам. Һәм җыелыштагылар өчен файдалы булырга омтылам. Бу миңа үзем турында гына уйлаудан арынырга ярдәм итә». Мәдхия 31:8 буенча, Йәһвә Давытка болай дигән: «Синең белән җитәкчелек итеп, күзләремне сиңа салырмын». Әйе, Йәһвә үзенең һәр хезмәтчесе, шул исәптән кияүдә булмаган һәр апа-кардәш, белән кызыксына, һәм ул барысына да җыелышта үз урыннарын табарга ярдәм итәчәк.

Үз урыныңны сакла

16, 17. a) Ни өчен Йәһвәнең үз оешмасына чакыруын кабул итеп, без иң яхшы карарга килдек? б) Йәһвәнең оешмасындагы урыныбызны без ничек саклый алабыз?

16 Йәһвә мәхәббәт күрсәтеп һәрбер хезмәтчесен үзенә якынлаштырган. Гайсә болай дигән: «Мине җибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый» (Яхъя 6:44). Җирдә яшәүче миллиардлаган кеше арасыннан Йәһвә безне сайлап, үз оешмасына чакырган. Бу чакыруны кабул итеп, без иң яхшы карарга килгәнбез. Бу безнең тормышыбызны мәгънәле итте. Җыелышта урыныбыз булганга, без зур шатлык һәм канәгатьлек кичерәбез!

17 «Әй Раббы, өеңнең ямен... сөйдем»,— дигән мәдхия җырлаучы. «Аягым турылык юлында тора, әй Ходай, җыеннарда Сине данлыйм»,— дип җырлаган ул (Мәд. 25:8, 12). Чын Аллаһының үз оешмасында безнең һәрберебез өчен урыны бар. Теократик җитәкчелеккә моннан ары да буйсынсак һәм Аллаһыга хезмәт итсәк, без Йәһвәнең оешмасындагы кадерле урыныбызны саклый алачакбыз.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен һәр мәсихченең җыелышта үз урыны бар дигән нәтиҗә ясау акыллы?

• Аллаһы оешмасындагы урыныбызны кадерләгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

• Җыелыштагы урыныбызга нәрсә тәэсир итә ала?

• Яшь һәм олы яшьтәге мәсихчеләр Аллаһы оешмасындагы урыннарын кадерләгәнен ничек күрсәтә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Абый-кардәшләр җыелыштагы вазифаларга ничек омтыла ала?

[17 биттәге иллюстрация]

Апа-кардәшләр җыелыштагы урыннарын кадерләгәннәрен ничек күрсәтә ала?